Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтов мактаулы бүләккә лаек булган

news_top_970_100
Махсус операциядән ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтов мактаулы бүләккә лаек булган

Башкортстанның халык артисты, махсус операциягә үз теләге белән киткән Радик Динәхмәтов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән. Бу орденга 30га якын хәрби һәм гуманитар конвой машиналарын йөртүчеләр лаек булган. Сөенечле хәбәрне җырчы «Интертат»ка үзе җиткерде.

Радик Динәхмәтов махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан әлеге мактаулы бүләкне җырчы кабат юлга кузгаласы көнне алган.

«Әлеге бүләк минем өчен зур сюрприз булды. Мин 200 солдат белән 16сы көнне иртән махсус операциягә китәргә тиеш идем. Юлга чыгарга 1 тәүлек кала тантаналы чарага чакырдылар. Мондый көтелмәгән бүләк алу – минем өчен бик зур горурлык», – диде «Әсән» позывнойлы Радик Динәхмәтов.

Радик Динәхмәтов – редакциябезнең якын дусты. Ул безне үзе хезмәт иткән ел дәвамында махсус операциядәге хәлләр белән таныштырып, андагы геройлар турында сөйләп торды. Җырчы белән бик күп язмаларыбыз дөнья күрде. Моңа кадәр телефон аша гына аралашып торган җырчы белән бу кайтуында күрешү мөмкинлеге дә чыкты. Вакыт ягы тыгыз булуга карамастан, хәлләрен белешергә, бергәләп фотога төшәргә өлгердек.

Радик Динәхмәтовны әлеге мактаулы бүләк белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аның исән-сау хезмәт итүен теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100