Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар баянчы Рамил Курамшинның хатыны Розалия ханым вафат

news_top_970_100
Легендар баянчы Рамил Курамшинның хатыны Розалия ханым вафат
Абдул Фархан/архив

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның хатыны Розалия ханым вафат булган. Бу хакта Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Розалия ханым вафат. Розалия ханым соңгы вакытта шактый сүз ишетте: нахагын да, гайбәтен дә... Уйламыйча-тикшермичә, белер-белмәс язучы «сары» журналистларга нык рәнҗеп китте Розалия ханым...

Бәхил бул, урының оҗмахта булсын!» – дип язган Рифат Фәттахов.

Искәртеп үтик, Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин узган ел 18 декабрьдә вафат булды. Аны Мәрҗани мәчете янында соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Рамил Курамшинның хатыны Розалия ханым оныгы Данил белән килгән иде:

– Дөньяда Рамилдән дә яхшырак, зыялырак кеше юк иде. Аның кебек кешеләр күбрәк булса, дөньяларыбыз бөтенләй икенче төрле булыр иде. Ул шундый чиста кеше – йөрәгендә беркайчан да ялган хис булмады. Шуның өчен дә без аның белән бик яхшы гомер иттек. Бик әйбәт кеше иде ул», – дип сөйләгән иде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 июль 2023
    Исемсез
    Рифат, " сары " журналистлар ялган сөйләмәде - дөресен язды. Баянчылар Рамил абыйны чиратлап тукландырып торганын белмисең, мөгаен. Роза ап, матур киемнәре барлыгын онытып, елый-елый, көн саен акча эзләп йөри иде. Беркөнне өйдә кычкырып арыгач, урамга чыгып, каравыл кычкырды. Онык аны бурычка батырды. Бер күршемнән :"сиңа да бурычлы булып киттеме?" - дип сорагач, ' Гает алдыннан гафу итүемне әйттем"- диде. Бакчасын сатып, бер җәй буена ул акчаны да шул әрәм тамак туздырып бетерде. Кышка кергәч, Рамил абыйга бүләк ителгән машина да сатылды. Чиратта - Рамил абыйның фатирыдыр. Ә ул Рамил абыйга беркем түгел бит.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100