
Җырчы Римма Никитинага махсус операциядәге егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, дип хәбәр иткән идек. Видео аша егет Римманы бик нык яратуын, йөрәге ул дип кенә тибүен, дежурствода торганда да гел аны гына уйлавын әйткән.
Римма бу егеткә «әйе» дип җавап бирмәсә дә, хәрбинең ялы вакытында алар очрашырга җыена икән. Бу хакта җырчы әлеге вакыйга узып берничә көннән соң язды, чөнки аннан бик күпләр бу танышуның ничек булып бетүен сораша икән.
«Соңгы көннәрдә миңа күп хатлар язалар. Күпләр миңа шул егеткә кияүгә чыгарга киңәш итә. Башка егетләр дә фотоларын юллый, очрашыйк, диләр. Хәрби операциядәге егет социаль челтәрләрдәге сәхифәләремне бик популяр итте. Видео бик күп караулар җыйды, социаль челтәрдә минем аудитория санын күтәрде. Моның өчен аңа аерым рәхмәт», – дип язды Римма берничә көннән соң.
«Хәрби операциядәге егеткә нәрсә дип җавап бирдең?» – дигән сорауга ул:
Кыю гамәле өчен, ул ялга кайткач очрашып сөйләшергә ризалаштым, – дип җавап биргән Никитина.