«Манзара-2024»: Тышта буран булмасын, көрәштә - булсын!
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гыйнвар аеның традицион тамашасы - «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтте. Тыныч көрәш, сөйләшү, Әгерҗе Сабан туе һәм балалардан үрнәк алырга кирәклеге - «Интертат» репортажында.
Җиде ел элек татар көрәшенә үзенчәлекле шоу форматында килеп кергән «Манзара» үз урынын таба алды. «Чын көрәш түгел», «показуха», «татар көрәше мондый булмый», «кирәк түгел ярыш» дип, җан авазы белән кычкыручылар быел да булды. Быел да татар кешесе көлә-шаяра, ял итә белми, ә көрәшчеләр үзләренә булган хөрмәтне күрми һәм кадерен белми дигән хис туды.
Беренчедән, «Манзара» иң беренче елында ук «Пирамида» залында үткән иде. Аннары цирк, «Ак барс» көрәш сарае биналарында үткәрелә башлады. Быел исә кабаттан «Пирамида»га әйләнеп кайтырга булганнар. «Халык соравы буенча. Халыкның көрәшне Сабантуйдагы кебек, мәйдан янына утырып карыйсы килә», – дигән иде «Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов журналистлар белән очрашканда ук.
«Келәмне сәхнәгә куялар микәнни?» – дигән шикле уйлар «Пирамида»га кергәнче баштан чыкмады. «Пирамида»ның сәхнәсе шундый тар, анда көрәшә түгел, артык селтәнеп биеп тә булмый. «Ул кысык сәхнәдә ничек кенә көрәшерләр инде», – дигән идем, баксаң, концерт залыннан чыннан да Сабантуй мәйданы ясаганнар. Иң уртада – келәм, аның тирәли урындыклар тезелгән. Аннары Сабантуйлар таулырак урыннарда уза, кемгә келәм күренми – ул тау өстенә менеп утырып карый. «Пирамида»ның да шундый уңай ягы бар - анда кеше башын гына карап утырмыйсың. Әллә ничә җирдән юан имән кебек басып торган баганаларны санамаганда, көрәш карар өчен дә әйбәт мәйдан.
«Монда рәхәтрәк инде, комфорт», – диде Сабадан килгән җанатарлар. Йомшак кәнәфиләрне искә алып әйтте, күрәсең. «Ак барс» көрәш сараеның каты урындыкларыннан соң йомшак кәнәфиләрдә утыру да рәхәт булмаса соң.
Комфорт өстенлек итсә дә, халык саны буенча быел «Манзара» башка еллардан калышты. Билетлар санын болай да 500гә калдыруларын матбугат очрашуында хәбәр иткәннәр иде. Тик залда 500 кеше барлыгына ышануы авыррак булды. Моңа, бәлки, Татарстанда хөкем сөргән бураннар да гаепледер. Көрәшергә тиеш кайбер спортчыларның килмәвен дә буран сәбәпле, дип әйттеләр.
«Манзара»ны Айдар Шәймәрданов – шушы премия өчен янып-көеп, бөтен тырышлыгын биреп йөргән кеше үзе ачты. «Манзара» гимныннан соң микрофонны үз кулына алып, халыкны сәламләде, буран булуга карамастан, көрәш карарга килүчеләргә рәхмәтен әйтте.
Ачылу тантанасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов: «Шундый буранлы көндә юллар табып килүегез өчен рәхмәт. Җырлыйлар бит «тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын» дип, тик монда алай түгел», - дисә дә, «Пирамида»да көрәшчеләр дә, җанатарлар да буранлап тормады. «Манзара»ның алыштыргысыз комментаторлары Фәрит Салихов белән Әбри Хәбриев әйткәнчә, «опера залында утырган кебек» булды ул.
Чыннан да, ничә ел дәвамында «Манзара»га йөреп, мондый тыныч чагын күргән юк иде. Әллә йомшак кәнәфиләр үзенекен итте, әллә җыр сүзләренә ышанырга булдылар, тик җанатарлар үтә дә тыныч, тәртипле генә утырды. Фәрит Салихов белән Әбри Хәбриев тегеләй дә төртеп карыйлар, болай да төртеп карыйлар, ә беркем бирешми генә бит. «Икенче елга «иң актив тамашачы» дигән номинация бирергә кирәк, бәлки кычкыра башларлар», «Әллә буран булганга халык шулай тыныч микән соң ул?» – диештеләр.
«Алтын лига»
Җанатарлар буран, кар, дип борчылып кына, кычкырмый утырмаслар иде, әгәр көрәшчеләр көрәшсә. Карап торышка үтә дә тыныч һәм тәртипле көрәш күрсәтте быел батырларыбыз. Бигрәк тә «Алтын лига» көрәшчеләре. Әбринең: «Сезнең хәрәкәтләрдән көй язасы килә башлый», «Мин болай итеп он капчыгын да күчермим», – диюләре дә көрәшчеләрнең тизлекләрен, җитезлекләрен бераз арттыру өчен әйтелде булса кирәк. Иң көчле лига булырга тиешле «Алтын лига»да истә калырлык, мактап сөйләрлек бер көрәш булмады.
«Манзара» ел да шундый яңалыклары белән сөендереп тора. Быел көрәш өч лигада – алтын, көмеш һәм яшел лигаларга бүленгән иде. Яшелендә – балалар, көмешендә – Әгерҗе батырлары, алтынында профессиональ спортчылар, дөнья, Россия, Татарстан чемпионнары, «Манзара»ның чемпион билбавы ияләре бил алышты. «Алтын лига»да барлыгы 16 көрәшче булачак, дип көтсәк тә, җирәбә шарында 10сы булса да, келәмгә бары 9ы гына чыкты. Туймазыдан Айнур Сыртаев, Чаллыдан инде бер тапкыр «Манзара» билбавына ия булган авыр үлчәүдә көрәшүче иң яхшы көрәшче Ранис Гыйләҗетдинов та юк.
Аның каравы күптән түгел генә «сүз запасы күп булу» сәбәпле интернет «йолдызы» булып танылган Илнар Галимов бар иде. Аның алтын төсендәге аяк киемнәренә дә игътибар итте Әбри. «Киләсе чыгышында «Алтын башмак» премиясе иясе дип игълан итсәм, бу алтын башмаклар минем башка килеп тияр», – дип тә алды.
«Манзара»да ике тапкыр батыр калган, татар көрәшендә иң титуллы көрәшче Раил Нургалиев тамашачылар арасында утырды. «Раил бармагын сындырган», – диде аның турында Хәлил Шәйхетдинов. «Татарстан беренчелегендә имгәнү алган идем, шуңа карап утырырга гына килдем», – диде Раил үзе. «Манзара» бик кирәк проект, булып торсын», – дип тә өстәде.
Раил «Манзара»ның бик матур күрке иде. Үзеннән үзе елмаю тудыра торган көрәшчеләр бик күп түгел.
Катнашучылар исемлегенә карап, Зәй егете Радик Сәлаховның җиңүенә ышанучылар да байтак иде. Тик Радик үз җанатарларын кыен хәлгә калдырды – исеме расланган булса да, җирәбә уйнатырга чыкмады, спорт киемнәреннән тамашаны залдан күзәтте. Көрәшмәү сәбәбен «имгәнү» дип кабатладылар. Әбри Хәбриев белән Фәрит Салихов бер мәлгә аптырап калды – исеме яңгырады, үзе катнашмый, комментаторлар берни белми. Сәер, әлбәттә. «Аны табиблар ярыштан төшермәде», – ди «Манзара»лылар. Ул залда урындыкларга да утырмады, вакыты-вакыты белән сәхнә артына да кереп чыкты, кырый яктан гына келәмне дә күзәтештерде.
Бер елны җәйге «Манзара»да Хәлил Шәйхетдинов «аяк авырта» дип, абсолют батыр өчен көрәшкә кермәгән Муса Галләмовны һәм шундый синдром белән «авыручы» көрәшчеләрне эт итеп сүккән иде. Хәлил Хәмитовичның ул сүзләрен көрәш турындагы китапларга алтын хәреф белән уеп куярга һәм ярышлар алдыннан гимн буларак тыңлатырга кирәк.
- «Моннан соң сүз шул, Муса сиңа да кагыла, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Яки кереп тә тормагыз. Мускулларыгыз, башка җирләрегез катса, башка кермәскә кирәк. Әзер түгел икәнсез, кермәгез. Кергәнсез икән, көрәшегез. Табиб беркемне дә көрәштән чыгармады», – дигән иде ул 2021 елда ук.
