Ләйсән Бәдретдинова белән хушлашудан: «Шундый якты кешегә ничек шул әшәке чир эләккәндер»
«ТНВ» каналында озак еллар диктор булып эшләгән Ләйсән Бәдретдинованы соңгы юлга озаттылар. Ул кичә 49 яшендә авыр чирдән вафат булган. Бүген журналист белән республика клиник хастаханәсе моргында хушлаштылар.
Ләйсән Бәдретдинова узган гасырның азагы – 2000 еллар башында телевидениедә диктор булып эшли. «Яңа Гасыр» телекомпаниясе оешкач, иртәнге тапшырулар алып бара. Аннары икенче тапкыр кияүгә чыгып, Төркиягә күченеп китә. Беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә, соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16шар яшь. Чит илдә яшәсә дә, ул туган шәһәренә кайтып вафат була.
«Хыялы диктор булу иде»
«Авыргандыр инде. Әйтмәде, сиздермәде бит», – диләр аның белән хушлашырга килгән хезмәттәшләре. Хушлашу залына Ләйсән Бәдретдинованың әнисе, балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде. Аларның күзләре яшьле, карашлары моңсу…
«Нинди генә сүз әйтсәң дә артык булыр кебек, дөрес сүзләрне табып булмас шикелле», – диде журналист Илдар Кыямов. Алар күп еллар бергә «ТНВ»да эшләгәннәр.
Без Ләйсән белән 2000 елдан башлап «Яңа Гасыр» телеканалында эшләдек. Анда эшләгән кешеләр барысы да аны яхшы белә. Ләйсән шулкадәр ачык күңелле, үз профессиясен яратып эшли торган кеше иде. Без хәзерге көндә дә Ләйсәннең киңәшләрен, сүзләрен искә алабыз. Зур югалту.
Аллаһ Тәгаләдән аның туганнарына, әнисенә, балаларына сабырлык сорыйбыз. Хак язганга чаралар юк, бернәрсә дә эшләп булмый. Бу – тәкъдир. Үлем үкенечсез булмый, бик әрнетә. 49 яшь – бик иртә, бик әз. Ләкин барысына да Хак Тәгаләнең ихтыяры. Ләйсәнгә фәкать хәерле ахирәт, җәннәт телибез. Без – дуслары, хезмәттәшләре аны беркайчан да онытмабыз, – диде Илдар Кыямов.
Ләйсән Бәдретдинова белән хушлашырга төркемдәшләре дә килгән иде.
Ләйсән белән бергә 5 ел тарих төркемендә укыдык. Шәһәр кызы булса да, шулкадәр ачык күңелле, шулкадәр гади, эчкерсез иде. Безне, авыл кызлары булуга карамастан, үзенә тиң күрде, һәрберебезгә карата да ачык булды. Укыганда хыялы диктор булу иде. Укытучы кергәнче, аудиториядә безне тезеп утырта да, диктор кебек, кычкырып, газеталар укый иде. Дустыбыз, син безнең күңелдә һәрвакыт шундый якты йолдыз булып балкырсың. Урының җәннәт түрләрендә булсын, – диде мәрхүмәнең төркемдәше.
Сеңлесе аның табибларга йөрергә теләмәвен әйтте
Ләйсән Бәдретдинованың кызы Зөһрә күптән түгел әни булган. Мәрхүмәнең кодагые ул бәхетле мизгелләрне искә алды.
Ләйсән белән соңгы 2 елда бик якын туганлаштык – балалар кавышты. Аның белән танышуыбызга, гаилә белән берләшүебезгә бик шат идек. Бик күңелле мизгелләр үткәрергә туры килде. Никах, туй мәҗлесе, бәби туе – барысына да кодагыебыз ерак араларны якын итеп очып кайтып җитә иде. Безгә, балаларга тормыш яме биреп, кәеф күтәренкелеге өстәп, китеп бара иде. Яңа елда да кайтып, бергәләп, роддомнан бәбине – Зарифны алып чыккан идек. Кодагый белән язышып тордык. Авырганыңны да сиздермәде, белдермәде.
Рузалия кодагыйга, Зөһрә кызыма, Зәйнәп, Хәсән, Фаилгә, Мостафа кодага, Зарифуллага –» барысына да хәер-фатыйхаңны калдырып кит. Тар гүрләрең киң булсын, якты булсын, урының оҗмахта булсын. Хуш, кодагый Ләйсәнкәебез, – диде ул.
Мәрхүмәнең туган сеңлесе аның табибларга йөрергә теләмәвен әйтте.
Мин авыл баласына Ләйсән ападан да матур кеше җир йөзендә юк иде. Ләйсән апаның кигән киеме дә, эшләгән эше дә, баскан рәвеше дә... Миңа ул матурлык алиһәсе иде. Гомер буе аралашып яшәдек. Соңгы күрешкәндә дә, елый-елый, калуыңны сорадым, «табибларга йөрик» дидем. «Не дождешься, апаем», – дигән булып, мине сыйпый-сыйпый утырды. Без сине бик яратабыз. Син һәрвакыт күңел түрендә булачаксың, – диде ул.
Лия Заһидуллина: «Кайткан саен яныма ак розалар тотып килә иде. Бүген мин дә аны озатырга ак розалар белән килдем»
Хушлашу чарасына Ләйсән Бәдретдинованың хезмәт юлында беренче укытучысы, актриса, телевидение дикторы, журналист, ТАССРның, РФнең атказанган артисты, ТАССРның халык артисты Лия Заһидуллина да килгән иде.
Ул – минем шәкертем. Алар телевидениегә бер партия булып – Эльза Сабирҗанова, Эльмира Вәлиева-Нуруллина, Инсаф Абдулла, Зөлфия һәм Ләйсән бергә килделәр. Бөтенесе дә эшләргә ашкынып тордылар, бөтенесенә дә ошый иде, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшләделәр.
Араларында иң шат күңеллесе Ләйсән иде. Бөтен кеше Ләйсәннең нинди генә авыр вакытларда да синең кәефне күтәрә торган әйбер таба белүен искә ала. Ләйсән кергәч, кояш кергән кебек була иде.
Ул ел саен кайта иде. Кайткан саен яныма ак розалар тотып килә иде. Бүген мин дә аны озатырга ак розалар белән килдем. Бик үкенечле. Ничек эләккәндер шундый якты кешегә шушы әшәке чир...
Гөлназ Гыйниятова: «Туебызда биеде, бик матур бии иде»
Хезмәттәше, дусты Гөлназ Гыйниятова Ләйсән Бәдретдинованы күз яшьләре белән искә алды. «Мин аңа бик рәхмәтле!» – диде ул.
Ләйсән мине телевидениегә җитәкләп алып керде, студия, камераларны күрсәтте. «Шушы камералардан курыкмасаң, эшләрсең», – диде. «Гөлназ, беренче көннән үк бөтен кеше белән елмаеп исәнләшеп йөр, монда исәнләшкәнне яраталар», – диде. «Бизәнеп йөр, матур итеп киен, аркаң һәрвакыт төз булсын», – диде. Мин аның шул киңәшләрен хәзерге көнгә кадәр истә тотам.
Безнең яшьлек еллары бик матур булды. Ул безнең туйда биеде, бик матур бии торган иде, туебызны шаулатты. Балаларны бергә үстердек, бергәләп, Кара диңгезгә ял итәргә бара идек. Мин аңа нык рәхмәтлемен.
Соңгы 2 елда интернет аша гына аралаштык. Авырган булгандыр... Беркем белмәде, сиздермәде. Балалары гына белгәндер. Шуңа күрә мин бик авыр кабул иттем, алай булырга тиеш түгел иде, – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.
Ләйсән Бәдретдинованың гаиләсенең, балаларының, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын.