Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гыйниятова хезмәттәше Ләйсәннең вафаты турында: «Хушлаштың да китеп бардың...»

news_top_970_100
Гөлназ Гыйниятова хезмәттәше Ләйсәннең вафаты турында: «Хушлаштың да китеп бардың...»

«ТНВ» каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат, дип язган идек.

Тележурналист Гөлназ Гыйниятова, хезмәттәш дустына багышлап, Резеда Вәлиева иҗат иткән шигырьне куйган.

«Хушлаштың да китеп бардың,

Аерылуы авыр бит.

Күзләреңнең нурын

Йөрәгемә салыйм,

Тукта, дустым, сабыр ит!

Гомер буе ярсу йөрәк

Сине сагынып сулкылдар.

Иделләрдә дулкын –

Чү, ашыкма, дустым!

Күңелдә ул дулкыннар!

Сайрар кошлар синсез нишләр,

Ничек агар бу сулар?

Урман ничек шаулар,

Ишелмәсме таулар?

Икебез дә моңсулар…» (Ф. Сафин)

Хуш, дустым! Догадан калдырмам. Якты йолдыз булып балкы күкләрдән!» – дип яза ул.

Башка хезмәттәшләре дә әлеге пост янында Ләйсәннең якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан.

«Ләйсәнем, җаныкаем. Ышанып булмый. «ТНВ»да хезмәт юлын бергә башладык. Рухың шат, урының оҗмах түрләрендә булсын», – дигән Алсу Әсхәдуллина.

Алсу Мөхәммәтова: «Минем яраткан Лесям. Без аны һәрвакыт шулай йөртә идек. Гомере кыска, әмма якты төсләргә бай булды. Ул тормышны яратучан, энергияле, ачык, игелекле иде. Лесечка, дустыбыз, сине бик юксынырбыз, урының оҗмахта булсын», – дип комментарий калдырган.

«Ләйсәннең юклыгына ничек ышанырга», «Бик авыр хәбәр булды. Урыны җәннәттә булсын Ләйсәнебезнең», – дигән сүзләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100