Рамил Курамшинның соңгы көннәре: «Картлар йортына да урнаштырып булмады, кызганыч...»
Рамил абый Курамшинның вафаты турында хәбәрне ишеткәч, авыр сулап куйдым. «Киткән икән, мескенем», – дип пышылдадым үз-үземә. Кәефем төште генә түгел, колакта аның белән соңгы тапкыр сөйләшү, сузып-сузып, «Кара урман»ны җырлаган тавышы яңгырый башлады... «Интертат» мәшһүр баянчының соңгы көннәрен искә төшерә.
«Ул авыруы белән, чыгыш ясый алмавы белән килешеп бетә алмады»
Рамил Курамшинның вафаты турында Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов социаль челтәрдә хәбәр итте. Рамил Курамшин белән соңгы тапкыр быел сентябрьдә күрешкән идем. Әйе, Рамил абый ябыккан иде, элекке Рамил Курамшинмы соң бу дип, көчкә таныган идем үзен. Шуңа карамастан, аны 75 яшьлек юбилее белән котлап, ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Акылында иде Рамил абый. Башы эшли иде, Сөбханаллаһ. Сорауларга бәйнә-бәйнә җавап бирде, берсен дә кире какмады.
Интернеттан Рамил абыйга үзенең чыгышларын, видеоязмаларын, концертларын ачып күрсәттем. Ул исе китеп карап торды. Күзен алмыйча. Әле бер, әле икенче язмасын куям, кешеләр язып калдырган соклану, мактау сүзләрен укыйм, ә ул элекке формасына кайткандай була: «Күрәсеңме, ничек төгәл, ничек төгәл уйныйм! Хәзер шундый виртуозны эзләп карасаң да таба алмассың», – дип, үзенең чыгышын иләк аркылы үткәргәндәй бәяләде ул.
Шушы язмаларны караганда, бервакыт, Рамил абый кулъяулыгы белән битен сөртеп алды. Күзләренә яшь тә килде бугай, шулчак үзен бик тә, бик тә жәлләп куйдым. «Нинди чакларыгыз бар иде бит, Рамил абый!»
Рамил Курамшин үзеннән 4 яшькә олы Рузалия апа һәм Рузалия апаның улы белән бергә ике бүлмәле фатирда яши иде. Шулай да, тамакта төер калган иде шул. Рамил абый белән бер сәгатьләп интервью алганнан соң, ул ашарга сорады: «Мине ашат инде, тамагым кипте бит!» – диде. «Ач торырга да ияләшкән инде без, озын-озак гастрольләрдә йөреп», – дип аңлатты миңа Рамил абый. Бу мизгелдә мин бөтенләй коелып төштем, югалып калдым. Рузалия апа аңа бер кружка чәй белән манный боткасы алып килде. Күчтәнәчкә дип пирог алган идем, шуны кисеп бирде. Бик шикләнеп кенә, «Ашарга бар микән соң аларда?» – дип уйладым. Интервью алганнан соң, бу тынгысыз уйларым мине тыныч кына йоклатмады.
Интервью чыккач та, текстны Рамил абыйның үзенә күрсәтергә дип, «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов белән Рамил абыйларга бардык. Күчтәнәчләр дә алып килдек. Өчпочмаклар җылы иде әле, мин аны керүгә үк Рамил абыйга тәкъдим иттем. «Ашыйсыгыз килмиме? Өчпочмак яратасызмы?» – дип кызыксындым. «Килә! Бик тә яратам!» – диде Рамил абый. Һәм өчпочмакны ике кулы белән тотып, ач сабый баладай, ашап утырды. Бу мизгелдә нинди хисләр кичергәнемдер – аңлатуы кыен.
Текстны Рамил абый укый алмады, күзлек кирәк булды микән... Кырыйга гына алып куйды. Рамил абыйның җырларыннан торган ноталы җыентыгын алып килгән идем. «Автограф бирерсез инде», – дип китапны суздым. Булдыра алганча, тырышып-тырмашып язды Рамил абый. «Монда нәрсә яздым әле дип?» – сорый-сорый (күзләре күреп җиткермәгән, күрәсең).
Шулвакыт: «Хәлләрегез ничек соң, Рамил абый?» – дип сорады Рәмис Латыйпов. Ә Рамил абый исә: «Начар», – дип кенә әйтте. «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем», – дигән иде шул ул миңа интервьюда. Аңа бик нык инсульт булып, тәненең сул ягы эшләмәсә дә, ул авыруы белән, чыгыш ясый алмавы белән килешеп бетә алмый иде.
