Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнкәй, елама...»: Кайбыч районыннан икенче төркем ир-атларын озаттылар

Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты каршыннан мобилизацияләнгән ир-атларның икенче төркемен озаттылар. Беренче төркемне дүшәмбе көнне озаткан булганнар. «Интертат» озатудан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Әнкәй, елама...»: Кайбыч районыннан икенче төркем ир-атларын озаттылар
Гөлүзә Ибраһимова фотолары

Мәдәният йортының ишеген ачып керүгә, бәләкәй кыз баланың: «Әти! Әти!» – дип ярсып кычкыруы ишетелде. Ул тавыштан бөтен күзәнәкләр кысылып куйды. Кесәдәге карандашны шулкадәр кысканмын – шартлап сынды.

Әни кеше баласын тагын да ныграк кысып тотты, маңгаеннан үбеп юатырга тырышты. Үзенең дә күзләреннән яшь ага иде. Кызчыкның әтисе документлары белән теркәлергә чиратта тора. Бала аны бер минутка да күз уңыннан ычкындырудан курка кебек иде.

«Кемнең җибәрәсе килсен...»

Минем киявем китә, – диде янымда торган Зоя апа. – Повестка килде. Армиядә хезмәт иткән иде. Бу бала – минем оныгым. Кызым елый... Балага ике яшь кенә әле. Авылдан егетләрне бигрәк күп алалар. Кемнең җибәрәсе килсен... Исән-сау кайтсыннар, – дип, яшьләрен яулык белән сөртте ул.

Теркәлү процессын узганнан соң, әтисе кызын күтәреп алды. Бала аның муенына сарылды. Тагын бер кечкенә бала әтисен муеныннан кочаклап тора иде. 

Егетләр теркәлү өстәле янына килә торды. Озатырга килүчеләргә: «Арткарак чигенегез», – дип, полиция хезмәткәрләре теркәлү өстәленнән читкәрәк китүләрен сорады. Теркәүче апалар «җылы киемнәр алдыгызмы», «өс киемнәрегезне кире биреп җибәрү өчен пакетлар алдыгызмы», «туганнарыгыздан кем килде» дип сорадылар. 

Озатырга килүчеләр кереп утырып тора алсын өчен, тагын бер бүлмә ачык иде. Бу киеренкелеккә бина диварлары ничек түзә дә, ничек төрле якка ишелеп төшми икән. Бина эчендә һава җитми кебек тоелды да, урамга чыктым. Яңгыр сибәли дә сибәли. Ир-атлар тәмәке төтене белән эчтәгесен чыгарырга тырыша. Тәмәке төтене исе гел шушы мизгелне хәтерләтер кебек хәзер. Ир-атлар бер-берсеннән: «Син дә китәсеңме?» – дип сораша. Кемдер «юк әле» ди, кемдер «әйе» дип баш кагып куя. Нинди җавап булса да, шаяртырга тырышалар.

«Иртәме-соңмы, барыбер барырга кирәк»

Ике ир-ат үз теләге белән китә, диделәр. Берсе – Кошман авылыннан Рөстәм Сәлахов. Ул Казанда РКБда машина йөртүче булып эшләгән. Аны озатырга гаиләсе килгән иде. Җитәкләгән улына ноябрь аенда өч яшь тула. 

«Мин гранатометчик булып хезмәт иткән идем пехотада. Иртәме-соңмы, барыбер барырга кирәк. Шуңа үз теләгемне белдердем. Гаиләм, әлбәттә, авыр кабул итте, әмма барырга кирәк!» – диде ул. 

Улы әтисеннән өстәлдә торган кабартылган шарны сорады. «Улым, аны алырга ярамый. Хәзер кибеттән алырбыз. Кайтканда әниең белән кереп алырсың», – дип юатты ул нарасыен. 

«Мин беләм: үз илемә ярдәм итәргә барам һәм мин кайтачакмын»

Кушкүл авылыннан Дмитрий Радионов та үз теләге белән хәрби комиссариатка барган.

Хәрби учетта Апаста торам. Мин армия сафларында хезмәт итәргә дип тә үзем гариза язган идем. Хәзер дә, комиссариатка барып, үзем турында исләренә төшердем. Мин элемтә гаскәрендә хезмәт иткән идем, 2006 елда кайттым. Бу юлы да үзем килдем. Кемдер читкә кача. Алар турында сүз әйтә алмыйм. Ватанны ташлап китүчене кешегә санамыйм.

Минем ике бабай да сугыш вакытында хезмәт иткән. Берсе партизан булган, берсе Курск дугасын узган. Икесе дә кайткан. Шуңа күрә мин ышанып барам: мин дә кайтачакмын. Танышлар, махсус операциягә алып китсәләр, исән калмассың, диләр.  Миндә андый негатив уйлар юк. Мин беләм: үз илемә ярдәм итәргә барам һәм мин кайтачакмын. Ничектер аерылып, дәрәҗәгә ирешеп тә кайтырмын, дип өметләнәм. Алла теләсә, үзем турында белдерермен, – дип сөйләде 34 яшьлек ир-ат. 

Дмитрий абыйны озатырга авыл җирлеге башлыгы килгән иде. Хатыны Аксубайда калган, баласы юк. 

