news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радик Сабиров белән хушлашу: «Аны күргән саен матбугатның киләчәге бар, дип уйлый идем»

news_top
Радик Сабиров белән хушлашу: «Аны күргән саен матбугатның киләчәге бар, дип уйлый идем»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кичә, яңгыр явып торганда, газета номерын басмага тапшырып, ул «Татмедиа»дан кайтып киткән. Әти-әнисен каршы алырга дип, театр янына барган һәм Радик Сабировның шунда гомере өзелгән. Әҗәл кайда көтеп торасын бер дә белмибез шул… Иртән кайгылы хәбәр килде. Бүген иртән инде Радик абый эшкә килмәде…

«Татмедиа» янына бик күп кеше җыелды. Һәр икенче кешенең кулында «Шәһри Казан» газетасы. Кичә генә баш мөхәррир газета өчен мәкалә язган һәм ул бүген иң беренче биттә чыккан. «Язылыйк «Шәһри Казан»га!». Татар матбугаты аша җиткергән аның соңгы сүзе…

«Җиңүче булып китте»

Хушлашу мәрасимен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков алып барды:

Безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик безнең арадан китте. Кичә кич белән әти-әнисен каршы алган вакытта машинада китеп барган. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткәндер инде... Ул җаны-тәне белән, иртәдән кичкә кадәр, ялсыз, бирелеп эшләде. Ниндидер азарт белән, эшне яратып эшләде, чын мәгънәсендә зур журналист иде. Безнең коллектив – «Татмедиа», Татарстан журналистлары арасындагы иң көчле журналист булды. Бик зур югалту.

Безнең әле мондый хәлне күргәнебез юк иде. Яшь килеш, иң актив вакытта, эшне булдырып башкара торган вакытта арабыздан китте. Җиңүче булып, беренче булып китте. Биредә бөтен коллегалар җыелды, бөтен Татарстаннан килгәннәр. Журналистлар гына түгел, көрәшчеләр дә бар... Монда аның туганнары, дуслары. Бүген инде аны туган ягына – Аксубайга озатабыз», – диде ул.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:

Шулай саубуллашырбыз дип бер дә уйламадым. Ышанып булмый. Хөрмәтле, тыйнак кеше иде. Татар журналистикасында Радик Сабиров кебек кеше башка юк. Якын дустыбыз иде. Урыны җәннәттә булсын».


«Шимбә дә, якшәмбе көнне дә эштә иде»

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов:

Бүген иртән, миңа Илназ Фазуллин хәбәр иткәч, түзмәдем, еладым. Радик безнең өчен – ул редактор, журналист, иҗатчы гына да түгел, ул безнең дус та иде. Ул – бик сәләтле кеше. Мин аңа сокланып карый идем, чөнки аңа карагач, безнең матбугатның, татар сүзенең, журналистиканың киләчәге бар дип уйладым. Бүген йөрәктә өметнең бер җебе өзелде.

Ул шимбә дә, якшәмбе көнне дә эштә иде. Кич белән кайтып барам, каршыга Радик очрый: «Нәрсә эшлисең?» – дим. «Сайтка бер материал куйдым әле, булышырга кирәк», – ди. «Башка эшең юкмыни соң», – дигән идем: «Юк, мин бит бу эшне яратам, шуңа күрә минем өчен авыр түгел», – дип әйтә торган иде. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту бу. Журналистика, татар халкы өчен югалту. Шәхсән минем өчен зур югалту. Урыны оҗмахта булсын», – диде Илшат Әминов.

«Татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне хезмәт куйды»

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:

Шәхсән минем үземә бик якын кеше иде, чөнки мине аерым хөрмәт итте ул. Дуслары арасында да, һәрвакыт елмаеп күреште, хәл-әхвәлләрне сорашып, миңа гел ярдәм итте.

