Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев тауларга менүе өчен тәнкыйтькә җавап бирә: «Миңа үз фикерегезне такмагыз»

«Мин кайтам, сүз бирәм, көтегез генә», - дигән Рөстәм соцчелтәрдәге аккаунтында.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев тауларга менүе өчен тәнкыйтькә җавап бирә: «Миңа үз фикерегезне такмагыз»
Фотолар Рөстәм Нәбиевнең соцчелтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Рөстәм Нәбиев кабат тауларга сәфәрдә. Ике көн элек аны хатыны Индира һәм кызлары аэропортта күз яшьләре белән озатып җибәрде. «Мин кайтам, сүз бирәм, көтегез генә», – дигән Рөстәм соцчелтәрдәге аккаунтында.

Шулай да, күпчелек язылучылары Нәбиевнең бу адымын хупламый.

«Балага каравы авыр. Үзеңә нинди җаваплылык аласың! Хатыныңны, кызларыңны берүзләрен калдырып, шундый авыр сәфәргә чыгасың, гомереңне дә корбан итәргә мөмкинсең... Уңышлар һәм балаларыгызның беркайчан яшьле күзләре белән йөрмәвен телим...» 

«Акылсызлык» дип, бер сүз белән бәяләүчеләр, «эгоист, үзе теләгән нәрсәне генә эшли, берәр хәл була калса, бөтен проблемаларны хатынына хәл итәргә туры киләчәк» дип ачуланып язучылар күп.

«Аның белән баручылар да, үзе дә көчкә тын алып менәләр. Сәламәт кешеләр дә андый рискка бармый, барган очракта да, күбесе кире кайтмый. Тауларга караганда өйдә файда күбрәк аннан».

«Дөнья акылдан язган. Илдәге вазгыять аркасында балалар атасыз кала, ә сез өйдә шөгыль таба алмыйсызмы? Аңламыйм шундый кешеләрне, беренче тапкыр тормыш икенче шанс биргән, юк, безгә һаман экстрим кирәк. Икенче тапкырында бәхет елмаймаска да мөмкин», – дип шелтә белдерәләр.

«Саклаучы фәрештәләрегез гел янәшә булсын! Рөстәм – иң биек тауларга менәрдәй кеше, чөнки курку белмәс, кыю, батыр, көчле рухлы. Ул Арнольд Шварцнеггердан да «текә»рәк. Гаиләсе – Индира, кызлары һәм без, язылучылары, аңа ышанабыз», – дип яклаучылар да бар.

«Аның максаты – Эверест, бу – шул максатка бер баскыч», «Һәркемнең үз язмышы. Ул акча эшли, ә эчкече әтиләр берни турында да уйламый», – дип, Рөстәм яклы язучылар да шактый. 

Рөстәм Нәбиев тәнкыйтьләүчеләргә җавап та кайтарган. 

«Ник сез мине кемгәдер нәрсәдер исбатлый дип уйлыйсыз? Ник кирәк ул миңа? Минем эчке ихтыяҗларым күпкә зуррак... Җыен юк-бар язмагыз. Нигә сез тауларга менүнең мине рухландыруын, эчке мөмкинлекләремне, холкымны ачуын аңлый алмыйсыз?

Тауларда мин үз-үземне җиңәм, мин шул юлны узарга телим, шул вакытта туган каршылыклар, авыр процесслар белән көрәшеп, өйгә «яңартылган операцион система» белән кайтам...

Миңа үз чикләүләрегезне, фикерегезне, кеше кайгыларын такмагыз. Минем үз тормышым, ничек яшисен үзем хәл итәрмен…» – дип җавап язган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец исән сау сәләмәт бул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100