Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова: «Син юри коляскада утырасың, хайп, дип язалар»

Бизнес-леди, блогер, «Ел хатын-кызы» җиңүчесе – инвалид креслосында утырып үрләр яулаучы ханым – Миләүшә Зарипова үзенең тормышы, эше, киләчәккә хыял-максатлары турында «Интертат» сайты проекты өчен сөйләде.

news_top_970_100
Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова: «Син юри коляскада утырасың, хайп, дип язалар»
Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынган

«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.

«Дөнья аны үзгәртте,

Еламаска өйрәтте...»

Моннан 22 ел элек Миләүшә Зарипова коточкыч авариягә очрый, аның тормышы асты-өскә килә. Ләкин ул: «Мин барыбер яшәячәкмен», – дип үз-үзенә сүз бирә. Һәм ул бүген чынлап та ЯШИ. 

«Миләүшә, китмә, тормышың болай да авыр, авызыңда ипи булыр»

– Миләүшә апа, сез гомер буе укытучы булырга хыяллангансыз, ләкин аш пешерүче һөнәрен сайлагансыз. Ничек шулай килеп чыкты?

– Беләсеңме ничек килеп чыкты? Минем күптәнге хыял – укытучы булу бит инде, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казанга киттем. Документларымны училищега бирдем, ерак түгел ул, Побежимов урамында, ләкин керә алмадым. Ул вакытта бит укырга керә алмагач, кире борылып кайту оят санала иде. Шуңа мин монда калырга уйладым. Беренче елны кулинария яки тегүчегә керергә эзләдем. Икенең берсе, чөнки алар бушлай. Анда бөтен кешене алалар. Хәзер бит анда да кереп булмый, авыррак. Ә ул вакытта бер проблемасыз кереп китә идең. Камал театры янында ял итеп йөргәндә, кулинария училищесы килеп чыкты. Кердек тә сорадык: «Урыннар бармы?» – «Бар». Документларымны тапшырдым да, авылга кайтып киттем. Шулай итеп, кулинария училищесына кердем мин, үзем дә сизмәстән.

– Ничә ел укыдыгыз?

– 1 ел. 1 ел гына укыдым, чөнки баштагы зур хыял – барыбер укытучы булу. Мин монда укысам да, университетның әзерлек курсларына йөрдем. Керә алмаган идем бит, белемем җитеп бетми, шуңа бер ел параллель әзерлек курсларына йөрдем. Икенче елны документларымны тапшырып, институтка кердем. Әле дә хәтеремдә, Миләүшә Бариевна, безнең мастер иде: «Миләүшә, китмә, болай да авыр тормышың, авызыңда ипи булыр», – дип, мине бик нык үгетләгән иде.

– Ә ни өчен сезнең тормышыгыз шундый авыр булган? Сез бит инде авылдан Казанга күченеп киләсез, әбиегез белән яшәгәнсез, әби белән үскәнсез?

– Ул болай булды. Мин үзем Казанда туганмын. Миңа 1 яшь булганда, әнием белән әти аерылалар. Абыйны әти белән калдыралар, мине авылга кайтарып җибәрәләр. Әнием кияүгә чыгу сәбәпле, мин әби белән үсәм. Шуңа шулай килеп чыкты.

Әни килеп йөри иде, ярдәм итеп, булышып, әмма мин әби белән үстем. Бер яктан мин хәтта бәхетле, чөнки ике әнием булды минем. Алар икесе дә миңа якыннар иде.

«Бала хакына дип яшәргә ярамый икән»

– Миләүшә апа, бөтен кеше өчен шок яңалык: сез икенче тапкыр кияүгә чыктыгыз. Инстаграмнан (Россиядә тыелган челтәр), социаль челтәрләрдән мин сезне күзәтеп барам, сез тулы тату гаилә кебек тоела идегез. Мөнир (беренче ире. – ред.) белән дә, сирәк булса да, сторисларга төшә идегез. Ни өчен аерылыштыгыз һәм икенче тапкыр кияүгә чыгып куйдыгыз? Моның сәбәбе нидә?

– Мин аны инстаграмда бик күрсәтеп бармадым. Алия тугач, безнең аралар суынды. Ул бит бала теләмәде, бәлки шуңадыр. Мин аңа каршы килеп таптым бит инде, ә бүгенге көндә Алияне ул бик ярата. Шуңа күрәме, белмим, мин авырга узгач та, аралар суына башлаган иде, Алия тугач, рәтләнер, дип уйлаган идем, ләкин аралар ябышмады. Ул, гомумән, әйбәт торган гаиләләрнең дә китекләре була, ләкин безнең киредән ябышмады. Мин бала хакына дип яшәдем, түздем.

– Ничә ел яшәдегез шулай итеп?

– 11 ел инде. Ләкин әйткән сүзем бар иде – үземә ошаган кеше булса, тотам да, тормышымны шулай кинәт алыштырам. Ләкин нәрсәдер тотып кала иде, батырчылык итә алмадым. Алия әтисез-әнисез үсмәсен, дидем инде, үзем әти-әнисез үскәч. Алия өчен дип тырыштым. Ләкин хәзер, бүгенге көннән чыгып әйтәм – алай кирәкми икән. Шундук аерылырга кирәк булган. Бала хакына дип яшәргә ярамый икән. Бала нормаль кабул итте, ул вакытны ул тагын да яхшы кабул итәр иде. Алия бүгенге көндә тфү-тфү-тфү, бар да әйбәт, бар да бик яхшы безнең.

– Тормыш тәҗрибәсе инде бу, әйме?

– Әйе. Мин хәзер шулай дип әйтәм. Бу – минем фикер.

«Ул да кызу, мин дә кызу»

– Мин шаккатып карап торам, сезнең йортыгыз бик матур. Карап чыгыйк әле бергәләп. Белгәнемчә, син үзең төзегәнсең бу йортны?

– Әйе, беренче иптәшем белән. Мин инде авылда үскәч, йорт төзү хыялым иде. Бу йортны мин үземчә төзеттем – прораб белән сөйләшеп, минем проект белән. Мин төзеп бирәм, шулай кирәк, димен. Ул әйтә, мондый зал төзеп булмый, Миләүшә, ди. Мин әйтәм, миңа кирәк шундый, димен. Ул менә моннан (кулы белән бүлмә уртасын күрсәтә) киртә куя, бар инде аның минуслары, өстә балкалары. «Миңа зур кирәк. Син – прораб, уйла», – димен.

– Беренче чиратта шуны сорыйсы килә тагын: Айнурны нәрсә өчен яраттыгыз, үз иттегез? Ул нинди эш-гамәлләре белән игътибарны үзенә җәлеп итте?

