Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов язучыларны тәнкыйтьли: «Китапларыгызны сатарга өйрәнергә кирәк!»

«Интертат» ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтаендагы чыгышыннан төп фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Марат Әхмәтов язучыларны тәнкыйтьли: «Китапларыгызны сатарга өйрәнергә кирәк!»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

27 март көнне «Корстон» мәдәният комплексында Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтае узды. Корылтай утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов язучыларга мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Язучылар берлегенең 4 еллык эшчәнлегенә бәя бирде.

Республикабызның Язучылар берлеге – Татарстанның мәдәни дөньясының иң зур таянычы һәм көче. Арагызда аяклысы да, таяклысы да, аяксызы да бар. Күпләрегез белән төрле чараларда очрашып торабыз, бер-беребезне ишетергә тырышабыз. Милләтебез язмышы өчен әдәби интеллигенция – сезнең сүз, сезнең фикер бик әһәмиятле. Минем сезнең хезмәтегез тел, милләт язмышы өчен нинди әһәмиятле булуын әйтәсем килә.

Сез шәхес буларак җайлы халык түгел, һәрберегезнең үз холкы, үз карашы. Сезнең белән эшләү җиңел түгел, әмма сездән башка эшләргә дә мөмкин түгел. Берлекнең җитәкчесе кем булса да, ул барыбер сезнең барыгызга да охшап бетмәс.

Табигый бер үзенчәлек бар – Аллаһы Тәгалә сезгә каләм сәләтен ишеп, әмма оештыру куәтен бик аз биргән.

«Китапны сатарга өйрәнергә кирәк!»

Марат Әхмәтов язучыларның чараларга аз йөрүләре, җитәрлек санда очрашулар, кичәләр оештырмауларына дәгъва белдерде.

Мин берлек җитәкчесе турында гына әйтмим, һәрберегезгә кагыла – очрашуларга аз йөрисез, язучылар белән чаралар, түгәрәк өстәлләр, гамәли конференцияләр чамасыз күп түгел. Ә алар кирәк! Алар аралашу чарасы – хәзер шулай бит, үзебезнең газиз туган телебездә аралашабыз икән – телне саклау өчен чаралар табыла, дигән сүз.

Безнең республикада бер мең ярым мәктәп, мәдәният йортлары, шундый күп китапханәләребез бар, музейлар эшләп тора. Шундый мөмкинлек – җирлек, аудитория була торып, чакырганны көтеп утыру дөрес түгел.

Икенче яктан караганда иҗади әсәр – китапмы, җыентыкмы, ул – рухи товар: җитештерелгән продукция. Аны сатарга өйрәнергә кирәк! Аның өчен авторга үзен-үзе таныту белән шөгыльләнергә кирәк.

4 ел эчендә 226 төрле әдәби китап бастырылган, бу – бик аз, әлбәттә.

Үзегезнең укучыларыгызны булдыру өчен, үзегезгә дә тырышырга кирәк. Иҗат әһелләренә мөрәҗәгать итәм – китапханәләргә җибәреп тә, укылмый ята торган китаплар күп. Без 500не дә, 1000 меңне дә бастырырбыз, ләкин әлеге китаплар укылсын, яраткан кешеләрен тапсын иде.

«Язучылар берлеге бинасы серванттагы самавыр шикелле булырга тиеш түгел»

Марат Әхмәтов язучыларны күбрәк очрашулар, төрле мәдәни чаралар оештырырга өндәде.

Чагыштырмача яшь шагыйрьләребезнең барысы да актив түгел. Әлегә безнең гамәлдә дистәгә якын яшь язучыларыбыз хәрәкәттә. Әмма милләтне, телне саклау өчен активлык кирәк. Сезнең әлеге мөмкинлегегез искиткеч зур! Сезнең сүзегез үтемле, барган җирегездә көтеп алалар, һәрбер сүзегезне Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәрләр сүзе кебек кабул итәләр. Берлек урнашкан бинаның үзендә төрле сәбәпләр белән еш булырга туры килә, бу бинаның үзендә генә дә төрле чаралар белән тормыш кайнап торсын иде. Атнаның ким дигәндә 2 көнендә Сабантуй кебек чара үтәргә тиеш, матур бина, ул серванттагы самавыр шикелле булырга тиеш түгел. Самовар ничек кайный – анда да тормыш кайнарга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Үзегез язган әсәрләрегезне дә киләчәктә кем укыр?!»

Язучылар берлеге – ул яхшы машина кебек, монда интеллигенциянең сөт өсте җыелган, әмма ул машина гел йөреп торсын, хәрәкәттә булсын өчен, аңа беткәннән-беткәнгә ягулык өстәп торырга кирәк. Сораучысы сорый белсә, хөкүмәт беркайчан да ул машинаны ягулыктан өзмәячәк.

Язучылар милләт һәм тел сагында иң алгы сафта булырга тиеш! Ул гына түгел, сез – үзегезгә алмаш әзерләү өчен дә җаваплы шәхесләр. Югыйсә ул милли басмаларны, хәтта сезнең үзегез язган әсәрләрегезне дә киләчәктә кем укыр?!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Предсказание Нострадамуса о третьей мировой
На Урале мужчина убил ребенка ради выкупа: в озере
В Тверской области в очередной раз ребенок пропал бесследно
news_right_column_3_240_400
Все у кого натяжные потолки — придется снять, теперь запрет
news_bot_970_100