Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәхимбай ачышы: «Казан кинофестивале дөнья югарылыгында уза икән – хәзер аңладым»

Кичә XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

news_top_970_100
Рәхимбай ачышы: «Казан кинофестивале дөнья югарылыгында уза икән – хәзер аңладым»

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казан Ратушасында һәм «Синема 5» кинотеатрында ачылды. Казан Ратушасында рәсми ачылыш булса, кинотеатрда ачылыш фильмы күрсәтелде. Сүз гарәп дипломаты Әхмәт Ибн Фадланның юлъязмалары мотивлары буенча «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнгән документаль-нәфис фильм турында бара. Ул беренче тапкыр Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Болгарда оештырылган тантана кысаларында күрсәтелсә, икенче тапкыр Мәскәүдә Татарстан көннәрендә күрсәтелде.

Шулай итеп, әле Казан тамашачысы аны күрмәгән иде. Фильмны Казанда фестиваль кысаларында ачылыш фильм буларак күрсәтелергә карар ителгән. Карар ителгән, вакыты һәм зал билгеләнгән. Әмма оештыручылар тамашачының күпме булачагын күз алдына китермәгән. Кыскасы, Татарстан мөфтие үзе катнашкан «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын карарга теләүчеләр залга сыймаган, шунлыктан, ашыгыч рәвештә икенче залны ачырга туры килгән. 10 сентябрьдә ике залда зур экраннарда өстәмә күрсәтәчәкбез, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Тамашачы «Ибн Фадлан»ны карарга җыенганда, кинофестиваль кунаклары һәм кинематографиягә якын кешеләр Казан Ратушасында кызыл келәм тирәсендә җыелышты.

Казан Ратушасы залы зур булмагач, бары тик кунаклар һәм кинофестиваль дирекциясенә якын затлар гына чакыру ала. Димәк, Кызыл келәмнән үтүчеләрне сәламләп торырга тиешле халык, сәламләнүчеләр үтеп беткәч, кайтып китәргә тиеш була. Халык кайтып китмәс өчен килеп тә тормый, әлбәттә, шунлыктан келәм тирәсе шыгрым тулмый, әлбәттә.

Мин килгәндә, әле Кызыл келәм башланмаган иде. Ишек төбендә туңып торган композитор Эльмир Низамов күренде. Кайсыдыр фильмда музыкасы бардыр дисәм, ул кинофестиваль гимны авторы икән. Авторын автор, ә менә кызыл келәмнән узарга беренче чакырулары, ди. Югыйсә, гимнны бер биш еллап ишетәм кебек. Туңып торучыларга Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов кушылды. Ул Олеся Судзиловская белән ачылу тантанасын алып барачак икән.

Келәмнән беренче «җиңел аяктан» киносценарист Мансур Гыйләҗев үтте. Шарфын ураган, портфелен тоткан. Янәшәсендә хатыны да, якын дусты Илдар Ягъфәров та күренмәде. Аннары энҗеләп чигелгән түбәтәйле Айназ Мөхәммәтҗанов үтте. «Хозур» нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да узды. «Ибн Фадлан»ның төп авторлары! Барлык татар киноларына нинди дә булса катнашы булган Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов үтте. Махсус бер-бер артлы үткәргәннәр диярсең! Вәкарь генә атлап, стильле пиджак һәм сары пыялалы күзлек кигән Илшат Рәхимбай үтте. Аннан соң – чәчен ике толымга үргән режиссер Юлия Захарова. Казахстанда «Алмачуар» фильмын төшерү буенча Илшат Рәхимбай белән ризасызлыклар һәм бераз ыгы-зыгы килеп чыккач, Илшатны тиз генә Юлия алыштырган иде. Озын итәген җирдән сөйрәп, Алсу Әбелханова узды. Әлеге дә баягы «Алмачуар» – «Тарлан» фильмында төп персонажның әнисен уйнаган эстрада җырчысы ул безнең. «Галиябану» фильмын төшергән Рифат Миндубаев узды. Башкортлар һәм алар янәшәсендә яшәгән татарлар аеруча яратып бәйли торган кызыл француз яулыгы япкан Розалия Зәкиева. Адель Таккезе, Булат Минкин... Аннары инде этник киемнәрдән кинофестивальнең чит ил кунаклары уза башлады. Жюри әгъзалары узды. Шәйхразиевлар пары. Затлы кара күлмәктән Ирада Әюпова…

Басмада милли киемле кызлар чәкчәк шарчыклары тәкъдим итеп тора. Залга уздык. Залда Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры уйный.

Кичәне Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән Россия кинематографиясе йолдызы Олеся Судзиловская алып барды.

Кинофестиваль статуэткасын алып чыккан милли киемле кызларның милли киеменең, аеруча баш киеменең миллилеге сорау тудырды тудыруын... хәерле булсын, нәрсә биргәннәр – шуны кигәннәр.

Кинофестивальне ачу вазифасы быел Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исеменнән Рушан хәзрәт Аббясовка тапшырылган.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелгән елда бу фестиваль аерым бер атмосфера белән үтә. Бу зур дата дәүләт югарылыгында билгеләп үтелә. Бабаларыбызның исламны кабул итүе Россия цивилизациясе формалашуда зур роль уйнады», – диде Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты сәламләвен җиткергәннән соң.

«Казан мөселман киносы фестивале алга таба да гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк. Халыкара мәдәни багланышларны үстерәчәк»,– дип дәвам итте ул.

«Бүген иң мөһиме – рухи әхлакны пропагандалау, кино сәнгате аша без моны эшли алабыз. Без биредә ислам дөньясының күренекле вәкилләрен очратуыбызга шатбыз», – диде Рушан Аббясов.

Кунакларны кинофестивальнең жюри рәисе, данлыклы «Мусульманин» фильмы режиссеры Владимир Хотиненко да сәламләде. «Илебездә шулкадәр күп фестивальләр. Аларга үз урынын табуы шактый катлаулы. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ул урынны тапты – бу тәгаен билгеле», – диде ул.

Мисыр актрисасы, режиссеры һәм продюсеры Илһам Шахин, Казахстан артисты Асланбек Жанбалаев чыгыш ясады. Моссовет театры актеры Стас Бондаренко шигырь укыды. Тумышы белән Казаннан булган Тимур Гарәфетдинов малайлар хоры белән чыгыш ясады, патриотик чыгышыннан соң әнисен туган көне белән котлады. Актер, режиссер, блогер һәм рэпер икән. «Дом – 2» телепроектында катнашкан, Ольга Бузованы яратуы турында игълан иткән булган... Мин Интернеттан укыдым боларны, «күпмегә алам – шуңа сатам», кем әйтмешли.

ххх

Кичәнең тантаналы өлешеннән соң, кулларында чакыру кәгазьләре булган кунаклар икенче бүлмәгә фуршет өлешенә күчте. Басып капкалап ала торган бүлмәдә музыкантлар музыка уйнап тора. Кунак халкы тамак ялгый.

«Миннән ун журналист комментарий алды. Син алмадың. Фестивальнең хәле һәм аның дәрәҗәсе турында төп фикерне сиңа миннән башка беркем әйтмәячәк», – дип мине тотып алды Мансур Гыйләҗев.

Нишләп татар сәүдәгәрләре рус дөньясында яхшы яшәгәннәрен беләсеңме? Сәбәбен Искәндәр Гыйләҗев бик яхшы аңлата. Чөнки алар ислам дөньясына юл ачканнар. Төрки сәүдәгәрләр булмаса, Рәсәй дәүләте болай иркен яшәмәс иде. Хәзерге шушы фестиваль юл ача, мөнәсәбәтләр урнаштырырга иркенлек бирә. Кайбер илләр белән мөнәсәбәтләр авырлашты бит, фестивальгә килмиләр. Африка илләренә юл ачыла. Андый фестиваль – дөньяда бердәнбер, аның идеясе бик көчле, нигезе көчле һәм киләчәге зур дип уйлыйм, – диде ул.

Бу юлы син кунак буларак кына, әйеме? Быелгы конкурс әсәрләренә катнашың юк кебек?

Быел мин аналитик буларак катнашам. Сценарист буларак, темалар үзгәрә бара. Советлар Союзында бер темалар иде. Хәзер патриотик темалар барлыкка килә. Мин ул темаларга ышанам. Бөтен күршеләр, дуслар чит илләргә чыгып китә. Бу дөресме-түгелме? Бу – кино өчен тема түгелме? Китәләр, әйләнеп кайталар... Бу – «Мөһаҗирләр» темасы, «Өч аршын җир» темасы, татарны мәңге борчыган тема. Нишләп безнең кардәшләр, авырлык килсә, туган иленнән китә?! Бу – минем өчен бүгенге көндә иң актуаль тема. Тормышын ташлап чыгалар да китәләр. Мисаллар янәшәдә: туганнар, дуслар, күршеләр... Яшьләр белән сөйләшеп карагыз – акылдан шашканнар. Бу тема мине нык борчый. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев нәрсәгә тырышкан? Алар әйләнеп кайтса, бөтенесенең – моннан чыгып китүчеләрнең иманнарын укытыр иде. Минем кечкенә илләрдә түгел, зур дәүләттә яшисем килә. Минем горур, дәрәҗәле илдә яшисем килә. Татарстанны бөтен җирдә хөрмәт итәләр...»

Мансур Гыйләҗев янәшәсендә модный пиджак кигән Илшат Рәхимбай чәй эчеп тора. «Алайса безгә «Микулай»ны күрсәтмим дисең инде?» – дим.

– Өлгермәдек бит бу кинофестивальгә. Мәскәү кинофестивалендә булдык, – ди ул.

Ничек узды?

– Тылсымлы мизгел булды ул. Ярты зал күз яшьләре белән чистарынып карады. Тулы зал иде. Һәр тамашачы диярлек килеп сүз әйтеп, команданы кочаклап чыгып китте. Бу – яхшы кино гына түгел, бүтән төрле формат, моңарчы алар белмәгән эмоцияләр. Иң кадерлесе шул иде! Шушы кинотеатрда фильм күрсәтүдән соң алынган эмоцияләр теләсә нинди җиңүдән кадерле, күпкә мөһимрәк. Беләсеңме, мин хәзер чагыштырып әйтә алам: Казан кинофестиваленең оештыру дәрәҗәсе Мәскәүнекенә караганда бермәбер өстенрәк, «текәрәк». Мәскәүнекендә ашау-эчү турында, гомумән сүз юк. Игътибар юк, чаралар бик коры уза, җылылык юк. Казан кинофестивале дөнья югарылыгында уза икән – хәзер аңладым. Кызганыч, без аңа өлгермәдек.

Чираттагы этап?

– Чираттагы этап – фильмны «Татнефть»кә күрсәтәбез. Бу – аларның финанс ярдәме өчен отчет бирү түгел, ә  шатлыгыбыз белән уртаклашу. «Анапа»га «Киношок» фестиваленә чакырылдык. Октябрь аенда маркетологлар белән фильмны күбрәк тамашачыга җиткерү юлларын уйлыйбыз. Рәсми премьера ноябрьнең 10нары тирәсендә булыр һәм шунда ук прокат башланачак. Прокатсыз премьераның мәгънәсе юк.

Фильмны якын кешеләреңә җыеп күрсәттеңме әле син?

– Юк. Ирада Хафизҗановна да, карыйсы иде, ди. Әмма мин аңа да карау өчен сылтама бирмәдем. Зур экраннан карауның эффекты зуррак.

Россиядән дә акча бирелә, дип ишеттем.

– Әйе. 5 миллион бирелде. Тагын 3,5 миллион сум калып бара. Хәзер командага бурычларын ябачакбыз да, иң якыннар гына кала. Үземнең әле производстводан акча алганым юк.

Әле һаман хатын ашатамы?

– Әйе. Хатын, әти-әниләр...

Пиджагың матур.

– Ул ике ел элек секод-хендтан алынган. Казанда бик әйбәт шундый магазин бар. Аннан киенсәң, әйбәт киенгән кебек күренәсең, ә чынлыкта ул 300 сумга алынган булырга мөмкин.

ххх

Халык таралыша башлады. Алда күп фильмнар белән шактый кызыклы булырга охшаган фестиваль көтә. Хәерле сәгатьтә!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 сентябрь 2022
    Исемсез
    Ин матур кунак, панк Рәхимбай булды. Куренеп тора, азат кеше.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100