– Беренче тапкыр күрешкәндә, мин аның исемен дә белмәдем, мин аны, оештыручы буларак, бер бәйрәмгә ди-джей итеп чакырдым. Берничә оештыручы, ди-джейлар кичтән коттеджда калдык. Шунда сөйләшеп киттек. Сөйләшеп киттек тә, беләсеңме – була бит 18 яшьтә башыңны югалтасың, беренче мәхәббәт. Менә шундый мәхәббәт уянды. Кинәт. Шуннан соң ватсаптан аралаша башладык. Ул да шундый кызу, мин дә озак уйлап тора торган түгел. Менә шулай кинәт бөтенесен үзгәрттек. Мин аңа: «Ничек уйлыйсың? Мин Әлмәткә барып яшәмим, бу турыда сөйләшәсе дә юк», – димен, сорыйм: «Син нәрсә дип әйтер идең?» – дип. «Белмим», – ди. Аннан утырып сөйләштек тә, ул монда күчеп килде. Менә шул.

– Син балыклар яратасың?

– Моны Айнур алып килде. Балыклар юк иде. Айнур бик ярата, үзе сөйләр анысын. Балыклар – аның хыялы, аның хоббие, ул аныкы.

– Карый, чистарта, ашата?

– Гел карап, балыклар белән сөйләшеп кенә йөри.

– Айнур – бик кызу кеше, күренеп тора. Кычкырырга да мөмкиндер. Ничек яшисез бүгенге көндә?

– Мин дә кызу, ул да кызу. Элекке тормышымда казанда-тормышта мин генә кайнадым. Кая барсам да берүзем, каян кайтсам да берүзем. Туйларга барсам – ирсез хатын мин. Бөтен җирдә берүзем. Бәлки, ул шуңа кысылмагандыр, иптәш кызым әйтә, синең белән бергә тору бик авырдыр, ди. Ул урыс кызы инде: «Как на пороховой бочке, наверно, жить», – ди. Минем башыма бүген нәрсә «суга», мин бүген шуны эшләп атам. Минем белән тору, чынлап та, бик авыр. Башым тулы идеяләр, миңа шул ук минутта, шул секундта кирәк.

– Бүгенге көндә ничек?

– Айнур кызу, мин дә кызу. Икебез дә кызу. Миңа күп кеше әйтә, сез торып бетә алмыйсыз, ди. Без шунысы белән алдырабыз: ул да тиз кайта, мин дә тиз кайтам. Ачу тотмыйбыз, шунда ук сүреләбез. Без ут итеп кычкырышып та алырга мөмкинбез, Айнур ул кычкыра да чыгып китә, мин аның артыннан кычкырам. Ул ишетми, стеналар ишетә. Аннан ул керә, сөйләшәбез инде. Менә шулай, компромисс табабыз. Бүгенге көндә мин тормышымда үзем генә кайнамыйм, ул менә болай бара ул (кулы белән таулы-чокырлы хәрәкәт ясый). Мин әйтмим, бер генә темпта, идеаль тормыш, дип. Юк. Булды инде анда...

– Нәрсәләр булды?

– База төзегәч, шунда хәлләр булды инде. База төзү – җиңел эш түгел, кыш көне эшләтеп җибәрдек. Суы ката, миңа шалтырата, фурако (япон бочка мунчасы) ката, миңа шалтырата. «Мин нишлим соң? Эшлә! Син бит мужик!» – димен, китәбез кычкырышып. Әйтәсе сүзләрен миңа әйтеп бетергәч, аңа җиңел булып кала, ахрысы, бер 10 минуттан кире чыга ул: «Әйттем бит мин сиңа, кычкырма, дип шалтыратып, нәрсәгә кычкырдың?» – дип, тагын миңа әйләндереп кайтара. Мин башта көттем, ияләнеп бетсен, 2-3 ай ияләнсен дә, аннан үзем икенче юнәлешкә кереп китәрмен, дип. Хәзер әйбәт инде, шалтыратмый, проблемаларны үзе хәл итә. Төрле клиентлар бар бит. Өйрәтәм: клиент һәрчак хаклы, һәрчак елмаерга кирәк һ.б.

– Алар хаклы булмаса да...

– Әлбәттә. Җиңел эш түгел. Әйтәләр бит, ремонт барганда 20 ел торган гаиләләр дә аерылышып бетәләр, дип. Ә без әле тора гына башладык.

«Әби бер генә менеп төшә иде»

– Миләүшә апа, әбиең бик таләпчән кеше булган, сине бөтен нәрсәгә өйрәткән. Кыйный идеме?

– Була иде. Кечкенә вакытта. Әле дә хәтеремдә, мәктәпкә кермәгәндә дә китереп тондыра иде. Мин усал булганмындыр, бик шук булганмындыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә мин үпкәләмим дә, бу – нормаль күренеш дип уйлыйм, элек бит шулай булган. Хәзер ул балага аңлатып барасың. Әби бер генә «менеп төшә» иде, гел түгел ул, әллә нидә бер. Аның каравы, соңыннан күз карашыннан аңлый идем нәрсә эшләргә кирәген. Әбием бик усал иде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүләге

– Дипломнар... Менә бу – иң беренче дипломым «Бизнес леди» – «Ел хатын-кызы»нда җиңеп чыккан идем, Фәрит Мөхәммәтшин бүләк итте. Шуннан соң китте инде минем популяр тормышым. Менә ничәнче ел бу? 2014. Димәк, менә шуннан соң китте минем популярлык. Шуннан соң китте блогерлык, шушы тормыш.

«Кызыма кайчакта «поблажка» бирәм»

– Бүген син үзең дә әни. Кызыңа кул тиергәнең бармы?

– Юк.

– Ни өчен? Сине бит шулай тәрбияләп үстергәннәр.

– Ул бит элекке тәрбия, безнең әбиләр тәрбиясе. Әмма мин усал әни. Алияне мин шулай итеп тәрбиялим – ул мине бер карашымнан шулай ук аңлый. Бәхәсле вакытлар була. Ул бөтен нәрсәне сорый: «Әнием, ярыймы?» Ул белә минем таләпчән икәнемне, аны балага кыйнамыйча да аңлатып була. Шуңа күрә, кул күтәргәнем бөтенләй юк, кычкырам, бер генә борылып карыйм, ул минем йөземнән аңлый. Ул сорый: «Әни минем бүген цирк мәктәбенә барасым килми, арыдым. Бармасам, син ачуланмыйсыңмы?» – ди. Мин «ачуланам» дисәм, ул китеп бара. Кайчакта инде «поблажка» бирәм, ләкин сирәк бирәм. Бер бирә башласаң, тагын сорый башлый алайса.

«Идән юу — минем өчен бер ритуал ул»

– Миләүшә апа, сезнең өегез шундый зур, аны үзегез җыештырасызмы?

