Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовтан хат: «Командирым Солтаннан үрнәк алам»

news_top_970_100
Махсус операциядәге җырчы Радик Динәхмәтовтан хат: «Командирым Солтаннан үрнәк алам»
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Узган елның җәендә үз теләге белән махсус операциягә киткән Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов редакциябез белән даими элемтәдә. Без дә җырчының хәлләрен, яңалыкларын гел белешеп торабыз. Радик Динәхмәтов махсус операциядә «ашыгыч ярдәм» машинасы санитар-йөртүчесе булып хезмәт итә.

Шушы көннәрдә ул безгә үзенең Таһир Кусимов исемендәге 3нче батальонның медвзводы командиры, Ишембай егете, «Солтан» позывнойлы хәрби табиб турында язма юллады. Аны рус теленнән башкортчага шагыйрә, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы Лариса Абдуллина тәрҗемә иткән. Без исә, укучыларыбыз игътибарына аны татар телендә тәкъдим итәргә булдык.

Ишембайның «Солтан»ы

Фронттан хат. Яугир «Әсән» Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов исемендәге 3нче батальонның медвзводы командиры турында сөйли.

Ишембайдан «Солтан». Әйе, Ишембайныкы, чөнки ул – Ишембай районының Иске Сәет авылыннан. «Солтан» – якташларының гына түгел, ә 31нче Башкортстан полкының да горурлыгы.

«Солтан» үзе бабасы белән горурлана. Ул, меңәрләгән башка иптәшләре кебек үк, 1941-1945 елларда Ватанны фашизмнан яклау өчен фронтка киткән. Донецк юнәлешендә сугышкан, шунда батырларча һәлак булган. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин махсус хәрби операция турында игълан иткәч тә, «Солтан», берни уйлап тормыйча, контрактка кул куя, һәм бүген ул бабасы Украинаны фашистлардан азат иткән җирдә хәрби хезмәттә. Бабасының исеме Солтан була, һәм шуңа да ул аның исемен, горурлык белән, позывной итеп алган.

Кешедәге иң яраткан сыйфатым – ихласлык. Шуңа күрә сезнең белән ихлас булырга тырышам һәм «Солтан» позывнойлы командир турында уй-фикерләрем, күзәтүләрем, ачышларым белән уртаклашырга телим. Билгеле сәбәпләр аркасында яугирнең исемен һәм фамилиясен әйтә алмыйм.

Рощинскида 2-3 ай хәрби әзерлек үткәннән соң, мин «Солтан» җитәкчелегендә махсус операция зонасында хезмәт итә башладым. Бүген «Солтан» медвзвод белән командалык итә. Шулай ук, полк командованиесе ярдәмендә, штурмнан соң яраланганнарны эвакуацияләү белән җитәкчелек итә.

Фото: © Медвзвод командиры «Солтан». Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

2023 елның сентябрендә мине «ашыгыч ярдәм» машинасының санитар-йөртүчесе итеп билгеләделәр. 6 ай эчендә без «Солтан» һәм медвзвод яугирләре белән юлсыз җирләрдә 15500 чакрым юл үткәнбез. «Солтан» – тәвәккәл, таләпчән, уйлап эш итә торган, хезмәт иткәндә һәм дисциплинага бәйле очракларда бик каты да була белгән кеше.

«Физрук» позывнойлы яралыга ярдәм күрсәткән беренче эвакуацияне хәтерлим. Яугир аңын югалтты, һәм аны тиз арада госпитальгә алып барып җиткерергә кирәк иде. Санитар машиналар йөртү буенча тәҗрибәм булмаганлыктан, юлсыз урында сак кына йөрергә тырышам. Ә бу вакытта «Солтан», табиб буларак, бөтен һөнәри сыйфатларын кулланып, хәрбине аңына китерергә тырышты.

Минем җайлап йөрүемә аның җаны көйде, чөнки ул арада вакыт югалды һәм, иң куркынычы, иптәшебезнең йөрәге тибүдән туктау ихтималы бар иде. Ул бердәнбер дөрес карар кабул итте – миннән рульне тартып алды. «Солтан»ның үзе руль артына утырып, зур тизлектә госпитальгә кадәр китереп җиткерә алуы яугирне үлемнән коткарды. «Солтан»ның какшамас холкы һәм тәвәккәллеге «Физрук»ны коткаруда зур роль уйнады. Ә мин, аннан үрнәк алып, хәзер юлсыз җирләрдә дә тиз йөрергә өйрәнәм.

Бер төнне каравылда торганда, мин «Солтан»нан тагын бер сабак алдым. Төнге сәгать 3тә ул, блиндаждан чыгып, территорияне урап үтеп, минем артыма шым гына килеп туктаган. Мин сизми дә калдым. Һәм ул: «Әсән», сине юк иттеләр һәм синең белән бергә бөтен взводны да. Каравылда алай тормыйлар», – диде. (Әсән – Радик Динәхмәтовның позывное).

Игътибарны читкә юнәлтеп, юлда яткан ят әйберләр һәм банкалар өстенә машинада барып менсәм, «Солтан» бик каты кисәтә. Чөнки аларда шартлаткыч булу ихтималы зур, азактан бу хакта хәрби мәгълүматлардан ачыкланган очраклар байтак булды. Командир даими рәвештә уңга-сулга карап йөрергә кирәклеге һәм игътибарлы булу хакында әйтеп тора. Кемнеңдер, я Ходаем, бернинди куркыныч янамый, барысы да яхшы булачак, дип уйлавы ихтимал. Андыйлар белән, һич көтмәгәндә, фаҗигаләр була да инде.

«Солтан» бу хакта армый-талмый безнең искә төшерүен һәм безне саклавын дәвам итә. Бу – безнең командирның тагын бер сыйфаты.

Декабрьдә штурмнан соң яралы хәрби безнең күз алдында аңын югалтты, һәм без инде, аның үзен югалтып куймагаек, дип борчылдык. Ә «Солтан» берничә секунд эчендә солдатка аңына килергә ярдәм итте. Һәм мондый бәхетле тәмамланган очраклар, Аллаһка шөкер, бик күп. «Солтан» җитәкчелегендәге медвзвод егетләре лаеклы хезмәт итә.

Дуслар, «Солтан», хәрби хезмәттән тыш буш вакытта, көнкүрештә нинди соң, дигән сорау тугандыр. Шул хакта сөйләп үтим.

Күптән түгел «Солтан»га курай бүләк иттем, һәм ул безгә, рәхәтләнеп, башкорт көен уйнады. Әгәр аның кәефле чагы булса, ул матур эстрада җырларын да көйли. Озын юлларда теләсә нинди темаларга сөйләшәбез һәм хезмәт юлы хакында фикер алышабыз. Шәхсән миңа башта аның холкын аңлау һәм кабул итү җиңелләрдән булмады. Әмма вакыт һәм сабырлык барысын да үз урынына куя икән.

Мин медвзод егетләре белән горурланам. Һәм иң мөһиме – көннән-көн командирны ныграк аңлыйм, «Солтан» куйган хәрби бурычларны мөмкин хәтле җиренә җиткереп үтәргә тырышам.

«Солтан» – 3нче батальон һәм Башкортстан полкы яугирләре арасында гына түгел, ә күрше полкларда, шулай ук танк полкында да абруй яулаган егет.

Ат өстендә – медвзвод командиры «Солтан», җырлый – Радик Динәхмәтов:

Дуслар, мин махсус операция барышындагы бик күп ир-егетләрчә, батырларча гамәлләр хакында искә төшерә алам. Бу – безнең соңгы аралашуыбыз түгел дип уйлыйм һәм, язмамны тәмамлар алдыннан, «Солтан»ның холкын һәм бурычына тугрылыгын күрсәткән тагын бер вакыйга турында искә алам.

Узган елның декабрь уртасында 150 кешедән торган яугирләр төркеме ялга әзерләнә иде. Алар арасында «Солтан» да бар. Башкортстанга озатылырга берничә сәгать кала, штурмнан соң яралыларны гомуми эвакуацияләү башланды. Рюкзагын ташлап, «Солтан» медвзвод егетләре белән яралыларны коткару эшенә тотынды. Алар арасында төрле полктан һәм төрле яра алган, авыр һәм уртача хәлдәге хәрбиләр бар иде. Юлсыз җирдә хәрәкәт иткәндә медицина ярдәме күрсәтүе бик авыр, кайвакыт мөмкин дә түгел кебек, тик «Солтан» һәм аның медвзвод егетләре өчен түгел. Алар үзләренең табиблык бурычын намус белән үтәде, һәм бүген барлык яраланган хәрбиләр дә исән-сау, дәвалану үтәләр. «Солтан» да ялга кайтып килде.

Фото: © Медвзвод командиры «Солтан». Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Башкортстан, алга! Ишембай яугирләренең, шул исәптән «Солтан»ның да Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улының якташлары булулары һәм фидакарь хезмәт итүе икеләтә куанычлы. Башлык: «Эшләгез, братья!» – дигәндә, Ишембай яугирләре: «Эшлибез, Брат!»– дип җавап бирә. Җиңү безнең кулда!

Сезнең белән элемтәдә рядовой, санитар-йөртүче «Әсән» – Радик Динәхмәтов булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100