Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган көрәшче Илнар Галимов, урамда машина йөртүчегә янаганы өчен, гафу үтенгән

news_top_970_100
Танылган көрәшче Илнар Галимов, урамда машина йөртүчегә янаганы өчен, гафу үтенгән
видеодан скриншот

Алабугадагы 2нче спорт мәктәбе директоры, танылган көрәшче Илнар Галимов «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә Чаллыда килеп чыккан инцидент өчен гафу үтенгән. Бу хакта «Inkazan.ru» сайты яза.

12 гыйнвар көнне иртән Илнар Галимов «Toyota Corolla» машинасында, Авангард урамы буйлап, каршы як полосасыннан бара. Ләкин аның каршына башка машина килеп чыга. Илнар кире үз полосасына кайтырга тырышып карый. Булдыра алмагач, машинасыннан чыга һәм каршына килгән машина йөртүче – авторына сүгенү сүзләре әйтеп, яный башлый. Аның сүгенгәне видеорегистраторга эләгә, ул видео социаль челтәрләрдә тарала.

Әлеге ролик бик күп Телеграм-каналларда таралырга өлгерде. Илнар Галимов бу хәл өчен гафу үтенергә мәҗбүр булган. Аның сүзләренчә, кичтән аның улының эче авырткан. Спорт мәктәбе директорының, эшеннән сорап китеп, баланы хастаханәгә алып баруы булган. Каршы як полосага чыгуын Илнар «уйлап бетермәве» белән аңлата.

«Каршыма машина килгәнен аңлагач, артка чикмәкче, кире үз полосама кайтмакчы булдым. Машина йөртүче моңа комачаулык ясады. Эмоцияләрдә үземнең канәгатьсезлегемне белдердем, мин бик үкенәм. Мин дөрес эшләмәдем һәм үз гаебемне тулысынча таныйм. Башка мондый очрак кабатланмаячак, дип сүз бирәм», – дигән көрәшче.

Искәртеп узабыз, Илнар Галимов – көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры. 2021 елда ул Казанда узган дөнья чемпионатын откан иде. Ә 2023 ел ахырында 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Татарстан беренчелегендә икенче урынны яулады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100