Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Шәймәрданов көрәшчеләргә: «Сез мине түгел, ялган көрәшегезне караучыларны алдыйсыз»

news_top_970_100
Айдар Шәймәрданов көрәшчеләргә: «Сез мине түгел, ялган көрәшегезне караучыларны алдыйсыз»

20 гыйнвар «Пирамида» күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтте. «Татар-информ» быел «Манзара» батыры булып, икенче тапкыр Муса Галләмов калуын хәбәр иткән иде.

Премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов үзенең «Вконтакте»дагы сәхифәсендә кичерешләре белән бүлешкән. Аның сүзләреннән көрәшчеләрнең «сөйләшеп» көрәшүләрен, ә бәлки көрәшмәүләрен аңлап була.

«Бу кадрда мин авырлыклар үтеп, көрәш карарга, «Алтын лига» көрәшчеләрен күрергә килгән тамашачыларга рәхмәт әйтәм.

Ләкин «Алтын лига» көрәшчеләре, үз фикерләрен үзгәртеп һәм сәхнә артында сатулашып, тамашачыларга хөрмәтсезлек күрсәттеләр. Мин проектны ялганчыларга түгел, ә көрәшчеләргә ярдәм итү өчен төзедем! Һәрхәлдә, мин шәхсән үзем аларның барысын да танып, аларга ярдәм итүләрен телим, һәм ахырга кадәр «көрәшче» исеме артында намус та, көрәшче сүзе дә барлыгына ышандым. Мин алар көрәшсен өчен акча табам, приз акчаларын кассадан ала алсыннар өчен тамашачыларга билетлар сатам, ә ул «перекуп»лар күрше кабинетта сату итәләр. Сез мине алдыйсыз дип уйлыйсызмы? Сез ялган көрәшегезне карарга килгән барлык тамашачыларны алдыйсыз», – дип язган Айдар Шәймәрданов.

Ул «Манзара»ның «Алтын лига»сында катнашкан, төрле сәбәпләр аркасында катнашмаган исеме һәм даны булган көрәшчеләрнең тамашачыларга кызык булмавын да язган. «Ә менә Әгерҗе көрәшчеләре, яшьләр һәм «яшел лига» үзләренең ихласлыклары белән кыздырдылар», – дигән ул.

«Бу көрәшчеләрнең тамашачылары булмавы гаҗәп түгел. Көрәшчеләргә багышланган төркемдә узган «Елның иң яхшы спортчысы» номинациясендә 800гә якын комментарий җыеп, каратист җиңде, ә көрәшчеләр арасында Раил Нургалиев өчен бер кеше генә тавыш бирде. Бу нәрсә турында сөйли? «Алтын лига» ның кайбер көрәшчеләре (лидерлык позицияләрендәге) тамашачыларга кызык түгел», – дигән Айдар Шәймәрданов.

Ул Сабантуйларда да сөйләшеп көрәшкән, Сабантуйларны бүлешкән көрәшчеләрнең барлыгын яза.

«Элек минем, әлбәттә, аларның машиналарны бүлешүләрен һәм гастрольдәге кебек Сабантуйдан Сабантуйга йөрүләрен, алдан бер-берсенә шалтыратып, «кем, кайда кайда калачак» дип сөйләшүләре турында ишеткәнем булды. «Манзара» буенча фикердәшем Хәлил Хәмит улы узган елны премиядә акча түгел, ә тәкә бирергә кирәклеген әйтте. Кайчандыр без Хәлил Хәмит улы белән аларга фатирлар бүләк итәргә уйлаган идек.

Сабантуйларда аларга зур призлар, бигрәк тә автомобильләр бирергә кирәкме-юкмы икәнлеге турында уйланырга кирәк. Әгәр алар бик яхшы сөйләшәләр һәм кыйммәтле бүләкләрне бүлешергә ярасалар икән, аларның урыны мәйданда түгел, ә базарда. Мәйдан – ул изге. Сабантуй җитәкчеләренә, оештыручыларына безнең традицион бәйрәмдә бүләкләрне «перекуп»ларга түгел, ә лаеклыларга бирергә кирәклеген җиткерүегезне сорыйм. Милләт эше сатылмый!» – дигән Айдар Шәймәрданов.

Комментарийларда Айдар Шәймәрдановның сүзләрен хуплаганнар. «Айдар бик дөрес әйтәсең! Күптән бу турыда билгеле. Сабантуйларның да кызыгы бетә», – дигән Шәфкать Ганиев. «4-5 урында йөри торган егетләрне көрәштереп карарга кирәк. Лидерларга самолет куйсаң да, көрәшкәнче бүлеп куячаклар», – дигән Рәмис исемле язылучысы.

Раил Фәсхетдинов та бу күренешне хөрмәтсезлек, дип атаган. «Манзара» премиясе комментаторлары әйткәнчә, элек әбиләр Сабантуйларда кем батыр булып калганын белешәләр иде, ә хәзер артистлар турында кызыксыналар. Бу дөрес тә, чөнки күп кенә Сабантуйларда инде бер ел алдан кем батыр булачагы билгеле. Бу дөрес түгел. Бу хәлгә көрәшчеләр генә түгел, кайбер хөкемдарлар һәм Сабантуйларны оештыручыларның да катнашы бар. Бу тамашачыларга, оештыручыларга һәм, гомумән, безнең көрәшкә хөрмәтсезлек! Кем бер тапкыр да ярышлар, мондый чаралар оештырмаган, ул аңламас. Ул бит акча гына табу түгел, ул иганәчеләр табу, залны әзерләү, башка төрле оештыру мизгелләре дә. Бу нинди хезмәт. Кызганыч, кадерләмиләр. Айдар абый яшьләргә үзләрен зур аренада күрсәтергә мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт, чөнки яшьләр безнең киләчәгебезнең нигезе!» – дигән язылучы.

Әлфия Блюхерова Сабантуйларда профессиональ көрәшчеләрне күрү кызык түгеллеген язган. «Соңгы елларда милли көрәшнең чын кыйммәтләреннән бик читләштек. Сабантуйларда профессиональ көрәшчеләрне күрү кызык түгел, бигрәк тә шул ук кешеләр авыл Сабантуйларда көрәшеп, бөтен призлы урыннарны алса. Җирле көрәшчеләргә көрәшүе дә кызык түгел», – дигән ул.

Көрәш ярышларында, Сабантуйларда сөйләшү дигән күренеш күп тавыш-гауга чыгарса да, ул бетә торган «чир» түгел, ахры. Сөйләшеп көрәшүләр бетәр кайчан микән, ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100