Һәрвакыт елмаеп, ачык йөзле булып, татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне хезмәт куйды ул. Татар көрәше өлкәсендә ул соңгы 20 елларда бик актив эшләде. Татарстан беренчелеге, Муса Җәлил турнирлары, «Ватаным Татарстан» газетасы турнирлары аннан башка узмады. Ул һәр көрәшченең кем икәнен, аның гаиләсен белде, аларны зур дәрәҗәләргә күтәрде. Безнең көрәшчеләр турында дуслары белән бик матур китаплар чыгардылар, анда аның язмалары урын алган иде.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Әмма дә ләкин үзебез дә уйланырга тиеш. Һәрберебез Радик кебек тырышып эшләргә, үзебездән соң яхшы эз калдырырга, тырыш булырга кирәк. Иртәгә түгел, бүген китәсебезне онытмасак иде. Намазларыбыз да, уразаларыбыз да, хаҗларыбыз да булырга тиеш... Күптән түгел Корбан гаете булды, анысын да башкарырга кирәк. Без бу сүзләрдән уйланырга тиешбез.

Сау-сәламәт булыйк. Радик дустым, урының җәннәттә булсын, авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине һәрвакытта да күңелдә тотып, киләчәктә турнирларда да искә алып, исемеңне мәңгеләштерү өчен үзебезнең өлешебезне кертербез дигән өметтә калам, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

«Зур эшләр башкарса да, күкрәк сугып йөрмәде»

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов:

Радик Сабиров бу җиргә үзенең миссиясе белән туган кеше. Әлеге миссияне ул җиренә җиткереп үтәде. Җир шары әйләнсен өчен, кайбер кешеләр аны үзенең аяклары белән ныграк әйләндерергә тиештер. Радик – шундыйлардан иде. Мин аның кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем. Зур эшләр башкарса да, беркайчан шапырынып, күкрәк сугып йөрмәде. Тавыш күтәргәнен күргәнем юк. Бик сабыр, тыныч һәм шул ук вакытта шау-шу куптармыйча үзенең эшен башкаручы кеше иде».

Ул «Татмедиа»дан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез янына илче буларак йөрүче кешебез иде. Көрәшчеләр дөньясында кайнады, иҗатта экспериментлардан курыкмады. Аңа җиңел булмагандыр, килеп-килеп әйтүчеләр дә булды, ләкин ул чын мәгънәсендә татар сүзен, бөтен мөмкин булган ысуллар белән киң катлам халыкка җиткерү өчен үзенең хезмәтен куйды. Дөресен әйткәндә, Радик дусыбызның китеп баруына әлегә кадәр ышана алмыйм. Дустыбыз, урының җәннәттә булсын. Туганнарыңа, якыннарыңа күркәм сабырлык телибез. Аллаһы Тәгалә фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен, син безнең хәтердә мәңге сакланырсың, – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Җаваплы, ышанычлы булды»

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин:

Сәер халәт... Акыл белән кабул ителә, йөрәк кабул итми. Кичә генә аралашкан дустыбызны югалту ул – зур кайгы. Радик турында әйтелгән бөтен сүзләр дә чын, хак, дөрес. Татар журналистикасы турында әйткәндә, ул спорт юнәлешен югарыга күтәрергә теләде. «Безнең спорт» газетасын оештырып, татар милләтен, халкын, татар телен үстерергә теләде. Татар факультетында укыды, ул аның канына сеңгән. Миллилекне һәм профессиональлекне тигез дәрәҗәдә алып бара белде. Тавыш күтәреп әйткән бер очракны да хәтерләмим. Җаваплы, ышанычлы булды. Әле кичә дә ашыгыч ярдәм килгәнчегә кадәр өмет бар иде. Радик дустыбыз, урының җәннәттә булсын, һәрвакытта да йөрәк түрендә калырсың, тыныч йокла.

«Районыбызның бик тыйнак һәм бик талантлы егете иде»

Хушлашу мәрасимендә танылган журналист Гөлнара Сабирова Радик Сабировның якташы буларак чыгыш ясады.

Аксубай егет-кызлары, якташлар җәмгыяте исеменнән сүз әйтәсем килә. Радикны Аксубайда да бик яраталар. Аксубайны да Радик бик яратты. Ул районыбызның бик тыйнак һәм бик талантлы егете иде. Әлеге кайгылы хәбәрне иртән иртүк Аксубайлылар, якташлар шалтыратып әйтте. Бөтенебез бик зур тетрәнү кичерәбез. Радик бик тыйнак булды. Бернәрсәдән курыкмады. Өзелеп кызларын яратты, тормышны яратты дип беләм. Үзен фәндә дә, иҗатта да, спортта да күрде һәм үзеннән соң шундый кыска гомерендә бик якты эз калдырды. Аксубай бүген үзенең мәрхәмәтле, кешелекле, талантлы улын соңгы юлга озата. Радик, без сине онытмабыз. Рухың шат, урының җәннәттә булсын.

«Синең урынга мин китсәм иде»

Радик Сабировның фән өлкәсендә дә зур эз калдыруын күп тапкыр әйтеп үттеләр. Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин гаиләсе аны үз улы кебек күргән. Тәлгат әфәнденең хатыны Фәүзия Галиуллина-Солтан:

Радик, балакаем, Тәлгать Нәбиевич үлемең турындагы хәбәрне ишеткәч: «Синең урынга мин китсәм иде», – диде. Без Радикны үзебезнең балабыз кебек яраттык. Күршедә яшәде, кирәк вакытта ярдәм кулын сузды. Тәлгать Нәбиевич үзе килә алмады, авыр йөри бит. Әйтергә кушты: «Монда минем укучыларым күп, барысын да яратам. Арада иң тәртиплесе, иң дөрес юлдан баручысы, иң яратканым Радик иде», – диде. Безнең икебезгә дүрт малай, Радик бишенче улыбыз иде. Балакаем, урының җәннәттә булсын, без сине беркайчан да онытмабыз, яшисе дә, яшисе иде. Нишләтәсең… Тәкъдирдә язылгандыр. Балаларың догадан калдырмасын, без сине догадан калдырмабыз. Фирдәвес җәннәтләрендә бул, балам. Бер тапкыр гына да бер генә кыек сүз әйткәне булмады. Тавышын күтәреп тә дәшмәде. Балакаем, бәхил бул!

«Чын мәгънәсендә милләт улы иде»

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов:

Мин университетта 1967 елдан бирле эшлим. Шушы вакыт эчендә бик күп студентлар, укучылар белән эшләргә туры килде. Шул студентлар арасында Радик Сабиров аерылып тора иде. Актив булды, әйбәт укыды, аннан төркемнең старостасы булды. Төрле чаралар оештырганда да башлап йөрде. Студент чакта ук әдәбиятны халкыбызның тарихын яратты, чын мәгънәсендә милләт улы иде. Укып бетергәч тә, фәнне дәвам итте. Хәтерем ялгышмаса, Хәсән Туфан буенча бер дигән диссертация язды. Төрле урыннарда эшләргә өлгерде.

Радик Сабировны гадәти журналист кына түгел, чын журналист, милләтпәрвәр кеше үрнәге. Аны югалту – зур югалту. Шуңа күрә, без үзебезнең шундый булган егетләребезне, татар өчен, аның теле, мәгарифе өчен көрәшкән кешеләребезне онытырга тиеш түгел! Тыныч йокла!

«Беркайчан да аңардан «юк», «булмый» дигән сүзне ишетмәдек»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов:

Рәхимсез үлем безнең арабыздан Радикны алып китте. Безнең өчен дә, әлбәттә, бу бик көтелмәгән, тетрәндергеч хәбәр булды. Радик турында, аның журналист буларак эшчәнлеге турында әйтелде. Фән өлкәсендә дә Радик – ул филология фәннәре кандидаты һәм ул безнең студентлар белән шактый еллар дәвамында уку-укыту эшен дә алып барды. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге тырыш, әзерлекле укытучы буларак беләм. Һәрвакыт, нинди генә сораулар булса да, без аңа мөрәҗәгать итә идек. Беркайчан да аңардан «юк», «булмый» дигән сүзне ишетмәдек. Берничә ел элек КФУның татар филологиясе факультеты оешуның 80 еллыгын билгеләп үттек. Бу чараны уздырганда да Радик башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Радик. Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын!

«Аның эшләрен дәвам итәргә кирәк»

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин:

Бу хәл һич кенә дә булырга тиеш түгел иде. Радик җир җимертеп эшләп йөргән җирдән китеп барды. Кайда эшләсә дә, үзенең якты, тирән эзен калдырды. Университетта без бергә эшләдек. Ул декан урынбасары булды һәм студентлар аны бик ярата иде. Студентлар мәнфәгате өчен көрәште, шул көрәш сәбәпле университеттан китте дә инде. Ләкин инде үз юлын журналистикада тапты, кайсы гына матбугатта эшләмәсен, аны күтәрде. «Шәһри Казан»ны гына түгел. Соңгы елларда ул бөтен татар матбугатына яңа сулыш өрде дип әйтер идем.

