Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге кайгыда: бүген төнлә шәһәрдә Татар утары янган

Бүген төнге сәгать берләр тирәсендә Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан Татар утарында янгын чыккан. Халык көче белән, халык акчасына торгызылган йорт кара күмергә әверелгән.

news_top_970_100
Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге кайгыда: бүген төнлә шәһәрдә Татар утары янган

Янгын видеосын күргәч, бу хәлнең чын булуына инану өчен, Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов белән элемтәгә кердем. «Дөрес шул...» – дип авыр сулап куйды.

«Рус милләтеннән булган апалар да елый-елый килә...»

Рафаэль Нәҗметдинов әлеге бинага ишек-тәрәзәләр генә куясы калганын, сентябрьдә ачарга җыенуларын, фаҗига сәбәбенең үз версиясен сөйләде.

Төп фараз – ут төртү. Ул инде расланды диярлек. Башка вариант юк та кебек, чөнки йортка ут та, су да кермәгән иде әле. Бик матур иде. Халык белән бергә төзедек. Халык акчасына төзелде. Нигезен дә бергә эшләдек, диварларны да бергә торгыздык. Бүгенге көндә кап-кара янган утын өеме булып калды. Сентябрь аенда ачарга иде ният, ике ишеген дә, дүрт тәрәзәсен генә куясы калган иде. Аларын киләсе атнада китерергә тиешләр иде. Шундый кызганыч, белсәгез иде. Халык җыйган әйберләр, халык акчасы тулысынча янып бетте бит. Йөрәгем әрни. Көн дә ун-унбиш мохтаҗны ашатырбыз, дип ниятләгән идек, – дип сөйләде ул.

Мин беренче шалтыратканда, Рафаэль абыйга чыга алмадым, кем беләндер сөйләшә иде. «Әле генә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән сөйләштек. Ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка җиткерәм, диде. Ул үз чиратында губернаторга чыгарга тиеш. Әле Татар утарында ниятләгән эшебез турында узган атнада Татар конгрессы съездында сөйләп кенә кайткан идем, алар белә», – ди Рафаэль абый.

Утар төзелеше

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Тикшерү эше дәвам итә, бер-бер артлы тикшерү төркемнәре килә, ди ул. Әлегә үзләренә бер әйбергә дә тимәскә, кагылмаска кушканнар. «Әле дә апалар килеп елый. Татарлар гына түгел, рус милләтеннән булган апалар да елый-елый килә», – ди җитәкче кеше.

«Башта нинди генә уйлар булмады, юлда елап та алдым»

Рафаэль абыйның үз йорты Татарстанның Буа районында урнашкан. Әлеге хәл турында ишеткәч, ул төнлә юлга чыккан. «Бер танышым шул тирәдә тугызынчы катта яши. Яктылык күреп алган. Мин бер сәгать эчендә килеп җиттем. Башта нинди генә уйлар булмады, юлда елап та алдым. Янгын сүндерүчеләрне рус кешесе чакырткан. Мин килеп җиткәндә, янгынны сүндергәннәр иде инде. Иртәнге дүртләргә кадәр мәчеттә протоколлар тутырдык», – дип сөйләде ул.

Татар утары 1нче номерлы мәхәллә карамагында булган. Рафаэль абый шулай ук мәхәллә рәисе дә булып тора. 2014 елда балалар бакчасының элеккеге бинасын ремонтлап, мәхәллә ачкан булганнар. Биш елдан соң мәхәллә бинасы янына авылдан бер йортны китереп куйганнар. Татар мәдәнияте музей-йорты ачканнар. Шул музей янына быел тагын бер йорт төзи башлаганнар. Ул 130 кешене сыйдыра торган чәй йорты яки ашханә булыр дип ниятләгәннәр.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Узган ел көз көне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Ульяновскида булган. «Музей-йортка кереп чыккан идек. Музей янына алмагачлар утырттык, бүләкләр тапшырып калдырган идек», – диде конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев.

Фотоларда күренгәнчә, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та биредә агач утырткан булган.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

«Яңасын төзегәч, саклык чараларын күрергә кирәктер»

Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов да бик кайгыруын әйтте.

Бу – бик зур кайгы! Бик зур бәла-каза булды безнең өчен. Барыбыз да борчылабыз. Шундый зур тырышлык белән төзелгән иде ул бина. Рафаэль Әминович (авт. – Нәҗметдинов) тынгысыз кеше, башлаган эшен ахырына кадәр җиткермичә туктамый. Бинаны төзегәндә шәһәр башлыгына да, Татарстанга да, район җитәкчелегенә дә чыкты. Барысы да ярдәм итте. Менә ачыла дигәндә шундый хәл килеп чыкты. Зур кайгы.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Ул – иң актив мәхәллә. Дини һәм милли үзәк булып тора. Анда бик күп очрашулар уза иде. Мәхәлләдә изге Рамазан аенда көн саен ифтарлар үткәрделәр. Казаннан килгән бөтен кунаклар, зыялылар ул мәхәлләгә кермичә китми. Бик зур эшләр башкаралар, без дә гел язып торабыз.

Соклангыч агач бина иде, бик кызганыч. Ул йорт яңадан торгызылыр, дип өметләнәбез. Инде, яңасын төзегәч, саклык чараларын күрергә кирәктер. Бәлки, сакчылар куярлар. Кем дә уйламаган бит инде. Тыныч илдә яшибез, тормышыбыз матур, әмма шундый хәлләр килеп чыгып тора, – дип ачынып сөйләде ул.

Музей-йорт

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

Исхак Хәлимов сүзләренчә, халык бу хәлгә битараф түгел. Ничек ярдәм итәргә, ярдәмне кая җибәрергә, дип шалтыратучылар күп, ди ул.

«Районнардан, авыллардан шалтыраталар. Кемгә ничек ярдәм итеп була, дип сорыйлар. Өлкәдә ул мәхәлләне белмәгән кеше юк. Мәхәлләнең эше дәвам итсен иде, дип борчылалар», – ди ул.

Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары, бу урында тиз арада яңа бина төзергә, дип карар кылган инде. Өлкә, шәһәр җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәменә өмет итәләр.

Фото: © Рафаэль Нәҗметдинов

  • Ульян өлкәсендә чыгып килүче «Өмет» газетасының рәсми Телеграм каналында мәхәлләгә ярдәм итү мөмкинлеге турында язылган. Бу хәлгә битараф булмаган кешеләр ярдәмне Рафаэль Нәҗметдиновка җибәрә ала. Сбербанк картасы номеры: 4276 6900 1392 7642 (карта 8 927 270 99 07 телефон номерына бәйләнгән).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100