Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитованың әнисе вафат булган

news_top_970_100
Лилия Хәмитованың әнисе вафат булган
Фото: © "Татар-информ"

Лилия Хәмитованың олы кайгысын уртаклашабыз. Җырчының әнисе вафат булган, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.

Фото: © «Шәһри Казан» газетасы

Кайгылы хәбәр алдык. Лилия Хәмитованың әнисе Кифая апа бүген 76 яшендә бакыйлыкка күченде. Исән чагында, шөкер, кызының кияүгә чыгу, үзенең кияүле булу шатлыгын татырга өлгерде. Кифая апа ахирәткә изге бәйрәмнәребезнең берсе – Мәүлид кичәсендә китеп барды. Лилия белән Винарисның олы хәсрәтен уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.

Фото: © «Шәһри Казан» газетасы

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 29 сентябрь 2023
    Исемсез
    Беркөнне генә Лилия Кадырованың "Сөйләшергә кирәк" дип исемләнгән тапшыруда Лилия Хәмитованың әңгәмәсен сокланып тыңлап утырдым. Шул кадәр матур, төпле фикерләр әйтеп сөйләде ул. Тормыш мәгънәсе, әнигә, балага карата мәхәббәт, гаиләсенә, тормыш иптәшенә, туганнарына карата мөнәсәббәтләрен шундый төгәллек белән тасвирлап бирде. Киләчәк көннәрегездә сезне тыныч, бәхетле, тигез, пар кагатлы тормыш көтсен. Әниегезне зурлап олы юлга озаткан өчен рәхмәт! Әниегезнең рухы шат, авыр туфраклары җиңел булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, Амин!!!
  • 27 сентябрь 2023
    Исемсез
    Эниегезнен урыны ожмах турлэрендэ булсын!
  • 26 сентябрь 2023
    Исемсез
    Инна лиллахи ва инна илайхи раджигун, урыны жэннатта булсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100