Курган өлкәсендәге янгыннан каза күргән Эчкен авылы 1 елдан соң ни хәлдә?
Узган елның май аенда Курган өлкәсенең Эчкен татар авылында (хәзерге атамасы Юлдус – Йолдыз) янгын чыгып, 200дән артык йорт янган иде. «Интертат» журналисты бу төбәк татарларының әлеге көндә яшәеше белән кызыксынды.
Курган өлкәсендәге янгынга 1 ел булган көнгә янган йортларның яртысы төзелгән
«Янгын булган көннән башлап көн саен 3-4 тапкыр шушы авыл буенча киңәшмәләребез үткәрелә. Анда авылның бүгенге көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә. Барлыгы 200дән артык йорт янган иде, әлеге көндә 100 йорт салынды. Аларның 70дә кешеләр яши инде», – дип сөйләде Урал аръягы татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Юнысов.
- Янгыннан каза күргән Эчкен – Йолдызга сәяхәт: «Безгә ярдәм итегез, зинһар, Татарстан!» – янгыннан соң ук ясалган репортаж белән танышып чыга аласыз.
Марат Юнысов әйтүенчә, авылда яшәүчеләрнең бер өлеше башта шәһәргә киткән булса да, хәзер кире кайтып, йортлар сала.
Су һәм газ белән тәэмин ителмәгән йортлар гына бар. Мәктәптә балалар саны кимемәде, берничә балага артты. Хөкүмәт биргән сертификатка шәһәрдән торак алучылар да, кайтып, әкренләп фундаментларын күтәрәләр. Димәк, туган җир үзенә тарта. Бу авыл – тулысынча 100 процент татарлар яшәгән җирлек. Авыл мәктәбендә атнасына 2 мәртәбә татар теле укытыла. Янгын вакытында иман йортына зыян килмәгән иде. Шулай да аны төзекләндерү эшләре бара. Авылның мәчетенә җылы идән ясала. Бу эш фермерлар, игелекле иганәчеләр ярдәме белән эшләнелә. Авыл тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итә. Кыш көне өлкәннәр күбрәк балаларында, туганнарында иде. Алар да кайтты, халык бакчалар утырта, – ди ул.
100 процент татарлар гомер иткән Эчкен авылы өлкәнең иҗтимагый тормышында да актив булуын билгеләде әңгәмәдәш.
Мәдәни сулыш гөрли бездә: «Җәлил укулары», Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм, татар мәдәнияте көннәре үтте. Курган өлкәсендә 18 татар авылы бар, 30 мең татар яши. Курган татарларының тарихи елъязмасы 1550 елдан бирле килә. Курганның 1000 квадрат метрлы татар мәдәнияте үзәге бар. Музеебыз да, актлар залы да бар. Хәзер безнең эш тәҗрибәбезне күрергә Төмәннән, Екатеринбургтан киләләр. Һәрбер авылдан 5 кеше чакырган идек татар мәдәнияте көннәренә. Йолдыздан исә әлеге чарага 30-40 кеше килде. Сорыйбыз, нишләп соң болай күп килдегез? Милли җанлылыкны, активлыкны күрсәтәсебез килә, диләр бит! 22 июньдә Курганда Җиңүнең 70 еллыгы паркында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырабыз. Аннан соң истәлекле чаралар дәвам итәчәк. 23 июньдә Сабантуй һәм Эчкен авылы йортларында өй туйлары булачак, – диде ул.
22-23 июньнәрдә үтәчәк чаралар кысаларында тагы бер матур һәм изге вакыйга булачак икән. Яңа мәчет буласы урында бу. Курганда яңа татар мәчетен төзү өчен урын билгеләнгән. Ул урында Аллаһ йорты һәм «Татар ихатасы (хуҗалыгы)» музей күргәзмә-экспозиция комплексы урнашачак. Марат әфәнде әйтүенчә, бәлки, ул көнне беренче нигез ташы салыныр. Бу чара ничегрәк оештырылачак икәнен курганлылар уйлыйлар икән әле.