Соңгы елларда ул безнең университетта журналистлар әзерләү буенча да дәүләт комиссиясе рәисе булып эшләде. Киләсе атнада безнең дәүләт имтиханнары башланырга тиеш иде. Очрашырга сүз куешкан идек һәм 2027 елга планнар кора идек. Мәскәүгә документлар җибәрдек. Без хәзер шундый аптырашта. Нишләргә дә белмибез, Радик дустыбыз шулай кинәт кенә китеп барды арабыздан, ләкин мин әйтер идем: Радик безнең белән, аның рухы безнең белән, аның эшләре безнең белән. Аның эшләрен дәвам итәргә кирәк. Шулай яхшы итеп, якты итеп, көчле итеп дәвам итәсе иде. Урының оҗмахта булсын, дустыбыз!

«Аның белән эшләргә рәхәт, җайлы булды»

Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова:

— Бүген татар матбугаты зур югалту кичерә. Татар матбугаты гына түгел – дуслары, хезмәттәшләре – без барыбыз да бүген менә шушы тетрәндергеч яңалыкны ишеткәннән соң, күңел дә, йөрәк тә, җан та, аң да, зиһен дә бу яңалыкка ышанмады.

Радик белән без 20 елдан артык эшләдек. Төрле-төрле эшләр башкарырга туры килде. Төрле сыйфатларда, сайлаулардан алып, төрле халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәргәндә дә, Радик журналист буларак, мөхәррир буларак һәм менә шушы проектларны алып барган профессионал буларак, һәрвакытта да ышанычлы булды. Иң беренче булып эшкә килә иде. Социаль челтәрләрдәге аккаунтын күбебез карап бара. Иртәнге җидедә ул фотоларын куя иде – эштә иде. Һәм соң гына кичке сигездән соң эштән кайтып китәсең – Радик әле эштә. Ул үз эшенә бирелгән, бик нык җаваплы, кешелекле, миһербанлы, бик тыныч кеше иде. Аның белән эшләргә рәхәт, җайлы булды. Безнең туган һәм үлгән көнебез Аллаһы Тәгаләдән генә тора. Шуңа күрә миһербанлы, кешелекле булып калырга кирәк. Радик шундый кешеләрнең берсе иде.

Радик дустыбыз, урының җәннәттә булсын, авыр туфрагың җиңел булсын, гүрләрең якты булсын. Без сине якты, яхшы кеше буларак мәңгелеккә исебездә калдырырбыз.

«Без бүген чын мәгънәсендә ятим калдык»

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Габидуллин кулына «Шәһри Казан» газетасын тотып чыкты.

– Без бүген чын мәгънәсендә ятим калдык. Күңел моңа берничек тә ышана алмый. Бүген чыккан газетаны кичә аның белән бергә әзерләп, «пичәткә» тапшырдык. Ул анда мәкалә язып бирде. Аның шушы мәкаләсе - соңгы мәкаләсе булыр дип, кем уйлаган. Безгә бүген бик авыр. Без аның киң җилкәсенә ышыкланып, җил-давылларга бирешмичә, алга бара идек. Бүген безнең коллектив… Сүземне әйтә дә алмыйм. Бик авыр кичерәбез бу хәлне. Тыныч йокла, дустым! Ул җитәкче буларак та, чын дус буларак та безнең күңелләрдә сакланыр. Гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын!

«Һәрвакыт иң ярдәмчел булды»

Авылдашлары исеменнән бер ханым чыгыш ясады (кызганыч, исемен әйтмәде):

Без аның белән бер мәктәптә укыдык, бер авылда үстек, Мин аны бик кечкенәдән беләм. Кечкенәдән елмаюлы йөзле, акыллы, ярдәмчел булды. Һәрвакыт Радик турында матур сүзләр генә ишеттек. Кечкенәдән булган дуслыгыбыз гомер буена дәвам итте. Әле дә аның белән сөйләшеп, аралашып яшәдек, ул минем китапларыма рецензияләр язды, һәрвакыт иң ярдәмчел булды. Радикка бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Урыннарың җәннәттә булсын, иң изге догаларыбыз сиңа, Радик, тыныч йокла.

Соңыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды. Радик Рәшит улы туган ягы Аксубай районында җирләнәчәк.

Радик Сабировның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

  • Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» электрон газетасында эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар