Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәния Җамалиевадан бәрәңге уңышы сере: Сыналган сортлар алабыз, ә «Престиж» – уң кулыбыз!

Бәрәңге утыртырга өйрәтәбез, дисәң, авыл кешесе моңа берникадәр сәерсенеп карар. Әмма Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева билгеләвенчә, һәр эшнең тәртибе булган кебек, бәрәңге үстерүнең дә үз серләре бар.

news_top_970_100
Фәния Җамалиевадан бәрәңге уңышы сере: Сыналган сортлар алабыз, ә «Престиж» – уң кулыбыз!
Фото: Юлай Низаев

Фәния Җамалиева әйтүенчә, соңгы чорда Германиядә, Голландия кебек чит ил сортлары киң кулланышта. Моңа климат үзгәрүе дә, технологияләр яңаруы да тәэсир итә.

Россиядәге элекеге технология шундый – бәрәңге тишелеп 15 сантиметр биеклеккә үскәч, төбенә туфрак өелгән һәм бу эш җәй көне 4-5 тапкыр кабатланган. Шулай итеп чуп үләненә каршы көрәш алып барылган. Гербицидлар кулланыла башлагач, технология үзгәргән, аны хәзер «голландская» дип йөртәләр. Бәрәңге тишлеп чыга башлагач та, төбенә туфрак өеп (бер тапкыр гына) буразналар ясыйлар. Шуннан соң гербицидлар белән чүп үләннәренә каршы эшкәртүләр башлана. Бу технологиягә хәзерге көндә бөтен техника да көйләнгән. «Зенкор» гербицидын кулланырга була. Зур хуҗалыклар, агрофирмалар инде 20 елга якын шулай эшли икән.

Бәрәңге сортларын селекцияләү, үстерү буенча Россиядә 8 үзәк бар. Татарстанныкы чагыштырмача күптән түгел генә эшли башлаган. Татарстандагы Бәрәңге үстерү үзәгендә якынча 10 хезмәткәр эшли. Фәния Фәйзрахмановна билгеләвенчә, яшь кадрларга ихтыяҗ бар. Яшьләр булса, институт аларның һөнәри үсешенә уңайлыклар тудырырга да, хезмәт куйган вакытка фатир белән тәэмин итәргә дә әзер.

Үзебездә селекцияләнгән бәрәңге сортлары чыгарылган – орлык буларак тәкъдим ителәләр. Хаклары чагыштырмача арзан. «Самбо», «Сальса», «Зумба», «Регги», «Кортни», «Дана», «Догода» һәм «Орлан» сортлары бар. «Барлык сортлар лабораторияләрдә тикшерелгән. Тәмнәре буенча да дегустация ясалган», – ди белгеч. Су кирәгенчә җитсә, бу сортлар 1 гектардан 800-900 центнер икенче икмәк алырга мөмкинлек бирә икән. Татарстанда соңгы елларда 1 гектардан 30-40 тонна бәрәңге алу күзәтелә – ике тапкырга азрак. Коры ел була калса, уңыш 10-15 тонна тәшкил итә.

Үзәкнең лабораториясендә эшнең кызган мәленә тап булдым. Фәнни хезмәткәрләр Елена Гимаева һәм Энҗе Зәкиева үзебезнең төбәктә җитештерелгән гибридларны төрле заманча приборлар ярдәмендә тикшерә иде. Гибридларны төрлечә сыныйлар. Замана таләпләренә туры килгән яңа техника эшне тизләткәне, берникадәр җиңеллек кертүен дә билгеләде алар. Барлык мәгълүмат махсус программага кертелә һәм язылып бара.

Бәрәңге сортлары

Фәния Фәйзрахмановна, илебездә иң киң таралган бәрәңге сортлары нинди?

Россиядә беренче урында «Гала» сорты бара, аннан соң «Ред Скарлетт» (ул инде кулланышта сирәгәя бара). Яңа сортлар барлыкка килә тора. Иң мөһим факторларның берсе – бәрәңгегә дым кирәк. Сорт ныклап урнашсын өчен, җитештерүдә бер 10 ел үтәргә тиеш.

«Үзебездә җитештерелгәне яхшырак» дигән гыйбарәне яхшы беләбез...

Безнең институтта 20 ел элек селекция эше җанланып китте. Ул вакыттагы җитәкчебез Рәүис Гыйниятович Гәрәев иде. 2002 елга кадәр орлыкчылыкка игътибар юнәлтелсә, алга таба селекция эшләрен дә максат иттек. Сортларны булдыру, генетика ягыннан эшләр Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына иде. Регионнарда сортларны тикшерү генә оештырылды. Регионнарда гибридларны тикшерү генә бара иде.