– Әйе, үзем. Елга 2 тапкыр клининглар чакырам. Вакыт булмаган көнне бар минем җыештыручым. Кая да булса китсәк, өй тузып калдымы, аңа шалтыратам, ачкычны бирәм дә, ул килеп бөтенесен җыештырып китә.

– Аның якынча бәясе ничә сум?

– Өйне тулысынча җыештырып, тәртип салып китү – 5000. Мин күбрәк үзем тырышам, ләкин хәзер, бизнес ачу сәбәпле, атна саен 1 тапкыр килеп җыештыра торган кеше чакырасы булыр. Өлгереп булмас, дип уйлыйм.

– Идәнне үзең ничек юасың?

– Залларны – швабра белән, кухня, ишек төпләрен кул белән юам. Ул бит бер физкультура. Тик кенә утырганчы... Өй җыештыруны мин, гомумән, яратам.

Чиләк белән йөргәндә, чәчри, коляскадан эзләр кала. Чүпрәкне алам да, шулай йөгереп йөрим мин өйдә. Идән юу – ул бер ритуал минем өчен (идән юып күрсәтә).

– Алия булышамы соң?

– Булыша. Ул күбрәк швабра белән юарга тырыша инде. «Кызым, ярамый», – димен.

«Миләүшәнең характеры авыр»

– Айнур, сез Миләүшә апа белән хәзер 8-9 ай бергә яшисез. Моңарчы Әлмәттә яшәгәнсез, үзегезнең кибетләрегез, үз бизнесыгыз булган. Миләүшә апа белән яши башлагач, нәрсә үзгәрде?

– Белмим, бернәрсә дә үзгәрмәде. Бары тик кибетләрне яптык та ял базасы ачтык. Хәзер базада эшлим.

– Миләүшә апа нинди ул?

– Ой... үзенчәлекле.

– Характеры нинди?

– Характеры авыр (көлә). Юк инде, нормаль. Без уртак тел таба алабыз. Без икебез дә ут. Котырып китсәк, мин шундук чыгып китәм, йөреп керәм, тынычланам да, утырып сөйләшәбез.

– Димәк, сез кара-каршы басып кычкырышмыйсыз?

– Юк, андый әйбер бездә юк. Ул да фикерен әйтә, мин дә фикеремне әйтәм. Мин чыгып китәм дә, я беседкага чыгып керәм, я мунчага барып, кальян тартып керәм, тынычланам, утырып сөйләшәбез дә шул сорауны төбеннән үк хәл итеп куябыз. Бүтән ул мәсьәләгә әйләнеп кайтмыйбыз.

– Алиягә килгәндә, сезнең беренче хатыныгыздан балаларыгыз бар идеме?

– Әйе.

– Бүген сез алар белән нинди мөнәсәбәттә?

– Без аралашабыз, телефоннан сөйләшеп торабыз. Әлмәткә кайтканда, кереп чыгам. Хатын белән башта авыррак иде, хәзер яхшы.

«Бер ай эшләгәч, «нервный срыв» булды»

– Миләүшә апа, сезнең авыр чакларыгыз күп булган. Башта йөк ташу-илтү белән шөгыльләнгәнсез. Ничек башланды ул, эш процессы ничек бара иде?

– Мин коммуналкага күчкәч, берүзем генә булгач, башта эш эзләдем. Бик авыр вакытлар – акчасызлык, пенсиягә генә калган вакыт. Авариядән соң бу, минем инде югары белемем дә бар, юридик белем дә алдым, кулинар белемем дә бар. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк, шәһәр телефоны аша шалтыратып эш эзлим. 1нче төркем инвалид, дигәч, бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Шулай шалтырата торгач, Сергей дигән бер кешегә эләктем, ул «миңа диспетчер кирәк, әйдә киләм» ди. Килеп аңлатты да, «иртәннән кичкә кадәр эшләргә, йөкләрне кабул итеп, газельләргә бүләргә кирәк» ди. Миңа 4 телефон китереп куйды, ул вакытны Motorola бит инде. Шулай итеп, йөк ташуда эшли башладым. Беренче айны эшләдем, бу миңа 3000 сум хезмәт хакы куйды. Иртәнге сәгать 6-7дән башлана, төнге 12гә кадәр. 4 телефон, туктап тормыйлар. Ашарга да, бәдрәфкә дә шулар белән йөрим. 1 ай эшләгәч, минем «нервный срыв» булды бераз. Чөнки машина йөртүчеләр көзге ватылганга да миңа шалтыраталар. Мин нишлим инде? Шуннан мин хуҗага әйттем, миңа шимбә-якшәмбе йә ял бир, йә хезмәт хакын 5000гә күтәр, димен. Бу миңа акчаны да күтәрмәде, ял да бирмәде. Белдем инде чарасыз ситуация икәнен. Анда «чумара» ясарга мөмкин иде. Озак уйлап тормыйча – аныкына тимәдем – миңа газельдә йөрүчеләр заказ бирәләр иде, шул заказларга үзем газель табып, «кырыйга» җибәрә башладым. Шулай итеп, диспетчерда җыелды 1750 сум акча. Начар түгел: 3000 сум хезмәт хакы, 1750 сум «чумара» – мин теләгәнчә, 5000гә якын.

«Арага «теща» керде»

– Айнур, сезнең ничек булды: Миләүшә апаны күргәч, ошаттыгыз, гашыйк булдыгыз һәм беренче хатыныгыз белән аерылыштыгызмы?

– Юк, мин инде 5 ел элек аерылган идем.

– Сәбәбе?

– Бик яхшы «теща» ярдәмендә. Характерлар туры килмәде, «теща» да кысылды. Хатын әнисенең сүзен бик тыңлый иде. 5 ел тордык без аның белән, 5 ел мин араларны «ябыштырырга» тырыштым, булмады. Эшләргә бирми, кичен эшкә чыгып китәргә ярамый иде. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлисең дә, бүтән күтәрелергә кирәкми, нинди хезмәт хакы бар – шуңа яшисең. Мин алай яшәргә теләмим.

– Син акча яратасың, эшләргә яратасың, син максатчан?

– Табарга кирәк акча, хәзер инде 3 бала, аларны бит күтәрергә кирәк.

– Миләүшә апаның кызы Алия белән син бүген нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Без аның белән дуслар. Алия минем үземнең кызым кебек. Без берәр нәрсә эшләп куябыз да, аннары Миләүшәдән эләгә, әлбәттә. Әле менә аквапаркка бардык, гел бергә.

– Ул сиңа кем дип дәшә?

– «Айнур абый» ди ул миңа. Мин «Алия» дим, «Алиюшка» кайчакта, «кызым» дип җибәрәм.

– «Әти» дип әйтмиме?

– Юк, аның үз әтисе бар, мин аны әтисеннән читләштермим, берничек тә. Сөйләшсеннәр, аралашсыннар.

– Миләүшә апаның беренче ире Мөнир абый белән сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Минем аны күргәнем дә юк.

