Көрәшчеләр: «Радик Сабировның татар көрәшен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез»
Бүген татар җәмәгатьчелеге танылган журналист, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировны соңгы юлга озатты.
Радик Сабиров татар журналистикасында татар милли спорт төре – көрәшне яктырткан журналистларның берсе иде. Бу өлкәдә ул студент елларында ук эшли башлаган. Бүгенге көндә исә ул төрле социаль челтәрләрдә көрәшкә багышланган сәхифәләр алып барды, республикакүләм һәм район ярышларын яктыртты, күп көрәшчеләр белән шәхсән аралашып торды.
«Көрәшчеләребезне таныту өчен эшләде, тырышты»
Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров Радик Сабировны татар көрәшен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе, дип бәяләде.
Радикның татар көрәшен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның үз эшенә бирелгәнлеге, халкыбызның йөзек кашы булган көрәшебезне яратуы зур иде. Соңгы елларда, «Шәһри Казанда» баш мөхәррир булган вакытта бу аеруча ачык чагылды. Татар көрәше дигәндә, элек көрәшчеләр, тамашачы белән мең кешелек көрәш иде. Соңгы елларда бу саннар нык үсте, социаль челтәрләрдә көрәшне 50 мең кеше күзәтә башлады. Монда күрше төбәкләр, чит илләр дә керә, бу бер меңнән башланып киткән эш иде. Радик төрле социаль челтәрләрдә көрәшкә багышланган «Батырлар иле» төркемнәрен алып барды. Республикада, Казанда, районнарда узган барлык ярышларны, Сабантуйларын яктыртты. Ничек өлгергәндер, бик күп материаллар биреп барды. Үзенең төп хезмәтеннән тыш, теләп, көрәшне яктыртты. Көрәшчеләребезне таныту өчен эшләде, тырышты. Радик көрәшебезне үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе, соңгы елларда аны бу эштә бер кеше белән дә чагыштырып булмый. Авыр туфрагы җиңел булсын, – дип уртаклашты ул.
Марсель Таһиров журналист белән кичә генә аралашуын һәм планнар коруын әйтте.
Кичә Радик белән берничә тапкыр элемтәгә кердек. Сабантуйлар алдыннан көрәшчеләр, хөкемдарлар белән очрашу булды, шушы очрашуны яктырту өчен берничә материалны аңа җибәрдем. Кичә көрәшче Айрат Галимҗанов да бакыйлыкка күчкән иде, аның турында мәгълүмат чыгару өчен дә элемтәгә кердек. Радик белән 5-6 тапкыр гына сөйләшкәнбездер, соңгы аралашу кичке алтыларда булды, ул вакытта бернинди авыру да сизмәдем, ничек бар – шулай, көлеп, шаяртып сөйләште. Бүген иртә белән шундый хәбәр килде, башта аңламадым, кире шалтыратып сорагач кына әлеге хәбәрне кабул итә алдым.
Без Радик белән өч китап чыгардык. Шушы арада менә «Сабантуй батырлары» дигәне дөнья күрергә тиеш. Шулай ук Радик белән татар көрәшенең энциклопедиясен чыгарырга хыялландык. Инде мәгълүмат та туплый башлаган идек. Радик яңача эшләргә, көрәшне тагын да популярлаштырырга, халыкка җиткерергә теләде, – диде ул.
«Быел Чаллы Сабан туенда көрәшне алып барырга тиеш иде...»
Чаллы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин сүзләренчә, Радик Сабиров быел Чаллы Сабан туенда көрәшне алып барырга тиеш булган.
Чаллы көрәшчеләренең Казанда дуслары сирәк. Радик Сабиров - шул сирәк кешеләрнең берсе булды. Ул Чаллыга шәһәребезне дә, спортчыларны дә яратып килә иде. Быел Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Чаллыга әйләнеп кайткач, Радик аны бик теләп, шатланып алып барды, күзләрендә шатлык нуры бөркелеп торды.
Радик быелгы Чаллы Сабан туенда комментатор булырга, көрәшне алып барырга тиеш иде. Чакырып шалтыраткач та, берсүзсез ризалашты. Аның бит көрәш дигәндә күзләре янып торды. Һәр ярышны чын күңеленнән, ихлас итеп алып бара иде…
Радикны без көрәшчеләр барыбыз да бик якын күрәбез. Татар көрәше өчен бик зур югалту инде бу. Аның үзенчәлекле тавыш белән көрәшчеләрне келәмгә чакыруы да гел күңелләрдә булыр. Үзе профессиональ көрәшче булмаса да, бу спорт төрен Радик кебек башыннан алып азагына кадәр аңлаган кешеләр сирәктер. Барлык алымнарны, көрәшчеләрне исемләп белеп, шушы казанда кайнап яшәгән, көрәшне яраткан журналист ул. Аның язмалары да төгәл, дөп-дөрес итеп чыгып бара иде, - диде Рамил Хисмәтуллин.
Фото: © Радик Сабиров Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында. Рамил Хисмәтуллин архивыннан
«Көрәшнең тавышы иде»
Азат Габрәшитов, көрәшче :
Радик белән безне көрәш очраштырып, таныштырган иде. Бик гади, рәхәт кеше буларак хәтердә саклармын. Ышанып булмый әлегә бу хәбәргә. Барыбыз да шок хәлендә калдык.
Радик Сабиров - «көрәшнең тавышы» иде. Аның исемнәребезне әйтеп, җиңү яулавыбызны игълан итүләре гел хәтердә.
Ринат Хәйретдинов, Балтач командасы тренеры :
Без Радик белән ярышларда гел күрешеп тора идек. Бик яхшы күңелле кеше иде. Бу хәбәрне ишеткәч аптырап калдык… Бер-беребезгә «дөресме бу хәл» дип шалтырата башладык.
Узган атнада гына райондашыбыз, озак еллар көрәшне матбугат битләрендә яктыртып барган Нурзадә абый Хәбибуллинны җирләгән идек. Инде көрәшне пропагандалаучы, яратучы Радик Сабиров та китеп барган… Бик кызганыч, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, – диде ул.
Бүген, Радик Сабиров белән хушлашу мәрасимендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аның исемен мәңгеләштерүгә карата: «Киләчәктә, турнирларда да искә алып, исемеңне мәңгеләштерү өчен үзебезнең өлешебезне кертербез дигән өметтә калам», – дип сөйләде.