Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйффәтле кино, Рәхимбай әҗәте һәм 120 миллион сумлык Кино фонды турында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстанда кинематографияне үстерү мәсьәләләре буенча утырыш узды.

news_top_970_100
Гыйффәтле кино, Рәхимбай әҗәте һәм 120 миллион сумлык Кино фонды турында
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстанга Кино фонды кирәкме? Ни өчен республикада кинематографиягә бәйле оешмалар уртак тел таба алмый? Илшат Рәхимбайның әҗәтләрен кем түләр? Татарстанда кинематографияне үстерү мәсьәләләре буенча саллы сөйләшү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында үтте. Киңәшмәне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов алып барды.

Айрат Зарипов: «Соңгы елларда төбәк кинематографы перспективалары белән кызыксыну арту күзәтелә. Татарстанда тармак проблемаларына якын килүдә кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм белгечләрнең көчләрен берләштереп, без булган мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләргә тиеш».

Әллә очраклы шулай туры килде, әллә махсус — утырышка чакырулы «ханымнар һәм әфәнделәр» озын өстәлнең ике ягына — кара-каршы утыртылган иде. Бер якта — ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, киносценарист Мансур Гыйләҗев, кинопродюсер Марат Әхмәтшин, кинопродюсер, кинорежиссер Алексей Барыкин, кирнорежиссер Илшат Рәхимбай; икенче якта — ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры Миләүшә Айтуганова, КФУның Г.Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хабетдинова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында мәдәният темасын яктыртучы журналист Рузилә Мөхәммәтова. Түрдә — Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Ркаил Зәйдуллин һәм Рамил Төхвәтуллин.

«Мәчеттә уздырылган аш мәҗлесләре кебек», дип шаяртты кемдер. Соңрак шактый җитди фикер алышулар башлангач, бу бүленешне дәүләт акчасын сораучылар һәм аны санап тоту ягында булучылар бүленеше дип тә аңларга мөмкин иде. Бер як: «Акча бирсәгез, шедеврлар төшерәбез», — диюче иҗатчылар. Дөрес, «Бер атуда булмаса да, күп тапкыр аткач берне тидерәчәкбез», — дигән искәрмә белән. Икенче якта иҗатка хөрмәт белән караган хәлдә дә, акча санаучылар иде.

Миләүшә Айтуганова: «Региональ кино мәсьәләсе региональ хакимият җилкәсендә — шуны аңладым»

Миләүшә Айтуганова: «Без шушы көннәрдә генә Мәскәү продюсерлары һәм дестрибьютор компанияләре белән бергә регионнарда кинематография үсеше турында фикер алыштык. Мин үземә шундый нәтиҗә ясадым — федераль хакимият һәм, гомумән, Россиядә кинематография үсешенә йогынтысы булган иптәшләр региональ кино мәсьәләсен региональ хакимият өстенә сала. Алар ачыктан-ачык «Финансларны үзегез регионнан эзләгез», — диделәр. Хәзер регионда кинокластер үсеше алгы планга чыга. Кинокластер — ул постпродакшн белән шөгыльләнүчеләр өчен технопарк. Сүз киностудия һәм рибейтлар булдыру, Россия һәм чит ил командаларын җәлеп итү турында бармый. Бу Татарстанда булган ресурсларны бер кинокластерга аккумуляцияләү. Ягъни кинокластер балалар һәм яшьләр киномәйданчыкларын, кинофестивальләрне, фильмнарның электрон каталогын, мәдәният институтын, тавыш яздыру һәм монтаж студияләрен үз эченә алыр дип планлаштырыла.

Проблемалар: инфраструктура булмау, кинопроектларны финанслау системасы эшләнмәгән, тамашачының башка платформаларга китүе, законнар базасы юклыгы, бу бигрәк тә региональ кинога ярдәм булмауда сизелә; эшчәнлеге кино белән бәйле оешмаларының фикер уртаклыгы булмау, профессиональ кадрларның китүе, фильмнар фондын саклау урыннары булмау. Тәкъдимнәрнең беренчесе — кино үсеше буенча республика программасын булдыру. Безнең мәдәният турында программаның подпрограммасы бар, ләкин ул 2025 елга кадәр генә. Алга таба уйларга кирәк — чөнки анда заманча механизмнар искә алынмаган.

Игътибарны кинопрокат системасы мәсьәләсенә дә юнәлтәсем килә, чөнки цифрлаштыру буенча 5 миллион сум грант алган кинотеатрларның күбесе республика мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләми, алар Екатеринбург, Мәскәү, Питер дистрибьюторлары — эшләгән акчаларының да 60 проценты шунда китә.  

Милли кинематографияне популярлаштыру мәсьәләсендә эш бара — без дөнья кинофестивальләре белән эшлибез, әмма бу юнәлештә камилләштерәсе эшләребез байтак. Законнар мәсьәләсендә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә кирәктер, бәлки. Чөнки Кино фонды һәм кинотеатрлар арасында 50 процент Россия киноларын трансляцияләү турында контрактлар бар. Алар аны милли кино дип атый. Әмма әлеге 50 процентта региональ кино искә алынмаган. Без һичьюгы өч регион — Башкортстан, Татарстан һәм Якутия берләшеп, закон инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәм».

Илдар Ягъфәров: «Кино фонды булмаса, һаман 8 миллион сум белән болганып ятачакбыз»

Илдар Ягъфәров: «Без уртак проектлар турында күп сөйлибез, кластерлар, дибез. Иң мөһиме — Татарстанда кино төшерү системасы җайга салынырга тиеш! Без бу хакта Татарстан кинематографистлар берлеге идарәсе белән дә фикер алыштык — Татарстанга Кино фонды кирәк. Ул булмаса, алга таба да барысы да хаос белән барачак. Бездә һәркем Президентка, министрга, Дәүләт Советына яза — һәрберсе ниндидер юллар белән финанслар табарга омтыла.

Шуңа күрә капка бер булырга тиеш — Кино фонды! Кино фонды — ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелган бәйсез оешма. Аның җитәкчесе дә кино өлкәсендә бәйсез булырга тиеш. Ягъни, ул кеше студия җитәкчесе булмасын. Без өч фамилия тәкъдим итәбез — Ләйлә Фазлыева, Марат Әхмәтов яки Әсгать Сәфәров. Кино фонды республикадагы барлык кино төшерү процесслары өчен җаваплы булырга тиеш. Беренче чиратта сүз нәфис фильмнар турында барырга тиеш. Безнең яхшы картиналар бар бит — «Күктау», «Зөләйха», Бибинур» бар. Әмма алар да хаос эчендә калган.

Безнең фикеребезчә, Татарстанда нәфис фильм — ул елына 100-120 миллион сум дигән сүз. Шул кадәр акча бүлеп бирелсә, елына 3-4 фильм төшерә алачакбыз. Боларга авторлык кинолары да, балалар фильмнары да, күренекле шәхесләребез турында республикага кирәкле булган фильмнар да керә. Шунсыз кинематография үсә алмаячак. 5-6 миллион сумлык картиналарыбыз белән без технологик яктан артта калабыз. Әлбәттә, энтузиазм бар. Әмма энтузиазм ул бик тиз бозыла торган продукт, системасыз булмый.

Икенче проблема — без хроникаль съемкаларны югалттык. Мин таркалган Казан кинохроникасы студиясен торгызырга димим. Бары тик бригадалар төзеп, Татарстан эниклопедиясе институты белән бергә төшерә башларга кирәк. Нефтьчеләрне, янгын сүндерүчеләрне, укытучыларны… Телеканаллардагы яңалыклар тапшырулары белән генә булмый бит. Безнең барлык хроника Президентның нинди дә булса регионга килүенә корыла. Елына 10 миллион сум бирелсә, 100 кеше биш бригада булып ел дәвамында төшерер иде. 

Тагын бер проблема — әлегәчә сценарийлар пакеты булдырылмаган. Сценаристларыбыз беркемгә дә кирәкми, аларга түләнми. Менә Мансур утыра — ул бит кайчан да булса төшерелер дип энтузиазмда гына эшли. Сценарий өчен гонорар бәясе җитди булырга тиеш, ул бит еллар дәвамында языла. Сценарист акча сорап режиссер артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгел. Сценарийлар пакеты булдырыйк та, Мәдәният министрлыгы 100әр мең сумга елга ун киносценарий булса да сатып алсын.

Авторлык документаль кино бездә бөтенләй юк. Документаль кино үзешчәнлеккә әйләнеп бетте. Без документалистика белән шөгыльләнмәсәк, ул безнең белән үзе шөгыльләнәчәк, аңлыйсызмы? Югыйсә, Татарстанга каршы төшерелергә дә мөмкин бит. Бу хакта да ныгытып уйланыйк.

Кыска метражлы кино — безнең киләчәгебез. Мәдәният институтыннан чыккан режиссерлар, операторлар, продюсерлар нәрсәдер төшерергә тиеш бит. Кластерлар дип сөйләшсәк тә, яшьләрнең сүзе бер: «Здесь ловить нечего!» Мәскәүгә аларның бөтенесе дә талантлы булганга китми, биредә эш булмаганга китә.

Белгечләрне укыту — иң әһәмиятле пункт. Биредә укып кына булмый, алар чын кино дөньясында кайнарга тиеш. Бу — Мәскәүдә һәм чит илдә белем алу. Шундый белгечләрсез яхшы кино чыгара алмыйбыз. Мин укыганда башкорт төркеме 30 кешедән тора иде. Шуңа да башкорт һәм якут киносы күтәрелештә — нигезе шул чакта салынды.

Хөрмәтле депутатлар, кинематографияне үстерү программасы турында фикер алышып, аны бюджетка кертәсе иде. Югыйсә, без шул 8 миллион сум белән болганып ятачакбыз. Әйе, кинематография кыйммәтле тармак. Ләкин башка кыйммәтле тармакларга акча бирелә бит — симфоник оркестрга, Опера театрына.

Тагын бер проблема — кино төшергән кеше аны прокатка бирә алмый, чөнки хокуклар «Татаркино”га күчә».

Алексей Барыкин: «Продюсерга акча бирелә, кино белән акча эшләү хокукы бирелми»

Алексей Барыкин: «Мин Миләүшә Ләбибовнаның кинокластер турындагы фикерен хуплыйм. Ләкин ул татар киносы төшерү ысулы түгел. Игътибарны иң проблемалы өлкәгә юнәлтәсем килә — прокатка. Чөнки Татарстанда ул коточкыч хәлдә. Менә — цифрлар! «Байгал» 32 мең сум җыйган. Өченче уикенд баручы «Исәнмесез!» — 62 мең («128 мең», дип төзәтте Илдар Ягъфәров. Авт), «Сөмбел» — 134 мең сум, «Әпипә» — 310 мең сум, «Мулла» — 347 мең сум, «Айсылу» — 406 мең сум. Короновирус зыян салды, сүз дә юк, әмма боларның бер өлеше аңарчы күрсәтелде. Күргәнебезчә, татарча кино ярты миллион бусагасын үтмәгән. «Кире» — 509 мең сум. Ләкин ул күбрәк рус телле кино. «Водяная» — 2 млн 600 мең сум — бу да нигездә рус телле кино — федераль прокат.

Продюсер — ул фильмны финанслау һәм күрсәтү буенча җаваплылык алган юридик яки физик зат. Бөтен җирдә шулай. Әмма бездә алай түгел. Бездә продюсерлар үз фильмнарын күрсәтү хокукыннан мәхрүм — хокуклар «Татаркино”га бирелә. Кино өчен күпмедер акча бирелә, ә күрсәтеп акча эшләү хокукы бирелми. Шуңа күрә иҗат командасы ничек тә булса тизрәк һәм арзанрак төшерергә тырыша. Чөнки бирелгән акчадан үзенә дә өлеш чыгарасы бар. «Татаркино» авторларга үз киносын күрсәтергә мөмкинлек бирә — анысына сүз юк, ләкин бит дистрибьюторлар тулы хокуклар үзендә булган авторлар белән генә эш итә. Алай булмаса, ниндидер сөйләшүләр дә була алмый, фильмыңны фестивальгә генә алып бара аласың.

Бу «Татаркино» белән талашуым түгел, ул булдыра алганын эшли. Ул дәүләти оешма, безнең милли прокат системасы. Ул дистрибьютор түгел, ул башка әһәмиятле социаль функцияләрне башкара. Монда системаны үзгәртергә — компонентларның урыннарын алыштырырга кирәк».

Мансур Гыйләҗев: «Татар кинематографиясеннән гыйффәтле кино көтәләр»

Мансур Гыйләҗев: «Бүгенге түгәрәк өстәл утырышы төп игътибарны Кино фонды булдыру идеясенә юнәлтсен иде. Бу проблема бүген гаять актуаль, чөнки без күпмедер тәҗрибә тупладык, мускулатурабыз барлыкка килде, төрле буын кадрларыбыз бар. Хәзерге вакытта безнең кинематографиядә сәламәт булмаган атмосфера хөкем сөрә: һәркем үз юлы белән хәрәкәт итә, кем нидер урлый дигән шик-шөбһәләр туа. Миңа калса, Кино фонды барлыкка килсә, мондый хәлләр булмаячак — бөтен кеше тигезләшәчәк.

Сценарист буларак безнең киноның тематикасы һәм жанрлары турында фикеремне җиткерергә телим. Безнең кино милли булырга тиеш — бу төп шарт. Гомумроссия киносына охшаш кино төшереп беркемне дә кызыксындыра һәм конкуренция тудыра алмаячакбыз. Быел мөселман кинофестивалендә дә шуны күзәттем — гомумроссия темаларына төшерелгәннәре зур уңыш казанмады, Татарстан кинолары кызыксыну тудырды.

Тагын бер проблеманы күтәрәсем килә — безнең кинематографиядән ниндидер гыйффәтле бер дөнья тудыруын көтәләр. Илдар аны «Диетик кино» дип атый. Ә ул кешегә кызыкмы соң? Беренчедән, бу сюжет һәм характерлар үсеше ягыннан сценаристларны кыса. Мәсәлән, мин «Бурлаклар» киносценариен яздым. Аның белән Егор Кончаловский да кызыксынды. Ә сәнгать-эксперт советы «Татарлар андый түгел» дигән резюме чыгарды. Татарлар сугышмый, урлашмый, янәсе. Шулай итеп сценарий төшеп калды.

Минем материал буенча Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын төшерә. Төп рольне Виктор Сухоруков башкара, анда Мәскәүнең танылган актерлары катнаша. Рәхимбай эшли башлагач та миңа төрле яклап: «Ул бит триллер төшерә», — диделәр. Триллер төшерергә ярамыймыни? Ул жанр түгелме? Нигә үзебезне чиклибез? Нигә үз күләгәбездән куркабыз?

Без «Исәнмесез?!» фильмын төшердек. Ул бит гыйффәтле, чиста кино. Аның турында ничек антитатар идеяләре бар, татарны пычрата дип әйтергә мөмкин?! Безгә идея, сюжет, тема иреге кирәк!

Мөгаен, сценарий фонды гына түгел, сценарий цехы турында сүз алып барырга кирәктер. Безнең теләсә кайсы вакытта яхшы сценарий язарга әзер торган авторларыбыз булырга тиеш. Әйтик, ун авторга 100әр мең түләсәң, алар әзер торачак».

Илшат Рәхимбай: «Акча биргән саен яхшы кино көтмәгез, башта начарын төшерәчәкбез»

Илшат Рәхимбай: «Биредә әйтелгән барлык сүзләр белән килешәм. Яшь кинематографистларның Татарстаннан китү проблемасы бар. Бу Мәскәүнең якын булуына да бәйле. Кайнап торган дөнья бик якында — анда син үзеңне таба алачаксың кебек. Дөньяга күбрәк бирә алганыңны һәм шуның белән акча да эшли алачагыңны аңлау үзеңенекен итә — Айдар Шәрипов, Юрий Даниловлар китеп барды. 

Хәзер 20 яшьлекләр ун елдан 30 яшьлек була, утыздагылар 40ка җитә — «бал» белән алар идарә итәчәк. Димәк, аларны хәзер тәрбияләргә кирәк. Илдар Ягъфәровның яшь белгечләрне Мәскәүдә яки чит илдә укытырга кирәк дигән фикеренә кушылам. Бу бик нәтиҗәле юл, ә моннан дә нәтиҗәлерәге — Сокуров кебек кеше Казанда остаханә ачса гына. Бу очракта үз җиребездә кинематографистлар тәрбияли алыр идек.

Тагын бер проблема — бездән тиз арада сыйфат көтәләр, әмма башта сан булачак. Тәнкыйтьчеләребез һәм тамашачы да биш фильм төшә икән, аның бишенчесеннән сыйфат көтә. Алай була алмый. Ниндидер кибернетик кешеләр барлыкка килгәч булыр, бәлки. Хәзерге бик күп яшь кешеләр күп начар фильм төшерергә тиеш. Алар арасында тыелган темалар да була ала, без алардан оялырлыклары да булыр. Басым булып торса, берни дә үсми — бу табигать законы. Яшьләр өчен иң әһәмиятле сүз — ирек. Бер сорашып карадык: яшьләрнең каласы килә, әмма талантларын ачар мөмкинлекләр булмау аларны куркыта. Акча да, проектлар юклыгы да түгел, үзләренә мөмкинлек булмау куркыта аларны. Гомер бит бер генә!

Үземнең яңа фильмым турында да әйтәсем килә. Ул үз авторыбыз Мансур Гыйләҗев әсәре буенча төшерелә. Бу — күп профессионаллар катнашкан психологик триллер. Без башка проектларда акча эшләдек тә, минем һәм тирәлегемдәге берничә кешенең бер ел бернәрсә дә эшләмәү мөмкинлегем туды — киносценарий әзерләдек. Безгә проект җитәкчесе буларак, Тимур Бикмембетов кушылды. Безнең дүрт федераль актерыбыз бар. Фильмда эшләгән белгечләрнең күбесе Татарстаннан, бер өлеше — остаз буларак ярдәм иткән белгечләр — актерлар, яктыртучылар һәм операторлар командасы Мәскәүдән.

Безнең акча мәсьәләсендә кыенлыкларга очравыбыз турында ишетеп беләсездер. Без әҗәттә. Без Татарстанга шундый зур кызыклы проект тәкъдим иттек һәм кыен хәлдә калдык. Бу мәсьәләләрне көйләүче структураның булмавы матур булмаган хәлләргә китерә. Бу очрак Татарстанга булган мөнәсәбәтне, аның имиджын бозарга мөмкин. Индустриянең үсешенә йогынты ясый торган кешеләр алдында безнең дәрәҗәбез төшә. Әлеге проблемаларны хәл итергә тырышабыз.

Яхшы кино төшерә алабыз. Безгә вакыт, теләк һәм ярдәм элементы кирәк. Синең артыңда синең биредә эшләвеңне теләгән республикаң тора икән, бу иҗатка көч бирә».

Ркаил Зәйдулла: «Башкортстан белән чагыштырып карыйм да, гарьлек»

Ркаил Зәйдулла: «Кызганыч, монда Татарстан Мәдәният министрлыгыннан беркем дә юк. Министр үзе килә алмаса, урынбасарларын, бүлек мөдирен җибәрергә мөмкин иде. Мин Илдар Ягъфәров фикеренә 100 процент кушылам — Кино фондын төзергә кирәк дип уйлыйм. Үзебезне Башкортстан, Якутия белән чагыштырып карыйсың да, гарьлек, дөресен генә әйткәндә. Ә бит бездә талантлар бар. Интеллектуаль яктан мөмкинлекләр бар, потенциал зур. Бу тармакта үзгәрешләр булырга тиеш. Бәлки, без Президентка мөрәҗәгать итәргә тиештер. Структурадагы үзгәрешләрсез шәп татар кинолары күрә алмаячакбыз».

Ләйсән Низамова: «Кинематография өчен 2019 елда 178 миллион, 2020 елда 77 миллион сум бирелгән»

Ләйсән Низамова: Бу түгәрәк өстәлне оештыругыз өчен рәхмәт. Кинематографиягә кагылышлы авырткан урыннар һәм проблемалар бар. Шулай да бүген республикадан кинематография тармагына бүленә торган финанслар темасына кагыласым килә. Илдар Рәшитович әйткән саннар бик үк дөрес түгел. Акчалар байтак бүленә. 2014-2025 елларда кинематографияне саклау һәм үстерү подпрограммасы кысаларында бүленгән акчалар беркем өчен дә сер түгел, алар ачык мәгълүмат кырында бар — ачып карый аласыз. 2019 — 2022 елларга тукталыйк. 2019 ел — 77 млн, 2020 — 54 млн, 2021 ел — 57 млн, 2022 елга 60 млн сум каралган. Боларга әле 2020-2024 елларга Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасында каралган финанслар да кушыла. Бу вакыт аралыгында ел саен 4 млн 770 мең сум акча бүленә. Боларга өстәп 2019 елда «Татаркино» эшчәнлеген финанслау 52 млн сумны тәшкил иткән. Моның 44 млн сумы дәүләт заданиесен үтәү өчен каралган, ә 8 млн сумы профильле хезмәт күрсәтү керемнәре.

Моннан тыш, Мәдәният министрлыгы сметасында ел саен Казан халыкара мөселман кинофестивале үткәрү өчен акча билгеләнә. 2021 елда бу сан 21 млн сум иде. 2021 елда «Алмачуар» фильмын төшереп бетерү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аерым Указы буенча «Татаркино”га бюджеттан тыш финанслар хисабына 15 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Соңгы биш елда республикада төшерелгән фильмнарга анализ ясадык. 2016-2020 елларны алсак, 2016 елда — 11 млн сум, 2017 елда — 23 млн сум, 2018 елда — 35 млн сум, 2019 елда — 23 млн сум, 2020 елда — 19 млн сум. 2021 ел әле тәмамланмаган — шуңа анализ ясалмаган. Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: 2019 елда — 178 млн сум, 2020 елда — 77 млн сум килеп чыга. Азрак булуы пандемия белән бәйле кыскартулар икәнен яхшы аңлыйбыз.

Мин безнең көчләрне берләштерергә тәкъдим итәм. Бездә талантлар күп — кинематография оешмалары бергәләшеп эш итсен иде. Мин фонд яклы, аңа каршы түгел, ләкин анда шул ук кешеләр керә инде».

Миләүшә Хабетдинова: «Мин сезнең иреккә каршы, сез кирәгеннән артык азат инде»

Миләүшә Хабетдинова: «Татарстанда мәдәният сегментында системалылык юк. Яшьләр ирек мәсьәләсен күтәрә. Бездә мәдәният идеология ягыннан караганда дәүләттән бөтенләй азат. Кинематография республиканы рекламаларга тиеш: безнең акча безнең республиканы күрсәтүгә эшләргә тиеш, ниндидер гастролерларга үз максатларын хәл итүгә түгел. Мин гастролерларга каршы, хәтта ул бөек актер булса да!

Күптән түгел генә УНИКСта японнар катнашында яктылык шоуы булды. Мөгаен, УНИКС өчен дә, японнарның килүен дә минем республикам түләгәндер. Япон болгатып бетергән ул шоуда татар кыйммәтләре калмаган, хәзер ул аны минем акчама каядыр күрсәтеп йөриме икән?

Кинога да шундый ук дәгъвам бар. Мин кинода үз милли характеры булган халкымны күрергә телим. Чөнки бу милли иминлек мәсьәләсенә килеп тоташа. Мәдәният юыла һәм аның белән минем халкым юыла.

