Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»
70 яшьлек юбилеен зурлап үткәргәннән соң, атаклы баянчыбыз Рамил Курамшин сәхнәләрдә күренми башлады. «Интертат» профессиональ музыкант, виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композиторның хәлен белешеп кайтты.
Рамил Курамшин баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, үз иҗатында куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары, концертинолары, 100гә якын оригиналь әсәр, халык көйләре эшкәртмәләре, 200дән артык зурлар һәм балалар өчен язган җырларын музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, институтның музыкаль бүлекләрендә, Казан дәүләт консерваториясендә дә кулланма әсәр итеп өйрәнәләр, уйныйлар.
Рамил Курамшинның озак елар буе матбугат битләрендә җыр, музыка, туган телебез, атаклы шәхесләребез турында борчылып, җыр сәнгатенең киләчәге турында кайгыртып язган үткен телле мәкаләләре басылуы билгеле.
Рамил абыйда кунакта: виртуоз баянчының хәлләре ничек?
Бүгенге көндә Рамил абый тыныч кына тормыш белән үзенең Казандагы фатирында яшәп ята. Алдан билгеләнгән вакытта безне Рамил абыйның хатыны Рузалия апа көтеп тора иде инде.
Рамил абый сәхнәдә башка баянчылардан төз басып уйнавы белән аерылып тора иде. Аның моннан 5 ел элек булып узган юбилей концертындагы чыгышын үз күзләрем белән күреп, исем-акылым китеп тыңлап торган идем. Нәкъ шундый мәгърур булып, баянын күтәргән килеш исемдә калган Рамил абый.
Кызганыч, соңгы елларда сәламәтлеге бераз какшап киткән икән, аның бүлмәсенә кергәч, каушап калдым: мин сәхнәдә күреп гадәтләнгән Рамил абый бераз үзгәргән, шулай да ул минем белән бик теләп әңгәмә корырга риза булды. «Уңайсыз икән, тәнәфес кирәк булса, мине бүлдерегез», – дидем үзенә. «Ярый, ярый», – дип, Рамил абый башын какты. Ул караватыннан торып утырды.
Караваты янына терәлеп торган өстәлгә күз төште, анда нәрсә генә юк! Рамил абыйның берсеннән-берсе матур фотолары, дисклары, кассеталары, китаплары тора. Ә өстәл астында – Рамил абыйның гомерлек «дуслары», без телевизордан күреп үскән легендар баяннары. Үзләре зур, үзләре авыр алар: «10-15 килограмм!» – ди Рамил абый.
Шунда ук Рузалия апа фотоальбом тартып чыгарды. Ә анда Рамил абыйның шәхси фотолары – кадерле тарихи фотосурәтләр тулып ята иде! Һәр фотога озаклап карап тордым. Әйтерсең, алдымда шул мизгел: Илһам абый бригадасының концерт куюы, артистларның грим бүлмәсе, союзның төрле шәһәрләре буйлап гастрольләр һәм... яшь, чибәр, дәрте, көче ташып торган мөлаем егет – Рамил Сөләйманович. Ах, бигрәкләр дә якын кешеләр! Рамил абыйның фотосурәтләрен карагач, иҗатына гына түгел, үзенә дә гашыйк буласың, чын.
Шушы халәттән арына алмыйча, Интернеттан Рамил абыйга үзенең чыгышларын, видеоязмаларын, концертларын ачып күрсәттем. Рамил абый исе китеп карап торды. Күзен алмыйча. Әле бер, әле икенче язмасын куям, кешеләр язып калдырган соклану, мактау сүзләрен укыйм, ә ул элекке формасына кайткандай була: «Күрәсеңме, ничек төгәл, ничек төгәл уйныйм! Хәзер шундый виртуозны эзләп карасаң да таба алмассың», – дип, үзенең чыгышын иләк аркылы үткәргәндәй бәяли ул.
Менә аның 70 яшьлек юбилее. Әле 5 ел элек кенә булган. Монда да әле Рамил абый сәхнәләрне гөрләтерлек хәлдә: әнә Хәмдүнә апага, Зөһрә апа Шәрифуллиналарга йөгерек бармаклары белән татар көйләрен сиптереп, төп-төз итеп басып, сәхнәдә баянда уйный. Шушы язмаларны караганда, бервакыт, Рамил абый кулъяулыгы белән битен сөртеп алды. Күзләренә яшь тә килде бугай, шулчак үзен бик тә, бик тә жәлләп куйдым. Йөрәгем әрнеде. «Нинди чакларыгыз бар иде бит, эх, Рамил абый!»
«Әнә, Сөләйман абыйның кече малае баянда сиптерә!»
– Рамил абый, татарда баянны сездән башка күз алдына китереп булмый. Тәрҗемәи хәлегез турында сөйләгез әле.
– Мин – җыр-моң өчен туган бала. (Рамил Сөләйман улы Курамшин 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында туган.) Безнең гаиләдә гел җыр, музыка яңгырап торды. Миңа – 5, абыем Рафаилга 7 яшь тулган елны әти безгә ике рәтле гармун (хромка) сатып алып бирде, берничә көй өйрәтте. Шул өйрәтү җитә калды – без абый белән, ярыша-ярыша, гармунда уйный башладык. Мәктәп укучыларының концертларын әйтеп тә торасы юк, авыл яшьләре концертларына да безне абый белән баянда уйнарга чакыра торган иделәр. Ә инде сәхнәгә әтиебез белән өчәүләшеп уйнарга чыксак, авыл халкы безне алкышлый, кабат-кабат уйнавыбызны сорый иде.
Кечкенә чакта, кышын кар яуганда, абый белән урамга чыгып, йорт тирәсен чистарта идек. Чөнки көндез 13.00 сәгатьтә «Татарстан» радиосыннан концерт була, шуңа өлгерергә кирәк. Бала вакытта нинди акыл булган, диген син! Мөхтәр абый Әхмәдиев белән Рокыя апа Ибраһимованың баянда уйнавын ишетү минем өчен зур бәйрәм иде. Алар чын милли моңнарны җиткерә иде. Менә хәзер милли моң югалып бара, бу атаклы баянчыларны белмиләр дә инде. Рокыя апа белән Мөхтәр абый турында тапшырулар эшләсеннәр иде әле. Бер уйласаң, минем белән дә тапшыру эшләп була. Мин аларның икесен дә беләм, баяннарында уйнаганым булды.
Ә җитәр бер заман – атаклы татар баянчыларының берсен дә белмәсләр. Әлеге яшь буын баянчылар руслардан күреп уйный әле алар, ә чын милли, татар моңының асылын күрсәтә торган бормалы көйләрне белмиләр, чөнки тыңлап үсмиләр. Ә мин тыңлап үстем, миңа ул сеңеп калган. Авылда да: «Әнә, Сөләйман абыйның кече малае баянда сиптерә!» – дип әйтәләр иде. Абыем Рафаил белән чиратлашып уйный идек.
Абыем Рафаил Курамшин 1972-1976 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Рәхимкулов hәм Флера Сөләймановаларның концерт бригадасында эшләде. Радиода hам грампластинкаларда шушы җырчыларга уйнаган байтак язмалар бар.
Шулай булгач, урта мәктәпне тәмамлаганда, минем алдымда: «Кая барырга һәм кем булырга?» – дигән сорау тумады. Баянда уйный башлаган елларда ук минем кыйблам Казанга юнәлгән иде. «Авыл малаен музыка училищесына кабул итәрләр микән?» – дигән уйлар белән мин Казанга киттем.
– Нәкъ Казанда Сез артист буларак формалашкансыз.
– Мин килгәндә, музыка училищесына кабул иту имтиханнары тәмамланган иде. Миңа педагогия институтының музыка факультетына укырга керергә киңәш иттеләр. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, студент булдым. Ел ярым укыганнан соң, профессиональ баянчы булу теләге миңа тынгылык бирмәде һәм мин музыка училищесына күчтем.
Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, радиодан чыгышлар ясый башладым. Баян өчен үзем язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйнадым: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук миңа төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек күренекле җырчыларга да уйнарга туры килде.
«Филармониягә мин әзер баянчы булып килдем»
– Туган ягыгыз – Нижгар якларына кайтып йөргәнсездер?
– Укыганда һәр атна кайта идем. Казаннан Сергачка поезд йөри иде, транспорт ягыннан проблема булмады. Минем өчен авылга кайту зур вакыйга була иде.
– Туганнарыгыз?
– Гөлзар һәм Гөлсем исемле ике сеңлем бар, алар Мәскәүдә яши. Әйтеп үткәнемчә, Рафаил исемле абыем бар. Ул миннән ике яшькә олы, берничә көн элек китеп барды. Казанда тора иде. Абый бик әйбәт, ачык кеше иде, кызганыч, иртәрәк китте.
Безнең якта 35ләп татар авылы бар. Шуларга укытучылар әзерләр өчен, педучилище ачкан иделәр. Алга китеп әйтим: Урыс Пожарыннан килгән рус малайлары яхшы булмаган гамәлләр кыла башлагач, педучилищены тараттылар. Әтием 70 яшенә кадәр рәсем һәм музыка дәресләре дә укытты. Баян, домбра, аккордеонда уйнады. Шунда балалар хоры оештырган иде. Балаларны татарча җырлатты. Берзаман, смотрга шул хорын алып китте, балаларны татарча җырлатып, беренче урын алып кайттылар. Ул вакыт өчен бу – зур дәрәҗә иде.
Әнием башлангыч сыйныф укучыларын укытты. Шуңа күрә мин балачактан ук музыка дөньясына кереп киттем. Әле хәзер дә кайбер баянчылар: «Сөләйман абыйда укыдым», – дип горурланып әйтә. Ул әтием була инде. Әтием йомшак күңелле, әйбәт кеше иде.
Казанга килгәч, телевидениедә күренә башлагач, абыйлар, апалар: «Менә бит, Сөләйман абыйның улы бит инде бу!» – дип мине таныганнар. Алар авылда, ә мине Казаннан – Татарстанның башкаласыннан телевидениедән күрсәтәләр. Әтигә дә, әнигә дә минем телевидениегә чыгуым зур горурлык булган.
Казанда музыка училищесында укыганда, Рафаэль абый Ильясов «Татарстан» радиосында тапшыру алып бара башлады. Ул мине ишетеп алгач, үзе белән концертларга да ала иде, чөнки мин бөтен җырларны уйный белә идем, уйнавын да кимен куймадым. Алар опера театрыннан берничә җырчы концертлар куеп йөрде. Мин үзенә күрә бер мәктәп үттем. Баштан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә бер ел уйнадым, аннары Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Филармониягә мин әзер баянчы булып килдем.
– Сез татарча белем алып югалып калмагансыз...
– Нинди югалып калу? Мине кешеләр белә: мин – лидер, мин – патриот. Мин, мәсәлән, татар мәктәбендә укыдым, шуннан нәрсә? Руслардан яхшырак, грамоталырак язам. Татарларны урыс ясау – коточкыч хәл. Сөйләшүләрен карыйм – ташкаүлчим. Русча да, татарча да яхшы сөйли белмиләр.
«Гармун-баяннарда татар моңын чыгара алмыйлар, чөнки күңелләрендә юк»
– Татар халкының моңы – тальян гармунда, диләр. Моңа ничек карыйсыз?
– Бу мәсьәләгә берьяклы гына карамыйм. Мин үзем баянчы буларак, баянны бик шәп беләм. Бездә тальян гармунга кирәгеннән артык өстенлек бирәләр. Тальян – «итальян» дигән сүздән бит ул. Италиядән кергән уен коралы. Мин аның тавышына «ах» итмим.
Мәсәлән, баянда әллә нинди бормаларны уйнап була, баянда ярым тоннар күбрәк. Мөхтәр абый белән Рокыя апа баянга күчкәч, моны ошатмаучылар да булган. Алай дисәң, аккордеон да татар музыкасы өчен әйбәт, регистрларын да алмаштырып була. Әмма баян – аерым бер дөнья. Менә хәзер музыка училищесы яки консерваториядә уйнатып кара. Гармун-баяннарда татар моңын чыгара алмыйлар инде, чөнки күңелләрендә юк. «Формально» уйнаса да, йөрәгеннән, күңеленнән агылып чыкмый. Күңелеңдә булдымы – бармакларыңнан саркып чыгарга тиеш.
Радио-телевидение бар, «элек шулайрак уйныйлар иде» дип, пропагандаларга гына тырышырга кирәк. Ә тырышучылар бар, шөкер. Элекке уйнаучыларны, җырчыларны тыңлап, шуңа ияреп эшләсәләр, татар моңын яшәтергә була.
«Татар моңын тулысынча баянда күрсәтеп була»
– Ни өчен татар халкында тальян гармун башка уен коралларын кысрыклап чыгара алган дип әйтеп була?
– Кысрыклап чыгарган, димәс идем. Гармуннарның да төрлесе бар. Кайсы әче телле, яңгырашы ягыннан татарга килешми торганнары бар. Хәзер тальянга берьяклы авыштылар. Мәсәлән, мин бары тик баянда гына уйнар идем. Анда мин ничек телим, шулай уйный алам. Баян миңа мин теләгәнне бирә.
Тальян ярлырак. Монотонный гына. Ул күбрәк әйлән-бәйлән, туй-мәҗлескә бара. Тальянны бөтенләй инкяр итмим. Шул ук вакытта аңа мөкиббән китмим. «Тальянда гына моң» диючеләр белән килешеп бетмим, ә менә баянда нинди генә бормалар чыгармыйсың – татар моңын тулысынча баянда күрсәтеп була.
Кемдер тальян гармунда яратып уйный икән, уйнасын. Бер сүзем юк. Ләкин татарча булсын. Төрле кешенең төрлечә була инде ул. Аларны үзешчән түгәрәкләрдә эшкәртергә, пропагандаларга була.
Ике рәтле гармуннар тальян гармуннардан әйбәтрәк. Ике рәтле гармуннарда мөмкинлекләр күбрәк. Шәп итеп уйный алсаң – бер хәл, бөтен кеше дә оста итеп уйный алмый бит. Тальян гармуннарда да, «Саратов» гармунында да, шырпы тартмасы кебек гармуннарда да уйнаучылар уйнасын, әйбәт, сыйфатлы гына уйнасыннар иде, диясе килә.
Радиодан тыңлаштыргалыйм, матур итеп уйнаучылар да бар. Карасаң – гади абыйлар! Каядыр укымаганнар да үзләре. Төрлечә булырга тиеш. Букет та бит төрле чәчәкләр булганга гына матур. Бер ромашка гына булса, ул кызык булмас иде. Җырчыларны әйткән дә юк, анда йөзләгән җырчы чыга, күпчелеге аның бер балык башы инде...
– Хәзер эстрадада гармунда уйнау кимеп бара...
– Кимеде, дип әйтмәс идем, радио-телевидениене ачып карасаң, анда һәрчак гармунда, баянда уйныйлар. Ул «Алмагачлар»ны гына да тальянда күпме уйнарга мөмкин икән? Аны баянда да бик шәп уйнап була, фантазияңне генә эшкә җигәргә кирәк.
«Син шәм кебек төп-төз басып торасың, диләр»
– Сез сәхнәдә үз-үзегезне тотышыгыз белән аерылып торасыз. Сезнең гәүдәгез һәрчак төз, туп-туры, гармун баулары да асылынып тормый...
– Дөрес әйттең. Миңа гади кешеләр дә, баянчылар да: «Рамил, син шәм кебек төп-төз басып торасың», – диләр. Бернинди артык хәрәкәт юк. Ә баян 10-15 килограмм. Концерт 3әр сәгать бара. Көненә 2 концерт булса, 6 сәгать дигән сүз. Мин артык таза кеше түгел бит. Җыйнак кына гәүдәм белән баянны тотып та тора идем, уйный да идем. Героизмнар куйдым инде... Аны миңа, хәсрәтемне уртаклашкандай, килеп-килеп әйтүчеләр була иде. Уйнарга бүтән баянчы юк бит, кая барасың.
Бу – үз-үземә куйган таләп. Күз алдыңа китер: синең яныңда бөек Илһам Шакиров җырлап тора, ә син кырлы-мырлы басып уйнап торсаң, аннары ни булыр? Илһам абыйның статусына нәкъ менә шулай «академик»ларча басып тору кирәк иде. Мин аны булдырдым.
Алайса кайберәүләр хәзер сәхнәгә чыга да, аякларын теләсә ничек куеп, артыгын кыланып җибәрә. Мин икеләтә культура мәктәбен үттем, дисәң була. Ул шулкадәр көчле мәктәп булды.
– Сез сәхнәгә аяк басканда, баянчылар инде басып уйный идеме?
– Әйе, басып уйный башлаганнар иде. Ә менә мин кечкенә вакытта, безгә филармония артистлары килгәндә, баянчылар утырып уйный иде. Мин сәхнәгә килер алдыннан басып уйнау модасы башланды. Ул егетләр миннән тазарак, озынрак буйлы иде. Мин шул «басып уйнау модасы»на эләктем инде. Авыр ул. Бер як җилкә асылынып төшә, умыртка баганасы да авыртып ала, түзәргә туры килә иде. Илһам абый бит ул кырыс та булып алгалый иде. Булды хәлләр анда...
– Мөхтәр Әхмәдиевның ак баяны белән еш кына Сез дә чыгыш ясадыгыз.
– Ак баян Мөхтәр абыйның хатыны Рокыя Ибраһимовада иде. Ул – уникаль баян, аның тавышы үзенчәлекле. Андый тавышлы баяннар башка җирдә юк. Мөхтәр абый шул баянында уйный иде, мин ул баянның тавышын радиодан таный идем. «Эх, Мөхтәр абый кебек уйный алырмынмы?» – дип өзгәләнеп куя идем. Уйный алдым. Хәтта арттырып та җибәрдем. Ул баян әле дә исән, бүгенге көндә ул Мөхтәр абыйның туганында саклана.
«Тырышлыгың булса, баянда уйнарга өйрәнеп була»
– Рамил абый, хәзерге вакытта туган ягыгыз Нижгар өлкәсеннән татар баянчылары чыгамы?
– Чыга, дип әйтмәс идем. Чыкса да, татар көйләренә охшатып уйнарга тырышсалар да, бик үк килеп чыкмый. Баянда, гармунда уйнауның рәте булырга тиеш. Элегрәк анда грамоталы, белемле баянчылар бар иде, бернинди дәгъвам юк иде. Гомумән, хәзер ничек телиләр – шулай уйныйлар. Ул дөрес түгел. Музыканың законнары бар.
– Башкортстанда курайга бик күп игътибар юнәлдерәләр...
– Арттырып җибәрәләр алар. Бер кәүсәле курайда әллә нәрсә уйнап булмый инде. Аны төрлеләндерергә кирәк. «Курай» дип үләләр инде...
– Бездә дә шул дәрәҗәдәге фестивальләр бармы? Әйтик, баянчылар фестивале...
– Баянныкы бар. Арчада Рамил Курамшин исемендәге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә. Узган ел ул җиденче тапкыр үткәрелде. 2019 елда хәтта үзем дә жюрида утырдым. Аны дәвам итәргә була. Туктамасын гына иде. Катнашучысы да бар аның.
– Бер дә сәләте булмаган кешене гармунда яки баянда уйнарга өйрәтеп буламы?
– Була, нигә булмасын. Тырышлык кирәк. Мине, мәсәлән, армиягә соң алдылар. Хәрби оркестрда уйнадым. Анда торбаларда уйныйлар бит, шунда Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган дирижер иң түбән тавышлы уен коралы – «бас»та уйнарга тәкъдим итте. Уйнау системасын өйрәтте дә, әкрен генә уйнап киттем. «Курамшин, я понял, ты уже одолел этот инструмент. Играй потише, потому что остальных глушишь», – дигән иде.
Барысы да кешенең үзенә бәйле: сәләте, тырышлыгы булса, булдыра ала. Андый очракларны ишеткәнем булды.
«Илһам абый янында җырларга куркалар иде. Мин курыкмадым»
– Рамил абый, Сез үзегез дә искитмәле җырлыйсыз бит әле. Сезнең тавышыгыз шундый киң! Илһам абый мәктәбе сизелә... Миңа калса, Сез – аның дәвамчысыдыр.
– Моның сәбәбе бер генә: мин 20 елдан артык бөек Илһам Шакировка уйнап йөрдем бит. Мин аның бөтен репертуарын яттан җырлап бирә алам. Моны ниндидер коры охшарга тырышу (подражание) дип түгел, ә аның моңнарының минем күңелгә сеңүе һәм башкару алымнарын (мәктәбен) җентекләп үзләштерү нәтиҗәсе дип кенә аңларга кирәк.
Төрле концертларда булырга туры килде. Шунда башка «пешмәгән» артистлар да җырлый. Менә шуларны ишетәсең дә, ачу чыга. Тыңлап-тыңлап тора идем дә, соң, болай гына мин дә җырлый алам бит, дия идем. Авылга кайткач тау башына менә идем дә шуннан кычкырып җырлый идем. Өйдә әти янында алай җырлап торып булмый бит инде. Шулай җырлый башладым.
Бервакыт филармониядә җырлаганымны ишетеп алдылар. «Син җырлыйсыңмыни?» – диделәр. Шуннан соң китте... Рамил җырлый икән, дип, Илһам абыйга да әйткәннәр. Ул да мине җырлатты. Ә Илһам абый янында җырларга куркалар иде. Мин курыкмадым, чөнки без гел бергә гастрольләрдә йөрдек. Мин уйныйм, ул җырлый. Туганлашып беттек.
Илһам абый белән эшләмәсәм, бәлкем, авызымны да ачмаган булыр идем... Аның тәэсире зур булды. Аннан соң, Илһам абый өч тиенлек җырлар җырламады. «Менә дигән» тавыш белән җырларга кирәкле җырларны гына башкара иде. Кайвакыт хатирәләргә бирелеп, уйланып-уйланып торам да, аннан соң «кылт» итеп Илһам абыйның юклыгы искә төшә. Йөрәк әрнеп китә. Ул исән булса, янына барып, күрешеп килер идем. Ул вафат булганда мин авырдым, кызганыч. Телевизордан карадым, анда бөтен халык елады. Ничек еламыйсың, ди. Әле аның «Мәңгелеккә китеп барам» дигән җырын куйдылар. Үзе турында үзе җырлап китте ул.
