Рөстәм Нәбиев: «Тауга җиде сәгать кулларымда күтәрелдем»
Рөстәм Нәбиев тауга менүе турында үзенең инстаграм сәхифәсендә язып бара.
Рөстәм Нәбиев кабат Эльбрус тавына күтәрелә. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә сөйләп бара. Рөстәмнең юлының бер өлеше турында инде язган идек.
«Ике көн Пастухов кыясында яшәгәннән соң, алга таба барырга карар кылдык. Иртәнге дүртенче яртыда экстремаль шартларда: җил, кар яуганда юлга кузгалдык. Ул көнне маршрутка 300гә якын кеше чыкты. Безнең төп максатыбыз — «Седло»га (Эльбрус тавындагы маршрут урыны) менеп җитү.
Һава торышы гына түгел, юл да авыр булды. Ратраклар (чаңгы трассаларын әзерләү өчен файдаланыла торган чылбырлы йөрешле махсус транспорт чарасы) кар белән бозны болгатып бетергәннәр. Хәтта боз балтасы белән дә эләгеп булмый иде.
Томан, күз күреме 5-10 метр. Мин үз көемә, ашыкмыйча гына бардым. Юлда минем белән нәрсә идарә итүе һәм боларның барысын да ни өчен эшләвем турында уйландым.
Янымнан үткән төркемнәр фотога төшеп, уңышлар теләп, сокланып карап калдылар. Бу минем өчен бик зур стимул — этәргеч көч. Бәлки, мин талисмандыр, дип уйлап куйдым. Кешеләр тауга менгәндә минем белән кочаклашып, фотога төшеп алырга телиләр.
Әйе, мин — Эльбрус тавына менү өчен талисман!
Иң беренче тукталу урыны ташландык бер ратрак булды (4900 м). Безнең юлны башлаган җирдән якынча 200 м ераклыкта иде. Анда барып җитүемә мин бик шат идем. Икенче билгеле урын — Косая Полка (5100 м). Өскә таба 300 м араны мин 4,5 сәгать эчендә үттем.
Узган елны шушы ара минем өчен психологик яктан иң кыены булды. Аны үтү вакыты билгесез иде. Иртәме, соңмы Косая Полка бетеп, Седлога килеп чыгачагыбызны белә идем.
Иртәнге сәгать 9да без Косая Полка буенча киттек. Һава торышы да, юл да бик начар иде. Кар бик күп, баруы авыр булды. Иоанн (экспедиция җитәкчесе) хәтта монда төн кунып, юлны иртәгә дәвам итәргә тәкъдим итте. Мин алда вакыт күплеген белеп, әкрен генә Седлога таба барырга карар кылдым.
Күпләр Косая Полкага барып җитмичә, кире борылдылар. Бу безне бераз борчуга сала иде. Һәр үтелгән сантиметр миңа тау башына якынаюымны искә төшерә иде. Урамда көчле җил-буран, биткә бәреп кар яуса да, һәр үтелгән сантиметрда мин үз-үзем белән көрәшәм, үземнең холкымны күрсәтәм.
Бары тик барып җитү турында гына уйлыйм. Монысында юл бик авыр иде. Мин түздем. Бер генә мизгелгә дә бирешмәдем, еламадым.
Үткән кешеләрдән Седлога борылыш еракмы икәнен сорый идек. Аңа кадәр 2-3 сәгать икәнен белү безне шатландырмады. Бервакыт юлыбыз туры гына китте, өскә менәргә кирәкмәде. Бу — безнең Седло борылышына килеп җитүебезне аңлата иде.
Мин тынычландым, ләкин физик яктан миңа бик авыр булды. Җиде сәгать буе кулларымда күтәрелдем. Муеным, аркамның мускуллары сызлады. Ял итәр өчен ешрак туктарга туры килде. Һава торышы гел начарга таба гына үзгәреп торды: әйләнә-тирәдә «сөт», хәтта 5 метр ераклыкта да бернәрсә күренми. Без юлыбызны дәвам иттек.
Ниһаять, 9 сәгатьтән соң без Седлода. Монда килеп җитү күңелләрдә җиңеллек хисе уятты. Без Ред Фокс — кереп торыр өчен тимер бункер эзли башладык. Навигатор хата күрсәтте. Шунда гына үзебезнең адашканыбызны аңладык», — дип язган Рөстәм Нәбиев.
Блогер бу тарихның әле дәвамы булуын да әйтә.
Без алга таба да Рөстәм Нәбиевнең тауга менүен күзәтеп барачакбыз.