Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күршеләрдән иртә утыртырга тырышып, бәрәңгеләр туңмадымы соң?

Узган атнада яуган карлар, төбәккә килгән антициклон күпләрне аптырашта калдырды. Апрель ахырында ук җылы көннәр булгач, халык, күршеләрдән калышмау максатын алга сөреп, бәрәңге утырту ягын күргән иде, ләбаса. «Интертат» журналисты исә бихисап бакчачыларны, авыл халкын борчыган сорауларга ачыклык кертергә булды.

news_top_970_100
Күршеләрдән иртә утыртырга тырышып, бәрәңгеләр туңмадымы соң?
Автор фотолары

Һава торышы салкынаеп, салкын яңгырлар гына түгел, кар да төшкәч, утырткан бәрәңгегә зыян килмиме соң? Бу сорау белән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Бәрәңге үстерү үзәге баш белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТР атказанган агрономы Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать иттем.

«Кар яуса да, җир әллә ни бик туңмады. Җир җылы гына, һава температурасы бик төшмәде. Кар яугач та, җир астындагы җылылык сакланды. Бер куркынычы да юк, дип, татарстанлыларны кисәтәм. Тик менә бәрәңгенең тишелеше генә соңга калуы ихтимал. Берничә көнгә инде», – ди авыл хуҗалыгы белгече.

Димәк, бу аралыкта гына бәрәңгегә зыян килмәгәндер, Фәния Фәйзрахмановна?

Зыян килгән дигән шик туса, казып алып карагыз. Бәрәңге тамырлар да җибәрә башлагандыр, җылы көннәр дә булды бит, булмады түгел. Туңа, зыян килә, дип курыксагыз, өстенә әзрәк туфрак өеп куйсагыз була. Бәрәңгене тирән утырткан булсагыз – алай итеп өю дә кирәк түгел. Әгәр дә 5-6 сантиметр тирәнлеккә бәрәңгене утырткансыз икән, берни булмый, борчылмагыз.

Бәрәңге бакчалары кечкенә булган булган иптәшләр өстен каплау, ябуны да кулай күрә, диләр...

Кызганычка, зур ындырга бернәрсә дә ябып булмый. Кече участокларда агрил ябып була, тик плюс-минус 1-2 градуска аерма өчен генә ябу кирәк микән?! Көндез барыбер җир җылына. Менә тоташ берничә көн минуслы температура булса, борчылырлык урын булыр иде!

Бу салкыннардан соң бәрәңге чыга башлагач, үсешен тизләтер өчен ашлама куллану киңәш ителәме?

Помидорларга сибү өчен кулланыла торган черемә, тиресле, аммиаклы ашлама белән тукландыру да яхшы нәтиҗәгә илтәчәк.

Киңәшләрегез өчен рәхмәт, Фәния Фәйзрахмановна! «Интертат» укучыларының «икенче икмәк» уңышы мул булсын!

Белгеч белән бәрәңге утырту буенча эшләнгән әңгәмә «Интертат» укучыларына тәкъдим ителгән иде, Аны сез шушы сылтама аркылы кереп укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100