«Караваттан торып йөри аласызмы соң, Рамил абый?» – дип сорадым. «Бөтен йөргәнем – шул карават тирәсендә генә инде», – дип җаваплады ул. Аннан соң, ул «Тәртип» радиосыннан аның җырларын тапшыруны сораган иде. «Менә дигән җырларым бар. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. Бирмиләр бит шуны радиодан! Ул миңа гына түгел, халыкка кирәк! Көтүләре белән урамнан кертәләр дә, сәхнәгә чыгаралар, җырчылар грамоталы түгелләр. Әйдә, шуны эшлик әле. Җырларымны радиодан бирсәләр, син миңа бик зур ярдәм күрсәтерсең. Гыйбрәтле җырлар бар икән дип, халык тыңлар, белер иде», – дигән иде.
Аның гозерен Ризәлә апа Исмәгыйлевага җиткердек, рәхмәт аңа, Рамил абый турында тапшыру кабатлап бирелде. Шул хакта әйткәч тә, Рамил абый бик сөенгән иде. «Сезне Ходай миңа үзе җибәргән ахры», – дип, шатланып туя алмады. Киткәндә исә Рамил абыйны кочаклап алдым. Бу күрешү соңгысы булган икән…
«Рамил абыйны коткарып калып булмады...»
Рамил абый Курамшин турында интервьюны укып, «Рамил абыйның хәле ничек соң?» – дип, миңа галимә, бик күп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы, милли җанлы ханым Гөлфәния Җәләлова шалтыратты. Ул бу хәлгә битараф кала алмады. Гөлфәния апага шулкадәр рәхмәтлемен.
– И Аллам. Урыннары җәннәттә булсын. Булмады караучысы, – дип йөрәге өзгәләнде Гөлфәния апаның мин шалтыратканда. – Рамил абыйны коткарып калып булмады... Без аны, ахыр чиктә, картлар йортына урнаштырып булмасмы, дидек. Баштан 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырдык. Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов белән күтәреп керттек, күтәреп чыгардык. Ул анда 2 көн булды. Аның трубкасын да алыштырдылар, капельницалар куйган иделәр. Янында саклап торучы кеше кирәк иде. Хатыны Рузалия апа калган иде. Ләкин ул саклый алмады. Андагы хирург безгә шалтыратып әйтте: «Рамил абыйны Рузалия апа белән калдырып булмый. Хатыны үзенең кайда икәнен дә белми, саташып йөри», – дип әйттеләр. Шуннан соң Рамил абыйны өенә кайтарырга туры килде…
Аннан соң, соцзащитага мөрәҗәгать иттек. Соцзащита хезмәткәрләрен өенә кертмәгән Рузалия апа... Рамил абыйны шундый хәлдә калдырдык бит! Аннары, участковый табиб килеп, Рамил абыйга 1нче группа инвалидлык оформить итмәсме, дидек. Табибка әйттек, ләкин Рузалия апа табибны да өйләренә кертмәгән. Моны хәл итеп булса, Рамил абыйны картлар йортына урнаштырып булыр иде, анда аны карарлар иде. Булдыра алмадык, кызганыч.
Белмим инде. Рузалия апаның кызы бар, улы бар. Нигә алар бернәрсә дә эшләмәде икән... Рамил абыйны юындырган кеше да булмады бит. Юньләп ашатучы да булмады. Без әллә ничә тапкыр ризыклар төяп алып барган идек. Баштан чыкмый, бәгырем. Мескен, бәхетсез кеше булды, – дип борчылып сөйләде ул.
***
Рамил Курамшинның өй телефонына кайгы уртаклашырга шалтыраттым. Телефон трубкасын алган ханым сөйләшә алмаслык дәрәҗәдә елый иде. «Соңрак шалтыратыгыз әле, зинһар», – дип кенә җавап бирә алды.
Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов социаль челтәрдә мәшһүр музыкант белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчете янында 11.00 сәгатьтә булачагын хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Рамил Курамшин, үз васыяте буенча, туган ягы Түбән Новгород өлкәсендә җирләнәчәк.
– Гөлзар һәм Гөлсем исемле ике сеңлем бар, алар Мәскәүдә яши, – дигән иде әңгәмәсендә Рамил Курамшин. – Рафаил исемле абыем бар. Ул миннән 2 яшькә олы, берничә көн элек китеп барды. Казанда тора иде. Абый бик әйбәт, ачык кеше иде, кызганыч, иртәрәк китте, – дип сөйләгән иде ул 3 ай элек. Үзегез дә иртәрәк киттегез шул, Рамил абый. Урыныгыз җәннәттә, рухыгыз шат булсын.
- Рамил Курамшинның «Интертат»ка биргән соңгы әңгәмәсе: Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»