Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде

news_top_970_100
Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде
Фото блогерның социаль челтәрдәге битеннән

Инвалид коляскасындагы танылган блогер, бизнесвумен Миләүшә Зарипова «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында гаиләсендәге соңгы яңалыклар турында сөйләде. Ул, кияүдә булган килеш, 18 яшьтәге кебек, башын югалтып гашыйк булган.

«Бала тугач та ирем белән аралар суынды, чөнки ул бала теләмәде. Мин аның рөхсәтеннән башка бала таптым. Бер түбә астында күршеләр кебек яшәдек. Яхшы кеше очраса, кияүгә чыгар идем, дип уйлый идем. Кая да берүзем барам, ялгыз хатын кебек йөрим. Ирле килеш ирсез кебек йөрдем. Кая инде, кияүдә икәнемне белә торып, минем белән танышсыннар. Былтыр бер чара оештырдым, диджей кирәк иде. Иртәгә бәйрәм дигән көнне мин диджейны алыштырдым, ул Айнур иде. Язмыштыр инде. Коттеджда калдык 6-8 кыз, 3 егет. Шулай итеп икенче ирем Айнур белән таныштык. Ул миңа Миләүшә апа дип дәшә иде. Ул миннән 7 яшькә яшьрәк.

Мине икенче каттан коляска белән төшерүче юк. «Миңа авыр, үзем генә алып төшә алмыйм, икәү төшерик», – диде бер ир-ат. Ә ул алды да күтәреп алып төште. Минем шул вакытта нәрсәдер «ёкнуло». Иптәшем булмагач, наз күрү кебек булдымы икән инде, аңлата алмыйм мин бу хәлне. Шунда сөйләшеп киттек, телефоннар алмаштык. Шулай аралаша башладык.

18 яшьтә башны югалтып гашыйк буласың бит, миндә шул хисләр уянды. Ул Казанга килеп китте, мин Әлмәткә барып кайттым. Апрельдә таныштык, май азагында, бергә яшәп карыйк, дип уйладык. Мин иремә кереп әйтәм, дидем.

Мин иптәшем янына озак керә алмадым. 3 сәгать йөрәгем дөп-дөп килде. Ул аерым бүлмәдә яши. Аннары кердем. «Мин аерылам. Без барыбер бергә түгел, бер өйдә яшәсәк тә», – дидем. Ул кызыбыздан Айнур турында бераз хәбәрдар булып чыкты. Кычкыра башлады.

Иртән күрәм: ирем борчылган, төне буе йокламаган. Кызыбыз Алияне мәктәпкә озаткач: «Бала хакына яшәп карыйк», – диде.

«Мин арыдым ирсез,  парсыз булудан. Мин әле яшь, парлы булып йөрисем, ир назы тоясым килә, мин дә бит кеше», – дидем. Беренче алган ике бүлмәле фатирны сиңа яздырам, шунда яшәрсең, дидем. Ул фатир кызыбызның мәктәбе каршында урнашкан. Кызым әтисе янына кергәләп йөри, ә телефоннан көн саен аралашалар.

Без ирем белән рәсми никахта булмадык. Ул кызыбызга фамилиясен бирмәде, туу турындагы таныклыкта әтисе исеме урынында сызык тора. Язылышыйк дидем – язылышмады.

Минем беренче мәхәббәтем авылда булды, ә менә икенчесе – хәзерге ирем Айнур. Элеккеге иремне яратып яшәмәдем», – дип чынбарлыкны ачып салды ул.

Миләүшә Зарипова гашыйк булуы турында «ТМТВ» каналы видеосында 17.05 минутта сөйли башлый.

 

 

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Дорес эшлэгэнсез Эйтэсе фикерлэр куп язып бетереп булмый Тик бер суз молодец
  • 23 февраль 2023
    Исемсез
    Миндэ шулай уйлыйм,уз баласына уз фамилиясен, отчествосын бирмегеч анын, БН яшэунен, мэгьнесе юк инде,дорес эшлегенсез бэхетле булыгыз
  • 3 февраль 2023
    Исемсез
    Шул кешене ир диеп...Уз баласына Фамилиясен,этисе исемен дэ бирмэгэч...
  • 2 февраль 2023
    Исемсез
    Нэрсэгэ язалар шуларны дэрэжэлэрен тошереп
  • 2 февраль 2023
    Исемсез
    Харкемнен бахетле булырга, яратып яратылып яшарга хакы бар.. Бахетле булуыгызны телим Миляуша. Амин.
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Ярар,хэр кешенен бэхеткэ хакы бар.Бик эйбэт булган.Милэушэ бик тырыш,кочле ханым.Бэхетлэре булсын!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100