Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен кирәк әйберләр ничә сум тора һәм аларны кайдан алырга?

«Интертат» мобилизацияләнгән ир-атлар үзләре белән алырга тиешле иң кирәкле әйберләрне барлады.

news_top_970_100
Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен кирәк әйберләр ничә сум тора һәм аларны кайдан алырга?
"Татар-информ" архивы

Өлешчә мобилизация игълан ителү, шул ук көнне кайбер ир-егетләргә повесткалар килеп төшү күпләрне кайгыга салды. Халык алдына якыннарын әлегә кадәр бер дә күрелмәгән «сәфәр»гә хәстәрләү проблемасы килеп басты.

Интернет киңлекләрендә һәм мессенджерларда таралган күпсанлы исемлекләр кешенең болай да тубал хәтле булган башын тагын да ныграк бутый. «Интертат», аларга ярдәм йөзеннән, якыннарын хәрби операциягә озаткан кешеләр белән сөйләшеп, мобилизацияләнгән ир-атларга иң кирәкле әйберләрне барлады.

«Запассыз, бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәгән кешеләр нишләп бетте икән?»

Бүген танышым Илзидә тормыш иптәше Маратны махсус операциягә озатты. Повестка килгәннән соң әзерләнергә бер атна диярлек вакытлары булды. «Солдат рюкзагы» һәм кием-салымнарның якынча бәяләре турында Илзидә безгә дә сөйләде.

«Безгә военкоматта үзең белән алырга тиешле әйберләр исемлеген бирүче булмады. Алдан җибәрелгән танышларыбыздан белешеп, исемлекне үзебез төзедек. Бары тик кием-салым, кирәк-яракларга гына да 50 меңгә якын акчабыз китте дип әйтә алам. Шушы көннәрдә Маратның туган абыйсы да китә. Аңа да шушы ук бәягә кием-салым җыйдылар. Запассыз, бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәгән кешеләр нишләп бетте икән? Күз алдына да китерә алмыйм.

Иремә, иң беренче чиратта, 2 пар җылы аяк киеме – берцы һәм уңайлы кышкы ботинка сатып алдык. Чөнки берцылар турында «аякны кыра, уңайсыз» дип кисәттеләр. Берцыны 3 мең сум тирәсенә аучылар кибетеннән, ботинканы да шундый ук бәягә базардан алдык. Берничә пар җылы носки (дөя һәм сарык йоныннан), 4-5 трусик, термокием, 2 башлык (җылы гади башлык һәм балаклава), муенса-шарф, 2 водолазка, берничә уңайлы футболка алдык. Носкиларның бер пары базарда 250 сум тора, мин танышым аша 180 сумга таба алдым. Термокием – 1800 , башлыклар – 700-800 , футболка – 700, водолазка – 1000-1200 сум тирәсе.  

Бертуган энемнең офицер дусты бик җылы, җиңел бушлат алып кайткан иде. Ирем аны да сумкасына салып куйды. «Казанга бару белән үк бирәләр» дип әйткәч, өске җылы киемнәр алып тормадык. Ләкин бүген китүчеләр арасында хәрби киемнәрне үзләре алып киенгән кешеләр дә җитәрлек иде.

Киемнәрне бөтен шәһәр буйлап эзләдек. Бер урынга бардың да бөтен нәрсәне җыеп чыктың, дигән нәрсә юк. Кирәк-яракларны аучылар һәм балыкчылар өчен кибетләрдән эзләргә кирәк. Чаллыда «Южный» дигән базарда махсус сату нокталары,  «Беркут», «Берлога», «Охотник» дигән кибетләр бар. Анда халык бик күп. Киемнәр җитми, булган очракта да размерлары юк, дип зарланалар. «Охотник» кибетенә берцыларга заказ биреп, кайтканын шактый көттек. Чаллыда «Закамье» дигән сату урыны бар. Күп нәрсәне шундагы аучылар кибетендә таптым. Шәһәр читендә булгач, халык белеп бетермидер, күп әйбер бар иде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Әйбер бәяләре кыйммәт. Ләкин «сугышка китә» дип әйткәч, сатулашып тормыйлар, хакларны төшерәләр.

Балыкчылар рюкзагы (2500 сум), йокы капчыгы (3000 мең тирәсе) алдык. Караватлар җитмәгән очракта, йокы капчыгының полигонда ук кирәк булуы бар. Ләкин кичә «Һәр солдатка йокы капчыгы һәм аптечка бирергә» дигән Президент карары чыкты. Аларны солдатларга китәр алдыннан өләштеләр. Киләсе төркемдә китәргә әзерләнүчеләргә алып тормасалар да була. Шулай ук шәһәр мэры һәр мобилизацияләнгән кешегә 20 мең сум салынган конвертлар бирде.

Аптечканы иремнең сәламәтлегенә карап үзебез җыйдык. Ничек кенә сәер тоелмасын, анда хатын-кыз гигиенасы әйберләре – тампон, прокладкалар күп кирәк икән. Бөтен даруханәләр буйлап жгут эзләдек. Алар беткән икән инде, таныш шәфкать туташым аркылы гына юнәтеп булды. Күп итеп, кан басымын төшерә торган (иремнең кан басымы уйный) һәм йөрәк дарулары салдык. Бөтен төрлесен җыя башлагач, ул аптека бик зур булды. Ничә сумга төшкәнен дә төгәл генә әйтә алмам.

Телефонга килгәндә, 3500 сумга батареясы озакка чыдый торган төймәле телефон сатып алдык. Электр булмаган урыннарда телефоннарын «заряжать» итү өчен аккумулятор, колакка беруши кирәк, диделәр. Хезмәт хакы күчерелеп барсынга, реквизитлары белән «Мир» картасын алды. 

Сабын, шампунь, мунчала, теш пастасы, щеткасы кебек юыну кирәк-яраклары, сөлгеләр, 2000 сумга электр кырынгычы сатып алырга туры килде.

Ризыкларны бер тәүлеккә җитәрлек кенә алырга куштылар. Су, термос белән каһвә, печенье һәм камыр ризыклары тыктым. Озатырга килгән туганнарым тушенкалар алып килгәннәр иде. Ирем: «Боларны күтәреп йөрергә дә кирәк бит әле. Иң кирәкле әйберләрне генә алам», – дип баш тартты. Китүчеләр арасында әллә ниләр күтәргән кешеләр бар иде. Кайберәүләр бронежилетка кадәр алган. 

Әйтергә онытканмын, ирем тәмәке тартмаса да, бер блок тәмәке алып китте. Чөнки аны фронтта башка әйбергә алыштырырга мөмкин икән. Фонарь, зажигалка кебек әйберләрне дә онытмаска кирәк.

Киткәнче Маратның бөтен тешләрен дәвалап бетердек. Стоматолог хезмәтләре 20 мең сумга төште. Бөтен чыгымнарны кушып 80 меңгә якын акчабыз киткәндер. Бер тиене дә кызганыч түгел, бары тик үзе генә исән-имин әйләнеп кайтсын», – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Солдатның бәхете – аяктан»

Зиннур Тимергалиев үзенең бертуган һәм туганнан туган энесен махсус операциягә озаткан. Ул мобилизациягә эләккән ир-егетләргә элекке хәрби буларак та киңәшләрен бирде. Аның сүзләренчә, солдатлар иң беренче чиратта аякларын сакларга тиеш.

«Солдатның бәхете – аяктан, диләр бит. Иң элек хәрби аягын сакларга тиеш. Кайвакыт аяк тирли дә, аяк киеме кыра башлый. Кырылган урыннан «заражение» китәргә мөмкин. Андый кырылган урыннарны шунда ук антисептик белән чистартып, әйбәтләп лейкопластырь белән ябыштырып куярга кирәк. Егетләрнең китүе кышка туры килә. Үзләре белән бер  төргәк гади пакет алсалар әйбәт. Носки өстеннән пакет киясең дә аның өстеннән берцы киеп куясың. Алай аяк юешләнми. Аяк юешләнсә, теш сызлый башлый, тамакка бәрә. Җылы оекбашларны 5-6 пар алсыннар. Тырнак үсә дә, тишелә башлый бит алар.

Берцыны «җайсыз» диләр инде. Устав буенча рөхсәт итсәләр, андый җирләрдә кирза итек уңайлы. Солдатта булганда без, кирза итекне кунычыннан яртылаш кисеп, портянка белән киеп йөри идек. Аяк чыланмый.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Солдат тормышында антисанитария вакытлары да күп була инде. Шуңа күрә ашказаны өчен препаратлар – панкреатин, активлашкан күмер онытмасыннар.

Ашарга өч көнгә җитәрлек бозылмый торган ризыклар алырга кирәк. Консервалар, шикәр, чәй. Кайнаган су эчкәнче, пакетлы чәй эчүең күпкә әйбәтрәк бит, шулаймы?

Шырпы яңгырга эләгеп җебеп бетәргә мөмкин. Берничә зажигалка һәм, кырда учак ягарга туры килсә, кул астында коры спирт булу комачау итмәячәк», – ди ул.

Зиннур абый сүзләренчә, солдат иң беренче чиратта туңмаска, үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. «Эчтән кия торган җылы трико, свитер алырга кирәк. Свитер төймәле булса кулай. Күкрәк өлеше яралана калса, муенлы свитерны солдатның ике кулын күтәреп салдырырга кирәк булачак. Болай төймәне чишеп кенә җибәрәсең дә беренче ярдәм күрсәтәсең. Болар барысы да солдатның иминлеген уйлап әйтелә.

Яраларны эшкәртә торган препаратларны бирәләр инде аларны, ләкин запас әйбер комачау итми бит, үзегез белән дә алыгыз.

Шевроннар һәм хәрби форманың ертылып киткән урыннарын тегәргә энә белән җеп кирәк булачак»,– дип сөйләде Зиннур абый.

«Йокы капчыгын машина базарында таптык»

Тагын бер танышымның (исемен күрсәтмәвемне үтенде) энесе хәрби операциягә китте. Аңа кирәк-яракларны өлешчә тормыш иптәше, өлешчә танышым алган. Ул үзе алган әйберләрнең бәяләре белән таныштырды.

«Энемне җыйнап җибәргән идек инде. Хәзер менә яңадан кирәк әйберләрен сорап шалтырата. Гранаталар һәм башка әйберләр сала торган разгрузка жилеты алмаган идек. Военторг кибетләрендә аның ише бер әйбер дә калмаган инде. Бүген Авитодан эзләп таптык. Бәяләре, функциональлегенә карап, 500 сумнан башлап, 5000 сумга кадәр.

Энемә ике комплект термокиемне өс киемнәре һәм берцы белән Казанга килгәч бирделәр. Ләкин берцы көзге. Кичә замоксыз, озын кунычлы кышкы ботинка да алып илттек. Военторг кибетләрендә кышкы аяк киеме 5 меңнән алып 8 мең сумга кадәр. Замоклы аяк киеме су үткәрә икән, шуңа күрә аяк киеме замоксыз булса әйбәтрәк.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

3 пар термоноски алдым. Сатучы ташлама ясагач, алар 1100 сумга төште. Йокы капчыгы, аның астына җәяргә коврик, утыра торган кеченә коврик алдык. Йокы капчыгының юеш үткәрми торганын машиналар базарыннан таптык. Балыкчылар кибетләрендә юка, палатка астында йоклый торганнар гына сатыла. Йокы капчыгының әйбәтләре 3500 сум тирәсе. Коврикларны спорт әйберләре сатыла торган кибетләрдән карарга кирәк. Кирәк була калса дип, резина итек тә илттек. Анысына да машина базарында юлыктык. 1200-1600 сум тора иде.

