Кореяда бәлагә тарыган Венера Сапурина кичә мәңгелеккә күзләрен йомган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Венераны Россиягә алып кайту өчен акча җыярга ярдәм иткән блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хәбәр итә.
«Венера китте… Якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – дигән ул.
Чит илдә авыр хәлдә хастаханәдә ятучы Мамадыш кызы Венера турында «Интертат» язган иде. Венера Кореяга моннан 3 ел элек күченә. Быел җәй көне аңын югалтып егыла һәм, башы нык бәрелеп, комага китә. 3 айдан артык Венера янында әнисе Марина ханым булды. Ул кызын утырып торырлык итеп булса да тернәкләндерү, алга таба үзебезнең илгә алып кайтып дәвалау турында хыялланды. Артистлар һәм блогерлар берләшеп, авыруны алып кайту өчен акча җыю да оештырганнар иде. Кызганыч, шундый яшь гомер өзелде…
Сапуриннар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.
«Интертат»та Венера турында чыккан язмаларны түбәндәге сылтамалар буенча укырга мөмкин: