Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Энем белән горурланам!»: Язучы Зиннур Тимергалиевның энесе махсус операциядә яраланган

news_top_970_100
«Энем белән горурланам!»: Язучы Зиннур Тимергалиевның энесе махсус операциядә яраланган
Фото: Зиннур Тимергалиев ялга кайткан энесе белән

Арчада яшәп иҗат итүче язучы Зиннур Тимергалиевның энесе Илнур махсус операциядә яраланган.

Илнур Тимергалиев мобилизациягә эләкте. «Елашмадык, йөрәк белән күтәрәбез...» – дип сөйләгән иде Зиннур Тимергалиев «Интертат»ка.

«Луганскида иде ул, Сватовода. Ялга кайткан иде. Килүгә, сугышның эченә кертеп җибәрделәр. Янәшәләрендә генә сызгырмый торган, тавышсыз гына оча торган Польша минасы төшеп шартлаган. Шактый егетләр яраланды, бәйли башлаган идем, карасам – минем эчемнән кан чыга, үзем дә яраланганмын икән, ди. Шок халәтендә булгач, аңышмаган», – дип сөйләде Зиннур Тимергалиев.

Хәзер энесе хәрби госпитальдә. Аның тормышына куркыныч янамый. Ул авырлык белән генә сөйләшә ала икән. Елмаеп төшкән фотосын да җибәргән.

«Тимер кебек кешеләр. Батыр егетләрне белсен халык, Татарстан егетләрен күрсеннәр. Горурланам минем батыр энем белән. Үзе яралы булса да, башкаларга ярдәм иткән», – дип сөйләде Зиннур Тимергалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100