Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бертуган энемне, туганнан туган энемне махсус операциягә озаттым»

news_top_970_100
«Бертуган энемне, туганнан туган энемне махсус операциягә озаттым»

Соңгы елларда матур, алтын көзгә ияләшеп беткән идек… Матур килә иде бит ул… Быел җан өшеткеч суык, җил, яңгыр… Җәйге яңгырын да бу көнгә саклаган табигать… Бертуктаусыз елый… Аңа улларын озаткан ата-ана, хәрбинең сөеклесе, туганнары, якыннарының яшьләре кушыла…

«Кайчандыр үләсемне белеп яшим, әмма бу хәлне күрермен дип уйламаган идем. Улы-ым», – дип үкси ата кеше. «Улым!» – дип сыгылып төшә ана. «Син исән-сау кайтырга тиеш! Кайтасыз, Алла бирсә!» – дип өметләндерә якыннары. «Исән-сау, брат. Тиздән без дә сезнең янга киләбез! Бергә булабыз», – дип кәеф күтәрергә тырыша күзе яшьләнгән дус-иш.

7 көн тоташ төннән тора кебек... Өлешчә мобилизация. Нәрсә, кая барасы онытыла, томан сарганмыни дөньяны, башны...

Махсус операциягә чакырылучылар исемлегендә энем беренче торачагы билгеле иде. 35 яшь, хәрби конфликтта катнашкан кеше, армиядә хезмәт итүнең соңгы ике ел хезмәт итә торган чакырылышына эләккән кеше...Тагын ...

Инде ул вакытта үз якамнан үзем җилтерәтеп алып, дер селкеткән идем. Ул бары исән кайтачак, елап утырырга ярамый, дип…

Инде исән-сау кайтты. Әле быел яз гына килгән сынауны да җиңдек, авырлык белән булса да аякка бастык... Безне янә сынау көтә...

Ул бит миңа балам кебек... Әти-әни эштә булып тормыш тарткан вакытта, 6 айдан карап үстергән энем… Кечкенә вакытта төнлә дә «апа» дип уянучым...

Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр булган бабай, төп йортка җыелышкач, 9 Май митингына баргач та: «Без күрдек, сез күрмәгез», – дип кабатлар иде. Атнакич ак мич янына утырып та шул теләкне теләр иде... Мин, аның янында уйнап йөрүче сабый бала, «беткән бит инде ул әйбер, ник бер сүзне гел кабатлый» дип уйлый идем. Ул көн килде...

Энемне 26 сентябрьдә махсус операциягә дип озаттык та, күздә мөлдерәмә яшь бетми. Хәлең ничек, дип сораганны гына көтә дә, гөрселдәтеп елата. Инде үземне якамнан да эләктереп алдым... «Тукта!» – диеп дер селкетергә көчем җитми. Бүгенге хәлдә мин генә түгел, минем генә якыным китмәгән бит... Илебезгә килгән кайгы…

Ә 28 сентябрьдә туганнан туган энемне озаттык. Аның да әти-әнисе, туганнары, гаиләсе, бәләкәй уллары кайгырып калды. Ә туган тиешле, күз алдымда үскән егетләр, танышларның чуты юк...

Әмма мин бит – өч ул әнисе! Миңа җебек булырга ярамый! Иртәгәге көнгә ышаныч юк... Безгә елак булырга ярамый, без ышанычлы тыл булдырырга тиеш... Үзебезне «җилтерәтеп алырлык» көч табарга кирәк... Әле бит миңа әти-әнигә, аның гаиләсенә терәк булырга кирәк. «Тиздән әтиегез кайтачак, командировкада», – дип аркасыннан сөям сабыйларның. «Аһа, командировка, мин барысын да беләм», – ди ул җавап итеп. «Әни, сез сугышка киткән абый турында сөйләшәсезме?» – ди үземнеке... Алдап булмый сабыйларны да!

Әлегә сорамагыз хәлләремне... сорамагыз...

Җан өшеткеч көндә мин гомердә кермәгән кибеттә басып торам. Хәрбиләр өчен киемнәр кибете... Солдат аяк киеме сайлыйм... Кышкы, җылы, замоксыз, озын кунычлы булсын... Ул арада кибет эче ир-атлар, хатын-кызлар белән тулды. Кемдер повестка алган да үзе җыена, ә кемнәрдер инде мобилизацияләнгән, аларга якыннары кием сайлый. Аяк киемен кочаклаганнар да, ни өчен килгәннәрен дә онытып, бер ноктага төбәлгән берничә ханым. Ничә төн йокламыйча елап чыккан ханымнар кибетченең «аласызмы» дигәненә сискәнеп китә. Ул арада кассага да чират җыелды. «Спальный мешок», коврик, термооекбашлар юк инде, алып бетергәннәр. Заказ бирелгән, кайчан киләсе генә билгесез. Чиратта – «Балыкчы кирәк-яраклары» кибетләре, кирәк әйберләрне шуннан эзләргә булдым. Берсе арты берсенә керәм... Дүртенчесендә термооекбаш булды... «Солдатка үз бәясеннән чутла», – ди кибет хуҗасы кассирга. Зур ихтыяҗ булган чорда бәя арттыруга күнеккән бит инде без, ә монда – бәя төшереп саталар. Кибет хуҗасының шул сүзе мөлдерәп торган яшькә тәгәрәп төшәргә сәбәп булды... Рәхмәт, өшегән җанга бер тамчы җылы... Кибетләрнең алтынчысы, җиденчесе...

Кая бара бу дөнья?! Ә мин кая барам? Кулда йокы капчыгы, коврик, термооекбаш, якын ир-атлар янында да әйтергә оялган хатын-кыз гигиена чаралары (прокладка, тампон), бинт, дарулар. Походка да җыенмадык, хастаханәдә ятучым да юк...

«Апа, ашарга кирәкми, ашаталар, өстәп тә ашарга була, тамактан гына үтми... Бинт, дарулар, аяк размерындарак зур прокладка – аяк юешләнмәсен өчен, ә аннары тампон – пуля ярасына тыгар өчен, кая йокларга туры киләчәген белгән кеше юк – «спальный мешок». Юк, артык кием кирәкми, ике сумка булды бит инде, өчне күтәреп йөри алмыйм. Бирделәр монда киемнәр, җылы эчке киемнәр дә бар», – дигән сүзләр тоташ яңгырап тора кебек...

Исән-сау гаиләләренә кайтсын егетләр! Без бары шул теләктә, без сезгә ышанабыз! Үзегезне саклагыз!

Әлегә... Әлегә хәлләремне сорамагыз…

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2022
    Исемсез
    Алла Бирса исән сау кайтырлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100