Киленебез энемә җылы башлык та алып илтеп биргән. Чөнки анда бирелгән кепкалар белән генә башлары туңа», – дип сөйләде танышым.

Аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Аптечканы һәр кеше үзенең сәламәтлегенә, нинди авырулар борчуына карап тутырырга, даими кабул итә торган даруларын запас белән алырга тиеш. Гомуми препаратлар яки стандарт аптечка турында мобилизацияләнгән Чаллы табибы Николай Зотов социаль челтәрләрдә язып чыкты.

  • Пычак (иң яхшысы – ача торган җайланма, отвертка, җөй, плоскогубцы, кайчы булган мультитул)
  • Берничә стериль энә (талпан яки башка әйберләр кадалган очракта кирәк булачак )
  • «Апполо» яки «Снежок» кебек суыткыч пакетлар (пешкән урыннар, җәрәхәтләр өчен)
  • 5х10 см и 7х14 сантиметрлы стериль бинтлар (3-4)
  • Бактерицид пластырьләр (мазольләр бик күп булачак)
  • Рулонлы пластырь
  • Индивидуаль бәйләгеч пакетлар яки әзер окклюзив бәйләгечләр (күкрәк өлеше яраланганда кирәк)
  • Медицина жгуты («Турникет» дигәнен үзегезгә үзегез дә куя алачаксыз)
  • Энтеросорбентлар (активлашкан күмер, смекта һәм башкалар)
  • Аллергиягә каршы препараталар (Зиртек, Зодак кебек икенче буын препаратларын сайларга кирәк)
  • Антисептиклар (хлоргексидин, мирамистин, перекись)
  • Температураны төшерә һәм авыртуны баса торган перператлар (нурофен, парацетамол, кеторол) регидрон, гидровит һәм аларны аналоглары (коскан очракта организмдагы тоз запасларын тулыландыру өчен)
  • Күз өчен антисептик (Витабакт, Тобрекс һәм аналоглары)
  • Зеленка/йод (карандаш формасында уңайлырак)
  • Энә һәм тегү материаллары ( медицина өлкәсендә тәҗрибәсе булганнар өчен)

Николай Зотов постын: «Сезгә боларның беркайчан да кирәге чыкмасын», – дигән сүзләр белән тәмамлаган.

 

Фото: © Зотовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Украина вакыйгаларын яктыртып танылу алган Донбасс блогере һәм ополченец Владлен Татарский һәм «Московский комсомолец»ның хәрби корреспонденты Лина Корсак та, үз тәҗрибәләреннән чыгып, кирәкле әйберләр исемлеген төзегәннәр. Алар фикеренчә, аптечкада ким дигәндә 3 жгут булырга тиеш. Алар янына кечкенә маркер салырга кирәк (жгутның кайчан салынганлыгын язар өчен). Лина шулай ук мобилизацияләнгән егетләргә шокка каршы препаратлар, яралар өчен медицина тампоннары (хатын-кыз гигиенасы тампоннары да ярый), ампулалы авыртуны баса торган дарулар һәм шприц алырга куша. Аптечкага термодеяло салырга да була. «Ул бик аз урын алачак, ләкин салкыннарда җылынырга яки яралы хезмәттәшеңнең өстенә капларга кирәк булуы бар. Чөнки, яраланган вакытта, тән температурасы бик тиз төшә башлый», – дигән Лина «Московский комсомолец»ка. 

Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен иң кирәкле әйберләр исемлеге

Кием-салым:

  • 4-5 пар термоноски
  • 1-2 пар йон носки
  • 4-5 трусик
  • термокием комплекты (Казандагы полигонда өс киемнәре белән бергә бирергә дә мөмкиннәр)
  • 1 башлык һәм 1 балаклава
  • махсус тактик перчатка һәм гади перчатка 
  • водолазка яки свитер (свитерның төймәле булуы хәерле)
  • берничә уңайлы футболка
  • 2 пар аяк киеме (берцы һәм кышкы җылы ботинка)
  • 1 пар резина итек (кар эри башлагач кирәк булачак)
  • гигиена кирәк-яраклары (сабын, шампунь, мунчала, теш пастасы, теш щеткасы, бәдрәф кәгазе, кырыну өчен кирәк-яраклар, крем һ.б.)
  •  

    Фото: © Салават Камалетдинов

     

Башка кирәк-яраклар:

  • рюкзак
  • йокы капчыгы + коврик
  • утыра торган турист ковригы
  • ике фонарь
  • запас батарейкалар
  • төймәле телефон
  • аккумулятор
  • энә белән җеп
  • зажигалка
  • коры спирт
  • пакет
  • наушниклар
  • беруши

Интернет чыганаклар, финанс мөмкинлегең булса:

  • кечкенә газ горелкасы
  • разгрузка жилеты (сугыш кораллары һәм барлык кирәк-яракны үзең белән тигез авырлыкка бүлеп йөртү өчен махсус жилет )
  • бронежилет та алырга була, дип яза.

Мобилизацияләнгән кешеләргә нәрсәләр алырга ярамый?

«Секрет фирмы» журналы махсус операциядә февральдән майга кадәр булып кайткан хәрбидән үзең белән нәрсәләр алырга ярамаганлыгын сорашкан. Вячеслав яраланганнан соң дәвалану курсы узган, хәзер кире армия сафларына кайтырга җыена.

Вячеслав фронтта тыелган әйберләр исемлегендә иң беренче итеп смартфон, акыллы сәгать һәм фитнес-браслетларны атаган. «Фронтта радиоразведка дигән әйбер бар. Смартфон радиоразведчикка 10 метр ераклыктан синең кайда икәнлегеңне төп-төгәл итеп күрсәтеп бирә. Координаталар артиллеристларга тапшырыла. Симканы алып ташлау һәм авиарежимны кабызу да ярдәм итмәячәк. Төймәле телефонның да камерасы булмаганын сайлагыз. Смарт-сәгать һәм фитнес-браслетларның да спутник сигналларын тапшыру функциясе бар, – дип кисәткән хәрби.

Шәхси корал. Фронтка ата торган (шул исәптән травматик) һәм салкын корал белән барырга ярамый. Үзең белән очлы предметлар алу да тыела. Энә-җеп, мультитул һәм тырнак кисә торган кайчы рөхсәт ителә. Квадракоптер, тепловизорлар алырга була. Ләкин алар реаль вакыт күрсәткечләрен тапшыра алмаска тиеш. Экипировка элементлары алырга яраса да, сугыш припаслары алып бару катгый рәвештә тыела.

Исерткеч эчемлекләр. Вячеслав сүзләренчә, хезмәт иткән вакытта исерткеч эчемлекләр турында бөтенләй онытып торуыгыз хәерле.

Аптечкага да закон белән тыелган матдәләр салырга ярамый. Ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында  аптечкасыз калуыгыз бар. Военкоматтан туры төрмәгә китеп бару куркынычы да юк түгел, дигән ул.

Ашау әйберләреннән тиз бозыла торган сөт, ит, яшелчә-җиләк-җимешләр алмагыз. Хәрбиләр өчен иң кулай ризык – балык консервалары һәм тушенкалар.

Шартлаткыч әйберләр. Шартлау мөмкинлеге булган яки янып китә торган әйберләр алмаска! Ләкин бу исемлеккә коры спирт керми», – дип сөйләгән тәҗрибәсе булган хәрби.

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 октябрь 2022
    Исемсез
    Мәшхәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100