
Җырчы Римма Никитина махсус операциядә килеш үзенә бихисап күп бүләкләр, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре җибәреп торучы хәрби белән очрашкан. Ул аңа видео аша кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясаган иде.
Роликта егет Римманы бик нык яратуын, йөрәге ул дип кенә тибүен, дежурда торганда да гел аны гына уйлавын әйтте, Винарис Ильегет аша сөйгәненә йөзек тә бүләк итте. Римма егетнең тәкъдименә «әйе» дип җавап бирмәсә дә, йөзекне кабул итеп алды, ә инде җавабын хәрби кыска вакытлы ялга кайткач әйтәчәген язды.
Моннан тыш егет Римманы зур-зур конфеттан ясалган букетлар, башка кыйммәтле бүләкләр белән дә сөендерде.
- Римма Никитинаның телефонына хәрби операциядә хезмәт итүче егеттән видео килеп төшкән
- Римма Никитинага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган, йөзекне Винарис тапшырган
- «Нинди романтик!» – Римма Никитинаның «чәчәкле-кәнфитле» чоры дәвам итә
Ниһаять, хәрби өчен дә, Римма өчен дә куанычлы көн килеп җиткән. Егет, кыска вакытлы ялга кайту белән үк, Римма янына ашыккан. Яшьләр очрашып, күрешкәннәр.
«Көтеп алдым», – дип язды Римма, очрашу видеосын үзенең сәхифәсенә урнаштырып.
Гашыйк егет очрашуга хәрби киемнән, чәчәк бәйләме белән килгән.
Римма Никитинаның язылучылары «бу егет – җырчының язмышы» дигәнрәк фикердә. Күпләр «яшьләр бергә булыр, кавышыр» дип өметләнә.
«Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратып, тигезлектә яшәгез», «Римма үзенең «принц»ын тапты», – дип язалар аларга.