Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ каналында эшләгән Ләйсән Бәдретдинова вафат

news_top_970_100
ТНВ каналында эшләгән Ләйсән Бәдретдинова вафат
Фото: vatantat.ru

ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат булган. Ләйсән кияүгә чыгып, Төркиядә яшәгән, дип яза «Ватаным Татарстан».

– Ләйсәннең беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә инде. Соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16 шар гына яшь әле. Ул бик ачык күңелле кеше иде. Иртәнге тапшыруда эшләде. Кайткан саен «ТНВ»га килә иде. Кызганыч, авырып киткән. Шулай да, Казанга кайтырга көч тапкан. Монда кайтуга комага киткән, – ди «Манзара» тапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөснуллина.

Озак еллар «ТНВ»да хезмәт куйган Миләүшә Сибгатуллина да Ләйсәннең бик матур итеп искә алды.

– Иртәнге тапшыруда бергә эшләдек. Нинди эш кушсаң да, шуны җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Кайчан эфирга чыгарга кушасың, берсүзсез килә иде. Бик уңган-булган журналист иде. Мин эштән киткәнче, ул ел саен, балалары белән каникулга кайткач, «ТНВ»га килә иде. Аннары миңа китәргә туры килде. Шулай итеп, юллар аерылды, – дигән газетага журналист Миләүшә Сибгатуллина.

Ләйсәннең урыны оҗмахта булсын.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 июль 2024
    Исемсез
    Урыны жэннэттэ булсын Лэйсэн апанын🤲 Рэхмэт фэрештэлэре каршы алсын. Туганнарына, балаларына куркэм сабырлык бирсен🤲🤲🤲
  • 4 июль 2024
    Исемсез
    Лэйсэн апага бары 49 яшь иде🥹
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100