– Ул арагызга керми, кысылмый, шалтыратмый?

– Юк, андый әйбер юк. Мин аны бер тапкыр гына күрдем, Алияне аннан алганда. Подъезд төбенә чыкты, Алия йөгереп машинага утырды. Ерактан гына, бер силуэт кына, шуның белән бетте.

«Әбигә Алияне алып кайтып күрсәтә алмадым»

– Миләүшә апа, әбиегез ничек үлде? Аның турында ничек хәбәр иттеләр?

– Әбием инде карт иде, 90 яше бар. Ул әле 7 ел элек кенә үлде. Картлык инде, вафат булды. Алия тугач, мин кайта алмадым. 5 елга бер генә кайта идем, хәзер генә ул ел саен кайтам, картайган саен туган як тарта, диләр бит инде. Ул вакытларны минем бер үкенечем калды: Алияне алып кайтып күрсәтә алмадым. Фотолардан күрде, үзен алып кайта алмадым.

– Ә нишләп үзең янына монда – Казанга алып килмәдең?

– Ул инде йөрми, ята иде.

– Ә кем карады аны?

– Малае, килен. Ул төп йортта бит безнең. Безнең килен – ул минем беренче укытучым. Аннан, ул килми дә. Өеннән башка ул бер сәгать тә тора алмый иде. Районга кызларына барса да, 1 минут та түзә алмый иде.

«Косметиканы сыйфатлыны алам»

...Монысы – безнең йокы бүлмәсе, рәхим итегез. Монысы – минем туалет өстәле, бизәнәм-төзәнәм шунда.

– Косметикага килгәндә, нинди косметика яратасыз?

– Теләсә кайсын. Сайланып утырмыйм, тик, нигездә, Төркиядән алам я Дубайдан алып кайтам, сыйфатлыны.

– Шифоньерыгызны ачып карыйк әле, нәрсәләр бар анда?

– Киемнәр анда. Монда – сөлгеләр.

– Иң яраткан киемең бу шифоньерда?

– Мин күлмәкләр яратам, костюм. Күбрәк классика яратам. Стилист белән киенергә тырышам. 1-2 стилистым бар, шулар белән сөйләшеп алам, гадәттә. Менә барып кайтасым бар әле.

«Әтиемә әйбәт санаторийларга путевкалар алып бирдем»

– Әтиең турында «сала иде» дип әйттең, ул кайда кем булып эшли иде?

– Ул төзелеш компаниясендә, гади төзүче. Үзенең бригадасы, бригада башлыгы кебек иде. Ул гомер буе бюджет оешмасында эшләгән, гомер буе туры юлдан йөргән, бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәгән. Ул бик яхшы укыган, башы да булган, бары тик үзен үстермәгән. Югыйсә, аңа «укырга кер» дигәннәр, зур кеше дә буласы булган. Башы бик әйбәт эшләгән.

– Ә ни сәбәпле әтиең белән әниең аерылышкан?

– Мин әйтә алмыйм инде аны. Алар бер-берсен гаеплиләр иде, характерлары белән туры килмәгәннәрдер инде.

– Ә әниеңнең икенче гаиләсендә балалары бар идеме?

– Юк. Без абый белән икәү генә. Абый – Казанда, мин авылда идем. Абыем җәй буена безгә кайта иде, каникулда ул бездә иде.

– Ә әниең ничек вафат булды?

– Әнием яман шеш белән авырый иде. Мин 11нче класста чакта.

– Ә әтиең?

– Әтием 76 яшендә вафат булды. Ул кинәт кенә чирләде дә, мин хастаханәгә салдым аны. Безнең мөнәсәбәтләр бик әйбәт иде, бу өйдә торганда, ул минем яныма килеп йөрде. Мин аңа бик әйбәт санаторийларга путевкалар алып бирдем ничә тапкыр. Бавыр белән проблемасы булды, ахрысы. Гомер буе «Прима» сигареты тартып... Шул ятты да ул, 1 айда хастаханәдә үлеп тә китте.

«8 айда ике бүлмәле фатир алып, евроремонт ясаттым»

– Анда (беренче эш урыны – ред.) эшләп булмады. Минем бик усал күрше хатыным бар иде, миңа хәтле монда 11 кеше торган, беркемгә дә яшәргә бирмәгән. Ул Сергейга зарланган. Һәм мине «тоталар».

– Синең «чумара» ясавыңны белеп алалар?

– Әйе. Бу хатын сөйләп бирә моңа. Ул ишек төбендә гел тыңланып йөри иде инде. Ул (Сергей) миңа 27ме, 28ме хезмәт хакы китерде, ә 30ы көнне шушы хәл турында белә. Миңа шундагы диспетчер кызлар телефоннан чыктылар – алар мине бик хөрмәт итә иде, 5 кызның заявкасын мин кабул итә идем, берүзем. Дөресен әйткәндә, мин берүзем 4 диспетчер эшен башкара идем. «Миләүшә, сиңа күршең зарланган, сине «тотканнар». Син нинди «чумара» ясадың? Син безнең заявкаларга тимәдең бит», – диләр. «Минем үземнең заявкалар иде ул», – дидем. «Сергей белгән, сине август аенда эшләтеп, кумакчы булалар», – ди. Алай икән, дидем дә, машина йөртүчене чакырдым, тиз генә документларны җыеп тоттырдым да җибәрдем: «Илтеп бир», – минәйтәм. Олег исемле иде, әле дә хәтеремдә. «Һай, нигә? Менә дигән диспетчер идең, сиңа хәтле кем генә эшләмәде, китмә инде», – ди. Юк, мин әйтәм.

– Ничек курыкмадың? Эшсез каласың бит инде.

– Минем хәзер 2 ай тәҗрибә бар, мин хәзер йөк ташуны беләм. Алар бары тик «Газель» белән генә эшлиләр иде бит. Казанның меңьеллыгы иде бу. «Ва-банк» дигән гәзитләр бар иде, 100 сум түләдем дә тоттым да шунда белдерү бирдем, ни булса шул булыр, дидем. Әкрен генә минем заказларым китте. Мин «Газель»ләр белән генә түгел, инде «КамАЗ»ларга күчтем, озын машиналарга (длинномер), фураларга күчтем. Алар тар даирәдә эшләде, ә мин киңәя башладым. Беренче айда – август аенда, мин әле дә хәтерлим, 30 мең сум акча эшләдем. Минем пенсиям ул вакытта 1200 сум иде. Сентябрьдә 60 мең эшләдем, октябрьдә күбрәк. Мин 8 айда 2 бүлмәле фатир ясап, евроремонт ясатып куйдым.

«Син — хәерче баласы, диделәр»

– Беренче мәхәббәтегез – Алмаз. Ул ничә ел элек вафат булды?

– 8 ел бардыр инде.

