Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар баянчы Рамил Курамшин белән хушлашу: «Күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды»

Татар җәмәгатьчелеге Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин белән хушлашты. Музыкант кичә вафат булды. Аңа быел 75 яшь тулган иде. «Интертат» хушлашу мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Легендар баянчы Рамил Курамшин белән хушлашу: «Күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды»
Абдул Фархан

«Аның якты истәлеген алдагы буыннарга тапшыра алсак иде»

Һава торышы да көйсез бит аның: кичә коеп яңгыр яуса, яңгыр сулары тора-бара ялтыраган боз булып каткан иде. Ә бүген исә – көне буена әкрен генә кар явып торды. Шиһабетдин Мәрҗани мәчете Кабан күле янында урнашкангамы – бертуктаусыз суык җиле дә өрде. Кешеләр урамда шуыша-шуыша, бер-берсенә тотынышып кына йөрделәр. Менә шундый көндә бүген күренекле татар баянчысы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны мәңгелек дөньяга озаттык. Аның үлеме турындагы хәбәр бик тиз таралган иде булса кирәк – җанөшеткеч салкын көнгә карамыйча халык җыелып килеп җитте. Никадәр таныш йөз күрдем. Ә Рамил абый янына соңгы ике-өч айда шуларның ничәсе хәл белергә барды икән?..

Рамил Курамшин белән хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Ул филармониянең Рамил Курамшинны һәрвакытта игътибарда тотуын билгеләп үтте.

– Рамил абыйның татар халкы өчен кылган хезмәте, җырлары, инструменталь әсәрләре, ул тәрбияләгән укучылар, җырчылар халкыбызга бик күп гасырлар хезмәт итәчәк. Рамил абыйның урыны җәннәттә булсын. Аның якты истәлеген алдагы буыннарга тапшыра алсак иде. Мин дә аның җырларын уйнап, тыңлап үскән кеше. Аның Арча сәхнәсендә Илһам Шакировка уйнап торуы үзенә күрә бер күркәм халәт иде. Татар җыры, татар моңы, татар артистлары шундый булырга тиеш дип, әлегә кадәр яшь буын вәкилләренә әйтә киләм. Рамил абыйның бөтен тормышын үрнәк итеп куярга була. Ул бер генә вакытта бер генә кешегә дә начар сүз әйтмәс иде, йөзендә һәрвакыт елмаюы булыр иде, чөнки ул татарның сөекле улы булды. Бүгенге көндә татар инструменталь әсәрләрен Рамил Курамшин дәрәҗәсендә башка милләт вәкилләренә җиткергән шәхесләр юк әле. Баянчылар аның әсәрләрен консерватория бетергәндә уйныйлар. Бу инде иң югары профессиональ дәрәҗә дигәнне аңлата», - диде ул.

«Дөньяда Рамилдән дә яхшы, зыялы кеше юк иде»

– Дөньяда Рамилдән дә яхшырак, зыялырак кеше юк иде. Аның кебек кешеләр күбрәк булса, дөньяларыбыз бөтенләй икенче төрле булыр иде. Ул шундый чиста кеше – йөрәгендә беркайчан да ялган хис булмады. Шуның өчен дә без аның белән бик яхшы гомер иттек. Бик әйбәт кеше иде ул», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рамил Курамшинның хатыны Рузалия ханым. Ул хушлашу мәрасименә оныгы Данил белән килгән иде.

«Рамил абый күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды»

Соңрак телефон аша Рамил Курамшинның күршесе – Гөлшат Салихҗанова белән дә аралашып алдым:

– 2002 елда март аенда гаиләм белән яңа йортка күченгән идем. Ул вакытта «Татарстан» радиосында эшләгән чак, Рамил абый белән бер-беребезне белә идек. Берзаман эшкә барган вакытта тукталышта Рамил абыйны очраттым. «Нишләп йөрисең монда?» – дип кызыксынды ул. «Әйдә, Рамил абый, күрсәтәм», - дидем дә, урам почмагына алып бардым. «Әнә тегендә матур йортны күрәсеңме? Мин хәзер шунда яшим бит», - дидем. «Мин дә шунда яшим бит», - дип җаваплады Рамил абый. Без бер подъездда – ул икенче, мин өченче катта яшибез булып чыктык.

Аннан соң аның хатыны – Рузалия апа белән таныштык. Аралашып яши башладык. Анда Рузалия апаның кызының улы (оныгы) – Данил үсә иде. Яңа ел җиткәч, балаларны котларга дип, Кыш бабай белән Кар кызын чакыра торган идек. Бер елны чакырырга соңга калдык. Шулай итеп, Кыш бабай – Рамил абый, Кар кызы – Рузалия апа булды. Бик күңелле итеп, бала-чагалар белән бәйрәм итә идек. Рузалия апа Рамил абыйның юбилей концертларына билетлар алып кайтып бирә иде, бергәләп барып карый идек. Бик күңелле яшәдек.

Рамил абый гастрольләргә киткәч, Рузалия апа бөтен өйгә ремонт ясаттыра, җир җимертеп, бөтен өйне үзгәртә иде. Хәтта обоиларга кадәр алмаштыра иде. Рузалия апаның энергиясенә шаккатып яши идек. Әмма тормыш син уйлаганча гына бармый шул, Рузалия апаның да сәламәтлеге бетте. Рамил абыйга инсульт булгач, Рузалия апа бакча эшләрен дә, Рамил абыйны да карап йөреп бетә алмады, картаеп та китте. Соңгы елларда авыр яшәделәр шул...

Рамил абый күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды. Аның хәлен дуслары белеп, ярдәм итеп торды, - диде Гөлшат апа.

«Рамил абыйда Нижгар мишәрләренә хас әрсезлек, кызып китүчәнлек сыйфатлары юк иде»

Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин мәдәният министрлыгы исеменнән, Рамил Курамшинның туганнарының кайгысын уртаклашты.

– Татарстан республикасы мәдәнияте, музыка дөньясы зур югалту кичерә. Атаклы баянчыбыз, композитор, тормышын милли мәдәният, сәнгатькә багышлаган Рамил абый Курамшин арабыздан китеп барды. 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Радио, телевидениедә алыштыргысыз аккомпаниатор булып, эшен башкара. Рамил Курамшин баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үз иҗатында кулланды. Рамил абый, Сезнең якты гамәлләрегез безнең йөрәктә мәңгелектә калыр. Урыныгыз җәннәттә булсын», - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, мөхәррире, Нәҗип Бәдретдинов:

– Нижгар якларыннан булса да, Рамил абыйда Нижгар мишәрләренә хас әрсезлек, кызып китүчәнлек сыйфатлары юк иде. Ул бик тыйнак кына музыкант булды. Рамил баянның фанаты иде. Авылдан килеп, музыка факультетына укырга кергән һәм баянга булган мәхәббәте аны музыка училищесына килергә мәҗбүр иткән. Аның бөтен хыялы баянда уйнау булган. Үзебезнең татар көйләрен баян өчен башкара торган әсәрләр дәрәҗәсенә җиткерде. Аның баян өчен язган бик күп әсәрләре бар. Алар барысы да үзебезнең халык көйләренә нигезләнгән.

Рамил абый белән гастрольләрдә юлда йөрергә рәхәт иде, тыныч һәм тәрбияле булды. Милләтебез өчен, милли сәнгатебезнең киләчәге өчен янып-көеп яшәде, - диде ул.

«Үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы бай мирас калдырып китте»

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

– Рамил Курамшин бервакытта да мескен булмады. Ул горур, киңкырлы шәхес иде. Ул җырчы да, композитор да, публицист та. Әмма ул иң элек – музыкант, баянчы. Рамил Курамшин татарның бөек баянчысы иде. Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы бай мирас калдырып китте.

Биографиясендә иң якты сәхифәсе – Илһам Шакиров концерт бригадасында эшләгән еллары. Даһи Илһам Шакиров белән 20 елдан артык эшләгән ул. Бүгенге көндә дә Илһам Шакировның татар сәнгатенең алтын фондына кергән классик язмаларының абсолют күпчелеге – Рамил Курамшин уйнавында.

Рамил Курамшин татар дөньясында баян өчен телевидениедә иң беренче булып Зур концерт яздырды. Аның концертын Россия телевидениесендә кат-кат күрсәттеләр. Ул татар баян сәнгатен әнә нинди зур дәрәҗәгә күтәрде. Рамил Курамшин татар музыка сәнгатендә беренче булып оркестр һәм баян өчен концертино язган шәхес. Ул дәреслекләр авторы да. Рамил Курамшин исемендәге баянчылар фестивале дә бар. Яшьләр Рамил Курамшинның стилен, баянда уйнау техникасын өйрәнә. Бу бит Рамил Курамшин мәктәп калдырып китте дигән сүз! Безнең максатыбыз – Рамил абыйның зурлыгын, мәшһүрлеген, әһәмиятен аңлау һәм шуны киләчәккә җиткерү», - диде ул.

Илһам Шакиров: «Начар кешедән яхшы сәнгать әһеле чыкмый», - дип әйткән иде»

Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев:

– Без кайвакыт сөйлибез дә, онытабыз. Озаткан вакытта без бик матур сүзләр сөйлибез. Әмма ләкин, ни кызганыч, соңыннан бик тиз онытабыз. Рамил әфәндене онытмасак иде. Урыны оҗмах түрләрендә булсын иде.

Рамил туганыбызны озатырга шулкадәр халыкның җыелуы – аның ни дәрәҗәдә затлы, зыялы шәхес булуы турында сөйли. Мин Рамил белән күп еллар элек Илһам Шакиров янында таныштым. Ул Илһам аганың алыштыргысыз баянчысы иде. Дөрес, Илһам абыйның башка баянчылары да булды. Рамил алар арасында аерылып тора торган, үзенчәлекле баянчы иде. «Начар кешедән яхшы сәнгать әһеле чыкмый», - дип әйткән иде Илһам абый Рамил Курамшин белән бергәләп утырганда.

Кеше буларак, сәнгать әһеле буларак искиткеч зур шәхес булды, аның күңеле һәрвакыт ачык булды. «Кордаш», «дустым», «туганым» дип, ул һәркемне туганыдай якын күрде. Күңеленең нечкә, ачык булуына шакката идем. Ул бөтен күңелен, җанын, тәнен биреп сөйли иде. Бик тә милләтпәрвәр шәхес иде. Көйләрендә, моңнарында, гамәлләрендә – һәрвакыт миллилек эзли иде. Татар халкының иң милләтпәрвәр кешесе булды. Исән вакытта да, бакыйлыкка күчкәч тә, без олуг шәхесләребезне бәяли белергә тиеш. Һичшиксез, аның турында истәлекләр китабы чыгарга, аның исемендәге урамнар, сәнгать һәм мәдәният йортлары да булырга тиеш. Без бары шулай итеп кенә халкыбызны, шәхесләребезне кадерли алабыз, - диде Разил Вәлиев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Рамил Курамшинны «милләт агасы» дип атады.

– Рамил абый ихлас кеше иде. Ул бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Һәрвакыт милләтнең үсеше, язмышы белән кызыксынып торды. Татар матбугатында чыккан һәр басманы үзендә туплап барды, үзенең фикерен җиткерә бара иде. Үзенең җитдилеге, үзенә генә хас булган нечкә тоемлавы белән милләтебезгә бик зур эшләр багышлады. Уникаль, киңкырлы, киң колачлы шәхес.

Аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе буенча без аерым карарлар чыгарырбыз. Шул ук вакытта, ул бүгенге көндә татар музыка сәнгатенә зур өлешен кертеп, тарихта тирән эзен калдырган шәхесебез», - диде ул.

«Соңгы көнгә кадәр аның янында булдым»

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев әйтүенчә, музыкант тормышта да әйбәт кеше булган. Кирам абыйның хатыны – Гөлшат ханым Рамил абыйларга ашарга алып бара торган булганнар:

– Бервакытта да начар сүз әйтмәде. Мин аны 40 ел беләм, бервакытта да бәхәсләшкән булмады. Бер-беребездән өйрәнә идек. Мин аннан киңәшләр сорый идем. Ул яше белән дә өлкән, тәҗрибәсе дә шактый зур иде. Без аның белән дус һәм тату яшәдек. Бергәләп филармониядә халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Ул – Курамша, мин – Кирамша булып йөрдек. Рамил абый белән без якын дуслар идек. Соңгы көнгә кадәр мин һәрвакыт аның янында булдым. «Татар баянчылары» китабында Рамил ага үзенең лаеклы урынын алды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Хуш инде, мәңгегә, хуш инде, - диде ул.

Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин:

– Рамил Курамшин белән 1974 елдан бирле таныш идек. Илһам Шакиров төркемендә бергә эшләдек. Ул авылдан чыккан, музыка училищесын гына тәмамлаган гап-гади егет. 60 яшьлек юбилееннан соң иҗади дуслыгыбыз яңа дулкын алды: Арча музыка педагогика көллиятендә Рамил Курамшин исемендәге баянчылар конкурсын гамәлгә куйдык. Бергәләп сигез тапкыр үткәрә алдык. «Илһамият» клубы артистлары Рамил абый янына барып торды, хәлен белдек. Аның әсәрләрен унөч халыкара конкурста башкаралар. Рамил Курамшин эшкәрткән «Әпипә» көен кем генә уйнамады! Сәнгать югары профессиональ һәм интернациональ булырга тиеш.

Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев:

– Аның мирасы үзе исән вакытта ук татар милләтенең алтын фондына кереп калды. Ул татар баянчылары сәнгать музыкасын берничә баскычка менгереп калдырды, үзенең классик образы, моңнары белән безнең күңелдә ул остаз булып калачак. Авыр туфрагың җиңел булсын, - диде ул.

«Беркайчан да репетиция ясамыйча сәхнәгә чыгыш ясарга чыкмады»

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина:

– Бүген бик зур югалту. Мин аңа рәхмәт әйтәм. Шундый дәрәҗәгә җитеп, җырларыбыз белән халкы күңеленә кереп кала алганбыз икән, монда Рамил абыйның да өлеше бик зур. Рамил абый, тыныч йокла. Без сине мәңге онытмабыз, - диде ул.

Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина:

– Рамил безнең күңелләрдә иң тәрбияле, зыялы, ихлас, классик һәм халыкчан уйный белгән баянчы һәм бик күп баянчыларны тәрбияләгән бөек музыкант булып исебездә кала. Ул безнең белән иң бөек сәхнәләргә чыкты: Башкортстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан – илебезнең бөтен почмакларында без аның белән курыкмыйча сәхнәгә чыга идек. Ул беркайчан да бер нотага да ялгышмас иде, килеп җитү белән уйный – бармакларын җылыта. Беркайчан да репетиция ясамыйча сәхнәгә чыгыш ясарга чыкмады. Киемнәре һәрвакыт чиста, пөхтә булды. Ул аяк киемнәрен чистартып, төреп йөртте. Андый баянчыны беркайчан да күргәнем юк иде. Аннан үрнәк алып, башкалар эшли башлады.

Аның туган ягына, аны тәрбияләгән әти-әниләренә (урыннарын җәннәттә булсын) бездә зур хөрмәт. Дустыбыз, тыныч йокла. Күңелең тыныч булсын. Бу дөньяда эшлисе бөтен эшеңне эшләдең: мәктәбеңне дә, китапларыңны да, музыкаңны, җырларыңны да калдырдың. Үзең дә «Карурман»нарны җырладың, - диде җырчы.

«Рамил абыйның үзе турында да шулкадәр ачык, матур итеп истәлек язучы кеше булса иде»

Сер түгел, Рамил Курамшинның әсәрләре, җырлары ел дәвамында даими рәвештә «Тәртип» радиосында яңгырады һәм әлегәчә яңгырый. Аның юбилеена багышланган тапшырулар да чыкты. Бу эшне «Тәртип»радиосы мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева оештырды. Аның да Рамил Курамшин турында истәлекләре бар иде:

– «Чакырылган кунак» тапшыруына әзерләнгән вакытта аның «Чордашларым – моңдашларым» дигән китабын укып чыккан идем. Эстрадада хезмәттәшләре турында шулкадәр матур истәлекләр барлаган кеше беркайчан да начар кеше була алмый. Әгәр кешенең нинди икәнен беләсең килсә, аның турында нәрсә сөйләгәннәрен түгел, ә аның кешеләр хакында нәрсә сөйләгәнен тыңла, дип әйтәләр. Мин шул фикергә тагын бер кат инандым. Рамил абыйның үзе турында да шулай ачык, матур итеп язучы кеше булса иде дип телим.

Рамил абыйга инсульт булганнан соң, скрипкачы Динә Закирова белән бергә өенә барырга туры килде. Хатыны Рузалия апа безне бик ягымлы каршы алды. Кызганыч, үзе исән чакта бездә беркемгә дә аның кадәр кадер-хөрмәт юк, адәм баласының табигате шулай яратылгандыр инде. Аның җырларын, әсәрләрен 2014 елдан бирле радиодан яңгыратабыз. Без гел телефоннан сөйләшеп тордык. Ниндидер фикере булса – түзеп тормый, шалтыратып әйтә иде. Үкенеч калды – үзе исән чакта әсәрләре әйтеп уйнатылмады. Аллабирса, бу эшне дә җиренә җиткерербез.

Аның: «Тәртип» радиосында әсәрләрем яңгыраса иде», - дип әйтүе васыять итеп калдырган кебек булды. Аллабирса, әсәрләрен һәрвакыт куячакбыз, - диде Ризәлә Исмәгыйлева.

  • Рамил Курамшинны, үз васыяте буенча, иртәгә туган ягы – Түбән Новгород өлкәсендә җирлиләр. Рамил Курамшинның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Рамил абыйның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.
  • Баянчы Рамил Курамшин җырлары һәм әсәрләре

  • Рамил Курамшинның соңгы көннәре: «Картлар йортына да урнаштырып булмады, кызганыч...»

  • Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»

  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.
  • Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.«Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
  • Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.
  • Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100