Мансур, әйт әле, зинһар, бәяләүче экспертлар кемнәр алар? Менә хәзер керәшеннәр турында фильм төшерәсез. Ул — психологик триллер. Анда минем халкымның этник төркем вәкилләре. Консультантыгыз кем иде?

— Людмила Белоусова һәм Геннадий Макаров.

— Алай икән, бу искиткеч! Бик яхшы үрнәк!

Бездә сценарийның татарныкымы, түгелме икәнлеген кем бәяли? Кем ул экспертлар? Мине әдәбият белгече буларак, бер фильмны карарга да чакырганнары булмады. Мөмкинлек булганда театрга да, кинога да үзем йөрим, бәялим, контрольдә тотарга тырышам. Чөнки моны башка беркем дә эшләми. Система юк!

Менә сез фонд оештырыйк, дисез. Әйдәгез, тагын ун оешма оештырыйк. Безнең бит инде республика тарафыннан финанслана торган Мәдәният министрлыгы бар. Анда Совет власте вакытындагы барлык структура туздырылган. Бездә хәзер татар театры хаоста үсә. Безнең барысын да Нияз Игъламов һәм ниндидер псевдосовет хәл итә. Хәзер һәр мәдәният тармагы буенча үз фондын оештырыйкмы инде? Бәлки, мәдәният министрлыгын гына тәртипкә китерербез. Министр килә алмаса, аның өч урынбасары бар. Структура җимерелгәч, кино буенча эшләүче белгеч тә калмады. Хәзер Сәфәровны, Фазлыеваны эшеннән бүлмәкче буласызмы? Алар дәүләт масштабында эшлиләр. Ә монда авыл киномеханигыннан башлап, кино тармагында барысын да белә торган белгеч кирәк.

Кинода минем мәдәниятем күрсәтелсен! Бу эшне министрлык башкарсын!

Мин сезнең иреккә каршы! Сез кирәгеннән артык азат инде».

Марат Әхмәтшин: «Сладковскийны, Камал театрын финанслаудан өзсәгез, аларда да бернәрсә дә булмаячак»

Марат Әхмәтшин: «Киноны прокатка чыгару бик катлаулы. Минем ул барып чыкмады. «Татаркино» булышты, ләкин мөмкинлекләр чикләнгән иде. Ютуб каналында «Мулла”ны 177 360 кеше караган. (Чагыштыру өчен — Камал театрына бер елда 140 мең кеше килә). Әлеге каналда кешеләр 59 534 сәгать вакытын уздырган. 24 сәгатькә бүлсәк, 2480 көн килеп чыга. 365 көнгә бүлсәк, 7 ел тирәсе килеп чыга. Бу инде нәтиҗә! Караучыларның 74 проценты Россиядән кергән, 10 процент — Казахстан, 1,5 процент — Кыргызстан, 1 процент — Үзбәкстан, 1 процент — Төркия. Бу әле пиарланмаган канал.

Безнең бөек татар мәдәнияте бар. Бездә кинодан башка мәдәниятнең бөтен төре дә финанслана. Монда ниндидер цифрларны санап үттеләр, без аларны күрмибез һәм аңламыйбыз. Анда барысы да буталган. Без Мәдәният министрлыгының нәфис фильмга биргән 2 млн сумын гына күрәбез. Калганы ниндидер шәхси инициативадыр: кем алдарак килгән — шул алган.

Күршеләрне алыйк. Танылган «Сестренка» фильмын Башкортстанда төшерелгән дип уйлыйсызмы? Юк, ул анда төшерелмәгән. Аны Мәскәү студиясе төшергән һәм аның башкорт телендәге версиясе юк. Аны төшергән компания 2001 елда оештырылган, фильмографиясендә алтмышлап кино һәм телепроект — аларның берсе дә таныш түгел. Димәк, 61нче эшләре генә әйбәт килеп чыккан. Бюджетына килсәк, Россия Хөкүмәте аңа 40 млн сум бүлеп биргән. Гомуми бюджеты — 62 млн сум. Әлбәттә, монда Мостай Кәрим фонды зур роль уйнаган, аның оныгының хатыны — Сечинның кызы. Кино шулай төшерелә!

Кино фонды темасына кайтам. Безнең утырышның нәтиҗәсе — Кино фонды оештыруын сорап, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать булсын иде. Кино тармагын системалаштырмыйча алга таба эшләп булмаячак. Сладковскийны, Камал театрын финанслаудан өзсәгез, аларда да бернәрсә дә булмаячак. Ә без амбицияле регион, талантларыбыз күп, финанслар булса, данлыклы Татарстан киносы булачак, ышаныгыз?!"

Рузилә Мөхәммәтова: «Әҗәт кемнеке — Татарстанныкымы, Рәхимбайныкымы?»