Ул бит, чыннан да, бөек кеше иде. Илһам абый белән эшләү минем өчен зур этәргеч булды. Аңа аннан-моннан гына уйный алмыйсың. Аның янына чыгып уйнап җибәрү – үзе бер горурлык иде ул.
Мәскәүдән, тикшерергә дип, филармониягә төрле комиссияләр килә иде. Безнең Илһам Шакиров бригадасына кермиләр иде, чөнки Илһам Шакировны беләләр. Комиссия безне җентекләп карамады.
Илһам абый Нәби Дәүлинең «Татарстан — минем республикам Россиянең матур җирендә» дигән җырын җырлады. Безнекеләр «Россиянең» дигән сүзне «илебезнең» сүзенә төзәттерде. «Нигә Россиядә? Россиядә түгел, үз җиребездә бит», – диделәр. Төрле хәлләр булды инде. Анысы да үтте дә китте...
«Илһам абый белән эшләү бәхете 20 елга сузылды»
– Рамил абый, Илһам Шакиров бригадасына ничек эләктегез?
– Илһам абыйга уйнау бөтен кешегә дә тәтеми иде шул. Аңа уйнау баянчы өчен зур мәртәбә иде. Ә инде «табышуга» килгәндә, ул болай булды. 1968 елда музыка училищесын тәмамлагач, мине филармониягә эшкә җибәрделәр. Ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт Нигъмәтҗанов миңа зур өметләр баглады. Аннан соң, мин үземнең эстрада бүлегендә эшләргә теләвемне әйттем. Ләкин нәкъ шул вакытта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы кирәк булганга, миңа шунда эшләп торырга тәкъдим иттеләр.
Шул елның көзендә Мәскәүдән грампластинкага язучы тавыш режиссерлары төркеме килде. Ул заманда ике елга бер мәртәбә шулай грампластинкаларга язу була иде. Менә шунда миңа Илһам абыйга «Безнең авыл» дигән татар халык көен (Гөлшат Зәйнашева шигыре) уйнарга туры килде. Без анда өч баянчы – Ирек Галимов, Насих Вилданов һәм мин уйнадык. Һәм, ни гаҗәп, миңа, әле генә эшли башлаган яшь баянчыга, беренче баян партиясен уйнауны тапшырдылар. Шунда без Илһам абый белән якыннан таныштык, һәм ул минем уйнавымны ишетте.
Ә 1969 елның май аенда Мәхмүт абый Нигъмәтҗанов миңа: «Рамил энекәш, сине эстрадага – Илһам Шакиров бригадасына күчерәбез», – дигәч, минем шатлыгым эчемә сыймады, һәм бу бәхет, чынлап та, 20 елга якын сузылды.
Әле мәктәптә укыган чагымда ук радиодан ишетеп белгән Илһам абый Шакиров турында: «Их, үзен тере килеш бер күреп тыңласаң иде», – дип хыялланып йөргәнемне хәтерлим. «Күреп тыңласаң иде...» дип хыялланган авыл малаена, еллар үткәч, шушы мәшһүр җырчы белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 20 елга якын бергә эшләп, бергә иҗат итәргә туры килде.
«Илһам абый белән бергә эшләргә туры килмәсә, авызымны да ачып карамаган булыр идем»
– Илһам абый кебек зур җырчы булыр өчен көчле тавыш кына җитәме?
– Юк, чөнки чын сәнгать әсәрен тудыру өчен, табигый таланттан тыш, үз телеңне камил белү, милләтпәрвәрлек, халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбият-сәнгатен һәм башка якларын тирәнтен үзләштерү зарур. Ә Илһам абый – шушы сыйфатларныӊ барысына ия җырчы һәм зур эрудицияле шәхес иде. Шуңа күрә дә аның җыр сәнгате халкыбызның бөтен тарихи байлыгын гәүдәләндерүче илаһи сәнгать үрнәге булып тора.
Гастрольләрдә йөргәндә, Илһам абый белән безнең сөйләшүләребезнең төп темасы йә җыр-моң турында, йә шул алда санап киткән темалар тирәсендә бара торган иде. Шундый җырчыга баянда уйнап йөрүләре бер бәхет булса, искиткеч тирән акыллы абый белән сөйләшеп, фикер алышулары минем өчен икенче бер бәхет иде.
Габдулла Тукай язган һәм халкыбызның гимнына әйләнгән «Туган тел»нең дүртенче куплетын халкыбыз әле 1980 еллар азагында гына ишетеп белә һәм жырлый башлады. Ә бит Илһам абый аны 1960 елларда ук инде сәхнәләрдән җырлап йөри иде. Аның белән даими эшли башлаган беренче гастрольдә үк (1969 ел, май ае) ул бу җырны концертта җырлагач, мин: «Ә нигә соң ул дүртенче куплет мәктәп дәреслекләрендә юк?» – дип сорадым. Ул исә: «Диннән аерылган коммунистлар аны «догам» һәм «Ходам» дигән сүзләре өчен тыйганнар», – дип җаваплады.
Илһам абый үзеннән өлкән буын җырчылар, композиторлар турында ихтирам белән искә ала иде. Мәсәлән, аның миңа берничә мәртәбә: «Энекәш, әгәр дә Гөлсем апа (сүз җырчы Гөлсем Сөләйманова турында бара) булмаган булса, мин дә булмый идем», – дип әйткәне хәтердә. Булуын, бәлки, булыр иде дә, тик аның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята...
Бүгенге көндә үзем дә: «Илһам абый белән бергә эшләргә туры килмәсә, «Кара урман»нарны җырлау тугел, гомумән, җырлыйм дип, авызымны да ачып карамаган булыр идем», – дип әйтә алам. Мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов турында да: «Ул – бөек җырчы иде», – дип, беренче булып әйтергә жөрьәт итүче Илһам абый иде.
Исегезгә төшерегез әле, мәшһүр Сәйдәшнең җырларын соңгы елларда концертларда еш ишетәсезме? Төгәлрәк әйтсәк, ишеткәнегез бармы? Менә шул шул!.. Ә Илһам абыйның концерт программасында һәрдаим Сәйдәш җырлары яңгырап торды. Илһам абыйның таләбе буенча, без баянчылар, концертны Сәйдәшнең «Наемщик» музыкаль драмасына кереш музыкасы белән ачып җибәрә идек.
Илһам абыйның тагын бер асыл сыйфаты турында әйтәсем килә. Ул беркайчан да, заман һәм мода агымнарына яраклашып, арзан, зәвыксыз, мәгънәсез, үзе әйтмешли «шырдый-бырдый» җырлар җырламады. Аның репертуары тирән мәгънәгә ия, уйландыра, күңелләрне сафландыра, матурлыкка, иманга өнди һәм милли горурлык хисе уята торган җырлардан гына гыйбарәт булды. Аңа бит күп композиторлар (профессионаллары да, һәвәскәрләре дә) үз җырларын тәкъдим итә иделәр, әмма ул аларның алда әйтелгән таләпләргә туры килә торганнарын гына сайлап ала иде.
«Яхшылап кунак итүчеләр дә бар иде, ярым ач йөргән көннәр дә булды»
– Озак еллар буе филармониядә эшләгәнсез, кызыклы вакыйгалар булмыйча калмагандыр...
– Хәзер шуларны искә төшерәм. Ул вакытта оҗмахта булганым икән мин, дим.
– Нигә?
– Филармония артистларының һәрберсе шәхес иде. Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов һ.б. Мин эшләгән чор – филармония эшчәнлегенең иң көчле вакыты булган.
