news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев, биеклеккә менү өчен, 40 сәгать Африкага барган

news_top
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев, биеклеккә менү өчен, 40 сәгать Африкага барган
Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан блогеры, Уфа мэры киңәшчесе Рөстәм Нәбиев, Африканың иң биек вулканына менү өчен, Танзаниягә китте. Ул континентның иң югары ноктасына – Килиманджаро вулканына (5895 м) менәчәк. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Дубайда иң катлаулы күчеп утыру булды. 8 сәгать буе каядыр йөрттеләр, кайдадыр нидер көттек. Аңлашылмады… Алда өченче тапкыр күчеп утыру көтелә. Нейроби, Кения. Анда 4 сәгать очасы. 2 сәгать көтәргә туры киләчәк. Аннары безнең маршуртның соңгы пункты Килиманджарога очабыз», – дип хәбәр иткән блогер.

Шулай ук ул рейсның тоткарлануы турында да язган.

Нәтиҗәдә, ул дусты белән 40 сәгать юлда булганнан соң, Килиманджарога исән-имин барып җиткән.

Рөстәм Нәбиевның Эльбруска күтәрелүе турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар