Җитмәгән урындык, өч кандидат, биш шелтә: Татарстан язучылар берлеге корылтае ничек узды

Республиканың әдәби интеллигенциясе өчен олы вакыйга булды. Татарстан Язучылар берлегенең 20 нче корылтае узды һәм киләсе елларга рәис сайланды. «Язучылар рәисе кем булачагын белер өчен кәрт ачалар», «Бер язучы күрәзәчегә барган» дигән сүзләр иртәгә корылтай узачак көнне үк бар иде... Мөгаен да, кызык өчен генәдер әле! Шулай да, кем сайланачагын зарыгып көттек!

Актаныш мөхәррияте каршындагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе вәкилләре, берлек әгъзалары Роберт Сәлахиев һәм Фәнәвис Дәүләтбаев корылтайга беренчеләрдән булып килде.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Съезд «Корстон» үзәгендә үткәрелде. Иртә таңнан, үзләре әйтүенчә 5.00тә үк Актаныштан чыгып китеп, тугызлар тирәсенә килеп җиткән язучылар – Роберт абый Сәлахиев һәм Фәнәвис абый Дәүләтбаевларны кереп барышлый очраттым. Кызганыч, ишек төбендә торган сакчы әфәнде татарчаны белми булып чыкты. Чөнки, мин: «Съезд кайда, абзый?» – дип сорагач, урам буендагы юл съездына ничек барып җитәсен аңлатырга тотынды... Кайбер өлкәнрәк каләм әһелләрен шулай кирегә борып җибәрмәгән булса ярый!
Хәер, районнан килгән шагыйрь абыйлар белән съезд үтәсе якка таба юлны «Корстон» буйлап дәвам иттек. Алар миннән бу зур гына үзәк хакында да сорашты.
Менә корылтай үтәсе икенче катка да менеп җиттек. Рабит Батулла, Чаллыдан шагыйрә һәм радиожурналист Әлфия Ситдыйковалар күзгә чалынды. Әнә Рәдиф Гаташ язучы апалар белән уратып алынган. Әлбәттә, үзара сөйләшүләр, аралашулар күп иде биредә. Аннан да бигрәк истәлеккә фотосурәткә төшүләр. Мине һәм мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтованы күпләр танып алган иде ахры, телефоннар кулдан сирәк төште. Фотога төшереп алуны сораучылар да булды.
Таныш-белеш йөзләр, үземнән дә исәнлек-саулык сорашучылар хәтсез булса да, мин читтәрәк торган әдипләребез белән сөйләшеп алырга, фикерләрен белергә булдым.
Һәрвакыттагыча, дулкынлану хисе белән килдем. Җанга кадерле кешеләр, күпсанлы каләмдәшләр белән күрешәм. Мин 2003 елдан бирле берлек әгъзасы. Әлбәттә, яңа рәис милләт өчен җанатып атып эшләүче, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы булсын. Мөгаллимә буларак та язучы эшчәнлегем ярдәм итә, – дип сөйләде фойеда Яр Чаллы якларыннан килгән шагыйрә, мөгаллимнәр остазы Рәзинә Мөхияр.
Шулай ук үземне һәм курсташларымны әдәбиятка, әдәби иҗатка тарткан укытучыбызны да очраттым.
Мин бу корылтайдан яңа перспективалар көтәм. Заман катлаулы, җәмгыять үзгәрә, Россия дәүләтендә дә үзгәрешләр булып тора. Язучы сәяси яктан да, мәдәни яктан да грамоталы булырга тиеш. Мин үзем Казан федераль университеты педагогы буларак та яшьләр белән күп эшлим һәм әдәби мөнбәрне күзаллыйм.
Мин берлекнең идарә эшләреннән ераграк. Ләкин шуны әйтә алам: сайлау алды, съездга әзерлек эшләре турында күпчелек татар матбугаты аша күзәттем. Күбрәк үзем рус телендә язгач, рус язучылары секциясендәге иҗатташлар белән аралашам. Рус язучылары өчен дә күптөрле кичәләр, очрашулар үтеп тора. Мәсәлән, Мәскәүдәге коллегалар белән. Шулай ук ТР Язучылар берлеге исеменнән Якутиягә дә барган истә. Берлектә 2006 еллардан торам, – ди КФУ доценты, ТР Горький һәм Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айрат Бик-Булатов.
Провинциаль шәһәрләребездән килгән барлык каләм әһелләребездә кәеф күтәренкелеге сизелә иде. Кемдер Казан язучылары белән яңалыкларын, хәбәр-хәтерен уртаклаша, икенче берәүләр шаяртышып сөйләшә. Рабит Батулла да: «Без бергә җыелган чаклар – базарга хас, көнбагыш кына күренми», – дип әйтеп салды. Бер почмакта таякка таянып килгән әдипләр фотога төшә. «Таяклылар командасы без», – дип тә куйдылар.
Шуңа да игътибар иттем, безнең әдәби зыялылар арасында дин тәгълиматы буенча киенүче язучылар күбәйгән. СөбханАллаһ! Шуңа өстәп, ара-тирә милли төсмерле киемдәгеләр дә күренде. Бик матур!
Ә менә теркәлү вакытында бераз этенү-төртенү булды. Ни дисәк тә, бихисап каләм осталары килгән, фойе кысанрак та.
Менә съезд башланды!
Шактый иркен зал. Шыгрым тулы халык диярлек. Бер кимчелек: президиумга менеп утыручылар алдан билгеле түгел идеме соң, дигән шик калды. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Президиумны тәкъдим иткәндә, мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова исемен атады да, «Мондамы соң ул?» – дип сорап куйды. «Әгәр ул киләлмәсә, аның урынбасары монда...» – дип дәвам итте. Залдан кемдер Ирада Аюпованың киләчәген аңлатты булса кирәк, Зәйдулла микрофонга «Киләчәк!» – дип игълан итте һәм «Ну, хатын-кыз соңга калырга ярата инде», – дип өстәп куйды.
Президиум әгъзаларын игълан итеп бетергәч, Ркаил Зәйдуллага «Илсур Хадиуллинны да утырта алмассызмы икән» дип мөрәҗәгать иттеләр. «Әйе шул!» – диде ул микрофонга. Илсур Хадиуллинның әтисенең исемен оныткан иде булса кирәк, анысын Марат Әхмәтовтан сорады. «Гәрәевич», – диде Марат Әхмәтов. «Гафу итегез, тәҗрибә һаман җитенкерәми инде, мәгариф министры да биредә – Илсур Гәрәй улы Һадиуллин», – дип игълан итте ул һәм, кулы белән залга ишарәләп, «Әйдәгез, Илсур!» – дип министрны дәште. Шунда ук, көлеп, «президиумда урын бармы соң безнең» дип өстәп куйды. «Әйдә, әйдә!» – дип, министрны кабат чакырды. Залдагы кайбер язучыларыбыз, Ркаил Зәйдуллага кушылып, көлемсерәп, «урындыгы белән менсен, булмаса» дип әйтештеләр. Мин Ркаил Зәйдулланың болай итүен төрледән-төрле ситуацияләрдә дә югалып калмавына сылтадым. Югалып калмады бит, сәхнә түрендәге урындыклар да буш булмады!
Президум эшен Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров алып барды. Президиумда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Фоат Садриев катнашты.
Иң башта, съезд үз эшен башлаганчы, гомер бәйрәмнәрен билгеләүче берлек әгъзаларын котлау булды. Корылтайга киләлмәгән Сәйдә Зыялы һәм Әлмәттән биредә булган Илүсә Нәбиуллина тәбрикләнде.
Алга таба исә мандат, хисап, ревизия һәм секретариат комиссияләре төзелде һәм чыгышлар, докладлар, хисап тотулар башланып китте.
Үз чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Хөкүмәтебез җитәкчеләренең сәламнәрен җиткерде. Ә аннан каләм әһелләрен мактады да, шул ук вакытта «тәнкыйть утына» да тотты.
– Иҗат кешеләренә, мәсәлән, бу очракта сезгә, каләм сәләтен ишеп биргән. Ә менә оештыру сәләтен ул хәтле капчыгы белән үк түгел. Менә президиумда утырганда да Ркаилне «чеметеп» алдым бит әле. Игътибар иткәнсездер. Мин бу җәһәттән берлек рәисенә генә мәрәҗәгать итмим. Ә сезнең барыгызга да әйтәм: очрашуларга, фәнни-гамәли конференцияләргә аз йөрисез. Безнең республикада бер мең ярым мәктәп, мәдәният, китапханә һәм йөзләгән музей бар. Чакыруны гына көтеп ятмыйча, үзегезгә дә йөрү кирәк, – дип шелтәләде ул.
Шулай ук ул язучының бүгенге яшәештә үз-үзен танытырга тиешлеген, китаплар нәшер итү, әсәрләр сыйфаты кебек төшенчәләргә җентекләп тукталды.
ТР Халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Ркаил Зәйдулла әйтмешли, язучылар аксакалы Фоат Садриев:
Авылдан мәркәзебез Казанга килеп шушы сәхнәгә менәргә берникадәр кыенсынам. Ике корылтай арасында язылган әсәрләр өчен йөзебез кызарырлык түгел. Республика Хөкүмәте безгә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Билгеле, заманнар тыныч түгел. Бу авыр чорда да язучы халкының җаваплылыгы аеруча арта. Кешелек үзгәрә, без игътибарлы булырга тиеш. Чорыбызны сурәтли алган образлар, вакыйгага әверелгән әсәрләр тудырыйк. Барыбызга да илһамлы мизгелләр телим. Берлекнең 20 нче съездын ачык дип белдерәм.
Сәламләү чыгышларын ясаучылар арасында Казахстан язучысы, «Простор» журналының баш мөхәррире Фәрхад Тәминдаров та булды. Ул Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка казах милли киемнәре тапшырды. Алгарак китеп шуны әйтим, Ркаил әфәндегә дә үзбәк дуслардан чапан һәм түбәтәй бүләк иттеләр.
Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов та чыгыш ясады.
– Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортстанның уртак проекты нигезендә 70ләп китап чыккан икән. Мондый проект башка өлкәләрдә юк. Алга таба шулай бер-беребезнең әдәбиятны баетып яшик, – диде ул.
Айгиз шулай ук үт күршеләрен «чеметеп» алуны да кирәк тапты.
– «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем биргәннәренә Рөстәм Галиуллин өчен шатмын. Чөнки аның яшьтәшләренә хәзер Башкортстанда орден бирә башладылар. Шулай! Яшьләрне дә күтәрергә кирәк! Чөнки аларсыз әдәбиятның киләчәге юк. Халыкның һәм телнең киләчәге юк, – диде ул.
Интрига кызганнан-кызды да…
Корылтайның мандат комиссиясе иглан итүенчә, биредәге залда берлекнең 301 әгъзасыннан 213 кеше бар иде. Ике корылтай арасында 46 язучы вафат булган.
Рәис буларак сайлануга Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим һәм Рәмис Аймәт кандидатуралары чыгарылган иде. Хуплау чыгышлары да бер-бер артлы яңгырады, күпчелеге Ркаил абый өчен. Ә менә Аймәткә каршы бер чыгыш ясаучы да табылды. Ул аның вакытында берлек рәисе урынбасары булып хезмәт куйган чакларын хурлап алды... Ә Хәбир Ибраһим кыскача гына «сайласагыз, эшләрбез» диде.
Соңрак Рәмис Аймәт Язучылар берлеге рәисенә кандидатлыгыннан үз теләге белән баш тартты, делегатлар аның теләген хуплады.
Язучы, шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон сүз фикер-тәкъдимнәрен трибуна артыннан җиткермәкче иде дә... Тик, Зиннур Мансуров, регламентка сылтап, ирек бирмәде… Ә бит аңа кадәр барлык чыгыш ясарга теләгәннәргә мөмкинлек булды!
Инде бу вакытка залда утыручы каләмдәшләрнең арыганлыгы көн кебек ачык иде. Озак бара, намаз укыйсы да бар, тамак кипте, дип гөжелдиләр иде…
Бюллетеньнәр, хөкүмәт, дәүләт җитәкчеләрен сайлаган кебек, махсус урнага салынды. Монда бюллетень алыр өчен дә чират җыелды... Кайбер язучыларыбыз бер-берсе белән киңәш тә корып алды.
Татарстан Язучылар берлеге корылтае делегатлары тавышлары нигезендә икенче срокка Ркаил Зәйдулла сайлап куелды. Аның өчен 167 язучы тавыш бирде. Тагын бер кандидат Хәбир Ибраһим өчен 20 язучы тавыш бирде. 7 бюллетень бозык дип табылды.
Төшке аштан соң, проза, шигърият, драматургия һәм балалар әдәбияты кебек юнәлешләр буенча тасвирлап, тәнкыйть белән сугарылган чыгышлар тыңладык.
Ләбиб Лерон сүзен көттек, өмет иттек!
Иң ахырдан сүзне Ләбиб Леронга да, ниһаять, бирделәр. Монысында, алдагы кебек, микрофон яныннан да кумадылар. Аның ничәмә битлек тәкъдим-фикерләре шулкадәр эчтәлекле иде. Мин кайсын видеога төшереп, кайсын «авыз ачып» тыңладым. Ул матбугат киңлекләрендә язучылар белән даими эшчәнлек, телевидениедә әдипләр өчен махсус тапшыру булдыру, әдәби премияләр системасы турындагы да сүзләр иде. Эшлекле һәм хак. Президиумда калган өч шәрәфле затыбыз да ризалашкандай булды. Ни кызганыч, залда халык инде сирәгәйгән иде, җитәкче ханым вә әфәнделәр күренми иде. Гаепләп тә булмый, кичә Казаныбызда берничә мәртәбәле чара иде шул.
Корылтай эше Ркаил Зәйдулланың рәхмәт ирештерүләре, киләчәктә «әле безнең җыр җырланмаган» сүзләре белән йомгакланды.