Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илсур Шәйдуллин махсус операциягә киткән – видео

news_top_970_100
Җырчы Илсур Шәйдуллин махсус операциягә киткән – видео

Үзешчән җырчы Илсур Шәйдуллинны махсус операциягә алып киткәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның дусты, музыкант, алып баручы Ильмир Ямалов яза.

«Дустым. Исән-сау әйләнеп кайт. Илсур Теләченең үзендә яшәде. Авыл советы «повестка» биреп, Саба районы  военкоматына чакыртып сорашканнар. Илсур  –3 бала әтисе, авыру әнисен үзе карый. Дүшәмбе иртән 11.00дән 12.00гә кадәр военкоматка килеп җитәргә, дип шалтыратканнар. 

14:00 сәгатьтә Илсурга Казанның танк училищесындагы палаткалы шәһәрчектә киемнәр тапшырганнар. «Палаткада җылы, өске, эчке, аяк киеме (уңайлы берцы) бирделәр, ашату әйбәт», – диде... Тик билгесезлек.. Төнге 23:00 сәгатьтә автобуска утыртып, билгесез якка алып киткәннәр. «Без аэропортта, Волгоградка очабыз, анда зур полигон бар бугай», –  дигән хәбәре генә килде. Дәвамы булсын. 

Кемнәр Илсурны югалткан, борчылмагыз! Аның телефоны гына, социаль челтәрләре, ватсабы эшләми. 

Исән-сау әйләнеп кайт», – дип язган ул. 

Ильмир дустының хәрби киемнәрдән җырлаган видеосын да урнаштырган. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 сентябрь 2022
    Исемсез
    Ильсур, исән сау әфләнеп кайт, тагында яна минем җырларымны җырларга язсын!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100