– Әгәр ул исән булса, аңа кияүгә чыккан булыр идегезме? Чакырыр идегезме? Яшәр идегезме?

– Ул бит мин Казанга киткәч, бик каты эчә башлады. Ул айнымады. Эчкечелек – минем өчен бик авыр әйбер. Шуңа күрә, ул эчеп йөргән кешегә мин чыкмый идем.

– Ә әгәр утырып сөйләшсәгез, «мин ташлыйм, киләм, яшибез, тормыш корабыз» дисә?

– Ул вакытта булган булыр иде, әйе. Ә болай, әйтәм ич, ул бик каты эчте, айнымады.

– Сәбәбе нидә икән?

– Белмим, ул мин Казанга киткәнче «салыштыра» башлаган иде инде. Без йөри башлагач, аның әти-әниләре, туганнары каршы чыкты бит. Әле дә хәтеремдә. Мин аны инстаграмда да (Россиядә тыелган соцчелтәр) язам, ул вакытта кәнсә дигән нәрсә бар (канцелярия бүлмәсе, төгәлрәге, идарә бүлмәсе — ред.), әнисе утны сүндерергә оныткан да, кереп киттек кәнсәгә. Утны сүндереп чыгып килгәндә, аның туганнан туган апалары (әтисе ягыннанмы, әнисе ягыннанмы, кияүгә чыкмаган карт әбиләр) икебезнең өскә килеп менделәр. Килеп керделәр дә, шунда миңа ябырылдылар. Әйтмәгән сүзләре калмады. Син – хәерче баласы һ.б. Миңа шулкадәр кыен булды. Алмаз нишләргә белми, нәрсә әйтергә белми. Нишлисез, алай кирәкми, ди. Ул вакытта Алмаз эчми иде. Алар инде курткаларыма ябыша башладылар. Алмаз шулай ук бик кызу иде, озак уйлап тормады, кәнсәнең бөтен тәрәзәсен ватты да чыкты. Бәргәләп кенә барды. Бер тәрәзә дә калмады кәнсәдә. Бер апасы бер якка очты, бер апасы – икенче якка. «Сез монда нәрсә дип кысыласыз? Ул – минем кыз. Нишләп шулай?!» Аның ярты сүзен ишетмәдем, мин чыктым да егылдым шул пыялаларга. Мин чабам, минем арттан Алмаз чаба. Тегеләр аунап калдылар шунда. Мин шунда әйттем: «Мин синең белән тормыйм, яшәмим. Кияүгә чыкмыйм. Үзеңә тиң кыз тап. Мин – хәерче баласы».

– Ә аның әти-әнисе кем иде?

– Алар хәлле семья иде, әтисе – амбарда амбарщик, әнисе кәнсәдә җыештыручы иде. Менә шул көн минем китек...

«Кызым цирк мәктәбен сайлады»

– Бу бүлмәдә чын принцесса яши.

– Монда Алия бүлмәсе. Алия әле йоклый. Тамагы шеште, чирли әле ул.

– Алия ничәнче класста?

– Быел 5тә.

– Мәктәптән тыш нәрсәләр белән шөгыльләнә?

– Цирк мәктәбенә йөри инде ул. Без нәрсә белән генә шөгыльләнмәдек аның белән: бию дисеңме, җыр дисеңме – мин аны кайларга гына йөртмәдем. Ул үзенә шул цирк мәктәбен сайлады, шунда калды. Бик яратып йөри, шпагатта, башта гына йөри.

– Ә тегендә нәрсә сезнең?

– Безнең монда ванна бүлмәсе. Ваннага башта аякны куям. Аннан күчеп утырам, керәм-чыгам, проблема юк. Беренче көннәрне үк булмады инде ул, вакыт үтеп, тәҗрибә белән килә.

«Алмазны күргәч, катып калдым, авыз да ача алмадым»

– Бүгенге көндә син Башкортстанга кайтасыңмы? Алмазның әти-әнисен күрәсеңме?

– Күргәнем юк. Теге апалары үлде инде аның. Алар инде картлар иде, болары да авырыйлар, ди. Мин бит тапшыруларда күп сөйлим инде, алар тыңлаганнар. Ни өчен беләм? Минем бит туганнан туган апам Алмазның абыйсында кияүдә, ләкин күрешкәнебез юк. Ничә еллардан соң мин кайттым. Травмадан соң кайтмадым, 10 елдан соң абый алып кайтты. Үгетләде инде, әйдә, зинһар, кайт, дип. Мин нәкъ шул Гөлнараларга кунакка килдем. Никтер минем колясканы алып чыгып киттеләр, пычрак булгандыр инде ул. Мин диванда утырам, кемдер лаш-лош керә. Керде дә басып тора. Чәчләре җиткән, сакалы үскән, исерек, киеме шакшы... карасам, Алмаз. Мин шуннан әллә нишләп киттем инде. Керде дә минем каршыма басты. Басты да: «Беткән бу», – дип әйтәсеңме? Беттем мин», – ди. Елап җибәрде. Мин бер сүз дә дәшә алмадым. Катып калдым, мин авыз да ача алмадым. Ул шуннан карады да, күзеннән мөлдерәп яшь акты да, чыгып китте. Без ул көнне кайтып киттек Казанга. Мин чыкканда, анда Беларусь арбасы иде, шул арбада капланып йоклап калды. Шуннан соң мин аны күрмәдем, шуннан соң үлде инде ул.

Тренажерда

– Бу аппаратка басар өчен, башта кроссовки кияргә кирәк. Ни өчен? Чөнки табан тотып бетерми.

– Атнасына яки көненә күпме шөгыльләнәсең?

– Элек көн дә шөгыльләнә идем. Бу араларда, дөресен әйтәм, 1 ай басмадым. Бу – ялкаулык дип атала инде. Бер бассам, басып китәм; бер басмасам, басмыйм мин. Атлап йөрү имитациясе, дип атала инде ул. Билгә бик әйбәт әйбер.

– Ә син нинди дә булса диета тотасыңмы, Миләүшә апа?

– Тотам, мин бервакыт 80 кг идем. Коммуналкага күчкәч, шулай тазарган идем, ябыктым.

– Ничек ябыктың?

– Шул ПП – дөрес туклануга «утырып» инде.

«Миләүшәне күтәрдем дә алып төшеп киттем»

– Айнур, ничек таныштыгыз Миләүшә апа белән? Һәм ни өчен яраттыгыз?

