Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтов: «Без Кызыл Лиман юнәлешендә»

news_top_970_100
Махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтов: «Без Кызыл Лиман юнәлешендә»
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

«Интертат» хәбәрчесе махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовның хәлләрен белеште. Җырчы махсус операциягә үз теләге белән узган елның җәендә киткән иде.

Радик абый, һәрвакыттагыча, бик сөенеп, яңалыклары белән уртаклашты.

Гел элемтәдә булуыгызга рәхмәт, кызлар. Дөресен генә әйткәндә, биредә теләсә нинди шалтырату яки смс алу бик сөендерә. Ә инде Татарстаннан сәламнәр алу – аеруча куанычлы.

Соңгы берничә елда мине, ихтирам белән, «ТМТВ» телеканалы үзләренең шундый шәп концертларына чакырып тордылар. Андагы егетләр дә: «Радик абый, кайткач та нинди проектлар әзерләргә уйлыйсыз, ярдәм итәрбез», – дип шалтыратып торалар. Менә шундый сүзләр күңелгә үтеп керә, рәхәт, җылы булып китә.

Күптән түгел генә Чаллыда яшәүче иҗатташ дустым Равил Галиев үзенең юбилеен үткәрде. Аны котлап, видеоязма җибәргән идем. Минем «Әле дә син бар әле дөньяда» җырына бөтен зал кушылып җырлаган. Шул мизгелләрнең видеосын күреп, күңел тулды.

Шулай ук күптәнге дустым Нурзадә белән аралашып торабыз. Ул инде гел гастрольләрдә, гел чаба. Тырышмасаң, шулай йөреп тормасаң булмый, молодец ул. Барыбызга да тик хезмәт кенә җимешләр китерә. Хезмәт турында яраткан шагыйрәбез Зәйнәб апа Биишеваның бер шигыре бар:

«Мактауга ымсынма, күңел,

Ул сиңа юлдаш түгел.

Хурлауга сызланма, күңел,

Ул сиңа моңдаш түгел.

Мактаулар зур итә алмас,

Хезмәтең зур булмаса,

Хурлаулар хур итә алмас,

Халкың сөеп зурласа.

Бул син тик халкыңа тугры,

Ит хезмәт ару белми.

Мактау, хурлау гомерсез ул,

Тик хезмәт кала, үлми», – дип, яраткан шигырен дә сөйләп алды җырчы.

«Без Кызыл Лиман юнәлешендә»

Радик Динәхмәтов күрше полкларның Авдеевканы алганнарына шатлануын әйтте. «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүче булып хезмәт итүче җырчы махсус операция зонасында үзенең бурычлары турында да сөйләп китте.

– Без дә Кызыл Лиман юнәлешендә алга таба барабыз. Егетләр, тешләрен кысып, тырышалар. Биредә һәр хәрби кая килгәнен белә.

Мин «алгы сызыкта эшлим, аннан яралыларны чыгарам» дип күкрәк сугып әйтә алмыйм. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән аларны алгы сызыктан иң якын госпитальгә алып киләләр, шунда ук ярдәм күрсәтәләр. Кайбер очракларда башка госпитальләргә җибәрәләр. Минем бурычым бик гади – аларны шул башка госпитальләргә илтү. Яраланган егетләрне генә түгел, башка чирләрдән интегүче хәрбиләрне дә шулай төрле госпитальләргә йөртәбез. Кемнең теше сызлый, кемдә пневмония, кемдә ашказаны җәрәхәте...

Биредә өлкән яшьтәгеләр бик күп. Күптән түгел 57 яшьлек бер хезмәттәшебезне госпитальдән барып алдым. Яраланганнан соң дәваланып чыкты. Бу егет – штурмчы. «Син бит закон буенча, рапорт язып, кайтып та китә аласың инде», – дим. «Әйе, мин, теләсәм, иртәгә үк кайтып китә алуымны беләм, ләкин үземнекеләрне ташламыйм», – ди. Менә шундый егетләрне күреп, рух күтәрелә. Аларны күреп, үземнең дә мөмкинлегемнән, кулымнан килгәнчә ярдәм итәсем, файдалы буласым килә. Флейтада уйнап, җырлап, егетләрнең әниләренә видеолар яздырып җибәрәм, фотога төшәм. Берсенә дә «юк» дип әйткәнем юк.

Үземнең алгы сызыкка барасым килә. «Анда да, бәлки, берәр ярдәмем тияр иде», – дип сорап карадым, ләкин командирлар: «Радик – син санитар йөртүче. Син биредә кирәк. Үз бурычыңны үтә – машинаң төзек, җылы, һәрвакыт әзер булсын», – дип, каршы чыктылар.

Гуманитар ярдәм гел килеп тора. Кайвакыт позициягә кадәр алып кайтырга машинабыз белән без дә ярдәм итәбез. Күптән түгел генә районыбыз башлыгы Риф Сәгъдәтуллович килеп китте, аннары алга таба Дүртөйле егетләре янына кузгалды. Ярдәмнәреннән берайчан да ташламыйлар, Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.

Янәшәбездә Татарстан егетләре бик күп. Алар үзләренең байраклары, шевроннары белән әллә каян күренеп торалар. Сезнең яктан да ярдәм күп килүен, теләктәшлекнең көчле икәнлеген беләм. Инде барыбызга бергә җиңү яулап кайтырга язсын иде», – ди ул.

«Танышларыңны очрату күңелгә рух өсти, шундый күңелле була», – дип, Башкортстанның «БСТ» телеканалы журналисты Рафыйк Әхмәтшин белән очрашканын да сөйләде.

Беркөнне бик кызыклы очрашу булды. Кич белән ашыгыч рәвештә штабка чакырдылар. Барсам, дежурда бер егет тора, йөзе таныш. «Син каян, мин сине беләм бит», – дим. «Ноябрь аенда Республика башлыгы сезгә халык артисты исеме биргәч, мин сездән комментарий алдым. Мин – «БСТ» телеканалы журналисты Рафыйк Әхмәтшин. Махсус операциягә 6 тапкыр барып кайттым, аннан йөрәгем түзмәде. Декабрьдә контракт төзеп, үзем дә хезмәткә китеп бардым», – ди. Аның белән бик җылы аралаштык, фотоларга төштек. Биредә кешегә аз гына җылы сүз әйтсәң дә күңеле була. Рафыйкны өйдә гаиләсе, балалары көтә. Ә ул шундый җитди карар кабул иткән, бик булган егет, – диде җырчы.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

«Күңелле мәшәкатьләр өстәлде»

Радик абыйның чираттагы кыска вакытлы ялга кайчан кайтачагы белән дә кызыксындык.

Монда ял ярты елга бер генә бирелә. Мин икенче ялым – ял булырмы, бөтенләйгә кайту булырмы, әйтә алмыйм. Чөнки 5 июльдә контракт вакытым чыга. Аллаһ язып, шул вакытка җиңеп, барыбыз бергә кайтырга иде инде.

Әле шушы көннәрдә җырчы Айгөл Бариева белән аралашып алдык. Уңышлы хезмәтләр теләде, хәлләремне белеште. «Радик, августта юбилей концертым булачак, сине дә афишага кертәсем килә», – ди. «Ул вакытка нинди приказ булыр бит. Шуңа күрә мине афишага кертү бик куркыныч әле, Айгөл. Тамашачыны алдау кебек килеп чыгарга мөмкин. Мин бит – хәрби бурычлы кеше, августта өйдә булырга тиеш булсам да, алдан вәгъдә бирә алмыйм», – дидем аңа да. Әлбәттә, ул вакытта туган якларда булсам, Айгөлнең юбилеена бик теләп барыр идем. Мин үзем бөтен чакырган җиргә дә йөрергә, җырларга тырышам. Гомер бер генә, аны максималь рәвештә файдалы итеп, бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезгә ихтирам белән үткәрергә кирәк.

Тагын бер яңалык белән уртаклашырга онытып торам икән. Хәзер безнең медвзводта ат бар. Бары тик бездә генә! Аны безгә Башкортстаннан җибәрделәр. Безнең командир «Солтан» ул атны бер торак пункттан алып, атланган килеш 25 чакрым юл узып, үзебезнең позициягә алып кайтты. Без машина белән янәшәсеннән бардык. Менә шундый барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Аның белән барысы да фотога төшә, бик яраталар. Мин аңа монда печән дә таптым, аның белән сөйләшәм, ашатам. Күңелле мәшәкатьләр өстәлде. Шартлау тавышларыннан да курыкмый башлады, әкренләп өйрәнеп килә, – дип сөйләде Радик Динәхмәтов.

Радик Динәхмәтов атта барган командирына багышлап, «Шәйморатов генерал» җырын бераз үзгәртеп җырлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100