Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәк әле дә тынычлана алмый» – Ульяновскида янган татар утарын өмә ясап сүттеләр

Шимбә көнне Ульяновскиның Идел аръягы районында бер атна элек янган татар утарын сүтү һәм урынын чистарту буенча өмә узды. Мәхәллә картлары, бу хәлгә битараф булмаган шәһәр кешеләре җыелды. Картлар үз куллары белән торгызган бинаны үзләре сүтте.

news_top_970_100
«Йөрәк әле дә тынычлана алмый» – Ульяновскида янган татар утарын өмә ясап сүттеләр
Гөлүзә Ибраһимова

«Эчтән чыгыгыз, өстегезгә төшмәсен!» – дигән тавыштан соң, кара янган бүрәнә бура эченә гөрселдәп төште. Кап-кара булып тузан һәм корым болыты күтәрелде. Шул кара болыт эчендә көне буе кешеләр кайнашты.

Кара болыт – Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелегенә кайгы килүнең бер билгесе иде. 6 август көнне биредәге Татар утарында янгын чыгып, җирле татарларның үз куллары белән торгызган йортын юк итте. Төп фараз – ут төрткәннәр. Хәзер тикшерү бара. 

«Эчкә кереп бензин сипкәннәр»

Бер атна элек янган татар утары янында әле дә төтен исе тора. Янгын булган төннән бер атна үтте юкса. Без өмә башланыр вакыттан иртәрәк килеп җиттек. Мәхәллә җитәкчесе Рафаэль абый Нәҗметдинов инде шулпа куеп чыккан. Утар янындагы музей ишегалдында шак-шок кадак каккан тавыш килә.

Рафаэль абый белән кара янган бура эченә кердек. Түбәсендәге калайны атна уртасында төшергәннәр инде, такталары гына калган. Баскан саен аяк астыннан корым күтәрелә. Ак аяк киемендә күмердән кара сызыклар калды.

Бүген сүтеп, төяп җибәрәбез, Аллаһ теләсә. Безнең бер дускаебыз хуҗалык тота. Ул безгә гел ярдәм итеп тора, түбәгә калай да алам диде, техникасын да җибәрә бүген. Бу бүрәнәләрне аның хуҗалыгына илтәбез, тавыкларга сарай булса да ясар, әрәм китмәсен иде, – дип сөйләде ул.

Карап торышка йорт бөтен яклап тигез янган кебек, ялкын бер яктан гына бармаган. Җитмәсә, бу бина күпкатлы йортлар янында, ишегалдында ук тора.

Эчкә кереп бензин сипкәннәр, – дип фаразлады Рафаэль абый. – Ике яктан бер үк вакытта янып киткән. Миңа бик авыр, йөрәк әле дә тынычлана алмый, әмма кул эшли. Язмыштан узмыш юк. Яңа бурага заказ бирдек инде. Бер дус йөз мең күчерде, тагын берсе өч йөз мең җибәрәчәк. Шәһәр җитәкчесе дә зуррак һәм матуррак итеп ясарга кушты. Монысында аш пешерү бүлмәсе юк иде, яңасында аерым бүлмә булачак, шулай ук киенү бүлмәсе дә була. Бинаны саклап, күзәтеп тору өчен сигез камера куячакбыз. Яңасын торгызганда да өмә үткәрергә ниятлибез. Без эшләрне шулай элеккечә өмә җыеп башкарабыз.

Утарның икенче ягында, ишек төбендә бер алмагач утыра, яфраклары янган, алмалары утта пешкән. Быел беренче тапкыр алма биргән булган, бичара. «Ул тернәкләнеп китәчәк. Монда калачак, кайбер ботакларын гына кисәсе булыр. Шундый матур итеп алмага күмелеп утыра иде», – ди Рафаэль абый.

«Ватуы тиз була, ясарга гына авыр»

Мәхәллә картлары инде эшкә керешеп килә. Кайсы такта күтәреп бара, кайсы тимер күтәргән. Хөрмәтулла абый башына газетадан ясалган эшләпә киеп килгән. «Карчыгы ясап җибәргән аны», – дип елмайды бабайлар.

Мәхәллә картлары нык бердәм, бигрәк тә гади һәм рәхәт кешеләр икән. 

Инструментларын, пакетларын күтәреп, Сәйфулла абый килеп бара иде. «Менә бу Сәйфулла кайда йөри икән, шуңа исем китә», – дип каршы алды аны Зиннәтулла бабай. «Син әле дә эшне башламадыңмы?» – дип җавапсыз калмады Сәйфулла да.

Тимерләрдән ясалган «конструкцияләр» белән генә булмый, баскыч кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр, ә баскычны ясарга кирәк. Хәзер кем кадак эзли, кем такта күтәргән, кем пычкы алып килә, кем балта тоткан. Бабайлар шулай мәш килгәндә, «бригадир» Наил абый Вахитов: «Андый эшләрне кичә эшлисе булган инде», – дип «тузынып» алды.

Наил абый бу бина төзелеше белән җитәкчелек иткән. «Ике көндә җыйган идек, сүтәргә ярты көн кирәк. Ватуы тиз була, ясавы гына авыр», – ди ул.

«Бик авыр кичердек бу хәлләрне»

Хөрмәтулла абый Хәлиуллов, баскычка дип, пычкы белән такта кисә. Тактаның башы җиргә төшеп китүгә, миңа күтәрелеп карады.

Безнең күпме хезмәтебез юкка чыкты. Үзебез нигезләрен ясадык, бураны торгыздык. Түбәсен ясаганда да ярдәм иттек. Аннан килделәр дә, яндырып та киттеләр. Кем яндырган? Беркем дә белми, – диде.

Үзе Чардаклы районыннан икән. Утыз елдан артык Ульяновскида яши. Авылда зоотехник, аннары заводта слесарь булып эшләгән. Безнең әңгәмәгә Тимерша бабай Вахитов килеп кушылды.

«Бик авыр кичердек бу хәлләрне. Дөньяда шундый яман, начар кешеләр булуга исебез китте. Безнең мәчет тирә-якка танылды. Гает бәйрәмнәрендә халык сыймый, урамда укыйлар иде. Урын күбрәк булыр, ашларны да монда уздырырбыз дип ясаган идек, булмады!» – диде. Үзенә «Вахитов әфәнде» дип эндәшергә кушты. Әйткәч, көне буе шулай дип йөрдем инде. Вахит абый Имамов аның кумиры икән.

«Егерме кеше бер баскыч ясый икән, дип көлерләр инде»

Баскыч ясаучы бабайлар үзләре: «Без моны ясап бетергәнче, йортны сүтеп бетерәләр бит инде», – дип елмаешалар. «Егерме кеше бер баскыч ясый икән, дип көлерләр инде», – дип елмайды Рафаэль абый. Ул арада бабайларның берсе түбәгә менгән дә такталарны аска төшерә башлаган.

Рафаэль абый белән мәчет эчен карарга дип кергән арада, ул бабай егылып төшкән дә кап-кара булган. Кире чыгуыма, Зиннәтулла бабай: «Менә моны төшерегез, менә егылып төште. Исеме – Сәет», – дип елмайды. Сәет бабай торды да тизрәк эшкә ябышты.

Түбәгә инде Сәйфулла абый менеп киткән иде. Ул лом белән бүрәнәне тупсасыннан аера да, аны кран бауларына эләктерә. Кран бүрәнәне куптарып алып, йөк машинасының арбасына сала. Йөк машинасында да берничә кеше тора, бүрәнәләрне таслап-таслап куялар.

«Нәрсә булса да, хәерлесе булсын»

Ул вакытка инде егермедән артык кеше җыелгандыр. Бер читтә өстәлдә биш литрлы шешәләр белән су, перчаткалар, маскалар тора. Монда чыннан да маскасыз булмый, корым тамак төбенә утыра, борынга тула.

Кара тузан арасында яшьләр дә күренә. Үзләренең хәзрәтләренә 38 яшь кенә икән әле. Азат Әхмәтов монда «распределение» белән Башкортстаннан кайткан. Эштән аерылып тормыйча гына: «Нәрсә булса да, хәерлесе булсын», – диде.

Теге алмагач төбендәрәк басып торганда, бәләкәй шешә белән су тоткан Фердинанд абый килеп чыкты. «Менә бит, бер шырпы аркасында күпме кеше мәшәкатьләнә. Кемгә зыяны тигән инде?» – ди. Су эчәргә Сәйфулла абый төште. Бите кап-кара булган.

Ярдәм итүчеләр арасында башка мәхәлләдән килгән кешеләр дә бар иде. Ульяновскига Таҗикстаннан күчеп килгән Сәет Бобозода башка мәчеттә укыта. Болгар ислам академиясен тәмамлаган булган. «Кичтән үк өмә буласын әйттеләр. Йорт янганын белмәгән идем», – диде.

Гөрселдәп бүрәнә килеп төште. Тәрәзә яннарындагы кайбер бүрәнәләрне шулай төртеп төшерделәр. Берничәсен бергә җыеп, кран бавына бәйләделәр.

Ир-атлар тышта кара корымга чумып эшләгәндә, мәчеттә ике хатын-кыз аш-су хәзерли иде. Бәрәңге чистартып куйганнар, шулпа да кайный. Лилия ханым коймак пешерә, аның эченә эремчек салып төреп куя. «Безнең бабайлар бик бердәм монда. Ике Рәшит абыебыз бар, бер-берсенә «Рәшитем» дип эндәшәләр, барысы да – кызык, рәхәт кешеләр», – дип сөйләде ул.

Бу абыйлар шаяртулары белән йөрәк януын да яшерергә тырышадыр, дип уйладым. Әле кайчан гына шатлана-шатлана бу йортны үзләре торгызган бит, уттан әрәм булган шул хезмәтне үзең сүт инде!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100