Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Микулай»: әҗәткә төшерелгән этнотриллер, яки Рәхимбайга керәшен пиары

Мәдәни күзәтчебез, Илшат Рәхимбайның «Микулай» этнотриллерын беренче караучыларның берсе буларак, спойлерсыз гына фильм турында яза.

news_top_970_100
«Микулай»: әҗәткә төшерелгән этнотриллер, яки Рәхимбайга керәшен пиары
Рузилә Мөхәммәтова

2018 елда «Татар-информ»да Татарстан кинематографиясенә багышланган матбугат конференциясендә Илшат Рәхимбай мондыйрак монолог сөйләгән иде:

«Татар киносының иң зур проблемасы татарларның совет заманнарыннан калган иске шкаф исе килә торганрак менталитеты. Бездә татар киносы индустриясе юк. Әйтик, быел яңа фильмнар төшерелде. Аларны кинотеатрларга чыгара алырбызмы? Монда менталитет турында сорау туа. Фильм бушка булса, таптый-таптый керәләр. Куялар 30 сумга билет бәясе... Утыз сум! Бер мороженое да алып булмый. Кинотеатрга өч кеше кереп утыра. Мин моны ничек атарга да белмим.

Кешеләрнең башларына барып җитә торган бер кызыклы сүз уйлап табарга кирәк. Бу саранлык кына да түгел. Татар киносына мәхәббәт уятырга кирәк. Монда программалар аша менталитетны үзгәртергә кирәк.

Минемчә, кинематографиядә реклама да зур әһәмияткә ия. Популяр эстрада җырчысы Элвин Грейны алыйк. Ул молодец, рекламаның бөтен тәмен татыган кеше. Аны берьюлы 16 чыганактан ишетеп була иде – монда җыр, тегендә интервью... Россиядә 100 миллион сумга фильм төшерсәләр, икенче 100 миллионын рекламага тоталар. Бу кинобизнес тудыруның төп кагыйдәсе. Моны безнең түрәләр, инвесторлар, иганәчеләр аңларга тиеш. «Без 10 миллион сумга кино төшереп, тагын 10 миллионын рекламага тотабыз», – дисәк, күзләре шар булып ачыла. Түрәләрне дә, тамашачыны да, үзебезне дә тәрбияләргә кирәк. Монда безнең конкуренция юк, шуңа күрә җебеклек».

Шушы монологтан соң дүрт ел ярым вакыт узды. Ул арада Илшат Рәхимбай ике кинематографик низаг герое булып, низаг аша ике татар фильмын – берсе үзенекен, берсе кешенекен – бушка пиарлады.

Беренчесе – Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы нигезендә төшерелгән «Тарлан» фильмы – Казахстан белән Татарстан копродукциясе. Проектны Казахстанда продюсер Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай бергә тәкъдим иткәннәр иде. Соңгы мизгелдә Илшат Рәхимбай проекттан баш тартты. Сәбәпләренең берсе – режиссерга аз гонорар тәкъдим ителү. Миләүшә Айтугановага кем туры килә – шуны, бу очракта Юлия Захарованы алырга туры килде. Нәтиҗәдә, казах актерлары тырышлыгы белән ярыйсы гына фильм килеп чыкты, әмма фильмда «татар моңы/татар рухы» һәм, мөгаен, бу очракта Рәхимбай булдыра алырдай «кураж» юк иде. Шулай да фильм максатына ирешер, башка исем белән булса да, татар язучысы әсәрен дөньяга чыгарыр, дип өметләнәбез.

Илшатка бәйле икенче низагка килсәк, режиссерның 20 миллион сумлык кинопроекты – «Микулай» турында сүз бара. Бу язмада сүз шул хакта.

«Микулай» – драматург Мансур Гыйләҗевның монопьесасы. Татарстанның ике театрында куелды. Илшат Рәхимбай бу әсәрне күрүгә үк: «Канныга барырлык кино төшереп була», – дигән ди. Канатланып эшкә алынган. Нидән башлаганнар, дисезме? Әлбәттә, керәшеннәрдән. Пьесаның керәшен темасына, дөресрәге төп герое керәшен агае булуын исәпкә алып, «Ак Барс» Холдинг компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка мөрәҗәгать иткәннәр. Мөгаен, өметле сүзләр ишетелгәндер, чөнки кинорежиссер Илшат Рәхимбай үткән ел Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларындагы Халыкара кинопроектлар питчингында «Микулай» кинопроектын тәкъдим итеп, аның бюджеты 20 миллион сум булып, шуның яртысы инде җыелуын әйткән иде.

Сүз уңаеннан, проектны яклап Виктор Сухоруковның чыгыш ясавына карамастан, егеткә ул акчаны – 500 мең сумны бирмәделәр.

Ул гына да түгел, «күңелсезлекләр җыелып килә» дигәндәй, керәшен җәмәгать эшлеклеләре үзләре белән килешенмичә керәшен темасына нәфис фильм төшерелә башлавына ризасызлык белдерде. «Микулай» фильмы төшерелә башлавын социаль челтәрләр аша белдек. Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант та юк», – диде Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Шулай итеп керәшен җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Иван Егоров, иганәчелек ярдәменнән баш тартуы белән, фильмга зур пиар ясады. Ягъни, 20 миллион сумлык фильмга бушка гына реклама ясалды. Рәхмәт керәшеннәргә!

Кыскасы, Илшат Рәхимбай акчасыз килеш кенә фильм төшерә башлады.

Әлеге фильм турында 2021 елның декабрендә Дәүләт Советы комиссиясендә Татарстан кинематографиясе турында булган утырыштан бер өзек китерәм:

Илшат Рәхимбай: «Үземнең яңа фильмым турында да әйтәсем килә. Ул үз авторыбыз Мансур Гыйләҗев әсәре буенча төшерелә. Бу күп профессионаллар катнашкан психологик триллер. Без башка проектларда акча эшләдек тә, минем һәм тирәлегемдәге берничә кешенең бер ел бернәрсә дә эшләмәү мөмкинлеге туды киносценарий әзерләдек. Проект җитәкчесе буларак, Тимур Бикмембетов кушылды. Безнең дүрт федераль актерыбыз бар. Фильмда эшләгән белгечләрнең күбесе Татарстаннан, бер өлеше остаз буларак ярдәм иткән белгечләр актерлар, яктыртучылар һәм операторлар командасы – Мәскәүдән.

Безнең акча мәсьәләсендә кыенлыкларга очравыбыз турында ишетеп беләсездер. Без әҗәттә. Без Татарстанга шундый зур кызыклы проект тәкъдим иттек һәм кыен хәлдә калдык. Бу мәсьәләләрне көйләүче структураның булмавы матур булмаган хәлләргә китерә. Бу очрак Татарстанга булган мөнәсәбәтне, аның имиджын бозарга мөмкин. Индустриянең үсешенә йогынты ясый торган кешеләр алдында безнең дәрәҗәбез төшә. Әлеге проблемаларны хәл итергә тырышабыз.

Яхшы кино төшерә алабыз. Безгә вакыт, теләк һәм ярдәм элементы кирәк. Синең артыңда синең биредә эшләвеңне теләгән республикаң тора икән, бу – иҗатка көч бирә».

Рузилә Мөхәммәтова: «Илшат Рәхимбайга соравым бар. Илшат, сез, Россия белгечләренә бурычларым бар, дидегез. Алар түләнмәсә, Татарстан кыен хәлдә каламы? Сезгә күпме акча кирәк?»

Илшат Рәхимбай: «Мин уңайсыз хәлдә, безнең 20 млн сум әҗәт иде. Аның 3 миллионын дәүләт Мәдәниятне үстерү фонды һәм Мәдәният министрлыгы бирде. Шулай итеп 3 млн сум әҗәт капланды, тагын 17 млн сум әҗәт калды. Тупас итеп әйткәндә, без хәзер сатылырга әзер. Без Мәскәү продюсерларын эзлибез, анда сатып алырга әзер булган кешеләр бар, ләкин ул вакытта инде бу фильм безнең кулда калмаячак. Хокуклары да безнеке булмаячак. Аның белән алынган ниндидер бүләкләр, акчалар да безнең республикада калмаячак һәм алга таба республика киносын төшерергә ярдәм итмәячәк».

Миләүшә Хәбетдинова: «Тотыныр алдыннан смета төзегәнсездер бит?»

Илшат Рәхимбай: «Төзедек. Акчага гарантия бар иде. Ләкин съемкага бер атна кала гарантия юкка чыкты (сүз керәшеннәр җәмгыяте турында бара дип күзаллыйм. – авт.). Безнең фильмда катнашу өчен, актерлар башка фильмнардан баш тартканнар иде, башка эшләренең вакытын күчерделәр. Сентябрьгә җыелган команданы ел дәвамында башкача җыеп булмавы билгеле иде. Яки тәвәккәлләп төшерәбез, яки тагын бер елга чигенәбез сайлау шундый иде. Мин «решил газануть».

Рузилә Мөхәммәтова: «Димәк, Татарстан сатып ала яки башкаларга сатасыз…»

Илшат Рәхимбай: «…һәм бөтен кеше Мәскәүгә качып китә».

Рузилә Мөхәммәтова: «Татарстан кыен хәлдә каламы?»

Илшат Рәхимбай: «Без…»

Рузилә Мөхәммәтова: «Без ул кем — Татарстанмы, Рәхимбай командасымы?»

Илшат Рәхимбай: «Безнең команда. Ләкин мин — Татарстаннан. Балтач авыр хәлдә, дип әйтә алабыз, чөнки мин – Балтачтан».

Илшат Рәхимбай, РФ Мәдәният министрлыгы уздырган питчингта катнашып, төшереп бетерү стадиясендәге фильмнар номинациясендә җиңде. Бу – 5 миллион сум дигән сүз.

Фильм, краундфандинг кампаниясендә катнашып, 784 мең сум җыйды. Соралган сумма 1 500 000 сум иде. 15 проценты платформага калса, 600 мең сумнан артыграк акча кергән, дигән сүз. 350 мең сум, гамәлгә ашырыла башлаган проект авторы буларак, «Время кино» питчингы аша алынды. Шулай тамчыдан күл җыела. Ә, әйе, «Татнефть» булышкан. Хәзер, үзе әйтүенчә, тагын 3,5 миллион сум бурычы калып бара. Акча темасын җентекләп язуым – татар киносының матди хәлләре турында бер хикәят булсын, дип.

Фильмның язмышына килгәндә, ул Мәскәү кинофестивалендә катнашты. Бу хакта Илшат Рәхимбай Казан кинофестивале ачылышында сөйләде:

Илшат Рәхимбай: Тылсымлы мизгел булды ул. Ярты зал күз яшьләре белән чистарынып карады. Тулы зал иде. Һәр тамашачы диярлек килеп сүз әйтеп, команданы кочаклап чыгып китте. Бу – яхшы кино гына түгел, бүтән төрле формат, моңарчы алар белмәгән эмоцияләр. Иң кадерлесе шул иде! Шушы кинотеатрда фильм күрсәтүдән соң алынган эмоцияләр теләсә нинди җиңүдән кадерле, күпкә мөһимрәк. Беләсеңме, мин хәзер чагыштырып әйтә алам: Казан кинофестиваленең оештыру дәрәҗәсе Мәскәүнекенә караганда бермә бер өстенрәк, «текәрәк». Мәскәүнекендә ашау-эчү турында, гомумән сүз юк. Игътибар юк, чаралар бик коры уза, җылылык юк. Казан кинофестивале дөнья югарылыгында уза икән – хәзер аңладым. Кызганыч, без аңа өлгермәдек.

Чираттагы этап?

Чираттагы этап – фильмны «Татнефть»кә күрсәтәбез. Бу – аларның финанс ярдәме өчен отчет бирү түгел, ә шатлыгыбыз белән уртаклашу. «Анапа»га «Киношок» фестиваленә чакырылдык. Октябрь аенда маркетологлар белән фильмны күбрәк тамашачыга җиткерү юлларын уйлыйбыз. Рәсми премьера ноябрьнең 10нары тирәсендә булыр, һәм шунда ук прокат башланачак. Прокатсыз премьераның мәгънәсе юк.

Россиядән дә акча бирелә, дип ишеттем.

Әйе. 5 миллион бирелде. Тагын 3,5 миллион сум калып бара. Хәзер командага бурычларын ябачакбыз да, иң якыннар гына кала. Үземнең әле производстводан акча алганым юк.

Әле һаман хатын ашатамы?

Әйе. Хатын, әти-әниләр...

Пиджагың матур.

Ул ике ел элек секонд-хендтан алынган. Казанда бик әйбәт шундый магазин бар. Аннан киенсәң, әйбәт киенгән кебек күренәсең, ә чынлыкта ул 300 сумга алынган булырга мөмкин.

Меркум карт: «Биредә тормыш юк»

Казан кинофестивале барган көннәрдә, фестиваль программасы буенча «Микулай»ның презентациясе, ә аннан соң «Тарлан» (Рәхимбай баш тарткан фильм. – авт.) фильмы барганда, «Синема 5» кинотеатрының кечерәк кенә залында «Микулай» фильмы чакырылган кунакларга – ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, мәдәният министры Ирада Әюповага, әсәрнең авторы Мансур Гыйләҗевка һәм бер төркем үз кешеләренә күрсәтелде.

Фильм төшерер алдыннан Мансур Гыйләҗев Рәхимбайга: «Мин сиңа карт-бланш бирәм, үзеңчә эшлә», – дигән булган икән. «Фильм миңа ошарга тиеш», – дип кереп утырды Мансур залга.

Чакырылган кунаклар исемлегендә булмасам да, әлеге фильмны күрү бәхете миңа да елмайды. Фильм миңа ошады. Мин аны рәхәтләнеп карадым. Әмма сак кына язам, чөнки спойлер чыгарып, сезгә әлеге фильмны карау тәмен бетерәсем килми. Сез бу фильмны карарга, игътибарыгызны бер мизгелгә дә читкә юнәлтмичә карарга тиешсез.

  • Фильмның аннотациясе: Керәшен авылында Микулай дәдәй яши. Аның авырлы хатыны, әти-әнисе, авылдашлары бар. Көннәрдән бер көнне авылга бер кеше килеп чыга. Ул үзен аның улы Степан – Ычтапан дип таныштыра. Шулчак идеаль дөнья җимерелә башлый – коточкыч чынбарлык ачыла.

Микулай ролендә – Виктор Сухоруков. Чакырылган актарлар составы: Иван Добронравов, Варвара Шмыкова һәм Екатерина Агеева. Татарстан артистларыннан керәшен егетләре Артем Пискунов (Микулайның әтисенең яшь чагы), Олег Фазылҗанов (авыл кешесе) күзгә ташланды. Безнең актерлардан зур урын Әлмәт театры артисты Рафик Таһировка бирелгән.

Сүз уңаеннан, Әлмәт театры «Микулай» моноспектаклен Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров кебек артисты булганга куя алды. Ә Кариев театры «Микулай» моноспектаклен Камал театры артисты Олег Фазылҗановны чакырып куйган иде. «Микулай» киносы Татарстанның бөтен Микулайларын җыйган, кыскасы.

Фильм рус телендә. Ләкин аның бик грамоталы эшләнгән бер татарча өлеше бар. Бу – Микулай белән Меркум, ягъни, Виктор Сухоруков белән Рафик Таһиров диалогы. Рафик – татарча, Сухоруков русча сөйләшә. Ләкин шулкадәр табигый аралашу килеп чыккан.

«Меркум, ты выздоровел?

Нәстә? Мин чирләгәнмени? Син теләгәнгә күрә, 40 ел буе ыңгырашып, күтемне кысып утырдым. Карт Мәркүм дәшмәсен, Микулайны борчымасын, ә?

Меркум, ты мне как дед родной. Я тебе только счастья хочу.

Бәхет? Менә бу бәхетме?

Илшат Рәхимбай, бер караганда, нәкъ Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча фильм төшергән. Әмма ул аны башка яктан, башка почмак аша күзәтә. Мансур Гыйләҗев әсәрендә күзгә ташланмаган, автор яшеребрәк куйган темаларны калкытыбрак чыгара. Нәтиҗәдә, куркыныч дәрәҗәдә актуаль, заманча фильм – этнотриллер килеп чыккан. Әлегә кино прокатка чыкмый торып, минем артыгын әйтергә хакым юк.

Ә керәшен темасына килгәндә, миңа калса, бу вакыйга теләсә кайсы халыкта була ала иде. Микулай агай удмурт та, мари да, чуваш та була ала, хәер, аерым бер кешене түгел, халыкны күздә тотсак, традицион мөселман татары була алмыйдыр. Мансур Гыйләҗев агайның курчак-карачкылар ясавын ассызыклаган, шуңа да әсәргә фон өчен керәшен мәдәниятенә мөрәҗәгать иткән. Керәшен мәдәнияте Илшат Рәхимбайга бай этник фильм төшерү мөмкинлеге биргән.

«Мин Рәхимбайның «мощный» режиссер булуына башта ышанмаган да идем. Хәзер мин татар дөньясына зур кинорежиссер туып килгәненә ышандым», – диде Мансур Гыйләҗев, кино карап чыккач.

Мансур Гыйләҗев: «Иң зур теләгем – фильмны керәшен халкы үзенеке итеп кабул итсен иде. Гәрчә ул рус артистлары белән рус телендә барса да, минемчә, анда керәшен мохите, керәшен атмосферасы, керәшен җаны сакланган. Мин керәшен булмасам да, аларны бик якын итәм. Алар минем өчен бик кадерле. Алар, гореф-гадәтләрен белеп, саклап яшиләр. Алар киң күңел белән карасыннар һәм кино төшерүчеләрнең нинди дә булса ялгышлыкларын кичерсеннәр иде. Һәрхәлдә, бу фильм керәшеннәр турында. Бу фильмны алар үзләренең милли фильмы итеп кабул итсен иде. Ул керәшен авылында керәшен ансамбльләре, керәшен костюмнары белән төшерелгән. Керәшен һәм татар дөньясындагы бердәмлек саклансын, бу фильм ниндидер низагларга нигез булмасын иде.

Бу фильм – татар киносын үстерүдәге зур адым. Якут киносы феномены булган кебек, безгә татар киносы феномены булдырырга кирәк. Минемчә, Рәхимбайның бу фильмы татарның феноменаль киносына юл ача ала».

Мансур Гыйләҗевтан да көчлерәк әйтеп булмас. Кинотеатрларда очрашканга кадәр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100