Филармония оешканнан алып (1937 ел) 1990 еллар башына кадәр аның эстрада бүлеге милли җыр-музыка сәнгатебезне халыкка ирештерүче төп үзәк иде. Анда бит халкыбызның иң күренекле артистлары эшләде. Тик, ни аяныч, 1994 елда нәкъ менә шул бүлекне тарату башланды. Моның бөтен нечкәлекләрен белмәгән хәлдә, мин ниндидер катгый нәтиҗәләр ясарга җыенмыйм. Әмма артистларның монда бернинди гаебе булмавын әйтә алам.
Бәлки, киләчәктә дөньялар үзгәреп, филармония элекке эзенә кайтыр әле, чөнки бүгенге эстрада сәхнәләрендәге башбаштаклыкларга, зәвыксызлыкка каршы торучы бер үрнәк концерт оешмасы булырга тиештер бит?! Һәрхәлдә, мин үзем шундый теләктә калам, чөнки җыр-музыка – ул күңел ачу чарасы гына түгел, ә милләтнең рухын саклаучы милли идеология дә.
– Истә калган вакыйгаларны сөйләп үтсәгез...
– Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән.
1970 еллар. Барлык район үзәкләрендә дә яшәрлек кунакханәләр булмау, барып-кайтып йөрергә рәтле юл, транспорт юклык аркасында, филармония артистларына авылдан-авылга күчеп, кеше өендә яшәп эшләргә дә туры килде. Фатирларда да бик иркен түгел, шуңа күрә хуҗабикәләр йокларга урынны ике кешегә бергә җәю ягын карады. Ул вакытта мин өйләнмәгән идем әле. Уйладым да, бу уңайсызлыктан котылу әмәлен таптым:
«Апа, зинһар, безгә урынны аерым җәймәссез микән, кеше белән ятасы булыр дип, менә шушы яшемә кадәр өйләнмичә дә йөрим инде!» – дигәч, хуҗабикәләр, көлә-көлә, ничек булса да, аерым урын хәстәрләү җаен таптылар.
Икенче бер вакыйга:
Артистлар фатирга керүгә үк, билгеле, йорт хуҗалары күренекле җырчылар, музыкантлар турында кызыксына. Алдан сөйләшенгән диярсең, көн саен шул бер үк сораулар: «Фәлән артист өйләнгәнме?», «Фәләннең ничә баласы бар?» һ.б. Юлдан арып-талып килгәч, вакыт-вакыт, бу бетмәс-төкәнмәс сорауларга җавап биреп торасы да килми. Шуңа да концерттан соң, бер төнне жәлләмичә, зур кәгазьгә иң еш бирелә торган сорауларга җавап яздым һәм, фатирга төшүгә, шул кәгазьне диварга элеп куйдым: «Безгә сорауларыгыз булса, менә монда җавапларын табарсыз», – дидем һәм бераз ял итеп алу ягын карадым. Хуҗалар бу кәгазьне көлешә-көлешә укыдылар һәм артист халкын сораулар белән бимазаламадылар.
Артистларга фатирның, әлбәттә, төрлесе очрый. Яхшылап кунак итүчеләр дә бар иде, ярым ач йөргән көннәр дә булды. Күнеккән инде без. Бер авылның клуб мөдиренә: «Кичә ураза тоттык инде, бүген бераз сыйларлык фатир булмасмы икән?» – дидек. «Була, була, кичә генә тана суйган абыйларда кунарсыз!» – диде ул.
Фатирга кереп урнашкач, хуҗабикә апа безнең алга бер кәстрүл пешкән бәрәңге китереп куйды һәм, «артистлар бәрәңге ярата бит» дип сөйләнә-сөйләнә, мич артына кереп китте. Шунда мин бәрәңге ашап утырган иптәшемә күз кыстым да: «Апа, белмәсәң, белеп кал: артистлар кичә суйган тана бавырын да үлеп ярата!» – дидем.
«Әле шулаймыни?» – дип, апа мич каршында кыштыр-кыштыр килде һәм, 20-25 минут үтүгә, майда кыздырылган, телеңне йотарлык бер таба бавырны китереп куйды.
«Мин баянда исем алу өчен уйнамадым»
– Сезгә аяк чалучылар булдымы?
– Юк, булмады. Чөнки мин эстрадага бәреп килеп кердем. Филармониядә эшли башлаганда, мин азмы-күпме билгеле баянчы идем инде. Филармониядә Илһам абый Шакировка уйный башладым бит. Аннан соң халык көйләрен эшкәртеп уйнадым, баян өчен концертино, төрле әсәрләр яздым, шуларны уйнадым, телевидениедә чыгыш ясадым, шушы чыгышларым белән бөтенләй «капладым» аларны. Чөнки бу – яңалык иде.
Бик күп укучылар миңа: «Рамил абый, Сезнең уйнавыгызны тыңлап баянчы булдым», – диләр. Минем әсәрләрне уйнаганга сөенәм генә. «Производство»га китә дигән сүз! Баянчы минем әсәрне уйнаса, начар уйный алмый. Телиме-теләмиме, шул нотаны уйнарга тиеш була. Дөресен әйткәндә, күп яздым, күп эшләдем. Ярый шундый чоры, вакыты булды. Менә хәзер белмим, хәзер миңа эшләргә авыррак булыр иде.
– Атказанган, халык артисты исемен алу җиңел булдымы, күп эшләргә туры килдеме? Хәзер бит җиңел юллар белән генә алалар...
– Ул вакытта баянчыларга мактаулы исемнәрне бик бирмиләр иде. Беренче буын баянчылардан атказанган исемен алучы булмады. Шундыйрак замана иде. Миннән торса иде ул... Мин иң элек Мөхтәр Әхмәдиев белән Рокыя Ибраһимовага атказанган исемен бирер идем, чөнки алар – табигый профессионаллар.
Әйе, күп эшләдем. Ләкин мин бит ул исемнәрне нәкъ менә тир түгеп эшләп алдым! Бөтен баянчылар белә бу хакта. Аңлаган кеше аңлый: мин баянда исем алу өчен уйнамадым, менә бу көйне эшкәртәм дә, ул «кеше» булып китәр, аны уйнарлар, дип эшләдем. Баштан 16 ел эшләп – «атказанган» исемен, аннан соң тагын 16-17 ел эшләп, «халык артисты» исемен бирделәр. Шунысын әйтим: миңа бу исемнәрне бирделәр, мин сорап алмадым.
«Әпипә»не бөтен СССР уйнады. Менә ничек эшкәрттем мин аны!»
– «Училище, консерваториядә укыганда шул, шул әсәреңне уйнадык», – диләр. Күңел күтәрелеп китә. Бервакыт Бауман урамыннан барам, бер урыс, бер мари малае мине танып алдылар да яныма килделәр: «Сезнең әсәрләрне уйныйбыз. Бигрәк тә «Әпипә»не. Сезнең әсәрләрдә баянда уйнау ысулларының бөтен алымнары бар», – диделәр.
Анысы да монысы: мин эшкәрткән «Әпипә» бөтен Идел буеннан алып Себер якларына кадәр таралды. Чөнки аны профессионал да, үзешчәннәр дә уйный ала. Ул искелек калдыгы түгел. Бер трио шул «Әпипә»не чит илдә уйнаган. Кабул иттеләрме, дип сорагач, «бис»ка уйнадык, диделәр. Димәк, ул заманча да һәм бүгенге көн тыңлаучысына да туры килә. «Әпипә»не бөтен СССР уйнады. Менә ничек эшкәрттем мин аны! Аннан-моннан гына эшкәртелсә, бик исләре китмәс иде.
