news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган, йөзекне Винарис тапшырган

news_top
Римма Никитинага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган, йөзекне Винарис тапшырган
Фото: Римма Никитинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Римма Никитинага сөйгәне тәкъдим ясаган. Ир-ат махсус хәрби операция зонасында, шуңа күрә тәкъдим дистанцион рәвештә Лилия Хәмитованың 55 яшьлек юбилеенда ясалган.

Кияү егет тәкъдимне якын кешеләре – дуслары Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова аша җиткергән, йөзекне дә аңа Винарис тапшырды.

Римма йөзекне кабул иткән, ә җавапны очрашу вакытында, шәхсән үзенә әйтергә булган.

«Ул тиздән кайтачак, мин аңа шунда җавап бирәчәкмен», – ди җырчы.

Егет Лилия Хәмитованы юбилее белән котлап, ак розалар бәйләме җибәргән, матур теләкләр язган, шулай ук: «Мин Римманы бик яратам. Җиңү безнең якта булачак! Булачак киявегез», – дип язган ул открыткага.

Римма бу дулкынландыргыч мизгелдә төшерелгән фотоларны «Бергенәм», «Сине сөясем килә» җырлары белән күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар