news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди романтик!» – Римма Никитинаның «чәчәкле-кәнфитле» чоры дәвам итә

news_top
«Нинди романтик!» – Римма Никитинаның «чәчәкле-кәнфитле» чоры дәвам итә
Фото: Римма Никитинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Римма Никитинага махсус хәрби операция зонасындагы егетнең гашыйк булуы, әле күптән түгел аның җырчы Лилия Хәмитованың юбилеенда Винарис аркылы тәкъдим ясавы турында язган идек.

Җырчы егетнең тәкъдименә «әйе» дип җавап бирмәсә дә, йөзекне кабул итеп алды һәм хәрбинең үзенә җавап бирәчәген әйтте. Хәрби тиздән кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш.

Әлегә Римма Никтинаның «чәчәкле-кәнфитле» вакыты. Хәрби кәнфиттән ясалган зур-зур букетлар җибәреп тора. Җырчы аларны социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтә. «Бу букетта 300ләп кәнфит, ә икенче букет тагын да зуррак, анда 500 кәнфит бардыр. Ничек кенә ашап бетерим», – дип аптырый ул. Шул арада аңа тагын бер букет китерәләр.

«Үземне кечкенә принцесса итеп хис итәм. Рәхмәт. Нинди романтик! Шулкадәр күңелле инде! Кызлар мине аңлар. Тәмле яшим», – дип шатлыклы хис-кичерешләре белән бүлешә ул.

«Балалар бакчасы», «Баллыга утырма инде», «Машина алып бирсен» кебек комментарийлар калдырганнар. Шулай ук җырчы өчен сөенеп төрле смайликлар җибәрүчеләр дә күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар