Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«19 апрель» – Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар Актанышта бәрәңге утырткан

news_top_970_100
«19 апрель» – Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар Актанышта бәрәңге утырткан
Фото Нәбиевларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогерлар Юлия һәм Иршат (Морган) Нәбиевлар Актанышта әти-әниләре бакчасында бәрәңге утыртканнар. Бу эшкә тотынуны планлаштырмаган булганнар.

Бәрәңгене ел да агулап утырту сәбәпле, килен, велосипедка утырып, агу алырга чапкан, аның әле юньлесе булмаган. Аннары мотоблок ватылган, аннары туганнарыннан алып торганнар. Шуннан соң бензин алырга, юл уңаеннан телефон зарядкасын алырга блогерлар өйләренә кайтып килгән.

Ниһаять, эшкә тотынганнар: хуҗа кеше бәрәңгегә агу сибә, хуҗабикә бәрәңге чокырларына суган кабыгы белән көл, ә калганнар бәрәңге сала. «19 апрельдә бәрәңге утырттык, Сабан туена өлгерә инде. Икенче елга мартта утыртырга тырышырга кирәк», – дип сөйли Юлия.

Нәбиевлар ел саен Татарстанда беренчеләрдән булып, беренче челлә вакытны сайлап, бик хәстәрләп бәрәңге утырта. Искәртик, алар узган елны да нәкъ шушы көнне бәрәңгене җир куенына салып куйган булган.

«Сабан туена бәрәңге алабыз инде» – Актанышның Пучы авылында бәрәңгене агулап утыртканнар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100