«Татарстаннан, Башкортстаннан бик күп милләттәшләребез килүе көтелә. Өй туйларына да бару – йолдызлыларның ярдәм күрсәтүче милләттәшләрен хөрмәт һәм рәхмәтлелек йөзеннән кунак итәсе килә. Бу чаралар – татар дөньясының Йолдыз авылы халкына ярдәм итүгә нокта кую булачак. Татар оешмаларыннан 150 меңнән артык акча килде. Хөкүмәттән башка 28 йорт салынды. 18 өйне «Татнефть» салды, калганнарын – бөтендөнья татар оешмалары», – ди әңгәмәдәшем.
Эчкен авылы халкына йортларны төзергә Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чувашия, Нижневартовск оешмалары һәм РФ Диния нәзарәте ярдәм иткән.
Курган якларын су басты, дип беләм. Татар авылларына зыян килмәдеме?
Бездә су басу хәвефе булгач, күп кенә чаралар кичектерелеп торды. Татар үзәге Тубыл елгасына якын урнашкан. Без сул якта урнашканбыз, су килмәде, әмма әзерләнгән идек. Елганың уң як яры ягында яшәүчеләр каза күрде. Татар авылларына зыян килмәде.
Гуманитар ярдәм чарасы – җан бәласенә әверелмәгәнме?
Гуманитар ярдәм җыюны оештырулар вакытында һәрчак нинди булса да тавыш чыгуына, шау-шу кубуына берникадәр күнектек тә кебек инде. Андый низаглар Эчкен авылы халкына ярдәм җыю эшчәнлеген дә урап узмаган…
Без 2023 елның 7-8 май төнендә гуманитар ярдәм җыя башладык. Минем исемгә, минем картага җыя башладык. Бу эш Урал аръягы татарларының иҗтимагый оешмасы рәисе белән расланды. Аннан яллардан соң Бөтендөнья татарлары конгрессы исәп-хисап счётына рәсми төстә җыюны дәвам иттек. Битараф булмаган гражданнар акчасына (якынча 400 мең сум җыелды). Беренче көннәрдә үк мәктәп ашханәсенә плитә сатып алынды, чөнки янгыннан зыян күрүчеләр нәкъ анда вакытлыча урнаштырылган иде. Алга таба Мәскәү шәһәренең «Закят» хәйрия фонды (1 604 900 сум) һәм ТР Кукмара шәһәренең «АБ СОФТ» ҖЧҖ (3 000 000 сум) янгын вакытында зыян күрүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтте. Беренче кирәк-яраклар сатып алынды, аннары зыян күрүчеләргә, туган авылларында калырга теләк белдергәннәргә һәм төзелә торган йортларга көнкүреш техникасы, мебель, сантехник җиһазлар сатып алынды. Бу – безнең оешма исәп-хисап счёты аркылы үткән суммалар. Ә Бөтендөнья татар конгрессыныкы санап бетергесез. Списоклар төзеп, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылдык, – ди Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге мөдире, Урал аръягы татарларын берләштергән оешманың рәисе урынбасары Алёна Ковригина.
Әлбәттә, бер үк кешеләргә генә ярдәм чаралары таратыла, дип әйтүчеләр дә табылды. Без ярдәм җыю ысулларын мөмкин кадәр халык өчен үтә күренмәле, ачык оештырырга тырыштык. Мәсәлән, без китерәбез дә өләшәбез. Ярдәмне өләшү буенча Совет булдырыгыз, дип тә әйткән идек. Мәсәлән, беренче чиратта без мәктәптә вакытлыча яшәүчеләргә тарата идек, чөнки анда барырга урыннары булмаган, туганнарында яшәп торырга мөмкинлекләре булмаганнар көн күрде. Урал аръягы оешмасының актив әгъзасы, коллегам Елена Пылкованың гуманитар ярдәм җыю эшендә өлеше бик зур булды, – дип четерекле сорауларга ачыклыклар кертте ул.
«Кулымда ачкыч – ә капка да, ишек тә юк... Күмер генә...»