Быел менә Муса икенче тапкыр абсолют батыр калды. Ярымфиналда Балтачтан Рәдис Сәмигуллинны чистага атып, финалда Булат Мусинны отуга иреште. 2021 елны Хәлил Хәмитовичны чыгырдан чыгарган очракка да Муса Галләмов белән Булат Мусин көрәше булмавы сәбәпче иде. 2021 елда абсолют батыр өчен көрәшмәсәләр дә, 2024 елның финалында күрешергә язган икән аларга.
Әбри Хәбриев премия дәвамында Мусаны машиналар белән чагыштырды: «Казанда кар яуганнан соң йөргән автобус кебек әкрен генә, ашыкмый гына йөри», «80 гектар басуны сугып кайткан комбайн шикелле бара», – дип көлдерде.
«Барлык килгән тамашачыларга, оештыручыларга бик зур рәхмәт. Яшәсен «Манзара», шундый турнирлар булып торсын. Билбауларны бөтен турнирларда да бирмиләр. Ул гомерлеккә истәлек булып кала. Балаларга, оныкларга сөйләрлек көн булып калды» – диде Муса җиңүеннән соң. Чемпион билбавына ул икенче тапкыр ия булды.
Өченче урынны Илнар Галимов белән Рәдис Сәмигуллин бүлеште.
Әгерҗе Сабан туе
«Көмеш лига» – махсус Әгерҗе көрәшчеләре өчен уйлап табылган, шуңа күрә комментаторлар да аны «Әгерҗе лигасы» дип атадылар. Әгерҗе районы көрәш буенча түбән урыннарда йөри. Районда көрәш булмавына, тумышы белән үзе дә шул районнан булган Айдар Шәймәрданов еш кайгыра иде. Кайгырулары юкка булмаган - районның яңа башлыгы Ленар Нургаянов «Манзара»да Әгерҗе батырларын көрәштерү идеясе белән үзе чыккан. Моңа кадәр андый инициатива белдергән районнар да юк иде. Көрәш гөрләп торган Лаеш, Әлмәт, Чаллы, Мамадышларга түгел, төбе бөтенләй корып килүче районнарга үрнәк булырдай чыгыш булды. «Республикабызда көчле бураннар бара. Тик буранга карамастан, Әгерҗедән килеп җиттек», – диде район башлыгы.
Манзара» җиденче тапкыр үткәрелсә дә, беренче тапкыр Әгерҗе районында туган-үскән батырлар белән килдек. Ун батырыбыз белән көрәшеп, көчебезне, мөлкәтебезне күрсәтербез. Әгерҗе районы биредә юкка бәйле түгел. Без якташыбыз Айдар Шәймәрданов белән бик тә горурланабыз. Киләчәктә дә бергәләп, татар халкының йөзек кашы булган көрәшне саклап калып, тагын да күтәрергә язсын, – диде Ленар Нургаянов.
Хәлил Шәйхетдинов беренчеләрдән булып Әгерҗе батырларын көрәштерүне дә «Айдарның хәйләкәрлеге» дип атады.
Айдар бит ул бик хәйләкәр. «Нишләп Әгерҗедән башлыйбыз соң? Ерак район», – дип сорыйм. Онытканмын Әгерҗедән икәнен. «Хәлил Хәмитович, әйдә, «А» хәрефеннән башлыйк әле. Анда яңа глава, көрәшне ярата», – ди. Ә ул тумышы белән Әгерҗедән икән. Туган якка мәхәббәт менә бу. Туган якны яратырга, булышырга кирәк. Булышкан әйберләр кире артыгы белән кайта ул. Раил, шулай бит? – диде Хәлил Хәмитович серле генә елмаеп. Тамашачылар арасында утырган Раил Нургалиев, оялып кына, баш селкеде.
Кар бураннары дигәннән, кайбер көрәшчеләр, юллар начар булу сәбәпле, Казанга электричка белән килгән. «Манзара»да көрәшү безнең өчен зур дәрәҗә. Чакыру белән ризалаштык», – диеште Әгерҗе егетләре. Оештыручыларны кыен хәлдә калдыру турында уйлап та карамаганнар. Шуңа өстәп, унысы да ун авырлык үлчәвендә дияргә буладыр. Алай ук булмаса да, гәүдәләренә карап та, кемнең авыррак икәнен аңлап була. Кыскасы, бу лига – ул Әгерҗе районы Сабан туе иде. Сабантуйда да абсолют батыр буласың килә икән, авырлык үлчәвенә карап тормыйсың.
Шулай да Әгерҗе көрәшчеләре «алтын лига» көрәшчеләренә караганда күңеллерәк итеп көрәште. Бу урында мине «көрәшне аңламыйсың» дип сүгүчеләр дә булыр. Әлбәттә, рәсми ярыш булса, «бу уйлап эшли инде, шуңа ашыкмый» дип, тактикасын мактап алып булыр иде, тик «Манзара» – ул коммерцияле шоу-формат. Шуңа күрә динамика, кызык алымнар, хәрәкәтчәнлекне аеруча күрәсе килә.
Әгерҗе лигасында батыр булып, Тимур Кәримов калды. Финалда ул Илнур Хәбибуллинны чиста алым белән аркасына салды. Тимурның да җилкәсенә чемпион билбавы салдылар. Шуңа күрә «көмеш лига» алтыныннан «йолдыз» көрәшчеләр саны белән генә калышты.
«Бик әйбәт чинашалар»
Бераз динамика һәм кызыкны тамашачыларга иганәчеләр алышында көрәшкән яшь егетләр Алмаз Закиров белән Кирилл Юрьев һәм каратистлар бүләк итте. Беренчеләре яшьлекләре, җитезлекләре, харизмалары белән алдырса, каратистларның кычкырулары көрәш җанатарларына үтә дә кызык тоелды.
«Манзара»да бер елны сумочылар чыгышы кызык тудырган иде. Быел алар мәйданга каратистларны чыгарырга булганнар. Карате Татарстанда чыннан да популяр спорт төрләренең берсе. «Манзара»да да Татарстанның иң көчле каратистлары көрәште. Алар – Илья Савин белән Даниил Данилов, Камилла Бикмуллина белән Лия Завгарова. «Хәзер махыч була», – диде Әбри.
Каратистларның комментаторлары да үзләре кебек бик эмоциональ. Кызларның эмоциональлеге Әбрине дә сискәндереп җибәрде. «Бик әйбәт чинашалар. Тәпәләшкәннәрен күргәннән соң, әле ярый хатын каратист түгел, дидем», – дип куйды.
«Бик әйбәт чинашалар» дигәннән, җырчылар искә төште. «Манзара» спорт кына түгел, музыка премиясе дип тә атала. Шулай да, биредә төп игътибар көрәшкә юнәлдерелгән. Җырчылар алышлар арасында тамашачыларның кәефен күтәреп җырлап керештерә. Быел махсус кунак буларак Дилә Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Көрәшчеләр өчен «Ялкын» төркеме, Ранис Габбазов та җырлады. Салават юк иде, кызганыч. Салаватның көрәшкә килүе һәм традиция рәвештә бер-ике җырын бүләк итүе башка елларда йөрәккә май булып ята торган иде. Күңелнең бер җире кителгән кебек булды.
Анысыннан бигрәк, «Манзара»ның җырчылар арасында «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңгән Вадим Зудинның чыгышыннан да күпләр, русча әйткәндә, «в глубоком шоке» утырдылар. Мәһабәт гәүдәле көрәшчеләр, бөтен нәрсәгә традицион карашлы авыл абыйлары каршына кысып тора торган джинсы, заманча стильдә һәм русча җырлаучы егетнең чыгуы нонсенс булды. Вадимга беренче рәттә утыручы Римма Никитина көч биреп торды. Бер дә начар егет, начар җырчы, начар артист дию түгел бу, киресенчә, яңалык һәм кызык ясау булса да, көрәшче халкына Салават кирәк бугай.
«Балалар чын күңелдән көрәшә бит ул»
Инде иң ихлас һәм иң эмоциональ лига – «яшел лига» чираты җитте. Иң соңгы итеп, «Манзара» билбавы иясен яза торган булсак та, бу юлы бу дәрәҗәне нәни батырларга калдырырга булдым.
«Яшел лига» да «Манзара»ның быелгы яңалыгы. Балаларны көрәштерү идеясен оештыручылар шунда ук хуплап алалар. Дүрт баланы сайлап алу өчен кечкенә кастинг та оештырыла. Нәтиҗәдә, «Яшел лига»да катнашу хокукына Актаныштан Гадел Әнвәров, Лаештан Әскәр Сафин, Азнакайдан Рифат Миңнегалиев, Казаннан Дамир Хәйретдинов лаек була.
Иң кызыгы, келәм читендә алар өчен чын күңелдән әтиләре җан атты. «Әти кеше өчен зур горурлык бит ул», – диеште комментаторлар. Шуңа өстәп, Гадел белән Рифатның икесенең дә әтиләре танылган тренерлар.
Финалда Әскәр белән Гадел күреште. Көрәшкәндә башлары белән бәрелеп, имгәнү дә ала яздылар. Шул вакытта келәм янында утырган әти-әниләренең йөрәкләре меңгә ярылгандыр. Соңгы секундларда, үзенең җиңелеп баруын аңлаптыр, Әскәр билбавын чишеп, еламсырап куйды, шулай да күз яшьләрен чыгармады. Бу егетләрнең әтиләренә, тренерларына нык һәм үҗәт егетләр үстергәннәре өчен рәхмәт!
Гадел чыннан да бабасы, әтисе, абыйлары эзеннән киткән. Әнвәровлар – Актанышның танылган көрәшчеләр гаиләсе. «Бөтен балалар өчен дә борчылып торабыз, тик үзеңнең улың көрәшкәндә аеруча борчылдыра. Балалар чын күңелдән көрәшә бит ул», – диде Илфир Әнвәров кече улының җиңүеннән соң.
«Манзара»да балаларны көрәштерү иң күркәм күренеш булгандыр. «Зурлардан үрнәк алырга кирәк» дисәк тә, көрәш мисалында бу кагыйдә киресенчә эшли. Рәсми ярышлар булса да, тамашалар булса да, зурларга балалардан үрнәк аласы бар.
Рәхмәтле булыйк!
«Манзара» проекты ел да төрлечә яңалык кертеп, көрәш дөньясын селкетеп җибәрергә, бераз кызык өстәргә тырыша. Җырчылары да, каратистлары да, яңа төрле лигалары да шуның белән бәйле. Исегезгә генә төшереп карагыз – гел нәрсәдер өстәп, уйлап табып торалар.
«Манзара»ның эзе дә суынырга өлгермәде – Айдар Шәймәрданов көрәшчеләрнең сөйләшү фактын ишетүен язып та чыкты. Матбугат очрашуында гына «кулларыннан тотканым юк, сөйләшәләрме, юкмы белмим» дигән иде. Менә хәзер белә, дип санарга буладыр.
- «Алтын лига» көрәшчеләре, үз фикерләрен үзгәртеп һәм сәхнә артында сатулашып, тамашачыларга хөрмәтсезлек күрсәттеләр. Мин алар көрәшсен өчен акча табам, приз акчаларын кассадан ала алсыннар өчен тамашачыларга билетлар сатам, ә ул «перекуп»лар күрше кабинетта сату итәләр. Сез мине алдыйсыз дип уйлыйсызмы? Сез ялган көрәшегезне карарга килгән барлык тамашачыларны алдыйсыз», – дип язган Айдар Шәймәрданов.
Халык уен-көлке белән ял итә белми, ә көрәшчеләр үзләренә булган хөрмәтнең кадерен белми, дигән идем. Ел да «Манзара»дан шундыйрак хисләр белән кайтыла.
Халык ни өчен ял итә белми, чөнки халыкның күпчелеге бар нәрсәдән гаеп эзли – «кызык түгел, дөрес түгел, кирәк түгел, башка ярышларны кайтарыгыз» һәм башкалар, һәм башкалар. Көрәшчеләр үзләренә булган кадерне белми, чөнки халыкның «кызык түгел, дөрес түгел, кирәк түгел» дигән сүзләренә алар сәбәпче. Кызык, дөрес, кирәк итеп көрәшсәләр, китереп тоттырган мөмкинлекне чүп итеп җиргә ташламасалар, интервью саен «көрәшне күтәрергә кирәк, мондый чаралар кирәк» дип сүз белән генә түгел, моны эш белән дә дәлилләсәләр, бәлки халык та риза булыр иде. Нәрсәне дә булса үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, диләр бит.