Республикада булдырылган нинди сортларыбыз бар?

Хәзер Татарстанда булдырылган 14 төрле сорт бар. Иң киң таралыш алганы – «Самбо». Европага барган идек. Анда бер сортны чыгару өчен 10 ел кирәк. Бездә дә чагыштырмача әллә ни аерма юк. Шундый ук вакыт аралыгы үтеп китә. Германиядәге «Солана» фирмасында булдык. Ел саен 1 миллион гибрид булдыралар. Һәм ул гибридны ун ел дәвамында бик күп сыйфатларга һәм билгеләргә тикшерәләр. Шуннан соң 1-2 сорт чыгарга мөмкин. Һәрбер фирма елына 1-2 сорт чыгарырга тырыша чит илдә. Бездә исә елга, ике елга бер сорт чыга. Әмма чит иллләрдәге тикшерү үзәкләрендә приборлар көчлерәк, бу өлкәдә белгечләр дә күбрәк.

Шулай ук башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән уртак сортларыбыз бар. Мәскәү һәм Казахстан белән уртак сортларыбызны атасак була. Казахстан белән «Регги», Мәскәү белән исә «Кортни» сортлары – безнең хезмәтне берләштерә. Адаптив алар, күнеккән.

Әйтик, бик күп чит ил сортлары яхшы гына үсә. Яңгырлы җәй булса, череп бетә торганнары да бар. «Ароза» сорты хакында үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм – яңгырлы 2016 елда череп бетте. Кайбер сортлар чыдам була, ә кайсы – юк...

Ничек бәрәңгенең яхшы уңышына ирешеп була? Бәлки, Татарстанның ниндидер районнарында әйбәтрәк үсүче сортлар бардыр?

Бәрәңгегә уңай шартлар булдырсаң, ул кайда да бертөрле үк үсә. Су җитмәве ихтимал. Бәрәңге – бик пластик культура. Менә 2010 елда эсселек, корылык булды. Бакчаларда яшелчәләр кибеп бетте. Люцерналар, каен агачлары корып бетте. Ә бәрәңгегә берни булмады ул. Әлбәттә, сабаклары саргайды. Әмма көзгә хәтле торды. Безнең Мәскәүдә урнашкан фәнни-тикшеренү институты чыгарган «Удача» сортыннан бер гектардан 4-5 тонна уңыш алынды. Һава торышы көйсезлекләренә бирешмәде. Бәрәңгене утыртканда, җирне тирән итеп 20-22 см калынлыкта эшкәртәләр. Мүлчә билгеле, дымны яхшы саклый. Шул да ярдәм иткәндер.

Җир сөрүгә, аны әзерләүгә тукталып китик. Яз яки көз сөрдерергә?

– Җирне көз көне сөреп, яз көне йомшарту кулай – 15 сантиметрга. Көзен сөрдерү дә – четерекле сорау. Җирне язын әйләндермичә генә йомшарту зарур. Гомумән, җирне күп селкетергә киңәш итмәс идем. Селкеткән саен аның структурасы бозыла гына. Ул ваклана, тузанга әйләнә... Минималь эшкәртү булса да ярый.

Ат белән җир сөрүләр ерак дәверләрдә калды инде... Ә менә трактор яки мотоблок белән сөрдерү уңай йогынты ясыймы?

Мотоблок белән сөрелсә, гадәттә, җир бик каты ваклана. Фреза бик кирәк түгелдер. Аерым хуҗалыкларда мотоблок белән эшкәрткәндә, җирегез коры булмасын. Көз көне җирне сөрү сентябрь уртасында киңәш ителә. Ә яз көне эшкәртү – җир өлгергәч. Алданрак эшкәртсәгез, җир өлгермәгән булса, ул кәсләнәчәк. Җир яхшылып сөрелми, түмәрләр калачак.

Бәрәңге утыртканчы, 15 см тирәнлектәге туфракны йодрык эченә кысып алыгыз. Йомры итеп формалаштыргач, аны ташлыйсың – ул таралып китәргә тиеш. Шуны да онытмагыз, иң башта кулга кыскач, туфрак формалашып торуы зарур. Бәрәңге утыртасы җирнең 8 см тирәнлегендә 8 градус җылылык булырга тиеш. Аны үлчәргә дә була, халык мәкаленә карап белеп тә була. Каенның яфрагы 1 тиен зурлыгында булса, димәк, бәрәңгене утыртырга була, диләр.

Нинди сортларны утыртырга киңәш итәсез? Берничә сортны утырту ничек?

Үзебездә чыгарган адаптив «Самба», «Сальса», «Зумба», «Регги», «Кортни», «Дана», «Догода» һәм «Орлан» сортларын утыртырга киңәш бирә алам. Шулай ук тикшерелгән чит ил «Гала», «Беллароза», «Ред Скарлетт» сортларын курыкмыйча утыртырга була. Төрле сортны утыртып карасагыз да була, эксперимент рәвешендә.

«Агулап утыртылган бәрәңгене август аена кадәр ашарга ярамый!»

Бәрәңгене утыртырга кайчан әзерли башлыйбыз? Кояшта ничә көн тотасы?

Бәрәңгене бүгенге көндә базлардан, подваллардан чыгарырга мөмкин һәм вакыт җитте. Салкын җиргә чыгарырга ярамый. Менә 4-5 грудус кына җылылык булса, бәрәңге бер генә үсенте бирәчәк. Бәрәңгене баздан чыгаргач, 14-15 градус җылылык булган урында тотыгыз. Кояшта түгел, караңгырак җирдә: веранда яки келәт әйбәт булыр моның өчен. Шәхсән үзем дә бәрәңгене төрле чирләргә каршы «Престиж» белән эшкәртәм, башкаларга да шушы препаратны тәкъдим итәм. Бәрәңгене болай эшкәртү утыртыр алдыннан гына кирәк.

Аны ничек эшкәртәбез соң?

– 1 литр препарат – 1 тонна бәрәңгегә. 1 литр «Престиж»ны 5-6 литр суга салабыз. Бу күләмдәге препарат тулысынча орлыкка әзерләнгән бәрәңгегә кереп бетәргә тиеш.

  • Эш барышы: мәсәлән, бәрәңгебезне пленкага, полиэтилен япмага салабыз һәм лейка белән өстенә сибәбез дә бәрәңгене әйләндерәбез. Бөтенесе бер-берсен сыекча белән чылатып бетерәләр. Бу эшне утыртасы көнне башкарсагыз да була.
  • Моны эшләгәндә саклык чараларын күрегез! Перчаткалар киеп эшләгез.
  • Утырткач, 50-60 көн дәвамында бу препарат бәрәңгене саклый. Әйтик, 15 майда шулай утырттык икән – август башланганчыга кадәр колорадо коңгызыннан азат сез!
  • Күпчелек колорадо булуы-булмавы күршеләр бәрәңгелегендәге хәлләргә бәйле. Бөтен халык болай эшкәртсә, колорадо тулаем бетәчәк!
  • Ә гадәттә, әлегә шәхси секторда бакчачылар «Престиж» кулланмый... Колорадо күренә башлангач кына «чаң кага» башлыйлар. Бу – хата. Колорадога агу сибүләр исә тагы да күбрәк мәшәкатьләр өсти.
  • Тик онытмагыз, иртә өлгерә торган сортларны эшкәртмәү хәерле. Эшкәртелеп утыртылган бәрәңге август аена кадәр ашау өчен яраксыз. 60 көн узуга – препаратның йогынтысы югала.

Алдан ук агулауның файдасы чыннан да бармы?

Җәй буена уртача 1 ана колорадо коңгызы 300-500 күләмендә үрчем чыгара. Аның 10% калса, 50 данә генә булса да – бу бик зур үрчеми. Бу корткычны бөтенләй берничек тә бетереп булмый, киметеп кенә була.Шул ук «Престиж» ярдәмгә килә. Бу корткычларны кырмыска да ашый. Кошлар да һөҗүм итә.

Колорадо коңгызы белән көрәш ел да кабатлана...

Колорадо инде пәйда булгач, фосфор, аның органик кушылмалары булган, перитроидлы яки неоникотиноидлы агулы препаратлар кулланалар. Пиретроидлы препаратлар – кеше өчен аеруча хәвефле, аеруча әгәр кеше дөрес кулланылмаса.

Кайберәүләр бакча-ындырга химикат кертмәскә тырышалар. Корткыч бөҗәкләрне үзләре җыялар... «Мартышкин труд» белән бер бит бу гамәл?

Бу хезмәт катлаулы. Аны көн буена җыю да читен, вакыт та таләп итә. Әйткәнегезчә, файдасы да бик юк! Бәрәңгене беренчерәк утыртучыларның бакчалары да колорадо өчен – «приманка». Әмма колорадодан котылырга тырышып, соңрак та утыртып маташмагыз. Соңлыйсыз икән, җирдә дым булмый.

Орлыклык бәрәңгенең идеаль размеры нинди?

Орлыкка дигән бәрәңгенең идеаль размеры: ГОСТ нигезендә 3-6 см диаметр диелә. Бу, мәсәлән, хуҗалыкларда утырту техникасы ватылмасын өчен билгеләнгән.

Орлык бәрәңгесен халык кайдан алсын?

Орлык сату безнең институт базасында оештырылган. Теләсә кемнән, базарда һәм ярминкәдә белмәгән сатучылардан алырга киңәш итмим. Аның сортын алдап сатулары да ихтимал. Бакчачылык кибетләреннән алу да мөмкин. Бәрәңгенең никадәр сыйфатлы булуын гади күз белән генә аерып булмый шул. Сыйфат сертификаты да мөһим.

Ә ашау өчен алганда ничек сайларга?

Ашарга, тукланырга бакчаңда үскән бәрәңге – иң тәмлесе! Кибеттә кайсы ныграк ошый – шунысын аласың, яшел бәрәңге алу тыела (ул, кояшта ятып, зарарлы матдәләр җыйган була).

Бәрәңгене кисеп утырту хакында сөйләшеп алыйк.

Кискәч – җәрәхәт бит инде ул, авырулар күче ихтимал. Әйбәт сортлы бәрәңгеләрне чит илләрдә дә кисеп утырту практикасы бар. Кисеп утырту – бәрәңгене җиткерү максатыннан бит инде. Без киңәш итәбез: бәрәңгене кисәсе пычакны марганцовкалы суда тотып алыгыз. Ул дезинфекция булачак. Кисмичә, сирәгрәк итеп тә бәрәңгене утыртып була бит. Орлыкчылык кагыйдәләренә күз салсак, утыртыла торган бәрәңге зур хуҗалыкларда стандарт нигезендә 6 см эрерәк булмаска тиеш. Бу техник яктан да исәпләнгән. Бәрәңге арасында 50 см калса да яхшы. Рәт араларына килгәндә 70 см кулай. Шулай да һәрбер орлык сорты үз үзенчәлекләре белән билгеле. Законы шундый: никадәр көчле һәм зур орлык, шулкадәр сирәгрәк утыртыгыз. Куерак утыртсагыз, көчле бәрәңгеләр бер-берсенә комаучалык итә башлый. Аннан соң су җитми башлый. Ашламалар җитмәве дә бар.

Икенче икмәкне иртә күрше белән ярышып утыртабызмы...

Бәрәңгене кайчан утыртырга? Датасы елның нинди булуына карап үзгәрәме?

Елның-елына карап инде. Майның икенче декадасында гадәттә. Хәзер яз иртә килә, күпләр 1 майда ук утырта. Узган ел апрель ахырында Казанда эссе дә, җир дә өлгергән иде. Үзебез 28 апрельдә утырттык. Һава торышы фаразлары да әйбәт иде. Алдан салкыннар буласы билгеле икән, бәрәңге утыртуны кичектереп тору хәерлерәк. Бәрәңге җылыда үсентеләр бирә. Ә салкын җиргә аны күмсәгез, аның үсеше туктап калуы да бар. Менә үткән елда җәй башында республикада -3 градус салкынлык булды. Июнь ае башында булган бу күренеш көньяк районнарда күзәтелде. Халыкның бәрәңгесе бу вакытка якынча 15 см биеклеккә үскән иде. Әлбәттә, салкыннарга түзмәде бәрәңге... Кырау булып, сабаклары караеп төште. Барыбер дә җир астында бәрәңгенең күзәнәкләре калып, яңадан чыкты ул. Табигать шартларының болай көйсезләнгән вакытта, бәрәңгене алдан ук голланд технологиясе белән күмү ярдәмгә килә. Чыккач та ныклап, өстенә кадәр үк һәм 1 тапкыр. Бәрәңгене иртә утыртасыз икән, төбенә яхшылап туфрак өегез! Бу аны суыклардан саклаячак.

Бүгенге көндә бәрәңге җитештерү белән тулы куәткә шөгыльләнүче агрофирмалар, хуҗалыклар бармы ул?

Белүемчә, «Кырлай» 1000 гектар утырта иде. Шулай ук ваграк крестьян-фермер хуҗалыклары 100, 200 гектар бәрәңге үстерәләр. Әлбәттә, аларның ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне бар. Ләкин соңгы вакытта алар күбрәк чит ил сортлары белән эш иткәч, элемтә сүлпәнәйде. Без исә үзебездәге сортларга нигезләнеп селекция алып барабыз. Халыктан да сораулар булгалый.

Аргентина технологиясе бездә «чәчәк атамы»?

Соңгы елларда бәрәңгене саламга утырта башладылар... Бу күренешкә карашыгыз?

Саламга утырту – җирне эшкәртмичә, казымыйча, бәрәңгене җир өстенә салабыз да салам белән каплыйбыз. Бар андый ысул да, мондый тәҗрибә белән шактый шәп уңышка ирешүчеләр дә бар. Аның өчен бәрәңге өслегенә 40 см чамасы салам кирәк. Җил чыкса, саламның таралуы, очуы да бар... Ул гына да түгел, салам эченә кереп «совки» дигән күбәләк үрчем ясый, бәрәңге җәрәхәтләнә. Аннары тычкан да бәрәңгегә һөҗүм итә, ди халык. Менә шундый читенлекләре бар. Ул технология белән дә эш итү кирәк инде. Уңай яклары да бар, салам әкренләп чери һәм ашлама роленә керә. Җир йомшара. Аерым хуҗалыкларда бик тәвәккәл, үткен һәм һәвәскәр бакчачылар – «мичуриннар» – бу ысулны сынадылар. Үзем дә болай итеп карадым. 5 квадрат метрда утырттым. Үземдә «совка» эзләрен күрдем. Бу – фәнни яктан да кызыклы ысул, ачыш кебек булды. Мондый «No-till» – җирне эшкәртмичә чәчү, утырту технологиясе безгә Аргентинадан керде. Болай итеп утыртуны Казахстанда хуп күрәләр. Ул күбрәк бөртекле культуралар өчен кулай. Мәсәлән, саламга түгел, ә узган елдан калган культураның сабаклары арасына гына чәчәләр. Бу җир эрозиясен булдырмау өчен дә уңай.

Чүп үләннәрен утаргамы яки горчица чәчәргәме?

Бәрәңге арасында чүп үләннәре булмасынга горчица чәчүчеләр бар. Икенче икмәгебезгә зыяны юкмы аның?

Чүп үсмәсенгә горчица чәчүнең зыяны юк, файдасы зур! Ул – бик әйбәт сидерат. Тамырыннан шундый яхшы, дезинфекцияли торган матдәләр чыга. Шуңа күрә, бакчаның бер ягына бәрәңге утыртсагыз, икенче өлешенә – горчица чәчәргә тәкъдим ясар идем. Горчица чәчәк атар алдыннан сабагын урырга һәм шунда калдырырга кирәк. Бу бик яхшы ашлама була һәм җирне чистарта. Горчицадан соң туфракны эшкәртәсе дә юк. Ул бик каты тирәнлеккә тамыр бирә. Бер елны горчица чәчелгән урынга киләсе елда бәрәңге утыртырга мөмкин. Фацелия кебек берьеллык культура чәчергә була. Бу культураларны бәрәңге арасында утыртсагыз да, утыртмасагыз да була.

Тирес белән җирне никадәр еш ашлыйбыз?

30 тоннаны 1 гектарга (100 сутый) кертсәгез була. 10 сутыйга ел саен 3 тонна кертү күп түгел инде. Бик аз, ләкин һәр ел. Күпчелек кеше алай итми инде. Бер ел кертә дә, аның дәвамы берничә елга бара. Ә горчица 30 тонна тиресне дә алмаштыру көченә ия. Җирне ул тамырлары белән тишкәч, су да, дым да йөри, дигән сүз.

Авыруларга каршы эшкәртү хакында тулысынчарак сөйләп үтсәгезче, Фәния Фәйзрахмановна.

Авыруларга килгәндә, альтернариоз, фитофтора, ризактониоз бәрәңгедә булгалый. Ләкин тирес керткәч, җир тазара, һәм андый чирләр бик күренми. Бәрәңге үсә башлагач, яңгыр-коры-яңгырлы һава торышы киткәч, альтернарий авыруы чыга. Ул бәрәңге сабаклары яфракларында таплар буларак пәйда була. Акварин препараты белән, бәрәңге үсә башлагач, яфракларын эшкәртергә була. Җәйгә 1-2 тапкыр эшкәртү җитә. Альтернориоздан бәрәңге сабаклары, яфраклары иртә коруы мөмкин. Ә менә тоташ салкын яңгыннар китсә, фитофтора авыруы барлыкка килә. Ул инде бәрәңгенең яфракларында кара юеш таплар килеп чыгуы белән күренә. Ә асларында мицерий – ак җепсел гөмбә чыга. Бу авыру булмасынга комбинацияле препаратлар – «Ридомил Голд», «Танос», «Акробат» белән эшкәртеп була.