Наил һәм Әнисә Мәүлетовлар гаиләсе озак еллар Екатеринбургта яшәгән, эшләгән. Пенсиягә чыккач, фатирларын балаларга калдырып, туган авыллары Эчкенгә кайтканнар. 2020 елда авылның иң үрнәк йорты дип табылган өйләре янып беткән. Йорт-кураның барлык хуҗалык биналары да җир белән тигезләшеп, көл өемнәре генә калган... Хәтта ки коелары янган, насослары…
«Карагайдан – без карагай дибез инде, нарат урманы, «верховой» килде. Астан килгәндә, бәлки, нәрсәдер эшләгән булыр идек... Янгын сүндерү машиналары берәү дә булмады, кая киткәннәр алар? Шайтан белсен! – дип сөйләгән иде Наил Мәүлетов бер ел элек булган янгын турында. – Өстән янып килә. Аны туктатып булмый. Җил булды бик каты, җил. Янган ботаклар оча. Очкыннар менә шул зурлыкта (Наил абый беләзектән кулын күрсәтте) очып килә. Анда яна түбә, монда... Юк, кая! Скважинадан су сиптерәләр өйгә... Коры үләннәр янып китте. Янгын сүндерүчеләр булса, бәлки, сүндерерләр иде... 10 метрдан бернәрсә күренми, төтен, җил. Әкәмәт! Йөгереп документларны алырга җитештек, өстебездә нәрсә бар, шул гына – бөтен әйбер шунда калды. Машинага утырдык та качтык елга артына. Бер 15-20 минут карап тордык, түзеп булмый башлады – төтен, тын алып булмый. Киттек Төмән аша Екатеринбургка кайтабыз, дип. Төмән дә яна икән, кертмиләр. Әйләнгечтән урап киттек... Килдек – монда сугыштан соң кебек, корымланган торбалар гына тырпаеп утыра. Хәзер металлолом җыеп йөриләр. 20дән алабыз дигәннәр иде, хәзер 15кә төшергәннәр, ди. Бизнесменнар шулай кеше кайгысында байый.
Бәрәңгене утырттык алдагы көнне, ә икенче көнне янып китте… Бер әтәч калган. Күршенең 6 малы янып үлде. Сыеры яланда йөргән – исән калды, ә бозаулары янып үлде. Хатын 50 бройлер чебие алган иде. Янганнар. 15-20 тавык янып үлгәннәр… Хатынның кызганудан тавышы бетте. Төтен – тамагы янгандыр инде... Слива чәчәк аткан иде ап-ак булып. Бөтенесе янып бетте...»
Казанга бик зур рәхмәт белдерәбез. Йорт-кураны тергезергә финанс ярдәм шактый күләмдә булды. Өебез искиткеч матур иде, көл өеменә калды бит, – дип сүзен башлады Наил ага.
Тормыш иптәшем – балта остасы. Туган авылыбызда йорт салып чыкканыбызга 13 ел иде. Өебез бик матур, бизәкле иде. Шундый соклангыч терраса, беседкаларыбыз иде. Хөкүмәт ярдәм бик бирмәде, ярый әле Татарстан булышты. Фатирыбызда да өлеш булгач, сертификат булмады. Шәһәрдә балалар янында яшисебез килми бит, аларның үз яшәешләре! Дәүләт 500 мең сум бирде, ә ул акчага бүгенге көндә йорт төзү мөмкинмени инде... Кредитлар да алырга мәҗбүр булдык. Әлеге көндә мунча салабыз. Суыбыз өйгә кермәгән, – диде Әнисә апа.
Яңа йортны да шулай матурларга, күңел биреп бизәү теләге бармы соң?
Яңа йортны да бизәкләргә уй бар. Яңадан янгыннан курку хисләре бик юк. Тик, бөтен инструментларым, станокларым янып бетте. Хәтта чүкечем дә юк бит! – ди Наил абый.
Яңа йортка күчкәнче кайда яшәдегез?
Төрлечә, торак та арендалап тордык.
Мәүлетовлар яңа йортларына узган елның 1 ноябрендә күчкән булган. Иң башта хәтта тәрәзәсез яшәгәннәр. Үзләре ассызыклавынча, Бөтендөнья татар конгрессы, Урал арты татарлары иҗтимагый оешмасының матди ярдәмнәре өчен рәхмәтле алар. Мәсәлән, Урал аръягы татарлары оешмасы тәрәзәләр кую өчен ярдәм күрсәткән.
