Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Зарипова үзен 3нче каттан этеп төшереп гарип иткән кызлар турында: «Көнләштеләр»

news_top_970_100
Миләүшә Зарипова үзен 3нче каттан этеп төшереп гарип иткән кызлар турында: «Көнләштеләр»
Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер, эшмәкәр, инвалид коляскасында хәрәкәт итүче Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. Элек ул, инвалид колякасына машина таптатканнан соң утырдым, дип белдергән иде. Күптән түгел ул серен ачты: аны тулай торактагы кызлар бер егеткә көнләшкәнгә күрә 3нче каттан этеп төшергәннәр икән.

«Тулай торакта яшәгән кеше бу «ботка»ны белә инде. Уртак танышлар арасында минем белән очрашырга теләгән егет бар иде, миңа игътибар күрсәткәләде. Миңа аның игътибары ошый иде, әмма шуның белән шул. Миң аңа «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтми идем. Ул да турыдан бәреп мәхәббәт аңлатмады. Ә минем артымда гайбәт, көнләшү булган. Бу егетне элеккеге кызы бик каты көнләшә иде. 2000 елның 3 августында, университетта 3 курста укыганда, минем тормышымның асты өскә килде. Язмыш… Ә дөресрәге, ике кызның әшәке адымы минем тормышны «элекке»гә һәм «аннары»га бүлде. Бу кыз мине күралмый иде. Без талаштык һәм сугыштык. Ул дус кызы белән мине подъезда 3нче каттан этеп төшерде», – дип язган иде Миләүшә Зарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Хәзер инде блогерны карап баручыларны ул явыз кызларның тормышы кызыксындыра. Алар җәзасын алганмы? Бу адымнары өчен җавап тотканмы? Хәзер ничек яшиләр икән?

Миләүшә Зарипова аларның сорауларына өлешчә җавап биргән. Ул үзенең тормышын җимерүчеләрне күптән гафу итүен дә язган.

«Минем белән янәшә әти-әнием, туганнарым да булмады. Бу – 2000 еллар иде, ул вакытта илдә нинди бардак булганын күпләр хәтерлидер. Полициядән килделәр, миннән сорау алдылар һәм бетте. Мин хәтта бу эшнең нәрсә белән төгәлләнүен дә белмим. Бу вакытта мин башымны да көчкә күтәрә идем. Гаеплеләр җәзасын алсын өчен нидер эшләү турында сүз дә юк. Гаеплеләргә җәза бирелсен өчен туганнарга гадел хөкем чыгаруны даулап йөрергә кирәк иде. Минем йөрер кешем булмады. Умыртка баганам сынган, урын өстендә ятам, тән температурам 40 градус. Шуңа күрә бу эшне ябып куйганнардыр... Хәзер ул кызлар кайда, ничек яшиләр, белмим», – дип язган блогер.

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен ачты

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова: «Син юри коляскада утырасың, хайп, дип язалар»

Блогер Миләүшә Зарипова яшь иренең элеккеге хатыны турында: «Безнең акчага яшәргә тели»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100