– Без Свияжскида таныштык аның белән. Ул анда зур мероприятие алып бара иде. Анда бүтән ди-джей булырга тиеш иде, ләкин соңгы көндә аны алыштырып, мин ди-джей булдым. Аппаратурада басып тордым. Әле бөтенесен таныштырганда, аңа мине дә таныштыр, диделәр. Ә ул: «Мин аның исемен белмим», – ди. Аннары бөтенесе таралды. Мин кальян яратам, никотинсыз гади кальян тартам. Без төшеп киттек аска, кеше инде әз генә калган иде. Мин нигәдер өскә мендем, ә анда Миләүшә утыра. Аны алып төшәргә кирәк. Егетләр басып тора, «Ничек алып төшәргә?» – диләр. Мин Миләүшәне күтәрдем дә алып төшеп киттем. Алар колясканы алып төштеләр дә куйдылар. Мин читтә генә кальян тартып утырам, аларны белмим, эшем беткән иде бит инде. Миләүшә диванда утыра. «Кил әле, сөйләшик әле», – диде дә, төнге 3-4 кә кадәр сөйләшеп утырдык. Аннары ватсаптан аралашып, шулай китте. Мин аның блогер икәнен дә белмәгән идем, шундый бизнеслары бар икәнен дә белмәгән идем.

Димәк, син аны кеше буларак үз иттең, яраттың?

– Әйе, ничектер, ул – йомшак телле. Минем беренче хатын андый булмады.

Ә беренче хатын нинди иде? Әйдә, чагыштырып карыйк әле. Чагыштырырга ярамый, диләр, шулай да... Ул тәмсез телле идеме?

– Әйе. Ул минем әнине дә рәнҗетте. Ә минем әнине рәнҗеткән кеше белән минем... Бетте!

Ә нәрсә дип рәнҗетә иде?

– Ул пычрак сүзләр әйтте әнигә. Бик пычрак сүзләр. Хәтта аерылышкач та бу хәл дәвам итте. Аннары әни барып, гариза язып, шуның белән генә туктаттык без аны.

Гариза нәрсә өчен?

– Мыскыл иткән өчен.

Ә аның өчен нәрсә була?

– Анда штраф салдылар аңа. 10мы, 5 меңме штраф чәпәделәр. Һәм шуның белән без туктаттык. Әмма әни бүген дә балаларны ала, карый, булыша. Алар хәзер ничектер әзме-күпме җайлаштылар. Алар шундый иде. Әнисе дә, җиңәм сезне, дип, котырып, акырып... менә шулай... Ә мине җиңеп булмый, мин – мишәр. Мин барыбер үземнекен эшлим. Нәрсә булса да, ничек булса да. Мин барыбер үтәм.

Син үткен кеше, максатчан кеше, күренеп тора. Менә, әни булыша, дидең, ә син үзең балаларыңа, хатыныңа ничек булышасың? Акчалата булышасыңмы?

– Алимент, киендерәбез.

Ул ничә сум инде?

– Ул мәсьәлә хәзер хәл ителә, үпкәләтмибез инде.

Без хәзер аквариум янында берничә тапкыр тукталып уздык, Миләүшә апа, Айнурдан сорарсың, ди. Нигә шулай ди ул?

– Чөнки аквариумны мин яратам, мин карыйм.

«Кайнанам бик әйбәт»

Миләүшә апа, сез инде – Айнурның икенче хатыны. Беренче хатыны, ишетеп тә беләм, Айнур үзе дә әйтә, бик усал, ди. Сез Айнурның хатыны белән нинди мөнәсәбәтләрдә? Шалтыратамы, нишли?

– Юк, без аралашмыйбыз. Кайчакта алимент буенча гына сөйләшеп алабыз.

Ә кайнана нинди?

– Кайнана бик әйбәт. Әни ул шулхәтле кешелекле. Айнур белән характер ягыннан караганда, ул нык тыныч. Ул – шулхәтле төпле, сабыр, бик акыллы ханым. Без аның белән аралашабыз, сөйләшәбез, безнең уртак серләребез дә бар. Шуңа күрә ул яктан бик хөрмәт итәм, бик яратам әнине. Ул – бик әйбәт әни.

«Акча акча китерергә тиеш»

– Йөк ташуда мин 16 ел эшләдем. Бер сүзем дә юк, бик әйбәт эшләдем. Күп акчалар да эшләдем, югалтулар да күп булды анда.

Нинди югалтулар? «Минуска» киткән чаклармы?

– Булды, әлбәттә. Бервакыт 6,5 млн сумлык коньякны урладылар. Мин чыгардым да түләдем. Элиталы коньяк иде, бер фура. Ялган паспортлар белән җибәргәннәр. 20 тонна!

Бер фирма бар иде, ишетәм, бу фирма ябыла. Алар миңа 1,2 млн сум акча тиешләр иде. Шуннан тиз генә кеше табып, ул кешегә (бандит дип әйтимме инде) 200 мең сум түләп, мин ул акчаны кайтарттым. Хәзер ул кеше намаз укып йөри. Бөтен кешене «кидать итте» ул, анда 50 млн... Ул – шундый эш, анда «акула» булырга кирәк. Мине ул бизнеста «акула» дип йөртәләр иде. Мин үзем бик аз «минуска» киттем. Анда «минуска» калганнар күп булды инде. Аннан, көнкүреш химиясе белән әйләнеп капландым, 1 млн сумлык товар иде. Анысын да түләдем. Сыра белән әйләнгән булды, 700 меңлек, аларын түләдем. Шулай... Бервакыт, шул фурага утырып, товарны алып кайтып, сатып йөргән чаклар да булды. Кыскасы, булды инде. Мин бик ярата идем ул бизнесны. Хәзер кире кайтасым, эшлисем килми анда, ләкин ул вакытларда шулкадәр яратып эшләдем.

— Ул чакта акчаны күбрәк эшли идегезме, бүгенге көндәме?

— Бизнес — ул бит шундый әйбер, бүген керә, иртәгә юк. Йөк ташып та әйбәт эшләдем мин, сүз әйтмим, хәзер дә мин начар эшләмим. Былтырны гына алыйк, әйме, былтыр ике-бишәр бүлмәле 3 фатирга ремонт ясадым, Айнурга кадәр әле бу. Шуннан, мерседес алып утырдым, аннан соң А-фрейм йорт төзедек, анысын бергә бит инде. Бер ел эчендә болар. Минем төгәл санаганым юк, минем башымда һаман шул: акча акча китерергә тиеш.

«Права» өчен – 500 сум

Киттек без, дусларым, хәзер А-фреймга. Мин хәзер урам коляскасына күчеп утырам. Тышкысы белән өйдә йөреп булмый, алайса пычрата. (бер коляскадан икенчесенә, аннан машинага күчеп утыра). Машинага үзем күчеп утырам, әлегә колясканы үзем алып куя алмыйм, Алла бирсә, быел планда мерседеска кран куярга, һәм кран белән колясканы алып куярга дип торам. Өйдән киткәндә иптәшем, Алия җибәрә, юлда булса, берәрсеннән сорыйм колясканы багажникка салуны. Машина кул белән идарә ителә торган. Аяк урынына мин бары тик кул белән эшлим.

Бервакыт ГАИ туктатты да, татар булып чыкты бу. «Ай, абый җаным, сәлам, нихәл?»— дим. «Син тоташ сызыкны кисеп чыктың», — ди. «Кая, шулаймыни?»— димен. Сумкамда 500 сум акча бар иде. Тоттым да: «Абый, бүтән акчам юк монда, әйдә картаңа күчерәм, күпме кирәк?»— дим. «Әйдә, чык»,— ди. «Юк, мин коляскада», — димен. Бу аптырап калды. Аннан, «Бар, кит, күземә күренмә», — дип китеп барды бу. Кайттым да, Луизага сөйлим. «Әй, юләр инде син, Миләүшә апа! Тоташ сызык чыкканга праваны алалар, ә син 500 түләп ятасың! Дурак, анда 100 мең бирәләр», —ди. Ә мин каян белим?! «Әле җитмәсә картага күчерергә тәкъдим итә! Бөтенләй башың киткән синең!»— ди. Беркатлы! Ире көлә, «Сериал синең белән!» — диләр.

Чын ирләр бизнесы

— Миләүшә апа, без синең белән икенче локациягә килеп җиттек. Бу глемпинг дип атала инде, А-фрейм йорт. Ничә сум сарыф ителде һәм ничә ай эчендә төзелде әлеге өй?

— Без моны сентябрьдә төзи башладык, декабрьнең 1 ендә ул әзер иде инде. Беләсеңме, мин өйдә тулысынча ял итә белмим, минем башым һаман нәрсәдер уйлый, йоклаганда да уйлый. Миңа тулысынча ял итәр өчен я диңгез, я берәр җир кирәк. Мин бардым да, шул йортта рәхәтләнеп ял иттем. Телефон да тотмый иде анда. Шунда: «Карале, бу бит яхшы идея, моны ясарга була ич», — дип уйладым. Кайткач та, җир эзли башладым. Февральдә ял иттек без. Февраль-март эзләдем, җир таба алмадым. Шуннан, ярар, дидем дә, бу идеяны калдырып тордым. Аннан Айнур белән танышып киттек. Айнурга: «Әйдә, шулай итеп төзик әле. Ул синең үзең тота торган чын ирләр бизнесы», — дидем. Ул ризалашты. Шуннан килгән идея бу. Минус яклары: эше күп, сүзем дә юк, карап торганда гына бик матур. Мәшәкате күп, бигрәк тә, без кыш көнне тапшырдык бит инде. Төзегәндә дә хәйран, ә менә башлап тапшырганда бик авыр булды инде. Хәзер инде кәлиягә кереп киләбез, Аллага шөкер. Икенче йортны, өйрәнгән юл белән, әзер булып барабыз инде.

Мунчасы да үзендә, фурако да бар

— Менә бу фурако дип атала инде, әйеме, моны ничек әзерләргә кирәк, Айнур?

— Монда бер сәгать буе 1 куб су тутырам да ягам.

— Бу фураконың ватылганы бармы?

— Бар.

— Клиентлар ваттымы?

— Тәҗрибәсезлек тә, башкасы да... булды инде.

— Ясап куйдыгызмы?

— Әйе, ясадык, әле әзрәк төзәтәбез, бераз гына эшләр бар. Фураконы мин 5-6 сәгать ягам, анда туктаусыз утын тутырып, ягып торырга кирәк.

— Монда кайдадыр мунча бар тагын, әйеме?

— Мунча артта. Мунчаны ягу тыштан: яга торасың, керә торасың. Авыл мунчасы проблемасы бар инде — ишеге бүртә. Без ул проблемадан чыктык — яңа ишеккә заказ бирдек. Моны алыштырып, тимер ишек куйдырабыз булды. Эченә керсәк, монда шул нюанс — дымлана, аның аерым җылыткычы, ишек ябылмаганга, ачык тора әле. Монысы аерым юына торган бүлмә, монысы парлана, чабына торган бүлмә.

— Бу мунчаны төзү күпмегә төште?

— Без аны сатып алдык, 400 мең сумга. Аны әзерне китерделәр дә урнаштырдылар. Суга-канализациягә прораб тоташтырды.

10 кешегә исәпләнгән йорт

— Монысы икенче кат. Монда ничә кеше сыя һәм ул эшләнеп беткәнме инде?

— Монда безнең 2х2 матрац, 4 кеше дә, 5 кеше дә сыя. Без йортны саныйбыз, гадәттә, 10 кеше өчен дип. Эшләнеп бетмәгән әле, менә монда култыкса куясы бар. Чөнки үзегез күрәсез, бик куркыныч, моннан төшеп китәргә була. Бу ике диван җәелә, ягъни 2 диванда 4 кеше, өстә 2 кеше һәм менә монда бер йокы бүлмәсе бар. Барысы 8-10 кешегә исәпләнгән бу йорт. Урын җир кирәк-ярагы, сөлгеләр гел чистаны алып киләбез.

Монда санузел, монда кухня, бөтен савыт-саба, бөтен нәрсә бар. Суыткыч, микродулкынлы мич — бөтен әйбер бар.

«Ниһаять, ирле булып кайттың, диделәр»

— Миләүшә апа, мондый мерседес якынча күпме тора?

— 7 млн. Мин аны ни өчен алдым — шул кран өчен. Мин кешедән сорарга яратмыйм. колясканы алып куярга, мәсәлән. Бөтен җирдә үзем яратам, үзем, үзем. Мин шуңа өйрәнгән инде. Шуны куам мин. Бу машинаны багажникларын үлчәтеп, шул кран куйдырыр өчен алдым мин. Менә быел Мәскәүгә барып куйдыртасы иде, 1 млн аны куйдырту. Мин аны былтыр куйдыртмакчы идем, ләкин былтыр Айнур белән чуалып, кран кайгысы калмады, дөресен әйткәндә.

— Миләүшә апа, никах турында сөйләшмәдек бит әле без сезнең белән.

— Никахны без укыттык, Башкортстанда. Без кайтып киттек тә Башкортстанга, без бит кинәт уйлап эшлибез, икебез дә кызу кешеләр. Кунакка, таныштырырга мин Башкортстанга алып кайтып киттем. Ни өчен, дисәң, беренче иптәшем Башкортстанга бер тапкыр да кайтмады минем. Икебез кайтып киттек тә, безнең никах юк иде. Без әле бергә дә тормый идек. Ул монда Казанда фатирда тора иде. Шулай итеп, анда бер туганым мулла минем. Апа әйтә, никахны укытып алмыйсызмы соң, ди. Әйдә, мин әйтәм. Анда укыттык та, Казанга килгәч, тагын укыттык. Әниләрне чакырып, өстәлләр әзерләп. Аннан инде туган якта да укытырга туры килде. Шулай булды ул. Мин канәгатьмен, үскән җирдә укыту әйбәт бит инде ул. Айнурны кабул иттеләр, бик яраттылар. Ниһаять, ирле булып кайттың, дип канәгать булдылар.

— Абыегыз белән бүген сезнең мөнәсәбәтләр нинди?

— Бик әйбәт. Абыем белән без шулхәтле әйбәт, аралашып, дус яшибез. Ул ике малай үстерә, бик әйбәт, Аллага шөкер.

Яңа бизнес — лазер эпиляциясе

— Беләсезме, бу минем күптәнге хыял иде инде ул. Коляскада утыргач, төрле бизнеста эшләп карыйсың бит, мин дә парикмахерская ачып эшләп карыйммы, дим. Үзең тотып эшләмәгәч, мин бит инде үзем эшли алмыйм утырган килеш, ул булмый. Үзең эшли торган эш булырга кирәк. Минем ул күптәнге хыял. Тырнак ясыйсым килми, тырнак минеке түгел.

— Ни өчен?

— Беренчедән, ул озак, вакыт әрәм китә, аннан минем сабырлык җитми матурлап утырырга. Кылдый-былдый ясарга мөмкинмен. Миңа тиз дә кирәк, вак эш яратмыйм, «психым» чыга башлый. А-фрейм төзедек тә, моңарчы мин башка бизнеслар белән шөгыльләндем, уйлый башладым, нәрсә белән шөгыльләним микән, дим. Чыгып, күңел өчен йөреп кайтып, кешеләр белән аралашыр өчен — өйдә бит ул кухарка булып бетәсең.

Дус хатын белән сөйләшеп утыра идек, «Нәрсә белән шөгыльләним икән? Тырнак ясый белмим, чәч ясый белмим, шундый «бестолковый» хатын инде мин», — димен. Шул әйтә, «Миләүшә апа, лазер эпиляциясе мөмкин бит», — ди. «Әйе шул!»— димен. Ноябрь аенда ук тиз генә укуын таптым, аппаратын, тиз-тиз. Миңа бит вакытында кирәк, секундында кирәк, яна бит ул! Мин әгәр янып туктасам, ул бизнес бармый бит. Дары мичкәсе инде безнең. Бүлмә табып, бу бизнеска кереп тә киттек. Инде, Аллага шөкер, мәш килеп, эшләп тә ятабыз.

— Аппаратыгыз ничә сум?

— Бу аппарат 400 мең, әгәр дә арендага алсаң. Әгәр дә шундук сатып алсаң, ул 200 мең. Аның бар үзенең хәйләләре, ничек алырга телисең инде. Аппарат яхшы, без башта берне арендага алып карадык, тикшердек, чөнки мин рискка бара торган кеше түгел, аннан шундук икенчене — монысын алдык.

— Син бит башкаларны да өйрәтәсең, әйеме?

— Әйе. Бүгенге көндә менә укыту белән шөгыльләнә башладым. Беренче төркемем инде чыкты. Хәзер 2 төркем. Алар соңыннан миндә килеп практика үтәләр. Менә шушы аппаратны алып, мин аларны шул бизнеска кертеп җибәрәм. Ничек итеп клиентлар табарга өйрәтәм, ничек эшләргә. Алла бирсә, шулай итеп дәвам итәсем килә, миңа бик ошый. Өстәп, ул — аралашу. Киләчәктә, минем планнарда массаж аппаратлары алып, аларга кызлар куеп, менә шулайрак, кыскасы.

— Ясап карамыйбызмы?

— Әйдә, ят!

— Беренче тапкыр бу минем, беренче тапкыр лазер эпиляциясендә. Эпиляция ясаган вакытта нинди кызыклы маҗаралы хәлләр булганы бар?

— Әллә нәрсә юк. Киләләр, сөйләшәбез, аралашабыз. Әллә нинди маҗаралы хәлләр булганы юк. Истә калырлык, дип әйтим инде.

— Клиентлар, нигездә, каян килә?

— Клиентлар — дуслар. 20 ел бергә укыган, кулинариядә бергә утырган кызларым килә башлады, институтта укыган кызлар килә башлады. Нигездә, сарафан радиосы, кызлар бер-берләренә җиткерә, шулар килә. Күрешергә дә киләләр инде, миңа язылган укучыларым да килә, башка кешегә бара алмадык, нәкъ менә сиңа киләсебез килде, дип киләләр.

«Син юри коляскада утырасың, хайп бу синең, дип язалар»

— Аңлавымча, сез әле бу бизнестан тыш, фатирларны тәүлекләп арендага бирәсез. Бу фатирлар нинди акчага алынган?

— Мин бит ничә ел йөк ташуда эшләдем, NLда эшләдем. Акча акча эшләргә тиеш, мин һәрвакытта акчаны югалтырга тырышмадым, күчемсез милеккә керттем. Мин ул фатирларны ала идем, сата идем. Елына шулай 25-30 фатирны сатарга мөмкинмен. Былтыр кинәт кенә бәяләр күтәрелеп китте бит, мин тиз генә ремонт ясап, тәүлекләп арендага бирергә булдым.

— Миләүшә апа, сез үз бизнесыгызга басым ясыйсыз. А-фрейм, лазер эпиляциясе.. Бу нәрсә белән бәйле?

— Әйе, шулайрак. NL да эшләсәң, лидерлык позициясен алып була, ләкин анда көн-төн эшләргә кирәк. Мин бер генә урында эшләргә яратмыйм шул, миңа төрлелек кирәк. 

— Сез бит әле блогер да. Бер үзегездә 10 кеше, дип әйтсәң дә була. Хейтерларыгыз бармы?

— Бар, инстаграмм (Россиядә тыелган) тулы, язып тутыралар. 10% бар инде барыбер.

— Нәрсәләр язалар?

— Менә, мәсәлән, язалар, син юри коляскада утырасың, хайп синең. Аякларың йөри синең, алдашасың, диләр. Аннары соң, ирем белән аерылып, Айнурга чыккач, әни (Айнурның әнисе) килде дә, язалар инде: яшь арагыз күпме, дип. Айнурга бит — 35, миңа — 44 яшь. Ничек тә булса,кимсетергә тырышалар. Минем аларга исем китми, хейтерлар — алар да бер плюс, аларга үпкәләмим.

— Миләүшә апа, безнең чыгарылыш ахырына якынлашты. Шулай итеп, безнең беренче чыгарылыш тәмам. Сезнең белән мин — Динә Нәҗметдинова идем, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 октябрь 2023
    Исемсез
    Очень сильная женщина Милявша,смотрела про нею передачу, по татарски плохо читаю,долго,прочитала последние строчки.Кто пишет о ней, что она нарочно в коляске,аллам сакласын,что пережила эта сильная женщина,смогла подняться после аварии,и стать тем, кем она сейчас является.Я думаю для многих она примером должна служить!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100