Элеккеге өебез дә агач иде. Шәһәрдән кайткач, таш йортта яшисебез килми. Бу да брустан төзелде. Бакчачылык белән мавыгабыз. Әле менә бәрәңге утыртасыбыз бар. Сарымсаклар, укроплар чәчәбез. Янгын алдыннан гына 50 чебеш алган идек, янып беттеләр... Хәзер менә быел 30ны алдым инде. Берүк исән-имин ризыкка язсыннар. Без Беренче май урамында яшибез, күрше-күлән дә йортларын төзи. Күпләр сертификат алу белән шәһәргә күчте. Безнең туган авылда әти-әниләр, якыннар җирләнгән. Монда яшисебез килә, шәһәрдә балалар арасында буталганчы, үз өебездә – үз көебез. Шәһәрдән күченеп кайтканчы, иремә 2 инфаркт булган иде, сәламәтлеге начарая башлады. Ә авылга кайткач, терелеп китте ул. Миңа шәһәрдә һава җитми, ди... Оныклар да каникулларын авылыбызда үткәрә. Менә әле киявем белән кызым булышып яталар. Осталарыбыз да төнгә кадәр эшлиләр, – дип әңгәмәбезне дәвам итә Әнисә апа.
Нинди теләкләрдә каласыз, Әнисә апа?
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка, татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтлебез. Суыткыч та, самавыр да бүләк иттеләр. Бик аяныч күренеш – Курган җитәкчелеге булышмады... Сез – элек шәһәрдә яшәгәнсез, диделәр... Ә безнең әти-әниләр гомер буйларына шушы авыл колхозында эшләделәр. Үзебез монда туып-үстек, укыдык бит! Ә хәзер чит кешеләр кебек... Иң мөһиме – алга таба да парлы тормыш, озын гомерләр насыйп итсен Аллаһ Тәгалә. Безгә килегез, кунакка чакырабыз. Авылыбыз бик ямьле иде, шулкадәр карагайларыбыз (җирле телдә наратны шулай әйтәләр) күп иде. Янып беттеләр бит!
Өлкәннәр, авылның әби-бабайлары да мондый зур янгын булганын сөйләгәннәре дә юк иде. Булмаган да мондый янгын. Тарихта булмаган, беренче хәл. Өйләребез янып бетәр, дип уйламадык бит без. Ишекләребезне, капкаларыбызны бикләп чыгып киткән идек. Төтен бетә дә кайтабыз, имеш... Ә кайттык, капкабыз да юк, күмер өемнәре каршылады... Инфаркт булырлык хәл, күренеш... Кулымда ачкыч – ә капка да, ишек тә юк... Күмер генә... Куркыныч вакыйга. Кулга документлар гына тотып чыгып киткән җирдән. Өскә кияргә кием калмады. Өебезне дә иминиятләштермәгән идек. Ел саен иминиятләштерә идек, ә узган ел апрельдә бу хезмәттән баш тарткан идем.
Бер кешегә дә монда бәла-казаны күрергә язмасын!
Бурдан кала, уттан калмый…
Шулай ук әлеге материалны басмага әзерләгәндә, Эчкен авылының имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин белән сөйләшеп алдык. Ул исә шулай ук татар халкына ихлас рәхмәтле булуын билгеләп үтте. Ул тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә, Эчкен авылы халкына йортларны төзергә Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Чувашия, Нижневартовск оешмалары һәм РФ Диния нәзарәте ярдәм иткән. Хәзрәт биргән мәгълүмат буенча авылда 600 чамасы кеше яши, янгынга кадәр бу сан – 729 кешене тәшкил иткән. Прописка буенча биредә исәпләнсәләр дә, 221 кешенең җирлектә яшәмәүләре билгеле.
Язманы мондый хәвеф-хәтәр булмасын, Эчкен авылы халкының алдагы көнкүреше иминлектә үтсен, дигән теләк белән тәмамлыйсы килә.