Мобилизацияләнгән җырчы Илсур Шәйдуллин: «Кечкенә кызыма «гастрольгә китәм» дип әйттем»
«Интертат» сайты Теләчедән мобилизацияләнгән бик тә хөр күнелле, җор телле җырчы Илсур Шәйдуллин белән элемтәгә керде. Илсур иҗаты һәм мобилизацияләнүчеләрнең яшәү рәвеше белән таныштырды.
«Районда мине бөтен кеше белә»
Илсур, сезне алып баручы Илмир Ямалов аша белеп алдык. Сез күптәннән танышмы?
2002 елда мин Алабуга мәдәният көллиятенең оркестр бүлегенә укырга кердем. Мин 2нче курста булганда, Илмир дә безнең көллияткә килде. Әти-әнисе белән дә, үзе белән дә таныштык. Мин аларны гаиләләре белән бер күрүдән якын иттем. Әнисе дә: «Син, Илсур, Илмирга күз-колак булып тор инде», – дип, җаваплы итеп калдырды (көлә). Шул вакыттан бирле без – аерылмас дуслар. Укуны тәмамлаганчы бер бүлмәдә яшәдек. Хәзер, бергәләп, мәҗлесләр оештырабыз. Илмир алып бара, мин – җырчы һәм тавыш операторы.
Үзегез Теләче якларыннан дип беләм.
Мин үзем тумышым белән Киров өлкәсе Вятские Поляны якларыннан. Көллиятне тәмамлагач, мине Теләче мәдәният йортына эшкә билгеләделәр. 2020 елга кадәр шунда эшләдем. Районда ныклап төпләнеп калдым.
Артист буларак танылырга тырышасызмы?
Соңгы вакытта күбрәк банкетлар өлкәсен үз итәм. Шулай да, мөмкинлек булганда, җырларымны ротациягә бирергә тырышам. Элек безнең «Теләче радиосы» бар иде. Анда шактый җырларым әйләнде. «Саба радиосы»нда җырларымны күп куйдылар. «Туган тел» каналында клибым бар. Алар уздырган концертларда да катнашам. Илмир белән дус булуым сәбәпле, күп артистлар белән дуслашып киттем. Хәзерге вакытта да бик күпләре, рухымны күтәрергә теләп, СМСлар яза.
Сез – районыгызда «йолдыз»дыр?
Районда мине бөтен кеше белә. Якын-тирә районнарда, Илмирның туган якларында да үз итәләр. Без Татарстанда гына түгел, Нижгар якларына да чыгып эшлибез. Анда халык бик дини, 400-500әр кеше чакырып туйлар уздыралар. Мәскәү якларында да булабыз.
Мәҗлесләр вакытында булган берәр кызыклы хәл турында сөйләгез әле.
Кызык булмаса да, нык исемдә калган бер хәл булган иде. Ул көнне мәҗлестә Тинчурин театры актеры Илфак Хафизов белән эшләдек. Бик давыллы көн иде. Беренче тәнәфес вакытында дөбердәгән тавыш ишеттек. Шунда ук ут сүнде. Кунаклар белән җыелышып урамга чыксак, давыл кафеның түбәсен күтәреп алып, күршедәге бакчага тотып аткан.
Башта кунаклар телефоннарындагы утларны яндырып, кабат генератор аша ут кушып, барыбер үткәреп бетердек без ул туйны. Беренче тапкыр шундый ситуациядә калган идек. Үзем җырлыйм, үземнең маңгаема түшәмнән яңгыр тамчылары тама. Үзем: «Таеп егылмасам гына ярар иде», – дип уйлыйм.
«Микрофонга авыз ачып, тамашачыңны алдап утырырга ярамый»
Үзешчән җырчыдан профессиональ җырчыга әйләнү өчен нишләргә кирәк?
Теләсә кайсы җырчының, профессиональ дәрәҗәгә җитү өчен, музыкаль белеме булырга тиеш. Ноталарны белергә, музыканы аңлап җырларга кирәк. Тавышың матур булса да, үз өстеңдә эшләп, тавышка күнекмәләр уздырырга, көн саен шөгыльләнергә кирәк.
Интернетта: «Җырчылар солдатлар янына барып концерт куйсыннар», – дигән фикерләр очрый. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?
Куркыныч булмаган урыннардагы солдатларга концерт куйсалар, бу – бик зур мораль ярдәм булыр иде. Ләкин ут эченә үк барырга кирәк түгел. Кеше үзе белән «рисковать» итмәсен.
Фонограммага җырлау турында фикерегез? Ул кайсы очракта кабул ителергә тиеш?
Профессиональ җырчы рәхәтләндереп «а`капелла» да, баянга да җырларга тиеш. Мин фонограмма куллануны җырчы зур стадионда чыгыш ясаганда тавышы югалган очракта гына аңлыйм. Концерт залында, үзеңне хөрмәт иткән кеше алдында микрофонга авыз ачып, тамашачыңны алдап утырырга ярамый.
Үзегез нинди җырларны яратып башкарасыз?
Популяр җырларны, шулай ук халык җырларын яратып башкарам. Яна җырларны яратып кабул иткән кешеләр дә була. Алай да, банкетларда рәхәтләнеп кушылып җырларлык җырларны халык яратарак төшә, җырчыны да якын итә башлый. Шуңа күрә Илмир белән, бәйрәмнәр уздырганнан соң, бик күп рәхмәт сүзләре ишетәбез без.
«Гаиләмне калдырып, чит җирдә качып ятасым килмәде»
Гаиләгез турында сөйләгез әле
Мин – өч бала әтисе. Балаларым да, үземә охшап, мәдәнияткә тартылган. Кызым музыка мәктәбен тәмамлады. Бик матур җырлый, барлык бәйгеләрдә катнаша. Малаем да җырларга ярата. Кечкенә кызым бакчага йөри. Ул да бөтен татарча җырларны белә.
Өебездә «шәхси табибым» да бар – хатыным район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Китәчәгегезне гаиләгез ничек кабул итте?
Авырдан инде. Өч балалы әти булгач, үземә дә иң кыены – балалар яныннан китү булды.
Повестка килер дип көттегезме?
Һәр көнне көттем. 26сы военкоматтан шалтыратып: «Илсур, кил», – диделәр. Бару белән кулыма тапшырдылар.
Повестка алгач, башыгызга иң беренче нинди уй килде? Ниләр хис иттегез?
«Өч балалы әтиләрне алмаячаклар» дигән сүз чыккач, барыбер, «бәлки, килмәс» дигән кечкенә генә өмет булган иде. Шуңа да карамастан, җиңел кабул иттем. Килде, ярар, нишләтәсең. Илмирга шалтыратып: «Әйдә, дустым, соңгы банкетларны гөрләтеп, матур итеп уздырыйк. Әле тагын кайчан синең белән бергәләп эшләрбез», – дидем. Повестканы җомга биргәннәр иде. Шимбә-ял мәҗлесләрен бергәләп эшләп чыктык та, дүшәмбе Саба военкоматы яныннан өч автобус белән кузгалдык. Казанда Танк училищесына алып килеп, баштанаяк киендерделәр һәм «Казан-Экспо»га алып киттеләр.
«Качарга кирәк» дигән уйлар килдеме? Китәрга ниятләгән булсагыз, барыр урыныгыз бар идеме?
Казахстан якларына чыгарга тәкъдим иткән кешеләр булды. Ләкин минем, гаиләмне калдырып, чит җирдә качып ятасым килмәде. Бер дә егет эше түгел инде ул. Болай, ичмасам, бурычымны үтәгәч, тыныч күңел белән кайтачакмын. Хатын елагач кына читен булды. Әле ярый, Татарстан военкоматларына рәхмәт инде, телефоннарны калдырырга рөхсәт иттеләр. Гел видеоэлемтәдә булгач, минем дә, тормыш иптәшемнең дә күңеле тыныч. Күп өлкәләрдә, мәсәлән, Кировта өйрәнүләр вакытында ук телефон куллануны тыйганнар, дип ишеттек.
Җыенырга вакытыгыз булдымы?
Сумканы бер көндә тутырдым. Монда шул гигиена кирәк-яраклары да, носки, трусик, футболка ише әйберләр генә кирәк. Шәхсән үзем, хәрби киемнәр өләшкәч, гражданский киемнәремне гаиләмә биреп җибәрдем.
Кайбер кешеләр бронежилетка кадәр алганнар.
Юк, мин беренче вакытта кирәк булырдай әйберләр генә алдым. Артык әйбер күтәреп йөрмәскә дә була. Чөнки монда хәрби кием эченнән кия торган әйберләр генә кирәк. Аларны да бирделәр – шулай да эчке кием артык булмас. Кышкы өс киемнәрен дә, аяк киемнәрен дә – барысын да бирделәр.
«Икенче көнне генә ашатырга мөмкиннәр», – дигәч, тушенка, печенье, чәй, кофе алдым. Хәзер ашау әйбәт, җитәрлек. «Нәрсә алып килим», – ди башлагач, хатынга да: «Берни кирәкми», – дип әйтәм. Тамагыбыз тук.
Армиядәге кебек рациондыр?
Иртән боткалар, төш вакытында – аш, икенче аш, кичкә шулай ук икенче аш ашыйбыз. Чәй янына печенье, конфетлар да бирәләр. Казарма эчендә кибет бар. Энергетик кирәкме, сокмы, башка тәмле әйберме – барысы да бар. Күп кеше тәмәке ала инде. Шулай ук анда сланцы, футболка ише әйберләр дә сатыла.
«Иң авыры – беренче өч көн»
Чаллы мэры мобилизацияләнүчеләргә 20шәр мең өләште. Сезнең районда егетләргә берәр төрле ярдәм чарасы күрсәтелдеме?
Менә бүген шалтыратып әйттеләр. Районның төп оешмаларына китүчеләргә ярдәм оештырырга кушканнар.
Юлда барганда райондашларыгызның кәефе ничек иде? Төшенкелеккә бирелүчеләре булдымы?
Булгандыр. Якыннары белән аерылышкач, кайгырдылар. Иң авыры – беренче өч көн, аннан соң әкрен генә ияләшә башлыйсың.
Яшәү шартлары турында сөйләгез әле? Игътибар җитмәгән яклар күпме?
Казарма җып-җылы. Караватлар җитәрлек. Урын-җир кирәк-яраклары, киемнәр – барысын да бирәләр. Ике көн элек солдатлар өчен телевизорлар урнаштырдылар. Хәзер кичләрен телевизор карый алабыз. Кофемашиналар, кайнар-салкын су белән бойлерлар тора. Чәй-кофе эчәргә, фляжкага тутырып алырга була. Шушы көннәрдә казармада душ кабиналары куячаклар. Мунча бар, аны һәр рота аерым көнне керә. Юынгычларда кап-кайнар су бар – иң мөһиме. Полигоннан кайткач носки-футболкаларны юып алабыз да, солдатлар кебек, матрасны күтәреп, караватка элеп киптерәбез.
Аерым киптерү урыннары юкмы?
Әлегә юк.
Ничәмә-ничә ир-ат бер казармада яши. Тирләп кайтасыз, исләргә түзәргә буламы?
Бөтен ботинкаларны урамда щеткалар белән юып-чистартып алып керәбез. Әйткәнемчә, эчке киемнәрне гел юып торабыз. Хәзер кеше барыбер үзен чиста йөртергә тырыша. Шуңа күрә «төрле исләрдән интегәбез» дип әйтмәс идем. Рота җитәкчеләре дә «үз-үзегезне карап йөрегез» дип гел әйтеп тора. Ул бит, чиста йөрмәсәң, бер бүлмәдә йоклау түгел, строевойда барганда да тир исе иснәп бару рәхәт түгел.
«Дедовщина юк, бу – армия түгел!»
Көнегез ни рәвешле уза?
Иртәнге 5тә торабыз. Үзебезне тәртипкә китерергә 1 сәгать тирәсе вакыт бирелә. Шуннан соң иртәнге тикшерү узабыз. Иртәнге аштан соң полигонга алып китәләр. Төшке ашны да, кичке ашны да полигондагы палаткалы шәһәрчектә ашыйбыз. Кичке 8нче яртыларда 20ләп автобус килеп, безне казармага алып кайта.
Хәрби тәҗрибәгез бар. Күнекмәләр булмагач, онытылганмы?
Мин үзем Алтай өлкәсендә мотострелковый гаскәрләрдә хезмәт иткән идем. Безне «иң беренче поток»та алып киттеләр. Арабызда «стрелок»лар бик күп.
Армиядән кайтканыма 12 ел. Мылтык тоту, аны сүтеп-җыюлар истә икән. Ә менә физик күнекмәләр буенча баштарак сынатылды. Без хәзер бик күп йөгерәбез, тренировкалар үткәрәләр. Беренче көннәрдә кыенга туры килде. Хәзер әкрен генә ияләшә башладык.
