Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулларында тауларга менүче Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев өч операция ясатырга җыена

news_top_970_100
Кулларында тауларга менүче Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев өч операция ясатырга җыена
"Татар-информ" архивы

Армиядә вакытта, казарма ишелеп, ике аяксыз калган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хәзер инде кулларында иң биек тауларга менүче буларак танылды. Ул чираттагы сәфәреннән кайткан. Рөстәмнең ни дәрәҗәдә арыганлыгын һәм таушалганын «до и после» фотосына карап белеп була.

 

Фото: © Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге битеннән

«Мин өйдә. Безнең экспедиция уңышлы тәмамланды. Барысы да без планлаштырганча тәмамлануына мин шат. 

Хәзер тауларга менү буенча тәнәфес турында игълан итәм. Никадәр озакка сузылачагын әйтә алмыйм. Бер ел, ике, ә бәлки – өч…

Быел без Эверестка барырга тиеш идек. Әмма мин сәламәтлегем какшавын сизәм. Мин бик арыдым. Гел юлда булып та арыдым. Мин тауда «үземне күп калдырам». Һәр үрне яулау миңа бик зур авырлык белән бирелә. Ул сезнең өчен генә мин тауга киттем, иң югары ноктада фотога төштем һәм өйгә кайттым кебек күренәм. Анда мин авыр тормышымның бер өлешен яшим. Сезгә күп нәрсә турында сөйләмим, яки сөйләргә теләмим. 

Яңа елны мин үземә һәм сәламәтлегемә багышлыйм. Хәзер миңа 3 операция (иңбашына, урология, колак, тамак, борын буенча) ясатырга кирәк. 

Киләчәккә планнарым күп. Мин аларны чынга ашырачакмын. Сездән һәрвакыт миңа ярдәм итүегезне сораячакмын, минем үземә генә җиңел түгел. Хатынымның әнисе: «Син ярты кеше бит», – ди. 0,5 кешегә ярдәм итәсезме?» – дип шаярткан блогер.

Шулай ук ул башка бер тауга да менәсе булмаудан җиңеллек тоюы һәм туган җиренә кайтып җитүе белән бәхетле булуы турында да язган.

Рөстәмнең карарын виртуаль дуслары хуплаган, «ярты кеше» дигән сүз белән килешмәүләрен белдергәннәр, башкаларга нәкъ менә аннан үрнәк алырга тәкъдим иткәннәр.

«Хатыныгыз мондый карар кабул иткәнегезгә куанадыр инде. Сезнең һәр тауга менәргә дип китүегез – аның өчен стресс», – дип язучыга: «Әлбәттә шулай. Мин боларны ул риза булганга гына эшләдем. Әгәр ул каршы булса, таулар яуларга чыгып китмәс идем. Шуның өчен аңа рәхмәтлемен. Ул бу адымнар минем өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген белде һәм каршы булмады», – дип җавап биргән блогер.

Рөстәм Нәбиевнең Эльбрус , Килиманджаро тавына менүе, шулай ук тауларга менүе өчен тәнкыйтькә җавап бирүе турында да хәбәр иттек.

 

Фото: © Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100