 

«Кечкенә малаемны озатам»

Әни кеше улының аркасыннан сыйпап тора. Таня апа кече улын озата. 

Кечкенә малаемны озатам. Тагын бер малаем һәм кызым бар, менә малайларымның берсе китә. Армиядә хезмәт иткән иде, повестка килде. Олы улыма – 30, кечкенәсенә 28 яшь, өйләнмәгәннәр әле. Зурысы Казанда эшли, икенчесе минем янда иде. Исән-сау кайтсыннар инде. Кайтыр, дип көтәбез инде. Малайларны моның өчен үстермәдек бит. Нигә кирәк ул?! – дип үкседе әни кеше. 

Тынычланыр өчен, кесәсеннән дару кабып куйды. Икенче бер ханым аның янына килеп: «Тынычлан, елама, түз инде, улыңа терәк булырга кирәк», – диде. 

Бер ханым улының кичә генә повестка алуын әйтте. Апаның исемен сорарга да онытканмын.

– Балам, сөйләшерлек хәлем дә юк, малаемны озатам. Армиядә хезмәт иткән иде. Кичә генә повестка килде. Интернетта, анысын алыгыз, монысын алыгыз, дип язалар. Нәрсә куярга да белмибез. Язылган исемлек белән җыйсаң, машина белән барырга кирәк. Иң кирәкле әйберләрне җыйдык кебек инде. Аллага тапшырдык, – диде ул.

Ишек төбендә Борындык авылыннан Рамил Тимуршин очрады. Кәефе күтәренке кебек. Һәрхәлдә ир-атлар позитив булырга, елмаерга тырышты, якыннарын да тынычландырдылар.

Повестка килде дә, шәһәрдән кайттым. Үзем Казанда автоэлектрик булып эшлим. 2017 елда хезмәт итеп кайткан идем. Шәһәрдә хатыным, балам калды, малайга тугыз ай гына булды әле. Калдырып китәсе килмәгән иде, – дип сөйләде.

«Без бүген сезгә боерык бирәбез – исән-сау кайтыгыз»

Мобилизацияләнүчеләрне концерт залына керүләрен сорадылар. Ир-атлар берәм-берәм кереп китте. Озатырга килүчеләр холлда калды.

Ябык ишекләр артында ир-атлар инструктаж узды. Район җитәкчелеге барысын да аңлатты, китүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Иң күп кеше Чүки авыл җирлегеннән чакырылган икән. Алдан китүчеләрне дә санаганда, авылдан 27 ир-атны озатканнар.

Хәрби бурычларын үтәргә чакырылган ир-егетләргә хәерле юл теләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, дин әһелләре чыгыш ясады. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин хәрби хезмәткә чакырылучыларга инструктаж үткәрде.

«Егетләр бер үтенеч: тәртип бозмыйсы иде, – диде Рәмис Хәялиев. – Барысын да аңлыйбыз, сез безнең йөрәк аша узасыз. Кайбыч егетләре иң чиста, иң пөхтәләр, дип әйтә идек. Йөзгә кызыллык китермиләр, ди идек. Шулай булсын», – дип мөрәҗәгать итте җитәкче урынбасары. 

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин егетләр өчен һәрвакыт догада булачакларын әйтте. «Дөньяга, илгә тынычлык сорап дога кылабыз. Аллаһы Тәгалә бу бурычны иминлек белән үтәп кайтырга насыйп итсен. Үзегезне саклагыз, тәртипле булыгыз», – диде хәзрәт.

Район башлыгы аларның гаиләләре турында кайгыртырга вәгъдә бирде. 

Без сезне хөрмәт итәбез. Без һәрберегез өчен дога кылып торырбыз. Туган-үскән җирегезгә исән-сау кайтыгыз. Борчылмагыз, әти-әниегез, гаиләләрегез, балаларыгыз турында кайгыртырбыз. Сезнең алда вәгъдә бирәм. Сезнең гаиләләрне саклар өчен барысын да эшләрбез. Сез кайтачаксыз, мин ышанам. Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, беренче чакыру белән килдегез. Сез инде – геройлар. Без бүген сезгә боерык бирәбез – исән-сау кайтыгыз. Аллаһы Тәгалә сүзләребезне ишетсен иде, – дип мөрәҗәгать итте Альберт Рәхмәтуллин.

«Пока» әйт, кызым, әтиеңә»

Шуннан соң ир-атларга якыннары белән хушлашу өчен 10-15 минут вакыт бирелүен әйттеләр. Ул вакыт аралыгын ничек атарга да кыенсынды Рәмис абый. «Хушлашу өчен, димме соң… » – дип. 

Урамда ике микроавтобус көтеп тора. Бөтен халык урамга чыкты. Бөтен хисләр бәйдән ычкынды. Таня апа улын битләреннән үбә. «Елама, әнкәй...» – дип, тыныч кына әйтә улы. Улының зәңгәр күзләрен, маңгаен үбә ана кеше, җилкәләреннән сыйпый. 

Зоя апа оныгына: «Пока» әйт, кызым, әтиеңә», – ди. Бала әкрен генә кулын болгый.

Исән-сау кайтыгыз, егетләр, абыйлар! Без сезне көтәбез!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100