Рузилә Мөхәммәтова: «Илшат Рәхимбайга соравым бар. Илшат, сез Россия белгечләренә бурычларым бар дидегез. Алар түләнмәсә, Татарстан кыен хәлдә каламы? Сезгә күпме акча кирәк?»

Илшат Рәхимбай: «Мин уңайсыз хәлдә, безнең 20 млн сум әҗәт иде. Аның 3 миллионын дәүләт — Мәдәниятне үстерү фонды һәм Мәдәният министрлыгы бирде. Шулай итеп 3 млн сум әҗәт капланды, тагын 17 млн сум әҗәт калды. Тупас итеп әйткәндә, без хәзер сатылырга әзер. Без Мәскәү продюсерларын эзлибез, анда сатып алырга әзер булган кешеләр бар, ләкин ул вакытта инде бу фильм безнең кулда калмаячак. Хокуклары да безнеке булмаячак. Аның белән алынган ниндидер бүләкләр, акчалар да безнең республикада калмаячак һәм алга таба республика киносын төшерергә ярдәм итмәячәк».

Миләүшә Хабетдинова: «Тотыныр алдыннан смета төзегәнсездер бит?»

Илшат Рәхимбай: «Төзедек. Акчага гарантия бар иде. Ләкин съемкага бер атна кала гарантия юкка чыкты. Безнең фильмда катнашу өчен актерлар башка фильмнардан баш тартканнар иде, башка эшләренең вакытын күчерделәр. Сентябрьгә җыелган команданы ел дәвамында башкача җыеп булмавы билгеле иде. Яки тәвәккәлләп төшерәбез, яки тагын бер елга чигенәбез — сайлау шундый иде. Мин «решил газануть».

Рузилә Мөхәммәтова: «Димәк, Татарстан сатып ала яки башкаларга сатасыз…»

Илшат Рәхимбай: «…һәм бөтен кеше Мәскәүгә качып китә».

Рузилә Мөхәммәтова: «Татарстан кыен хәлдә каламы?»

Илшат Рәхимбай: «Без…»

Рузилә Мөхәммәтова: «Без ул кем — Татарстанмы, Рәхимбай командасымы?»

Илшат Рәхимбай: «Безнең команда. Ләкин мин — Татарстаннан. Балтач авыр хәлдә дип әйтә алабыз, чөнки мин Балтачтан».

Рамил Төхфәтуллин: «Хәйләләмичә генә сөйләшик — кинога алынганда акча эшләү турында да уйлыйбыз»

Рамил Төхфәтуллин: "Бу бик күләмле, киң кысаларда карый торган тема. Без Дәүләт Советы бинасында җыелып шушы әңгәмәне алып барабыз икән, димәк, игътибар юк дияргә урын юк — бу бинада бит хакимиятнең бер тармагы. Министрлар Кабинеты вәкиле китергән саннарга караганда, шактый күләмдә акча бирелә, ләкин ни өчен сез аны белмисез — бу сораулар бар. Бүген моны системалаштыру зарури. Бу сөйләшүне без рәсми рәвештә башкарма хакимиятебезгә җиткерергә тиешбез. Бу безнең өчен бик отышлы җыелыш. Алга таба без ниндидер форманы табарга тырышырбыз.

Бер яктан фондны хупласам, икенче яктан мин бик тә Миләүшә ханым белән бик тә фикердәш. Безнең дәүләт структурасы булган Мәдәният министрлыгы бар. Элек-электән бу эшне алар алып бара иде. Минем кино төшерү мәсьәләсендә шактый тәҗрибәм бар — мин биш фильм төшергән, хәтта үз фондымны булдырган кеше. Сез фонд җитәкчесе итеп дәүләт җитәкчелегендәге кешеләрне күрергә теләвегезне әйттегез. Тулаем алганда, аларның кино белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булмаячак дип уйлыйм. Белгечләр, дибез. Кемнәр алар? Руслар әйтмешли, судьи кто? Министрлыкта белгечләр булмагач, алар ничек бәяли һәм ниндидер вердикт чыгара ала?

Хәйләләмичә генә сөйләшик — кинога алынганда акча эшләү турында да уйлыйбыз. Рәхимбай да шуңа күрә Сухоруковны чакырган. Перспективада акча эшләү турында уйланылган. Алексей Барыкин да шуны әйтте. Ничек кенә булса да, барысы да акча саный. Без дә акча турында сөйләшәбез, дөресен генә әйткәндә. Без мөнәсәбәтне финанслар аша карасак, ул начар түгел. Без аны системалаштырырга телибез. Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, региональ кино буенча Россия законнары да камилләштерүне сорый. Безнең кинохроника студиясен югалтуыбыз да бик аяныч. Без әлегәчә шул вакытта төшерелгән сәнгать әсәрләрен ләззәтләнеп карыйбыз.

Елена Ямпольская — Татарстан депутаты, ул Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе. Мин аңа Казан кинохроника студиясен яңарту тәкъдиме белән чыгарга чакырам. Ул федераль булсын, димәк, федераль финансланачак.

Ә кино фонды мәсьәләсенә килгәндә, мин аңа механизм буларак ике куллап риза. Әмма дәүләт кешесенә аны йөкләү — өстәмә йөк. Алар каян белсен! Профессионализм кирәк! Безгә фикер таркаулыгы аяк чала. Фикер төрле булырга мөмкин, ләкин без бер фикергә килергә тиешбез. Концессуска киләбез икән, эшләребез алга таба барачак».

Илдар Ягъфәров: «Монда зур акчалар турында әйтәләр, без аны күрмибез. Республикада монополия барлыкка килде — „Татаркино“, кинофестиваль, прокат — барысы да бер үк кулларда. Шуңа да Кино фонды кирәк — конкуренция мөмкинлеге булган кешеләр гадел юл белән килеп керә алсын».

Алексей Барыкин: «Кинога йөзәр миллион акча тотыла диләр — ведомоство учреждениесе булгач, барысы да «Татаркино”га бирелә. Татарстанда кинематография тармагын шартлы «базар мөнәсәбәтләреннән» дәүләт монополиясенә әверелдерәбез икән, димәк, сәясәтебез шундый».

Айрат Зарипов: «Бюджет механизмы шулай көйләнгән»

Айрат Зарипов: «Барыгызга да рәхмәт. Бик кызыклы сөйләшү булды. Рамил Төхфәтуллинга шушы түгәрәк өстәлне оештыру идеясе өчен рәхмәт! Без барыбыз да Татарстан киносының үсешен һәм танылуын телибез. Әйдәгез, уңышка ирешү өчен берләшик! Ә финанслар мәсьәләсенә килгәндә, бюджет акчасының билгеле бер кагыйдәләре бар. Ул дәүләт акчасы, ягъни, салым түләүчеләрнеке. Дәүләт кино буенча әлеге бюджет акчалары белән эш итү вәкаләтләрен «Татаркино”га биргән. Бюджет механизмы шулай көйләнгән. Дөнья шулай корылган. Без шул кагыйдәләр буенча яшибез. Әмма без алга таба бу юнәлештә эш итәчәкбез, эшче төркем дә төзелер, федераль законнарны камилләштерү буенча дә тәкъдимнәр мәсьәләсендә уйларбыз. Башкарма хакимият белән дә бу темага сөйләшербез».

ххх

Кинематографистлар кино төшерү өчен елына 100-120 млн бюджеты булган Кино фонды оештыруны сорый. Алар аны Мәдәният министрлыгы эчендә түгел, турыдан-туры ТР Министрлар Кабинеты канаты астында итеп күрә. Ә бит төрле программаларга таратылган акчаларны җыеп санап карасаң, алар сораган акча бирелгән дә кебек кинематографиягә. Алар күргәнебез юк, диләр. 2019 елгы 178 млн га кемнәр нәрсәләр төшергән?

Тагын бер Татарстан масштабындагы проблема — Илшат Рәхимбайның әҗәтен кем түләр? Әйе, бу Илшат тарафыннан шактый кыю авантюра. Тик бернәрсә аңлашылмый — Илшат 17 млн ны каплар өчен проект сатарга әзер һәм алучы бар икән, Мәдәният министрлыгы 3 млн сумны ни биргән? 3 млн - ул Татарстан өчен тартып-сузып тулы метражлы кино төшерерлек акча түгелме соң? Бик каты тартып-сузсаң…

Кино фонды безне коткара алырмы? Бәлки, коткарыр да, төзеп караган юк бит әле. Монда бит бернинди гарантия дә юк, атуын атабыз, әмма нәтиҗәсе бер мәкальдәгечә — тисә тиенгә, тимәсә ботакка. Атмасак, бөтенләй тимиячәк. Күбрәк атсак, тию шансы арта…

Акча һәм яңа структура дигәннән, математикадагы бер кагыйдә искә төште: «Кушылучыларның урынын алыштырганнан сумма үзгәрми». Крыловның «Квартет» мәсәленең дә асылы шунда — музыкантларны төрлечә утыртканга карап музыка сызылып китми. Кино фонды оештырып, аның башына Президентның үзен куйсак та, «музыкантлар» шул ук була түгелме? Кино фонды дигәнебез кемнәр өчендер «акча кранына» гына кайтып калмасын өчен нишләргә?

Кыскасы, биредә кем сөйләгән — шул хаклы, хакыйкать каядыр уртада…

Финалга җавапсыз бер сорау — Кино фонды оештырсак, без татарларны дөньяга таныта торган кино чыгара алачакбызмы? Кем андый гарантия бирә ала? Беркем дә бирми. Ә максат нәрсә? Шуңа омтылу. Кыскасы, омтылышлар сатам, кем ала? Бәясе 120 млн сум. Бер елга!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100