Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Таһир–Зөһрә», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары авторы Таһир Асылгәрәй махсус операциягә китә

news_top_970_100
«Таһир–Зөһрә», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары авторы Таһир Асылгәрәй махсус операциягә китә

Композитор, җырчы Таһир Асыл Гәрәй (Асылгәрәй), махсус операциядә катнашу өчен, Украинага киткән. «Җитди карарлар вакыты җитте. Минем өчен Россия хәрби көчләренең махсус операциясендә катнашу – зур дәрәҗә. Без җиңәбез! Бар да яхшы булсын!» – дип язган.

Аңа 56 яшь. Таһир Асыл Гәрәй (ул үз аккаунтында фамилиясен аерып яза, еш кына Таһир Асылгәрәй дип язалар, чын фамилиясе – Асылгәрәев) 2000 елларда бик популяр иде. Ул – «Таһир – Зөһрә», «Розалар», «Күбәләк», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары. Ул Айдар Галимов белән бергә иҗат иткәндә аеруча танылды.

2021 елның февралендә «Интертат»ка биргән интервьюсында ул сәхнәдән югалуын иҗади кризис белән аңлатты. Якын арада яңадан иҗат итәчәген әйтте.

«Планнар бар. Сәхнәдә эшлисем килә. Сәхнәдә йөрәктән йөрәккә, кешене күреп, күзенә карап җырлыйсым килә. Концертларны сагындым. Бу ел – минем юбилей елы, 55 яшь. Зур-зур концертлар куярга уйлап торам, заллар белән килешүләр төзи башладык. Казанда, Башкортстанда, Уфада концертлар ясыйбыз, инде программаны ясый башладым. Анда «Таһир – Зөһрә», «Розалар» кебек элекке хитлар да булачак. Бу – минем өчен бер бик җаваплы чор. Бәлки, минем җырларны җырлаган кешеләрне дә чакырып, уртак концерт ясармын. Яңа җырларны да кертәсе, халыкка ишеттерәсе, күрсәтәсе килә. Шушы идея белән йөрим әле мин».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100