Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге егетләр Рамазан гаетен бәйрәм итә – видео

news_top_970_100
Махсус операциядәге егетләр Рамазан гаетен бәйрәм итә – видео
Видеодан скриншот

Рамазан гаетен махсус операциядәге егетләребез дә бәйрәм итә. Арчада яшәп иҗат итүче язучы Зиннур Тимергалиев безгә бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче энесе Илнур Тимергалиевтан килгән видеоны юллады.

«Энем шул шартларда да уразасын калдырмады. Кеше кайда да кеше булып кала ала. Инде бүген дә барлык татар егетләре бергә җыелып, блиндажда Рамазан гаетен бәйрәм иткәннәр. Араларында намаздагы егетләр дә күп», – диде безгә Зиннур абый.

«Елашмадык, йөрәк белән күтәрәбез...» – дип сөйләгән иде Зиннур Тимергалиев «Интертат»ка Илнурның мобилизациягә эләгүе турында. «Интертат» Илнурның узган елның ноябрь аенда яраланып кайтуын да хәбәр иткән иде. 1 ай госпитальдә ятып, 1 ай өендә ялда булганнан соң, хәрби комиссия үтеп, Илнур янәдән хәрби сафларга китеп барган.

«Хәзер энем Кременная юнәлешендә хезмәт итә. Әле бәйрәм алдыннан гына бөтен Сөрде авылы халкы белән җыелып, Илнурга гуманитар ярдәм җибәрдек. Ул ярдәмне күрше авыл егетләре кабул итеп, саклап торганнар. Энем аны 2 көннән килеп алып китте. Барлык дуслар, авылдашлар ярдәм итте, бик зур рәхмәт барысына да.

Егетләребезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Гает белән котлаганда, егетләребезгә киләсе бәйрәмнәрне туганнар белән бергәләп каршы алырга насыйп булсын, дип теләдек», – диде Зиннур абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100