Нәрсәләргә өйрәтәләр сезне?
Сугыш кырында 2шәр яки 3әрләп хәрәкәтләнергә, урман эчендә яшерен ут ачарга, окоп казырга өйрәнәбез. Мылтыктан ату күнекмәләре башланды. Шулай да төп басым – урманда яки басуда, шәһәр эчендә беренче булып ут ачу кагыйдәләренә ясала.
Таләпләр катгыймы? Нәрсәнедер үти алмаганда ачуланалармы?
Үти алмаганда дип, без бер-беребезгә булышырга тырышабыз инде. Болай мөнәсәбәт яхшы. Кешеләр дә: «Казармада дедовщина, кыерсытулар бармы?» – дип кызыксына. Юк, бу – армия түгел! Без монда бер гаилә кебек. Һәр кеше кая килгәнен һәм кая барачагын белә.
Егетләр бу хәлләрне аңлап кабул итә?
Беренче вакытта шикләр, борчылулар булган иде. Соңгы арада бердәмлек, илне сакларга кирәк, дигән рух сизелә.
Үзара бик дус яшибез. Монда нинди генә милләт вәкилләрен очратмыйсың. Минем взводта, мәсәлән, чуваш егетләре бик күп. Үзебезнең татар егетләре: «Илсур, тиздән чувашча су урынына эчә башлаячаксың», –- дип көләләр.
Без «бу чакырылыш шулай конвейер кебек барачак» дип уйлыйбыз инде. Барыбер барырга туры килер иде. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, сау-сәламат килеш гаиләләребез янына әйләнеп кайтырга язсын инде.
«Җыр-моңнарыбызны бүләк итәчәк вакытлар алда әле!»
Бер танышым улына: «Мин анда рәхәтләнеп ял итәргә барам. Шашлыклар гына ашап ятачакбыз», – дип әйткән. Сез озакка китүегезне балаларга нәрсә дип анлаттыгыз?
Ол кыз белән малай барысын да аңлыйлар инде. Зурлар. «Әниегезне елатмагыз, сүзен тыңлагыз. Аллаһы Теләсә, мин озак тормыйм», – дидем. Улыма: «Син хәзер старший булып каласың, әниең һәм апаң-сеңлеңне кайгырт», – дип әйтеп калдырдым. Ә кечкенә кызыма шалтыратканда, мин дә: «Гастрольләргә киттем, кызым. Сезгә күп итеп акча, кәнфит, туңдырма алып кайтам», – дип сөйлим. Әле бернәрсә дә аңламый бит, сөенә инде.
Шушы авыр чакта үзегезгә, гаиләгезгә терәк булырдай кешеләрегез бармы?
Алтын кебек туганнарым бар. «Акчалата ярдәм кирәк булса да, болай кирәк булса да, шалтырат, шунда ук килеп җитәбез», – дип торалар.
Сезгә алга таба планнарны әйтмиләрме?
Дөресен әйткәндә, иртәгә нәрсә эшләячәгебезне дә белмибез. Өйрәнүләр 25 октябрьгә кадәр барырга тиеш. Аннан соң кая алып китәрләр…
Җитәкчелек патриотик рухны күтәрергә тырышамы?
«Без сакламасак, илне кем сакласын? Якыннарыбыз, балаларыбыз тыныч яшәсен өчен кирәк», – дип әйтә командирлар. Кәефебезне күтәрергә тырышалар – атна саен артистлар килә. Илсөя Бәдретдинова, Алсу – Азат Фазлыевлар килгән иде. Арып кайтсак та, концертларга барабыз. Солдатлар өчен уңайлы яшәү шартлары булдырырга тырышалар.
Бу көннәрдә Интернетта сезнең җырлаган видео, шулай ук Башкортстан егете Артур Хафизовның җырлаган видеолары таралды. Халык: «Шундый талантлы егетләрне алып китәләр», – дип бик борчыла. Аларга нәрсә әйтер идегез?
Аллаһы боерса, без кайтабыз! Тамашачыларыбызга үзебезнең җыр-моңнарыбызны бүләк итәчәк вакытлар алда әле!
Рәхмәт! Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны теләп торачакбыз, Илсур!