Ленинградта бер баянчы белән танышкан идем. Ул телевидениегә трансляцияләнгән концертында минем берничә әсәрне уйнады. Бөтенсоюз телевидениесендә: «Татар халык җыры «Әпипә», Рамил Курамшин эшкәртүендә», – дип игълан иттеләр. Шуннан соң мине ил күләмендә таный башладылар.
Сүзем шул: халык көйләрен бик матур эшкәртергә була, һәм мин аны булдырдым да. Аның тәмен, «изюминкасын» табарга кирәк. Табасың икән, аны татар да, чуваш та, мари да уйный алачак. Шулай булды да ул.
Бөтенсоюз телевидениесенә эләгү – әлеге дә баягы тырышлык нәтиҗәсе. Ягъни яхшы, сыйфатлы материалны бүтән халык та кабул итә. Шуңа күрә Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчыларыннан беренче булып мин чыгыш ясадым. Мәскәүдә үземнең әсәрләрне уйнадым. Аны радиодан да игълан иткән иделәр. Дөресен әйткәндә, бу –минем өчен каһарманлык булды. Чөнки татарны анда якын да җибәрмиләр иде…
«Җырларымны башка җырчылар җиренә җиткереп башкарса, сөенер идем»
– Рамил абый, ә Сез ничек итеп көйләр яза башладыгыз?
– Мин бит гел уйнап торам. Уйнаганда фантазия дә эшли, башка матур көйләр килә. Аны вакытында теркәп куярга кирәк, алайса онытыла. Баян өчен әсәрләр язу эшенә чумдым мин. Караламаларым бик күп. Аны аннан-моннан гына эшләп булмый. Үзебезнең музыкантлар, теге яки бу әсәремнең чыкканын күреп, гел хуплый иде. «Начар» дигәннәре булмады.
Укыган елларда ук мин баян өчен пьесалар яздым һәм шуларны радиога барып уйнадым. «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләрем баянчылар арасында зур популярлык казанды.
Музыка училищесында укыган елларда ук инде мине «бер зур күләмле әсәрне оркестр белән бергә уйныйсы иде» дигән уй-хыял биләп алган иде. 1975 ел башында шушы хыялны Рөстәм Яхинга әйттем. Рөстәм абый тыңлап торды да: «Рамил энем, син бит үзең дә баян өчен әйбәт кенә әсәрләр язасың. Тырышып кара! Миңа калса, бу эшне дә үзең үк булдыра алырсың», – диде. Композиторныӊ җылы сүзе миндә ышаныч тудырды, һәм мин, тәвәккәлләп, эшкә тотындым.
Шул елның апрель-май айларында «Баян белән оркестр өчен концертино» дип аталган әсәрнең клавирын тәмамладым. Соңрак оркестр өчен партитурасын яздым. Баянда уйнау өчен язылган беренче зур күләмле әсәрем иде бу. Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры белән берлектә бу әсәремне радио һәм телевидение фондына яздырдым. 80нче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең 1нче һәм 2нче программаларында күрсәтелде.
1987 елда тагын бер күләмле әсәремне – «Баян белән оркестр өчен концерт»ны тәмамладым. Җыр яратучыларга минем «Өй артыгыз гөлбакча», «Кичер, болыным», «Кайтса әгәр яшь чагым», «Хушлашмый китәм», «Аерылулар бигрәк авыр», «Җырларым җылытсын», «Балачагым чыккан каршыма», «Җомга азаны» һ.б. жырлар билгеле.
Әзер шигырьгә дә көй иҗат иткәнем булды. Матур, эчтәлекле шигырь булса, үзеннән-үзе көй язарга этәрергә мөмкин. Мәсәлән, «Җырларым җылытсын» җыры шулай язылды. Нинди матур җыр! Әнә шул җырны радиодан бирмиләр, кызганыч. Мин ул җырны үзем башкарган идем: баянда да уйнадым, җырладым да.
«Тәртип» радиосыннан да җырларымны ишетәсе килә, җырларымны башка җырчылар җиренә җиткереп башкарса, сөенер идем. Баянда уйнаган язмаларым бар, аларны әйтмим дә. Ишеттерсеннәр иде шушы язмаларны. Бирмиләр бит. Радиодан яңгырамагач, кеше дә белми, тыңламый.
«Кайда акча – анда профессиональлек юк»
– Халык хәзер моңлы җырларга тартыла, дип әйтеп буламы?
– Була. Чөнки бүтән юлы юк. Ул кешенең халәтеннән дә тора. Якын кешеңне югалтканда яисә күңелсез вакыйга була икән, син көлеп йөри алмыйсың, ул чакта кеше моңая, күңелен юатырга дипме, моңлы җырлар тыңлый. Мин моңлы җырларны үлеп яратам. Шул җырларны тыңлаганда яшисе килә башлый, шундый рухи байлыгыбыз милли горурлык хисләре уята. Һәм менә шул җырларыбыз яшәсен, онытылмасын дип, булдыра алган кадәр аларны башкарырга, пропагандаларга тырышырга кирәк.
Мәсәлән, татар яшьләре җыела торган «Калеб» хәрәкәтен беләм. Шунда күбрәк яшьләрне тартырга, шуны үстереп җибәрергә генә кирәк.
– Хәзер шундый мода китте: элекке җырларны заманчалаштыралар, яңартып җырлыйлар...
– Бу күренешкә уңай карамыйм. Дөрес әйбер түгел бу. Чөнки, гадәттә, аларны бозып җырлыйлар. Ул вакытта бит җырларны тавышы булган әйбәт җырчылар башкарды. Ул җырны йә шул дәрәҗәдә, һичьюгы, шул җырчыга охшатып җырла, йә бөтенләй җырлама.
– Гомумән, татар җырчысы нинди булырга тиеш соң ул?
– Татар җырчысы грамоталы булырга тиеш. Беренчедән, ул үз халкының тарихын белсен. Еш кына мин радио тапшыруларын тыңлыйм. Анда шулкадәр акыллы фикерләр әйтәләр, шуларның беразын гына отып калсаң да, син инде шул белемнәр белән дә теләсә кемне «егып сала» аласың. Сәхнәдән генә мин-минләнеп түгел, ә бүтән җирдә дә белемеңне, акылыңны, милләт өчен файдалы сүзләреңне җиткерергә, гамәлдә күрсәтергә тиешсең. Чөнки акыллы фикерне 80 яшьлек абзый әйтсә – бер хәл, ә менә 20-30 яшьләрдәге егет-кызлар сөйләп бирсә, икенче нәрсә була. Университет дәрәҗәсендә дә бик кирәкле материаллар яңгырый, аларны тыңлап баручы кешеләр, һәрхәлдә, надан булып чыкмый.
Җырчылар хәзер көтүләре белән йөри. Ләкин элекке замандагы уртакул җырчы бүгенге «йолдыз» булып йөргәннәрдән күпкә өстенрәк булыр иде. Тәртипкә салып булыр иде шуларны, әгәр дә белгечләрдән торган худсовет булса. «Чүп-чар»га бераз киртә куелыр иде. Бөтен бәла шунда: халык җырларын башкаручылар, мөстәкыйльлеккә чыккач, шул эстрада агымына кушылып китәләр. Акча эшлиләр. Кайда акча – анда профессиональлек юк... Ул яктан караганда, мин бик каты консерватор кеше. Тел, моң саклансын, дип борчылам.
Мине 20 яшьлек чагыма кайтара алсалар, нәрсә дияр идемме? Шул арада алган белемнәремне ныгытып, шул белемнәрем белән сай фикерле кешеләрне «егып» салыр идем. Тыңлап торам да, күбесе хәзер акыллы, укымышлы. Дини темаларны күбрәк күтәрсеннәр иде. Диннән куркучылар бар, аларга күбрәк вәгазьләр тыңларга киңәш итәр идем. Бер тапшыруда бер авыл мулласы Аллаһы Тәгаләнең барлыгын исбатлады. Ә мин гомер буе Совет власте системасында яшәдем, шул тапшыруны тыңлагач, «чынлап та шулай бит» дидем.
«Үзебезнең элекке музыкантларны, җырчыларның язмаларын тыңласыннар иде, бүгенге көн музыкасы белән генә халыкны туендыру җитми»
– Кешене җырларга өйрәтеп тә, аның тавышына моң өстәп буламы?
– Тырышсаң, була. Аның өчен бик күп, бик күп мәшһүр җырчыларны тыңларга кирәк. Менә мин Илһам абыйның бер башкорт җырын башкарганын игътибар белән тыңлый идем һәм шунда ук сүзләрен дә, көен дә отып ала идем. Аннан соң үземчә җырлап йөри идем. Вак-төяк җыр түгел иде ул.
Мин татарлыктан читкә китмәдем. Бормалар гади музыканы баета, ул – татар җырларына хас күренеш. Бормалар – татар халык көйләренең байлыгы. Аны элекке җырчылар да, баянчылар да бик әйбәт эшли иде. Ә менә хәзер, дөресен әйткәндә, татар халык җырлары үлеп бетеп бара, дисәң дә була. Чөнки ул җырчылар бормаларны дөрес җырламый, тыңлап үсмәгән, ул аның күңелендә юк. Күңелдә булмагач, чыгарып та булмый, дигән сүз. Бөтен нәрсә буыннан буынга күчәргә тиеш. Хәзер буыннан буынга күчү туктады.
Баян өчен язылган кайбер әсәрләрдә мин ул бормаларны кертәм, нотага язам, тырышкан, теләгән кеше аларны табып, шул стильдә уйнарга мөмкин. Ул бормаларны башкарып чыгу бик катлаулы.
Татарның моңы да шул бормаларда, диләр. Кавказ халкының җырларын ишеткәнең бардыр. Аларның үзләренең специфик бормалары бар. Аларда хәзерге җырларны бормалар белән башкару бара, алар, безнең кебек, бормаларны онытмый. Минем тыңлаганым булды, чөнки ул якларда булганым бар. Алар бормалы җырларның элекке халәтен, нигезен саклый. Аларның барысын да нотага төшереп булмый, ул күңелеңдә булырга тиеш. Аны күңелеңдә тоярга һәм күңелеңнән чыгарып уйнарга кирәк.
Бездә алай ук түгел. Бездә кайбер яшьләр тырышмакчы була, әмма үзебезнең элекке музыкантларны, җырчыларның язмаларын тыңласыннар иде башта. Татар көйләрен уйнаучылар, җырлаучылар бормаларны күңелләренә сеңдереп, аны киләчәк буынга җиткерүне дәвам итсен иде. Олырак музыкантлар белән киңәшеп эшләсәләр, булыр, дип уйлыйм. Аны эшләргә була. Ә бүгенге көн музыкасы белән генә халыкны туендыру җитми.
Алар руслашмый да, европалашмый да. Әйтик, казахлар думбрада уйнасалар да, үз үзенчәлеген саклап кала. Кыскасы, элекке алымнар уен коралларында уйнаучылар һәм җырчылар тарафыннан сакланырга һәм дәвам итәргә тиеш. Көннәрдән бер көнне ул халыкларның музыкасы аңлаешсыз җырга әйләнер. Аны беркем дә «менә бу – казах җыры, бу – үзбәк җыры, монысы – таҗик җыры» дип аерып алып әйтә алмас.
«Күктән йолдыз тотып утырып кына булмый»
– Халыкны ничек итеп үзебезнең җырларны тыңларга өйрәтеп була?
– Аңлату эшен алып бару кирәк. Мәсәлән, лекция концертларын оештырып була. Алар бит элек була иде, хәзер юк.
– Татар моңын, татар җырын дөньяга танытып буламы? Бу мөмкин хәлме?
– Була, бу һич тә оялырлык әйбер түгел. Вакытында дөнья аренасына Илһам абыйның «Карурман» җырын чыгарып булыр иде, ул – эталон. Илһам абый Мәскәүдә «Карурман»ны җырлаганда, яхүд халкы аңа бик зур бәя биргән иде. Димәк, безнең халык көйләребез кемнекеннән дә ким түгел, бары тик аларны әйбәтләп эшкәртеп, әйбәт итеп башкара белергә генә кирәк!
– Эстраданың бүгенге халәте нинди?
– Бик үк әйбәт түгел. Күңелне һич кенә дә куанычлы уй-фикерләр биләми шул. Әгәр моннан 30-40 еллар элек бу дөньядан киткән кешене терелтеп, бүгенге эстрада концертына кертеп утыртсаң, миңа калса, ул башта кая эләккәнен аңламый торыр иде, чөнки ул еллардагы көй-җырларыбыз белән бүгенгеләр арасында аерма бик зур һәм, әйтергә кирәк, яхшы якка түгел.
Безнең балачагыбызга туры килгән 1950-1960 еллар башында җыр сәнгатендә Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов; опера сәнгатендә Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Рәйсә Билалова, Азат Аббасов, Венера Шәрипова кебек мәшһүр артистлар иҗат итә иде. Музыка язу өлкәсендә Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек күренекле композиторларыбызның иҗаты чәчәк аткан чак.
Мин олы сәхнәгә аяк баскан 1960 еллар азагында, 1970 елларда да моң-көйләребез, музыкаль сәнгатебезнең миллилеге әле исән-сау хәлдә иде. Әмма 1980 еллар тирәсендә, «заманча» дигән сүзгә таянып, моңсызлану, миллилектән ерагаю процессы башланды.
Бүген татар җаны өчен илаһи нәрсә булган моңның нәрсә икәнен белмәгән җырчылар «йолдыз» булып йөри. Рәтләп нотаны да белмәгән кайберәүләр «ни татар, ни урыс» җырлары язып, үзләрен композитор дип атый. Халкыбызның милли рухын җимерүгә илтүче бу афәттән котылу өчен, яшь буыннарга алда санап үткән мәшһүр шәхесләребезнең иҗатларын пропагандалау зарур. Алар өчен безнең халыкның үз сәнгатькәрләребезнең иҗаты кыйбла булырга тиеш. Шул чакта гына без милли рухыбызны, милли йөзебезне саклап кала алачакбыз.
Хәзерге җырларны тәнкыйтьләр идем. Элегрәк татар композиторларның әсәрләреннән миллилек аңкып тора иде. Ә хәзер – бер-берсенә охшаш көйләр, аранжировкалар... Бу – эстраданың бер бәласе. Төрлелек күп булырга тиеш түгел, бөтен нәрсәнең чамасы бар. Хәзерге кайбер җырларның сүзләрен алып атсаң, «бу – татар көе» дип беркем әйтмәс. Бу – мескенлек, бу – дөрес юл түгел, алай ярамый.
Корсак күрсәтү, хатын-кыз күкрәген күрсәтү кебек күренешләр очрый. Әдәпле артист алай эшләми. Бу – элементар этика кагыйдәләре.
Эстрадада төрле нәрсәләр булыр, әмма ни генә булмасын, без – Аллаһ бәндәләре. Дин кануннарын мин мәктәп балаларына, студентларга укытыр идем. Анда бик күп кирәкле әйберләр бар. Бер көнне мулланың сөйләгәнен тыңлап тордым: дин кануннары көндәлек тормышта кешегә бер дә комачау итми, элек әби-бабаларыбыз ислам кануннары буенча яшәгән бит, тормышны алып барганнар. Дин кануннары кешене әхлак-тәрбиягә, яхшылыкка өйрәтә. Дин тәрбиясендә бернинди зыян юк.
Коммунистик тәрбияне дә кертергә була, ләкин арттырмыйча гына.
Яшьләрне уку йортларына укырга кертеп, әйбәт кенә укытырга, белемле итәргә кирәк. Шуннан соң, әлбәттә, алар өлгереп чыга, дип әйтә алабыз. Хәзер бөтенесе «йолдыз» булырга ашкына, әмма күктән йолдыз тотып утырып кына булмый шул.
– Хәзер җырның хокукларын сатып алу күренеше бар. Хокукларны җырга кагылышы булмаган, ягъни үзе иҗат итмәгән кеше сатып алып, аны башкаларга җырларга тыярга мөмкин...
– Андый нәрсәне бөтенләй кабул итә алмыйм. Мин моны «нахаллык» дип атар идем. Матур күренеш түгел.
«Тыйнаклык – җебегәнлек дигән сүз түгел»
– Рамил абый, Сез бик тыйнак икән. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да.
– Мин кирәгеннән артык тыйнак. Тирә-ягыңда шундый кешеләр булганда бу, әлбәттә, бик әйбәт сыйфат. Ләкин «әрсезлек – икенче бәхет» (бүгенге көндә «беренче» дияргә дә була) дип яшәүче илдә андый кешеләргә кыенга туры килә. Ә инде музыкаль проблемаларга, милләтебез язмышына караган мәсьәләләрдә миңа кайчакта кыю фикерле дә булырга туры килә. Тыйнаклык бит әле – җебегәнлек дигән сүз түгел.
– Тормышыгыз турында да сөйләсәгез иде.
– Хәзер уңайсыз хәлгә калдым шул. Бераз атласам, аяклар арый, йөри алмый башлыйм. Ял итеп алмыйча булмый.
...Инсульт – бик кабәхәт авыру икән ул. Аның белән хәзер бик күп кеше авырый, бик күп яшьләрдә дә бар. Харап итте бит мине! Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем.
– Сезнең янга килеп китәләрме соң, онытмыйлармы?
– Сирәк-мирәк килеп китәләр.
– Кайберәүләргә исән вакытында ук багышлап һәйкәл куялар.
– Мәшһүр кеше икән, кирәкле эш башкарган икән, нигә куймаска? Куйсыннар.
– Мәсәлән, Сезгә һәйкәл куйсалар, ничек карар идегез?
– Һәрхәлдә, торып ватмас идем. «Бу егет – милли җанлы кеше иде, ә андый кеше һәрчак татар җанлы була, аны күтәрергә генә кирәк», – дияр идем.
Милли җанлы кеше белән сөйләшкәч, күңелле була. Мин һәрвакыт шундый кешеләр белән генә аралашам. Андый кешеләр күп булды.
«Дөньяда Рамилдән дә яхшырак кеше юк»
Әңгәмәбез тоташ дәвам итмәде, әлбәттә. Рамил абый ял иткән арада, аның хатыны Рузалия апа белән дә сөйләшеп алдым.
– Рузалия апа, ничек таныштыгыз сез?
– Шунысын әйтим: дөньяда Рамилдән дә яхшырак кеше юк. Без Казанда таныштык. Мин Рамилнең катнашындагы концертларга йөри идем. Мин аннан 4 яшькә олырак. Рамил – талантлы, тырыш, грамоталы, акыллы, бик тә чибәр кеше. Иң элек, мин аның шушы сыйфатларын күреп алдым. Без танышканда, ул тыйнак иде, шуңа күрә аны «ычкындырмаска» тырышым.
Холкым ягыннан мин әрсез. Сәяхәтләргә киткәндә хатлар языша идек. Рамилнең туган ягы – Кучкай Пожары авылына да кайтып киттем, әти-әнисе белән таныштым. Әти-әниләре, мине күргәч, аңа өйләнергә киңәш иттеләр.
Рамилгә кияүгә чыкканда, ике балам – кызым һәм улым бар иде. Рамил аларны үз баласыдай карап үстерде. Кызганыч, уртак балабыз булмады.
– Үз баласы булмаганга үкенмәдеме?
– Юк. Һәрхәлдә, үкенүен миңа күрсәтмәде. Гомумән, Рамилнең миңа бармагы белән дә чирткәне булмады, ул беркайчан да кул күтәрмәде, хыянәт итмәде. Бик тәртипле, әдәпле кеше. Андый кешеләр бик сирәк ул, кызым.
– Икегез дә пенсиядә...
– Пенсия акчасына яшибез. Тегендә-монда эш тәкъдим итәләр, идән себереп, идән юа алырлык хәлдә әле мин, ләкин Рамилне калдырып чыгып китә алмыйм, – диде Рузалия апа.
«Көнчыгышка ияреп, заманчалаштыру дәвам итсә, телсез, моңсыз калырга мөмкинбез»
– Рамил абый, халкыбызга теләкләрегез нинди?
– Татар халкы татарча сөйләшсен, җырчылар дөрес итеп җырласын, музыкантлар дөрес итеп уйный белсен иде. Шул өч таләп үтәлсә, эстраданың халәте яхшы, гомумән, татар халкының киләчәге булыр. Көнбатышка ияреп, заманчалаштыру дәвам итсә, Алла сакласын, телсез, моңсыз калырга да мөмкинбез.
«Чын сәнгать әсәре һәм чын талант ияләренең иҗаты гына мәңгелеккә кала», – дигән мәгълүм хакыйкать бар. Алар беркайчан искерми, таушалмый, киресенчә, еллар үткән саен, аларның кыйммәте арта гына бара. Кызганыч, менә шушы хакыйкатьне бездә соңгы елларда оныта башладылар, һәм «заманча» дигән шаукымга ияреп, җырларыбыз да, җырчыларыбыз да «интернациональләшә», ягъни урыслаша башлады.
Әгәр без бүген Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова кебек мәшһүр җырчыларыбызны оныта башласак, киләчәктә халкыбыз күңелен яулаган җырчыларыбыз бөтенләй онытылмагае... Ә милли сәнгате һәм милли рухы булмаган халык, милләт буларак, яшәүдән туктый, бу – аксиома! Шуңа күрә Рәшит Ваһапов кебек җырчыларыбызның сәнгатен без радио-телевидениедән дә, матбугат битләрендә дә һ.б. төрле чаралар белән дә үсеп килүче яшь буынга һәрдаим пропагандаларга тиешбез. Күбрәк классик татар җырларын тыңласыннар иде.
«Дошманың сине мактар, дустың дөресен әйтер» дигән халык. Мин, милләтемнең сәнгате яшәсен, дип янып-көям. Тәнкыйтьләсәм дә, ихластан әйтәм. Кем дә бу дөньяда мәңгелек түгел, буыннарыбыз өзелмәсен иде. Яшьләргә ул гореф-гадәтләрне дәвам итәргә кирәк.
– Татар телебез яшәрме?
– Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия бик яхшы эшләр башкара. Телгә игътибар хәзер бик зур. Ул бит марилар, чувашлар һ.б. халыкларга «поддержка» бирә. Һәрберебез үз туган телендә сөйләшсә, бөтенебезгә файдалы булыр иде. Бу эш тукталмаса, телебез дә яшәр, дигән өметтә калам.
- Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.
- Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.
- Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле. «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
- Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.
- Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.