Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Миләүшә Зарипова яшь иренең элеккеге хатыны турында: «Безнең акчага яшәргә тели»

news_top_970_100
Блогер Миләүшә Зарипова яшь иренең элеккеге хатыны турында: «Безнең акчага яшәргә тели»
Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова язылучыларының сорауларына җавап биргән. Аларның күпчелеге блогерның шәхси тормышына кагыла.

«Айнурның беренче хатыны сезнең тормышны күзәтеп бармыймы?» – дигән сорауга ул: «Безнең, эшләгәч, берәүне дә күзәтергә вакыт юк. Ә ул, әлбәттә, күзәтә. Эшләргә яратмагач, аның күзәтергә вакыты күп. Безнең эшләгәнне күзәтеп, безнең акчага яшәргә тели», – дип җавап биргән .

Искәртеп үтик, Миләүшә Зарипова 2 ел элек беренче ире белән аерым-аерым тора башлады. Шуннан соң үзеннән 7 яшькә яшьрәк Айнур исемле ир-ат белән кушылды. Айнур аерылган, аның 2 баласы, ә Миләүшәнең беренче иреннән кызы бар.

Блогер шәхси тормышы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешеп тора. Кичләрен яшь иренә кыздыра торган мазь белән массаж ясаганын күрсәтә. Бу араларда алар мебельләрен алыштырырга җыеналар.

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшәнең, кияүдә чагында, икенче иргә гашыйк булуы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100