Бу чирнеж бәрәңгегә янавы дымлылык, салкынлык белән дә бәйле. Ә эссе челләләр, киресенчә, бу чирләргә юл да куймый әле. Яңа барлыкка килгән авырулардан сабак нематодасын билгеләсәк булыр.

Бәрәңге утыртканда кешеләр нинди типик ялгышлар эшли?

Иң элек – баздан иртә чыгарып үрдерергә кую. Бу очракта бәрәңгенең өстендәге бер генә күзәнәк үсә башлый. Русча әйткәндә «верхушечное доминирование» килеп чыга. Бәрәңгене утыртыр алдыннан 2 атна алданрак кына чыгару да соң булмый. 15 градус җылылык булуы зарур. Бу очракта һәрбер күзәнәк уяна. Һәм уңыш мул була.

Икенче еш күренгән хата – тирән итеп утырту. Бәрәңгене зурлыгына карап утыртыгыз, бер 8-10 см тирәнлектә. Комлы җир булса, 12 см тирәнлектә. Бәрәңге бик тирән утыртылса, ул салкында озак итеп ята, чыкмый... Аннан соң яңгырлар китсә, ул черергә дә мөмкин. Бәрәңге чыккач та аны өяргә киңәш итәбез. Болай иткәндә, яңгыр сулары буразна төбенә төшеп калалар. Мул уңыш алыр өчен бәрәңге төбен яхшылап күмегез.

Өченче хата: күп кеше «Престиж»га колорадо коңгызы ияләнгән, дип саный. Ә хикмәт шунда, эшкәртү дөрес ясалмаган була, 1 тонна бәрәңгегә – 1 литр препарат кереп бетәргә тиеш.

Бәрәңге алыр алдыннан – 10 көн, 1 атна кала сабагын урырга кирәк. Сабагында бөтен төрле авырулар җыелган була. Без казый башлаганда, бәрәңгенең кабыгы ныгымаган булса, авыру бәрәңгегә үк күчә... Сабагын ургач, гомумән, бәрәңге үзе дә ныгый.

Бәрәңге сакланган баз да тирән булырга тиеш һәм вентиляциясе булуы зарур. Кечерәк базыгыз икән, авызында аз гына – 10-15 см диаметрында тишек калдырсагыз була. Ләкин, базыгыз сайрак булса бу ысул белән шаярмагыз!

Соңгы елларда безнең төбәктә челләләр дә булгалый, һава торышы да үзгәрүчән. Бакча, ындыр җирләре кәсләнә, ярыла. Бу очракта нәрсә эшлибез? Зур-зур бәрәңгелектә су да сибеп булмый.

Хәзер инде бәрәңге бакчалары да кими, халык мәйданын киметә. Кечкенә мәйданнан да яхшылап су сибеп, мул итеп уңыш алып була. Утырту өчен дә участокны дөрес сайлагыз. Бакча артында су агып ята икән, сулыкка табарак бәрәңгелек ясау да мөмкин бит.

Шундый сорау да бирәсем килә. Нигә татар халкы шулкадәр бәрәңгене ярата икән ул?

Беренчедән, татар һәм төрки халыклар бәрәңгедән милли ризыкларны бик тәмле итеп әзерлиләр. Бәрәңгедә – кеше организмына кирәкле мөһим матдәләр. Алар анда дөрес пропорциядә.

Шулай ук бәрәңге – ул стратегик культура да бит! 2 сутый җирдән алынган бәрәңге – 1 кешегә 1 елга җитәрлек энергия бирә. 1 кубометр су белән үстергән гап-гади бәрәңге 5600 калорий бирә. Ә менә кукурузада калорийлар нибары 3860, бодайда тагы да кимрәк...

Үзәкнең эшчәнлеге, бәрәңге утырту буенча файдалы киңәшләр өчен рәхмәт, Фәния Фәйзрахмановна!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2024
    Исемсез
    Бик яхшы мәкалә булган, ә кайдан аларның бәрәңгеләрен орлыкка сатып алырга була соң инде?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100