Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызың синең белән горурланачак» – социаль челтәрләрдә Фәнис Хөсәенов белән хушлашалар

news_top_970_100
«Кызың синең белән горурланачак» – социаль челтәрләрдә Фәнис Хөсәенов белән хушлашалар
социаль челтәрләр

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов белән хушлашуның көне һәм вакыты үзгәргән. Батыр белән хушлашу мәрасиме Башкортстанның Югары Тәтешле мәдәният йорты каршында 16 гыйнвар көнне 11.00 сәгатьтә була. Бу хакта Тәтешле районы башлыгы Фанур Шәйхисламов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Кадерле якташларым, зур авырлык белән сезгә кайгылы хәбәр җиткерәм. Украинадагы махсус хәрби операция вакытында якташыбыз, Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов һәлак булды.

Бу – безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Фәнис тугандаш халыкларны нацистлардан гына түгел, ә туган илен, якыннарын һәм туганнарын да фашизм таралу куркынычыннан саклады.

Фәниснең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фәнис мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланачак», – диелә әлеге хәбәрдә.

Фәниснең җәсәден Югары Тәтешледән Яңа Кайпан авылы мәчете янына алып кайтачаклар. Җеназа намазы укылганнан соң, ул туган авылы зиратына җирләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фәниснең һәлак булуы турындагы сүзләр инде узган елның декабрь уртасыннан бирле йөрсә дә, аларның дөреслеге кичә генә расланды. Моңа кадәр Украинада «тел» алып, БТР куып киткән, генерал-майорны дошман һөҗүменнән коткарып, куркынычсыз урынга алып чыккан Фәниснең үлеменә халык ышанырга теләмәде. Гап-гади авыл егетенең батырлыкларына куанып, аны якын күргән меңләгән кеше менә-менә Фәнис Хөсәеновның исән булуы турында куанычлы хәбәр килер дип көтте. Аның социаль челтәрләрендә «һәлак булган» дип язучыларга чын «һөҗүм оештырдылар», «Фәнис турында таралган мәгълүмат – фейк» дип яздылар.

Фәниснең әнисе Фәридә ханым да «Интертат»ка: «Табутын күрмәгән килеш ышанмыйм», – дип әйткән иде. Әле моннан 2 көн элек тә ул Фәниснең «ВКонтакте» сәхифәсендәге бәхәсләргә нокта куеп: «Улым турында язудан туктагыз! Югыйсә мин хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын», – дип комментарий калдырган булган. Ана күңеле соңга кадәр өметләнеп улын көткәндер.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Интернетта Фәнис Хөсәеновның октябрь аенда Казан-Экспода өйрәнүләрдә чакта төшергән видеосы бар. Ул анда исән-имин әйләнеп кайтырга сүз биргән булган. 

«Дуслар, туганнар! Казанда – Тәтешле флагы. Без кузгалдык. Аллаһы боерса, исән-сау гына кайтып җитәрбез», – дип сөйли анда Фәнис.

«Әй якташкаем. Кайтырбыз, дидең, үзең кайтмадың»; «Минем дә энем Украинадан шулай кайтты… Бик ачы сагыш»;

«Тыныч йокла, батыр», – дип комментарийлар калдыралар бүген әлеге видео астында. 

Фәниснең «ВКонтакте» сәхифәсе дә үкенеч, яп-яшь килеш әрәм булган егетне кызгану сүзләре белән тулган. Якташлары Фәниснең әнисе, сеңлесе, башка туганнарының кайгысын уртаклаша.

«Фәнис, балакаем, һәр сәгать саен битеңә кереп, хәерле хәбәрләр көттек бит. Йөрәк елый, барыбер ышанып көттек бит. Шундый егетнең китүен кабул итә алмыйм»;

«Фәридә апа, Ходай сезгә түземлек бирсен. Сез чын ир-ат тәрбияләп үстердегез. Фәнис якташымның урыны җәннәттә булсын»;

«Сине улыбыз урынына күреп яраттык. Йөрәкнең елавы… Хәтеребездә мәңге яшь, якты булып калырсың, безнең саклаучыбыз һәм героебыз»;

«Шулхәтле теләгән идек бу хәбәр дөрес булмасын, исән калсын, дип… Туганнарына сабырлык»;

«Фәнискә Россия Герое исеме бирергә кирәк»;

«Егетне бик кызгандым. Исемдә тотармын. Һәр көнне аның сәхифәсенә кереп карый идем. Аның турында бик күп мәгълүмат табып укыдым. Аны вакытыннан алда җирләгән кешеләргә ачуым чыга иде. Ачы хәсрәт. Әнисенә бу кайгыны кичерергә Ходай ярдәм итсен. Мин елыйм… Күпме кеше кара кайгыда бүген»;

«Бала, бала, эх! Сүз җитми. Яздырган тавышың калды телефонымда. Күпме улларыбыз әрәм була. Синең алда, әниең алдында баш иям»;

«Фәнис, апаем. Мин бит өметләнеп көттем. Йөрәгемдә мәңге яшәрсең. Язышкан хатларыбызны саклап, көн саен тавышыңны тыңлап яшәрмен. Синең позитив кәефең, көлүең җитмәячәк. Илне саклап, гомереңне бирдең»;

«Фәнис, сине шундый яраттык. Синең күз карашың, елмаюың. Әйбәт кеше икәнлегең әллә каян күренеп тора иде»;

«Уфа шәһәреннән иң тирән кайгы уртаклашу сүзләребезне җибәрәбез. Йөрәгебез синең якыннарың белән бергә елый. Кешеләр, якыннарыгызны саклагыз. Бу хәлләрне күреп күңел әрни»;

«Кызың шундый әтисе булу белән горурланачак, Фәнис»;

«Әсәйенә түҙемлек, ысын батыр егет үҫтергән, беҙҙең батырҙың йәне йәнәттә, тар ҡәбере киң булһын»;

«Каһәр суккан сугыш! Ахырга кадәр син исәндер дип өметләндек»;

«Эх, Фәнис, сине кайтырсың дип көткән идек. Бик авыр хәбәр»;

«Эсэхенэ, сабый балахына зур туземлек, нык булырга, туземлек бирхен, эй Хозайым!

Эээх! Әрәм генә булдың балаҡай… Барыберҙә күңел ышанмай. Әсәйеңә, яҡындарыңа сабырлыҡ бирһен инде хоҙай. Йәндәрең йәннәттә булһын»;

«Бәхил бул. Һинең йәшәргә хаҡың бар ине! Йәл! Йондоҙҙар янына һинең кеүек балҡып торғандар кәрәк шул. Тағы ла нығыраҡ яныр өсөн»;

«Йөрәкләрне тетрәндерде авыр хәбәрең. Бер тапкыр күрмәгән кешеләр өчен дә бу – зур югалту. Ә якыннарыңа ничек авыр икәнен күз алдына китерүе дә кыен. Тыныч йокла, курку белмәс батыр егет», – дип язалар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Герой Истмен лаек. Эйдэгез кемнэр шушы На риза,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100