Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге Радик Динәхмәтов дусты Равил Галиевны котлап җырлый - видео

news_top_970_100
Махсус операциядәге Радик Динәхмәтов дусты Равил Галиевны котлап җырлый - видео
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән җырчы Равил Галиев үзенең махсус операциядәге дусты Радик Динәхмәтовтан җырлы котлау кабул иткән. Радик Динәхмәтов үзенең котлау сүзләрендә берничә тапкыр «Уфа-Казан юллары» проекты турында искә ала. Ике җырчыны шушы проект дуслаштырган булса кирәк.

«Хөрмәтле, Равил дустым! Сине күркәм юбилеең белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә иминлеге телим. Иҗади уңышлар, яңа җырлар, яңа дуэтлар яздырырга язсын.

Берничә ел элек «Уфа-Казан юллары» дип аталган тамашалар белән Татарстан Башкортстан арасын ныгытуга бик күп көч салдың. Тик кызганыч, коточкыч ковид башланды, ул тамашалар тукталды. Бүген махсус хәрби операция бара. Башкортстан, Татарстан батырлары җиңү яулап кайткач, Аллаһы боерса (бу барлык тамашачыларыбызның да зур үтенече) шушы «Уфа- Казан юллары» проектын кире сәхнәгә кайтаруыңны телим. Әле дә син бар әле дөньяда, Равил, синең иҗатың бар. Аллаһы боерса матур концертлар куеп, бергәләп җырлап, ике халыкны тагын да берләштереп, дуслаштырып, гасырлар буенча ике халыкка бергә булып яшәргә язсын», – дип сөйләгән ул һәм дустын котлап, үзенең иң популяр «Әле дә син бар әле дөньяда» җырының кушымтасын башкарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100